Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов вазифасыннан китте

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Ленар Зарипов билгеләнде.

Бүген Актаныш районының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы Энгель Фәттахов үз теләге белән вазифасыннан китүен белдерде. Район советы депутатлары аның отставкасын кабул итте.

«Мин күп эшләдем, озак эшләдем, сез дә инде ялыккансыздыр миннән. Минем гаризаны канәгатьләндерүегезне сорыйм. Мин 20 ел, урынбасар вазифасын алсаң, 25 ел эшләдем. Актаныш урамнарында иркенләп йөрим. Бер кеше дә әйтә алмас – кем генә мөрәҗәгать итсә дә, берсенә дә битараф булмадым. Үти алмасам да, битараф калмадым. Мине эшләткән өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шушы районда калып, шушы коллектив белән хезмәтемне алып барасым килә», – диде район башлыгы.

  • Энгель Фәттахов 1961 елда Актанышның Чишмә авылында туган, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1998-2012 елларда Актаныш районы башлыгы булып эшләде, 2012 елда мәгариф һәм фән-министры, соңрак моннан тыш премьер-министр урынбасары итеп билгеләнде. 2017 елда кабат Актаныш районын җитәкләде.
  • 2021 елның көзендә Актаныш зиратында вандаллык очрагы булды – православие динендәге кешенең каберендәге тәрене кистеләр. 2022 елда шул ук зиратта, шул ук кабердә шундый ук очрак кабатлангач, Энгель Фәттахов, җаваплылыкны үз өстенә алып, вазифасыннан китәчәген белдерде. 

Сессиядә район советының 46 депутаты катнашты, ике депутат кына сессиядә юк иде. Бер депутат битараф тавыш бирде, калганнар отставканы кабул итте.

Бүгенге район советы сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. «Бу вакыйга республика масштабында. Энгель Нәваповичны озатканда, аның турында мактау сүзләре ишетү рәхәт булды. Аның катлаулы чорда министр булып эшләве чорында яхшы сүзләр әйтелде. Кем генә килсә дә, бу район яхшы икътисади, мәдәни, социаль рельсларга салынган», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Энгель Фәттахов 21 июньдә район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Ленар Зарипов билгеләнгәнен хәбәр итте. Ул 1967 елда Актаныш районы Күҗәкә авылында туган, энергетик университетны тәмамлаган, «Челтәр компания» (Сетевая компания) филиалы директоры булып эшләгән, Чаллы шәһәр советы депутаты. Аның кандидатурасын барлык депутатлар да хуплады. Район җитәкчесе вазифаларын Ленар Зарипов башкарачак.

Ленар Зарипов Энгель Фәттаховка куйган хезмәтләргә рәхмәт әйтте. «Районның беренче урыннарда булуы ул сезнең, җитәкчеләрнең фидакяр хезмәте. Мондый зур хезмәтне Рөстәм Нургалиевич миңа ышанып тапшырган икән, мин моңа зур рәхмәт белдерәсем килә. Тавыш бирүегезгә рәхмәт. Куйган бурычларны үтәп, бердәм булып эшләргә язсын», – диде Ленар Зарипов.

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы вазифаларын Президент тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатны хуплаган депутатларны уңай дип бәяләде.

«Ул чыгышы белән Актаныштан. Аның әтисе – хуҗалык җитәкчесе, ТАССР Югары Советы депутатын искә төшердек. Без улы әтисе эзләреннән барыр дип ышаныч белдерәбез. Мин котлау сүзләренә кушылам, чиста татар авылы дип әйтерлек районда шундый ук мөнәсәбәтләр сакланыр дигән теләк белдерәм. Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклыйлар. Авылны саклау ул халыкның мәдәни кодын да саклау», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Рәмис Латыйпов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев