Мәдәни җомга

Бездә толерантлык юк 

Йосыф Дәүләтшин Сарман районында туып-үскән. Совет гаиләсендә тәрбияләнгән. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач та, Чаллыдагы “Нуретдин” мәдрәсәсенә  муллалыкка чыгып киткән. Мәдрәсәне бер елда тәмамлап, кулына диплом алып, кире Сарманга кайтуга, 16 яшьлек үсмерне Сарман үзәк мәчетенә имам итеп куялар. Бер ел эшләгәннән соң, гыйлем җитмәвен аңлап, ул Чаллының яңа мәдрәсәсенә һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә берьюлы укырга керә.

Тәмамлап кайтуга, Сарман картлары җыелып, аны районның имам-мөхтәсибе итеп сайлап куя. 5 ел ошбу вазифаны башкарганнан соң, ул чактагы мөфти Госман Исхакый аңа Түбән Кама шәһәрендәге дини идарәне җитәкләргә тәкъдим итә. “Үз туган ягымда эшләү, яшәү җиңел булса да, мөфти әйткәч, тыңламый булмады. Түбән Кама халкы белән бер гаилә булып 12 ел эшләдем. Бер гаилә дим, чөнки имам һәр гаиләгә шатлыкта да, кайгыда да килә торган бердәнбер чит кеше. Кемгәдер никах укылган, кемгәдер җеназага киленгән. Биредә бик күп дуслар таптык. Узган елның июнь аенда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чакырып, Казанга күченергә тәкъдим итте. Идел буе һәм  Вахитов районнары имам-мөхтәсибе итеп. “Синең тәҗрибә башкала халкы белән эшләргә җитәрлек”, – дигәч, баш  тартып булмады. Узган елның июленнән мин Казанның ике районында имам-мөхтәсиб”, – дип таныштырды үзе белән Йосыф хәзрәт.

Хәзрәт үзебезнең Татарстан мәдрә­сәләрендә генә белем алса да, гарәп телен яхшы белә, берничә китап авторы да. “Мин Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди хезмәтләрен өйрәнү мөһим дип саныйм. Алар заманында татар милләтенең кайгы-хәсрәтләре, мәшәкатьләре белән яшәгән. Хәзер бу эшне безгә дәвам итәсе. Исламны өйрәнүдә иң нык үрнәк алган кешем – Риза Фәхреддин. Ул  шәп дипломат, һәр мәсьәләдә төрле кешеләрнең фикерен өйрәнә, берәүне дә хурламый, оппонентларыннан убыр ясамый. Риза казыйны педагог,  мәгърифәтче, дин белгече, хокук белгече, язучы дип атыйбыз. Ул яшәгән чорда барган кадимчелек белән җәдитчелек көрәшенә дә ул кара буяулар өстәмәгән, киресенчә, икесенең дә файдалы, уңышлы якларын берләштерүне хуп күргән. Бар кеше дә намаз укысын да, шуның белән бөтен  проблемалар хәл ителә, дип карамаган. Ә татар милләтенең грамотасызлыгына,  муллаларның наданлыгына бик нык борчылган һәм аны чишү юлларын эзләгән”, – дип әйтеп китте ул үзенең дингә карашы турында.

– Хәзрәт, чыннан да, безнең бүгенге хәзрәтләрдән иң күп ишеткәнебез “ярамый” сүзе.  Әйтик, бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең банклардан башка эше бармый. Дин әһелләребез шушы тормышта дөрес яшәү юлларына өйрәтсә иде?

– Әйе, хәләлне хәрамнан аерырга өйрәнү кыен түгел. Ә ике хәрамнан җиңелрәген сайлап алу өчен гыйлем кирәк. Аллаһы Тәгалә кешегә хәләл юлларны күрсәтми торып, бер эшне дә хәрам димәде. Берсе тыелса, унысына рөхсәт бар. Дин әһелләренең бурычы – хәләл юлларны күрсәтү.

– Йосыф хәзрәт, изге Рамазан ае башланды. Безнең аңлавыбызча, уразаны кояш чыкканчыга кадәр башлап, кояш батуга авыз ачасы. Ни өчен сәхәрне кояш чыкканчы ике сәгать алдан ашарга кушалар. Көннәр болай да озын бит. 

– Сәхәрне кояш чыкканчы түгел, ә күз ак җепне кара җептән аера башларлык булганчы ашагыз, дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Сүз таң беленә башлау турында бара. Билгеле булганча, 6 майдан август ахырына  кадәр без яшәгән киңлектә астрономик төн юк.  Ягъни төнге намаз – ястү намазының вакыты юк. Нишләргә? Бу мәсьәләне татарның дин галимнәре 100 ел буе өйрәнгән һәм уртак фикергә килгән. Төнге намазны безгә иң якын регион – Әстерхан вакыты белән укырга. Бу безгә Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре калдырган иң уңайлы чишелеш.

– Хәзрәт, нигә Хаҗ сәфәре шулай кыйммәт икән? Хаҗга күбрәк өлкән яшьтәгеләр омтыла. Аена 8 мең сум пенсия алучыга 200 меңлек хаҗ сәфәре буй җитмәслек хыялга әверелә. Россиядәге иҗтимагый кризисны  һәм пенсия белән хезмәт хакларының бик түбән булуын исәпкә алып, бу фарыз гамәлне үтәүне җиңеләйтеп булмый микәнни соң?

– Дөньяда бездән дә авыр хәлдә яшәүчеләр бар. Африка илләрендә ачлык, пенсия бөтенләй юк. Шуңа күрә хаҗ көче җиткән кешегә генә  фарыз.

Чыннан да, Хаҗ бик мәшәкатьле сәфәр.  Мәккә шәһәре  кыска вакыт эчендә 3-4 миллион кешене сыйдырырга тиеш. Моның өчен шәһәрдә махсус кунакханәләр төзелә, махсус вокзаллар, аэропортлар, самолетлар тотыла. Боларның чыгышын хаҗилар хисабына гына капларга мөмкин. Мәккәдә табигый сулар агып тормый. Хаҗ көннәрендә Мәккәдә төн буе цистерналар белән су ташыйлар. Торбалар аша Кызыл диңгез суын тоздан арындырып китерәләр.  Менә шуннан соң Гарәбстан хөкүмәтен бәя күтәрүдә гаепләп тә булмый. Россия белән Согыд Гарәбстаны арасында туры һава юллары да юк бит, анысы да бәяне күтәрә.

– Йосыф хәзрәт, кеше күңеленә барып җитсен өчен вәгазьне ничек сөйләргә? Кайвакыт мулланың җыелган халыкны сүгүен, хурлавын ишетеп күңел кайта.

– Һәрбер сүзнең үз урыны бар. Һәр урынның үз кешеләре бар. Гарәп дин әһелләре вәгазьне искиткеч матур сөйли. Бу телнең байлыгы чамасыз. Әмма аларның сөйләгәннәре Россия кешесенә һичничек тәэсир итми. Чөнки безнең үз хәсрәтебез, аларның – үзенеке. Шуңа күрә имам кеше халыкның хәлен якыннан белсә генә хөрмәт казана.  Имам беркадәр психолог та, педагог та булырга тиеш. Минем очрашуларга барып та, җыелган халыкның күзенә карагач, сөйлисе сүземне, ясыйсы чыгышымны үзгәрткән чакларым бар.

– Хәзрәт, безнең җәмгыятьтә мәхәллә булып бердәм яшәү традициясе югалган. Хәзер кеше хәлен кеше белми. Гаиләсендә тынычсызлык булганнар ярдәм сорап муллаларга да килә. Элек мулланың җәза да бирергә хакы булган. Ә хәзер дин әһелләре нинди ярдәм күрсәтә ала?

– Мәхәллә булып яшәү генә түгел, ә туганчылык та югалып барган чорда яшибез. Кайвакыт никах мәҗлесенә җые­лабыз,  ә кызның атасы килмәгән. Әни чакырырга кушмады, ди кыз. Әтисенең рөхсәтеннән башка кыз балага никах укылмый. Чөнки ул аның  яклаучысы да, саклаучысы да.

Әлбәттә, без низаглашучылар белән сөйләшеп карыйбыз. Рәнҗетүчеләрне оялтырга тырышабыз. Әмма төп ярдәмне бары тик якын туганнар гына күрсәтә ала. Кызга зур мәһәр түләп алганда, гаиләгә сакчылрак карыйлар. Бигрәк тә мәһәр зур булып, туган-тумача хак түләргә үзеннән өлеш керткән булса. Андый чакта яшь гаиләне күз  карасы кебек сакларга тырышалар. Чөнки кабат хак түләп кыз аласы килми.

– Муллалар арасында ни өчен депутатлар юк? Алар дөньяда дөрес яшәү тәртибен белүче бит. Бәлки, туган телләрне юкка чыгаручы шовинистик законнар тумас иде?

– Муллалар түгел, депутатлар арасында иманлы, динле тормыш белән яшәүче кешеләр күбәйсә, тәртип тә, толерантлык та булыр иде. Безнең җәмгыятьтә дә, законнарда да толерантлык юк. Эш урыннарында мөселманнарның намаз укуы, бәдрәфтә тәһарәт алуы башкаларның  ачуын кабарта, канын кыздыра. Чөнки кешенең дини вазифаларын үтәү хокукы  закон белән якланмаган. Туган телләрне бетерүче законнарны да халыкның милли, дини хисләренә төкереп караучы депутатлар кабул итә. Ә бит, киресенчә, алар халык мәнфәгатен якларга тиеш. Хәер, без күп, без төрле. Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә өйрәнергә бик вакыт инде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: