Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан Мэры балалар бакчаларын интернетка тоташтыру турында: «Бу куркынычсызлык мәсьәләсе, ул эшләнәчәк»

Рөстәм Миңнеханов Казанны ил күләмендә цифрлаштыру буенча лидерларның берсе дип атады.

 Казанда муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү нәтиҗәсендә аларны күрсәтү вакыты 2 дән 8 гә кадәр кимегән. Хәзер шәһәрлеләргә 65 хезмәт электрон форматта күрсәтелә, аларның күбесе Күп функцияле үзәк системасына тоташтырылган, челтәрләр һәм дәүләт учреждениеләре белән мәгълүмат алмашу турында килешүләр төзелгән, комплекслы геомәгълүмат системасы гамәлгә кертелгән. Цифрлаштыру өлкәсендә башкарылган эшләр турында бүген Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин сөйләде.

 

Казан шәһәр Думасы депутаты Руслан Дуженков балалар бакчаларын зур тизлекле интернетка тоташтыру мәсьәләсен күтәрде. Илсур Метшин әлеге мәсьәләнең ТР Төзелеш министрлыгы һәм «Таттелеком» ГАҖ компаниясе белән эшләнәчәген билгеләп үтте. «Бу чыннан да куркынычсызлык мәсьәләсе, моннан тыш, күп кенә белем бирү программалары интернет белән бәйле, шуңа күрә коллегалар белән әлеге мәсьәлә турында фикер алышачакбыз. Цифрлаштыру елында бу мәсьәләне Ходай үзе хәл итәргә кушкандыр», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

«Цифрлаштыру барлык дәрәҗәләрдә дә бик кирәк. Казан – республикадагы шәһәрләр арасында гына түгел, ил күләмендә дә цифрлаштыру буенча лидерларның берсе. Без Илсур Рәисович белән якын арада ирешелгән нәтиҗәләрне җентекләп карарга килештек, бу исә Казан эшләнмәләрен республика территориясендә дә кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Мәгариф учреждениеләренә килгәндә, хәзер мәктәпләрдә киң полосалы интернет һәм Wi-Fi бар. Балалар бакчалары да – мәгариф учреждениеләре, шуңа күрә бу мәсьәлә өстендә дә эшләячәкбез», – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Казанда «Спартак» фабрикасын яңарту буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыру башланды, анда реконструкциядән соң Цифрлар йорты ачылачак, ул үз мәйданында талантлы программистларны һәм айтишникларны берләштерәчәк.

«Акыллы шәһәр» булдыру буенча зур системалы эш алып барыла. Кайбер юнәлешләр буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтү вакытын шактый киметә алдык, мәсәлән, реклама конструкциясен урнаштыруга рөхсәт бирү вакыты 8 көн тәшкил итә, регламент буенча – 60 көн.

«Шуның белән беррәттән проблемаларның әле калганын танырга тиешбез», – дип билгеләде Илсур Метшин. Мәсәлән, җир кишәрлекләрен яңадан бүлү буенча хезмәт күрсәтү вакыты уртача 90 көн тәшкил итә, ә норматив буенча 22 көн каралган. Шәһәр төзелеше бәяләмәсен әзерләү процессына уртача 122 көн вакыт кирәк, норматив буенча шулай ук 22 көн булырга тиеш. «Без җитди анализ уздырдык, җитешсезлекләрнең сәбәпләрен ачыкладык. Искергән җиһазлар да, кеше факторы да роль уйный», – диде Илсур Метшин.

Цифрлаштыру буенча планнар турында сөйләгәндә, Казан Мэры шәһәр электрон картасына инженерлык челтәрләре, кызыл линияләр, юллар, яшел зоналар, су объектлары чикләре һәм башка мәгълүматлар төшереләчәк, дип билгеләде. Бу Башкарма комитетның төрле структуралары белгечләре өчен актуаль мәгълүматларның бердәм базасын булдырырга һәм хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

«Без процессларны эчке яктан үзгәртеп кора башладык, идарә системасын кешеләр ихтыяҗына юнәлттек», – диде Казан Мэры.

 

Алинә Бережная

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев