Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ: АВЫЛНЫ БЕТЕРӘБЕЗ...

Татарстан авылларында җимерек терлекчелек фермалары гадәти күренешкә әверелде. Азнакай районындагы Урсай авылы фермасы да җәй буе авыл уртасында җимерек көе торды, кышны да шул хәлендә каршылар сыман. «Ферма 1945 елны хәтерләтә», - ди авыл аксакаллары. Шөкер, фашистлар ул вакытта безнең якларга килеп җитә алмады, әмма алар хыялын тормышка ашыручылар бүген...

Татарстан авылларында җимерек терлекчелек фермалары гадәти күренешкә әверелде. Азнакай районындагы Урсай авылы фермасы да җәй буе авыл уртасында җимерек көе торды, кышны да шул хәлендә каршылар сыман. «Ферма 1945 елны хәтерләтә», - ди авыл аксакаллары. Шөкер, фашистлар ул вакытта безнең якларга килеп җитә алмады, әмма алар хыялын тормышка ашыручылар бүген дә бар икән.
«Шәвәлиев З.Г.» дигән крестьян-фермерлык хуҗалыгы быел март аенда соңгы 400 баш терлеген сатып җибәрде, хәзер инде биналарын көне-төне җимерү бара. Чәчү чәчеп маташмадылар, меңнәрчә гектар мәйданда алабута, шайтан таягы күкрәп үсә. Бүген урта мәктәбе дә эшләп торган, районда иң зур авылларның берсе булган Урсай халкы, бу башбаштаклыкка ризасызлык белдереп, 20 июльдә имзалар җыйды һәм аны Россия илбашына җибәрде. Алар Зиннур Шәвәлиевнең вакытыннан алда депутатлык вәкаләтләрен туктатуын һәм аңа карата җинаять эше кузгатуны сорый. Бу эш белән Россия Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлеге айдан артык «шөгыльләнә». Авылны җимерү өчен дә депутат булу кирәк икән!
Бу аяныч хәлләр турында быел республика матбугат чараларында күп тапкыр язылды. Тик түрәләр эчтән калтырап, тыштан ялтырап яшәү яклы. Җәй буе көне-төне узган Сабан туйлары, урам бәйрәмнәре, кече авыл көннәре шуны күрсәтә. Урсай авылында да август башында район җитәкчеләре катнашында «Типтәр урамы бәйрәме» исеме астында авылга ясин чыгуны төне буе, Казан артистларын җырлата-җырлата билгеләп үтте. Бүләкләр өләштеләр, ура кычкырттылар.
Олпат язучыбыз, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреа­ты Фоат ага Садриевка рәхмәт. Ул, борчылып, Азнакай районы авыллары язмышы турында болай язды: «Бу хәл бит кулаклар заманында да булмаган. Ә без XXI гасырда яшибез… Гафу итегез, бу хәлгә район башлыгы нинди бәя бирә? Нишләп ул читтә кала? Мәсьәлә иң кирәкле кешегә төртелгәч кенә туктый. Журналист «глава» белән сөйләшә алмаган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миргасыйм Усманов исә, «Сыерлар мәсьәләсендә каршы тормаска кушып, безне югарыдан кисәттеләр», - дигән. Кем кушкан?... Шушы хәлләргә авыл өчен җан аткан булып ялкынлы чыгышлар ясаучы бер җитәкче дә дәшмәде бит. Исәп­ләсәң, исләрең китмәле» («ВТ», 7.07.2017).
Урсайлыларның чаң сугуын Казанның «Земля-землица» газетасы мөхәррире Владимир Белосков та игътибарсыз калдыр­мады, авылга килеп үз күзләре белән күреп китте. «Окраина села Урсаево Азнакаевского района похожа на руины после бомбежки. Или на неухоженное, забытое всеми кладбище» дип башланып китә газетаның 31 августтагы язмасы.
Әле шунысы бар, Азнакай районының баш аграрие Миргасыйм Усманов быелның 1 мартыннан президент указы нигезендә Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дә булып куйды. Сөбханалла-а!
Авылда гайре табигый күре­неш­ләр моның белән генә чикләнми. 1992-1998 елларда Урсай авыл советында рәис булып Нәвис Сәхипов эшләгән иде. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган бу белгеч туган авылы хуҗалыгында баш белгеч - агроном булып озак еллар уңышлы гына эшләде. Кешелек­ле, итагатьле затны авылдашлары да бик хөрмәт иттеләр. Әмма тышкы яктан тыныч булган бу мөхтәрәм кешенең бар борчу-хәс­рәте эченә җыела баргандыр, күрәсең, быел июнь башында - мөселманнарның изге Рамазан аенда, 70 яшенә дә җитмәс борын, аның йөрәге тибүдән туктады. Авылдашлар аны соңгы юлга тирән ихтирам күрсәтеп озатты. Мәрхүм белән хушлашыр­га ераклардан да якын дуслары килде. Алар арасында Апас районы башлыгы Р.Заһидуллин, Бөгелмә шәһәре һәм районы башкарма комитетының элекке җитәкчесе М. Кашапов һәм башкаларны күрергә була иде.
Моңа кадәр колхоз ветераннары, авыл кешеләре вафат булган очракларда, район газетасында кайгынамәләр бирелә килде. Ә менә бу юлы, ни сәбәпледер, җитәкчеләр бу гамәлне кирәк санамады. Аллаһының җәзасы да озак көттермәде: ураза гаете көнне һава шартлары бозылган чакта, гарасат вакытында ярты гасырлык чыршы сынып, Урсай авыл җирлеге хакимияте бинасы өстенә авып төште. Ике айдан артык ул агачка кагылырга җөрьәт итүче булмады.
Акыртып талау хосусыйлаштырылган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә түгел, бюджет оешмаларына да таралган. Милек формасы нинди булуга карамастан, җитәкчеләр берсен-берсе уздырып, кесә калынайтырга ашыга. Әллә Россия­дә тиз арада таралачак, булган мал-мөлкәтен үзләштереп калыгыз дигән, яшерен күрсәтмә бар микән, дип шикләнә урсайлылар.
Укытучылар җәйге яллардан килүгә, мәктәптәге авыл хуҗалыгы техникасын өйрәнү кабинетындагы күргәзмә әсбап­­лардан җилләр искән, аларны директор металлоломга озаткан. Тик менә аларны саткан акчаның авыл советы бюджетына кергәнен, авыл советы депутаты буларак, бер дә ишетмәдем. Берничә ел элек мәктәпнең җылыту системасына ремонт ясаганда да иске металл торбаларны директор бик тиз юк иткән иде, ди авыл кешеләре.
Юкка гына заманында алдынгылар рәтендә йөргән Урсай урта мәктәбе быелгы август киңәшмәләренә ясалган йомгак-рейтинг буенча 21 мәктәптән 16нчы урынга калмаган икән. Әле август башында гына, кайчандыр шушы мәктәптә 5 ел сыйныф җитәкчесе булып эшләвемне онытмыйча, элеккеге укучыларым очрашуга чакырган иде. Мәктәп музеен да күрсәттеләр. Биредә туган, шушы авылның горурлыгы булырдай кешеләр - СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, шагыйрь Илдус Гыйләҗев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Әнвәр Шәрәфиев, Татарстанның Мәскәүдәге элеккеге тулы вәкаләтле вәкиле, фәннәр докторы Назыйф Мириханов һ.б.ларның фоторәсемнәрен, аларга багышланган мәгълүмат-мазар күрермен дигән идем, буламы соң? Ике дистәләп китап авторы, шушы авылның бердәнбер профессиональ шагыйренең балачагы үткән иске йорт мәдәният йортыннан 100 генә атлам ераклыкта урнашкан. Шул урында артык чыгымнар тотмыйча гына, авыл китапханәсенең филиалы (икенче бинасы) рәвешендә, яше 70тән үткән әдипнең үзе исән чагында ник музей-йортын булдырмаска? Сугышта катнашкан авылдашлар турында элегрәк музейда бай мәгълүмат бар иде, алар да кая­дыр киткән. Авыл балалары бу күренекле шәхесләрне бөтенләй белми дисәң дә арттыру булмас. Аларны яшь буын күзеннән яшерү хәзерге җитәкчеләргә нигә кирәк микән? Мәкерле төстә яшь буынны үз авылдашлары үрнәгендә тәрбияләүнең тамырына балта чабылган!
Бүген исә авылның төп халкы биредә яшәүчеләрнең яртысыннан да кимрәген тәшкил итә. Авыл җирлеге башлыгы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәктәп-детсад җитәкчеләре - берсе дә бу авылда туып-үсмәгән, биредә яшәргә теләми, килеп-китеп кенә йөриләр. Монда туып-үскән кешеләрне хәзер авылда җитәкче урыннарга билгеләмиләр, авыл интеллигенциясе арасыннан да алар кысрыклап чыгарылган. Әнә, авыл мулласы Җәүдәт хәзрәтнең Казан мәдәният академиясен тәмамлаган улы Әнвәр Шәриповны сәхнәдә җырлатсалар да, өйдә эшсез яткыралар. Ул хәзер авылда ялгыз яшәүче әтисен тәрбия кылу белән мәшгуль. Авылдагы рухи төшенкелекнең нәтиҗәсе буларак, быел гына да Урсайда өйләнмәгән бер яшь егет һәм пенсионер-ветврач үз-үзенә кул салды. Кыскасы, ниндидер ят көчләр авылны бетерү өстендә эшли, туган авылымны килмешәкләр кадерсезли. Әти-әнием, әби-бабам кабере шушында булганга, мин моңа аеруча борчылам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев