Мәдәни җомга

Бер ел буена яман шештән дәвалану 6 млн сумга кадәр төшәргә мөмкин

Бер авылны су баскан вакытта берәү йорт түбәсенә менеп утырганда да, Аллаһтан коткаруын сорап дога кыла икән. Шунда берәү көймәдә йөзеп килеп, әйдә утыр, ди. Теге бәндә, юк, мине Аллаһ коткара, ди.

Шуннан вертолет очып килә. Анда да утырырга үгетлиләр. Аллаһ коткарачак дип, вертолетка да утырмый. Үлеп китеп, теге дөньяда Раббысы белән очрашкач, күпме дога кылып сорадым, коткармадык да, дип зарлана. Шуннан Аллаһ аңа көймәне дә, вертолетны да җибәрүен әйтә. Тормыш агымында калу өчен әллә никадәр мөмкинлекләр килеп чыгарга мөмкин, әмма аларны куллана белүең фәкать үзеңнән тора. Менә шул шансларны кулдан ычкындырмаска иде. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов социаль хезмәтләр җыелмасына ия булыргамы, әллә аңардан баш тартып, акчасын алыргамы дигән сайлау алдында калган федераль ташламадан файдаланучыларга шундый гыйбрәтле мәсәлне мисалга китерде. 

1 октябрьгә кадәр льготадан файдаланучыларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль тупланманы калдырыргамы яки аның урынына акчага ия булыргамы? Акчага һәркем кызыга анысы, әмма ай саен бирелә торган 899 сум турында уйлап, сәламәтлегеңне дә истән чыгарырга ярамый, дип кисәтә белгеч. Хәлең тагын да авырлашып китеп, озаклап дәваланырга һәм күпләп дарулар эчәргә туры килгәндә, акчалата компенсация генә җитмәсәк мөмкин. Күп очракта шулай була да, ди Эдуард Нагуманов. Бу очракта авыруга дару препаратларын үзенә алырга туры килә, ярый ла гаилә бюджеты бу чыгымнарны күтәрә алса. Яман шеш, шикәр авыруы, бронхиаль астма, ревматоидлы артрит кебек җитди чирләрне дәвалауга ун меңнән алып йөз мең сумга кадәр акча китә. 

Белгеч, акчага кызыкмаска кирәклегенә тагын бер кат басым ясап, катлаулы юлны үткәндә велосипедның түгел, яхшы машинаның уңайлы булуын әйтте. Социаль тупланмадан баш тарту – ике тәгәрмәчле транспорт белән чыгып китеп, ярты юлда туктап калу, диде ул. 

Аның сүзләренчә, республикада 117 мең кешедә яман шеш. Бу һәр 33 нче кеше дигән сүз. Бер ел буена яман шештән дәвалану өчен дару терапиясе, заманча препаратлар белән, 6 млн сумга кадәр төшәргә мөмкин икән. 

Татарстан буенча Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны 1 октябрьгә кадәр яңартырга мөмкинлеген искәртте. Моның өчен пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2019 елда бушлай дарулар алган кешеләргә гариза язарга кирәкми. 

– Социаль хезмәтләр үз эченә табиб язган дару препаратларын, шифаханә-курортка юллама алуны һәм дәваланырга бару өчен тимер юл яки шәһәрара транспортында бушлай йөрүне ала, – диде ул.   

Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева да үзенең чыгышында хроник авырулары булган мөмкинлеге чикле кешеләрнең берничә төрле чирдән җәфалануларын, аларга стационар дәвалану гына түгел, һәрдаим препаратлар да кабул итәргә туры килүен билгеләп үтте. Социаль тупланмага кергән дарулар белән алар чирләренә каршы тора, диде ул.   

Татарстанда социаль пакеттан баш тартучыларның саны 65 процентны тәшкил итә, ә Россия буенча бу сан – 81 процент.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: