Мәдәни җомга

БЕЗ – ИГЕЗӘК ХАЛЫК

Татар-башкорт халкы – ул бер бөркет! Аның бер канаты татар булса, икенче канаты – башкорт! Бөркетнең сыңар канаты яраланса, ул кыяларга бәрелеп үләчәк! Яшәсен башкорт белән татар бөркете! Татарлар! Башкортлар!

ДҮРТ ХАЛЫКНЫҢ УРТАК ҖЫРЧЫСЫ 

ХVIII гасырда Кавказда яшәгән ди, булган, ди Саят Нова исемле данлыклы бер ша­гыйрь. Мәшһүрлеге чиктән ашкан бу гөрҗә (грузин) шагыйрен әзәрбайҗан үзенеке хисап­лаган, чөнки ул әзәрбайҗан телендә дә иҗат иткән. Саят Нованы әрмәннәр үзләренеке санаган, чөнки ул әрмәнчә дә язган, хәтта фарсылар да аны үзенеке санаган. Нинди бәхет! Юк, бу безнең шагыйрь түгел, дип баш тартмаганнар бит. Бөек шагыйрь үзе дә бәхетле, халыкларны да бәхетле иткән. 

Татар халкының атаклы шагыйре Мәҗит Гафури башкорт әдәбиятының классигы санала икән, сөенергә кирәк. Шул ук вакытта Гафури татар булудан һич туктамый. Мәҗит Гафури безне аермый, берләштерә генә! Димәк, тамырда без - бер милләт! Димәк, без тамырда – бер милләт!

АКМУЛЛА

Акмулла исемле акын-чәчән шагыйрь ХIХ гасырда казах далаларында яшәгән. Атын җигеп, думбырасын асып, казахлар, татарлар, башкортлар арасында үләң әйткән, дан казанган. Казах халкы аны үзенеке санаган, татар халкы аны үз иткән, башкорт халкы аның “башкорт шагыйре” дип энциклопедиясенә керткән. Һәр халык Акмулланы үзенеке дип саный икән, бу – Акмулланың бәхете. Һәм өч халыкка ул шул бәхетне мирас итеп калдырган. Димәк, без - тамырда бер милләт!

БӨРКЕТ

Башкортстанның халык артисты Муллаян Сөярголов сүзе:

– Татар-башкорт халкы – ул бер бөркет! Аның бер канаты татар булса, икенче канаты – башкорт! Бөркетнең сыңар канаты яраланса, ул кыяларга бәрелеп үләчәк! Яшәсен башкорт белән татар бөркете! Татарлар! Башкортлар! Сезгә әйтәм: саклагыз бөркетнең ике канатын да! Димәк, тамырда без - бер милләт!

РУХЫМДА – БАШКОРТ ТЕЛЕ

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Шамил Рәхмәтуллин сүзе (1961 ел):

– Шамил абый, син үзең татармы?

– Татар.

– Син сәхнәдә мөкәммәл, матур аһәңле саф башкорт телендә сөйлисең! Сәхнәдән чыккач, үзара аралашканда да, син шул ук телдә сөйләшәсең, син татарчаңны оныттыңмы?

– Юк! Онытманым. Авылда мин тугандарым янында гел татарса һөйләшәм.

– Нигә минем белән татарча сөйләшмисең?

– Тел китмәһен өсөн. Башкорт теле – минең һөнәр телем. Һөнәр телемде йәнемә һеңдерер өсөн, сөнки мин башкорт театрында әртис булып эшләем, сәхнәлә генә түгел, тормошта ла мин башкортса һөйләшергә тейеш. Бу минең профессиональ бурысым, кустым. Русса уйлап, сәхнәдә башкортса һөйләргә мәтәшкән әртисте мин кабул итәлмәем. Әгәр татар театрында эшләһәм, мин нәкъ ошолай эшләгән булыр инем. Татар теленең эченә инәр инем.

Чыннан да, башкортча уйлап, башкортча матур сөйләшкән татарларны, кызганыч ки, мин еш күрмәдем: шуларның берсе артист Шамил Рәхмәтуллин иде. Башкорт шагыйре Вил Гомәровның башкортча сөйләшкәнен мин тыңлап туя алмый идем. Без аның белән Мәскәүдә әдәбият институтында укыганда таныштык. Шаян, үткен телле, миһербанлы, ике институт бетергән, сәләтле кеше иде ул Вил Гомәров. Кайберәүләр башкортча сөйләшергә тырышып, көчәнеп, интегеп, ялгышып бетә, гадәттә, башкорт булып күренергә тырышучылар арасында шундый хәл була. Вил Гомәровның сөйләшүе ул музыкага тиң иде. Шагыйрь Вил Гомәров Уфага кайтып китте. Ишетә белүемчә, озакламый ул вафат булган. Атаклы артист Шамил ага Рәхмәтуллин да күптән вафат инде. Урыннары җәннәттә булсын! Әмин!

САК БЕЛӘН СОК

Халкыбызның исламга күчкәнгә чаклы иҗат ителгән музыкаль әсәре бар:  ул “Сак-Сок” бәете. Ни өчен ул әсәр ислам дине кергәнгә чаклы барлыкка килгән соң? Чөнки әсәрдә “Алла, иман, Коръән” кебек сүзләр очрамый. Ислам динен кабул иткәч, бабаларыбыз “Алла” сүзеннән башка әсәр яза башламаган. “Мәдрәсә, мәчет” сүзләре бу әсәргә соңыннан, ислам иңгәч кенә, сәяси мохиткә яраклашып кына кергәндер.

Ике бертуган үсмер бер тимер ук өчен кыр талашып бетә. Аналары канга баткан балаларын күреп, аларны каргый. Каргалган балалар икесе ике кошка әверелеп, тәрәзәдән очып чыга да урман тарафына китә. Алар ата-ана йортыннан мәңгегә аерыла. Ата-ана бәхетсез, ике бала бәхетсез.

Әйтерсең лә бу әсәр бүген язылган. Ике туган талашмыйча, дус яшәргә тиеш. Сабыйлар ана сүзеннән чыгарга тиеш түгел. Ана сүзеннән чыккан балаларга җәза бирү кирәк, ләкин Ана артыгын кыланмас­ка тиеш. Ана кайгыра, ләкин “балаларымны коткар, аларны янә кеше кыяфәтенә әверелдереп, өйгә кайтар, аларның өстеннән каргышымны ал, дип, Аллага да, Тәңрегә дә, шаманга да ялвармый. Чөнки ул аларны белми. Әсәрнең тәңречелеккә, исламга чаклы язылганына дәлил түгелме?.

Бу әсәр ике күрше халыкның җир өчен дошманлашуы турында түгелме икән? Әзәрбәйҗаннар белән әрмәннәр Карабах өчен кырыша, украиннар белән рус Кырым өчен дөньяны болгата. Чуаш белән татар Болгар өчен тарткалаша. Татар белән башкорт уртак шәхесләрне (Кол Гали, Акмулла, Гафури, Бабич, Мирхәйдәр Фәйзи, Барудиларны) бүлешә алмый аптырый.

Ниндидер астыртын, примитив, ләкин мәкерле көчләр татар халкы белән башкорт халкын котырта, дошманлаштыра, араларына кара мәче җибәреп тора, аларның мәкерле максаты татар белән башкортның арасын бутау, низаг чыгару. Ләкин күпме генә маташтырсалар да, алар максатларына ирешә, бөркетнең канатын сындыра алмас! Татар, башкорт саналсак та, без – игезәк милләт. Тарихыбыз, әдәбиятыбыз, узганыбыз, киләчәгебез уртак. Бик күп шәхесләребез уртак! Башкортстанда туган күпме артистларыбыз татар эстрадасын бизәп тора, күпме татар кешеләре Башкортстан өчен җан ата, хезмәт итә! Башкортстан җире биргән Исәнбәтләребез, Еники, Арслан, Юзи, Мирсәй, Гаташларыбыз, Гөлсем Исәнголоваларыбыз татар халкына хезмәт итә, татар канлы Гафури, Нәҗми, Фәйзиләребез Башкортстанның алтын фондына кереп калган... Алар бихисап! Күпме катнаш никахлар! Без - бердәм халык. Дошман түгел, җил дә үтмәс икебезнең арадан!

Ачыгыз сез Башкортстанның кыскача энциклопедиясен һәм аның янәшәсенә Татар энциклопедия сүзлеген ачып куегыз. Сез анда ике халыкка да уртак, кадерле шәхесләрне күрерсез. Ләкин... Башкорт энциклопедиясе “башкортлаштыру” ягына авышкан.

Акмулла. Башкорт халык шагыйре, милли шигърият классигы. (Башкортстан ­энцик­лопедиясе).

Акмулла. Татар шагыйре. (Татар энциклопедиясе сүзлеге).

Юкса, Акмулла иң әүвәл казах шагыйре ул, чөнки аның күп әсәрләре казах телендә иҗат ителгән. Аның атасы – казах, анасы татар булган. Икенчедән, “Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мәрсиясе” һәм башка әсәрләре аны “татар шагыйре” дип әйтергә җирлек бирә. Ул башкорт җирендә туган һәм башкорт җирендә юлбасарлар - Дәүли Надир белән Гафият Байморат тарафыннан үтерелә. Әлбәттә, ул - өч халыкныкы: казах, татар һәм башкорт халыкларының шагыйре. Ни өчендер энциклопедияләрдә бу төгәл аңлатылмый. Казахлар Акмулланы өч халык өчен дә уртак дип саный. Башкорт энциклопедиясе ни өчендер “башкорт халык шагыйре” дип кенә атый. Татарлар өч халыкка уртак шагыйрь дип тәкъдим итә.

Бабич Шәехзадә. Башкорт шагыйре. (Башкорт ­энциклопедиясе).

Бабич Шәехзадә. Шагыйрь. (Татар энциклопедиясе).

Соңгысы “нейтральлек”не саклый. Анда “башкорт” дип тә, “татар” дип тә язылмаган. Ләкин һәр ике халык Бабичны үзенеке саный. Бер караганда бу дөрес тә кебек. Ә татар белән казах үпкәләр сыман. Юк, үпкәләмәс: бөек халык хатын-кыз кебек үпкәләмәс, фикерен генә үзгәртер.

Уртак шәхесләребезне Башкорт энциклопедиясендә “башкорт” дип, шул ук шәхесне Татар энциклопедиясендә “татар” дип язсак, беркемгә дә үпкәләргә урын калмас иде, ләкин мәсьәләне эченнән белмәүчеләргә берьяклы гына мәгълүмат китәчәк, бәс, уртак шәхесләребезне “татар-башкорт” яки “башкорт-татар” дип язу кирәктер, ихтимал.

Бу ике энциклопедия җитди-фәнни эш булуына карамастан, күңелдә канәгатьсезлек юшкыны калдыра. Фәнни-гыйльми булгач, шәхесләребезнең чыгышы турында анда дөрес мәгълүмат язылган булырга тиеш. Юкса, украиннар белән руслар “борщ” ашы украиннарныкымы, әллә русныкымы, дип үзара бәхәс куптарган кебек, бала-чага дәрәҗәсенә төшмик, туганнар. Кымыз, казы, бишбармак ашлары – бөтен дала, бөтен төрки халыкның милли ашлары. Башкорт энциклопедиясендә дә, татарныкында да Барудиның кайсы милләт вәкиле икәне язылмаган. Баруди Башкорт энциклопедиясенә кергән икән, димәк, ул – башкорт; Баруди татарныкына кергән икән, димәк, ул – татар. Бу да нейтральлекне сак­лый. Ләкин чит халыкларга бу аңлашылмаячак. Башкортстан энциклопедиясендә Советлар Берлеге Каһарманы Гази Заһитовның милләте күрсәтелмәгән, Татарстанныкында “татарлыгы” язылган. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина–Волжская белән дә шул ук хәл.

Гафури Мәҗит. Башкорт һәм татар әдәбияты классигы. (Башкортстан кыскача ­энциклопедиясе).

Гафури Мәҗит. Татар әдәбияты классигы. (Татар ­энциклопедиясе).

Әдәбият классигы булыр өчен син шул телдә иҗат итәргә тиеш. Гафури ана телебездә язган.

Габәши Солтан. Башкорт һәм татар композиторы. (Башкорт ­энциклопедиясе).

Габәши Солтан. Композитор. (Татар ­энциклопедиясе).

Кудашев–Ашказарский. Башкорт һәм татар актёры. (Башкорт ­энциклопедиясе).

Кудашев–Ашказарский. Актёр. Татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе. (Татар ­энциклопедиясе).

Кудаш Сәйфи. Башкорт шагыйре. (Башкорт ­энциклопедиясе).

Кудаш Сәйфи. Башкортстан АССРның халык шагыйре. “Татар теләге” исемле шигъри җыентыкның авторы.

Наҗар Нәҗми. Башкорт шагыйре. (Башкорт ­энциклопедиясе).

Наҗар Нәҗми. Шагыйрь. (Татар ­энциклопедиясе).

Уртак шәхесләребез шулкадәр күп булгач, бәлки, башкортлар белән татарлар өчен уртак энциклопедия чыгарырга кирәктер? Ул энциклопедия безне тагын да якынайтыр иде.

Әхмәтзәки Вәлидинең “Хатирәләр” әсәрен башкортчага тәрҗемә иткәндә, Салават Исхаков әйтмешли: “башкортлаштыру” күренешеннән башка “татар” атамасыннан качу галәмәте дә бар. Тәрҗемәче, ни өчендер, Вәлиди үзе язганча түгел, үзе теләгәнчә кәлимәләрне алыштыра. Төп нөсхәдә болай язылган: ayrı bahisleri tatarcaya ... tercüme eder ve Bektemir’e okurdum.(Аерым бәхәсләр (өлешләрне) татарчага... тәрҗемә итеп, Биктимергә укый идем. Зәки Вәлиди, Хатирәләр, 47 бит).

“Хатирәләр”не русчага тәрҗемә иткәндә В.Феонова “татарча” сүзен бөтенләй төшереп калдыра, бары тик “на чагатайский язык” дип кенә җиффәрә. Феонованың да татарларга үпкәсе бармы әллә, татарларның исемен дә язарга кулы бармаган!

Башкортча тәрҗемәдә бу җөмлә менә болай укыла: айрым өзектәрен төркисәгә (сыгатайсага) тәрҗемә итеп, Биктимергә укыр инем. (Агый­дел, 1991, № 3.)

Тәрҗемәдә “татар” сүзе “төрки” кәлимәсенә алмаштырылган. Тәрҗемәче-галим кешенең сүзләр белән уйнавы ни-нәрсәне аңлата икән? “Хатирәләр”нең язучысынамы ул риякярлек, әллә бу кешенең күңелендә татарларның исемен дә язасы килмәү юшкынымы бар? Һәрхәлдә, шәхси хисләр фәнни-гыйльми әсәргә комачауларга тиеш түгел кебек. Бу хәлнең акланмаган һәм сәламәт булмаган тенденциозлыкка китереп чыгаруы бар.

Radloffun Şamanizm’e ait yazılarını da tatarcaya tercüme ettim. (Вәлиди. Хатирәләр, 88 бит).

Радловның шаманлык хакындагы мәкаләләрен дә тәрҗемә иттем. (“Агыйдел” журналы, 1991, № 4, 124 бит.).

Ни өчен Вәлидинең үз сүзе (“татарчага”) төшеп калган? Фән эшендә шухыр-мухыр булырга тиеш түгел. Кайсы телгә тәрҗемә иткән? Мәгълүм түгел! Монда аңлашылмый торган бала-чага уены бара кебек. Олы исемнәр йөртүче галимгә нигә кирәк булды бу турыны кыек итеп күрсәтү? Кемгә файда эшли бу “фальсификация”? Башкорт халкынамы, фәнгәме? Аллам сакласын, татарлар, башкортлар, чуашлар ялган тарих ясап, хурлык упкынына төшеп китмәсен!

МӘЗӘК

Татарлар, керәшеннәр, башкортлар, нугайлар, мишәрләр, кырымтатарлар, нугайбәкләр, болгарчылар Сталин янына кергәннәр, ди. Һәрберсе:

– Иптәш Сталин, без аерым милләт! Безгә автономия бирегез! – диләр.

Халыклар атасы Сталин, төребкәсенә тәмәке төя-төя, һәрберсен тыныч кына тыңлый, шырпы кабызып, төребкәсен суыра-суыра, төтен болытын татарга таба өреп әйткән, имеш:

– Я нэ знаю таких наций, как кряшены, типтары, булгари. И у русских есть тоже разнавидности: киржаки, кацапы, что по-вашему, ми дадим атделную Киржакскую, Кацапскую автономию? У грузин тоже ест разнавидности: мегрелы, адждарцы, что, ми далжны дать им Мегрелскую автономию, да? Я знаю мошный, единый татарский народ. Нэ надо делит единый татарский народ!

Халыкларның атасы Сталин, авызыннан куе кара төтен чыгарып, сораучыларының күзенә төтен җибәргән дә:

– Приём окончен! – дип кабинетыннан чыгып киткән.

Хәйләкәр Сталин аңлаган: әгәр дә ул һәрберсенә автономия биреп чыгарса: Кырым АССР, Башкорт АССР, Татар АССР, Нугай АССРы, Керәшен АССРы, Мишәр АССРы, һәрберсенең Академия театры, Фәннәр академиясе, җыр-бию ансамбле, автоном суд органнары булыр иде. Шул чакта бер-беренә якын бер телдә сөйләшүче алты республика хасил булыр иде.

– О-о, безнең атабыз Сталин акыллы, ул тирән фикерли, ул акыллы баш, татарларны бүлгәләргә теләми! – дип шатлана татарлар.

Алар, бичаралар, бары тик өч автономия генә алуга ирешә: Башкорт АССР, Татар АССР, Кырым АССР. Сталин татарларны Кырымнан куды, Казан татарларын да куарга ниятли иде.

Теләнеп кергән татарларның халыклар атасы Сталин җибәргән төтеннән әле һаман күзләреннән яшь ага, ди.

ТАТАРЛАРДАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА, ЯКИ БАШКОРТ САНЫН НИЧЕК КҮБӘЙТЕРГӘ?

Халык санын алу алдыннан минем өйгә Россия Президенты Путин шылтырата. Ул Россия­дәге икенче дәүләт телендә – татарча мөрәҗәгать итә:

– Карале, Батулла әфәнде! Сез ничек уйлыйсыз, халык санын алган чакта, как себя поведут татары? Все хотят отделиться от татар: кряшены, мишаре, ногайцы, типтяре – хотят стать отдельной нацией...

– Владимир Владимирович, – дидем мин Президентка. – Вы хотите, чтоб татар стало больше или же вы хотите, чтоб татар стало меньше?

– Ну-ну, – дигән тавыш ишетелде төребкәдә.

– Әгәр дә татарларның бөтенләй юкка чыгуын телисез икән, Сез татарларга “Калашников” автоматын таратып чыгыгыз. Татары перестреляют друг друга и ни одна пуля не попадёт в русского! Шулай итеп, Россия бер мизгел эчендә юлда комачаулап ята торган таштан – татарлардан котылыр!

– Ну-ну, – төребкәдә тагын Путинның ыхылдаган тавышы ишетелде.

– Әгәр дә татар канын агызыр­га теләмисез икән, мин сезгә комачаулаучы татарлардан котылуның икенче чарасын өйрәтермен. Бөтен татарларны: керәшенен, мишәрен, себердәгеләрен, нугайларны, кырымнарны, типтәрләрне “башкорт” дип яздырыгыз! Япуния янындагы Татар Бугазын Башкорт Бугазына үзгәртегез! Башкорт Бугазыннан Кёнигсбергка хәтле Россия Бөек Башкортостан булып китәр! Һәм Россия буйлап егерме миллион башкорт татарча сөйләшеп йөрер. И тогда в России пресловутый татарский вопрос автоматически снимется с повестки дня.

– Ну-ну... – диде илбаш.

– Әгәр дә бу ошамый икән, мин өченче ысулны өйрәтермен. Татары как сорная трава лебеда. У лебеды имеются малюсенькие чёрные зёрнышки. Если лебеду не трогать, зёрнышки её не отскочат в сторону и лебеда на следующий год не даст обильного урожая. Если какой-нибудь скот или же нога человека заденет лебеду, зёрна откинутся далеко и на второй год будет обильный урожай сорной травы - лебеды. Если вы хотите, чтобы татар стало меньше, то не трогайте татар!

– Ну и ну!– диде Путин һәм мин уянып киттем.


ФИКЕР КЫЙПЫЛЧЫКЛАРЫ

“Башкорт” дип атала торган татар була. “Татар “дип атала торган башкорт юк.

Соңгы халык санын алуда Башкортстанда яшәүче 300 мең татарны “башкорт” дип яздылар. Бу нәрсә? Халыклар дуслыгымы? Юк! Бу – котырту (провокация). Кем бу җинаятьне кыла? Русмы, башкортмы? Татармы? Җавабы бер – “Чәйнә дә йот” сәясәте.

Үзбәк, казах, башкорт милләтчеләренең хатыны – татар. Татар милләтчеләренең хатыны марҗа. Рус милләтчеләренең хатыны яһүдә.

Үҗәт башкорт милләтчеләренең башында татардан азган башкорт торыр. Башкорт үзе толерант халык ул.

Башкортстанда туган белән генә ”башкорт” дип язылу –  ул татарлыктан качу. Татарлыктан кача икән, кешедә үзаң уянмаган. Үзаңы уянмаган бәндәне мескенлек көтә.

Милләтчелекне бетерергә теләсәгез, шовинизмның тамырын корытыгыз!

Чын башкорт – ул башкаларга миһербанлы, ярдәмчел, кунакчыл, әмма вакчыл түгел.

Артык үҗәт милләтчеләр – алар кимсенү чире белән авырып та, бөеклек чиренә килеп капкан бичаралар. Алар башкаларга да, үзләренә дә файда эшли алмый. Бу – бөтен милләтләргә дә хас күренеш.

Рабит БАТУЛЛА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: