Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Зәки Вәлиди:  Үзәк Комитетка хат

Петровск шәһәрендә Заһид әфәнде исемле читтән генә таныш бер имам бар иде.

Нәкъ шуның өендә мин 1920 елның 12 сентябре көнне атаклы хатымны дүрт нөсхә итеп язып, Ленинга, Сталинга, Троцкийга, Рыковка җибәрдем. Бу хатымның күчермәләре Баку Корылтаена килгән иптәшләренең ярдәме белән башка көрәштәшләремә дә таратылды. Аның бер нөсхәсен Госман Токымбәтов исемле якташым 1923 елда Берлинга алып чыккан икән, ул хатымны миңа кайтарды. Ул заманда Ленин белән Сталинга беркем дә әйтергә батырчылык итмәгән фикерләр шушы хатта язылган иде. Ул фикерләрем “Төркестан тарихы” китабымда басылып чыкты, анда язылган иде: 

“ЦК РКП тормышка ашыра башлаган сәясәтеннән аңлашыладыр ки, сез дә Артём һәм аның иптәшләре кебек, чынлыкта урыс шовинистларының фикерен Көнчыгыш милләтләренә кагылышлы сәясәтегезнең нигезе буларак кабул иттегез. Гәрчә, Троцкий Уфада мәсьәләләрне тикшергәндә аңлады ки, Мәркәз кешеләренең гамәлләре бары тик системалы рәвештә халыкларны котырту, провокацияләрдән генә гыйбарәт. Шөбһә юк, ул мәсьәләне (Троцкий) ЦКга шушы шәкелдә җиткергәндер, әмма урыс империализмының золымчыл сәясәте барыбер үзгәрешсез калды. Түрк комиссиянең башында торучы иптәш Фрунзе белән иптәш Куйбышев та Троцкий кебек, ЦК тарафыннан уздырыла торган сәясәтнең мәкерле һәм ялган икәнен Рысколов белән минем тарафтан ачык­тан-ачык әйтелде. Партия әгъзасы булганнар, урыс империализмының борынгы золымчыл тәртипләрен саклап-яклап калырга тырышучылар, Төркестанда яшәүче кавемнәрдәге сыйныф аермалыгын фетнәчел рәвештә махсус кабартып, Рысколов, Вәлидов кебек җирле милләтчеләрне, эшчеләр сыйныфына дошман сыйфатында “фаш” иткән булып, җирле зыялылар арасында “октябрист” исеме тагып, алардан урыс империализмына тугры бәндәләр ясап, безне алар тарафыннан сыттырачаклары турында Түрк комиссиясенең һәр утырышында ачыктан-ачык сөйләде. Ләкин сез белергә тиеш, без беркайчан да җирле фәкыйрьләрнең сыйнфый дошманы була алмаячакбыз һәм без беркайчан да мыскыллауларга баш иячәк түгелбез. Сез инде башка корбаннар эзләгез. Без андый корбан булырга риза түгел. Бакуда Көнчыгыш Кавемнәре Корылтае Төркестан халыкларның хокукына мәкерле һөҗүмне бары тик мәхәлли урыс коммунистларының эше генә түгел, бу сәясәт ЦКның үз сәясәте икәнен бу корылтайда катнашучы якташларыбыз ап-ачык итеп күрсәтте. ЦКның вәкилләре Зиновьев, Радекның Корылтайда катнашучы Көнчыгыш әһелләренә карата мөгамәләсе 1917 елгы түнтәрелеш вакытындагы надан крәстиәннәр өере каршына чыккан комиссарларның мөгамәләсе кебек иде. Делегатларның үз мәмләкәтләреннән язып алып килгән тәкъдимнәрен укырга рөхсәт итмиләр, акыралар, язуларын укырга ирек куймыйлар, кызылармеецлар кешеләргә үз сүзләрен әйтергә ирек бирми, кычкырып авызларын томалый, алар бары тик Мәскәүдән алып килгән үз карарларын гына кабул итәргә мәҗбүрли. Көнчыгыш милләтләрнең мәсьәләсе бары тик авыл хуҗалыгы хокукы, җирле туфрак мәсьәләсенә генә кайтарып калдырылды. Бу – ЦКның ялгыш юлдан китүен күрсәтүче бер вакыйга булды. ЦК Көнчыгышта яшәүче бу авыл кешеләрнең арасында ясалма рәвештә кертелгән сыйнфый аерманы бары тик террор юлы белән генә яшәтә ала. Иптәш Ленинның Коминтерн Конгрессында колония мәсьәләсенә кагылышлы укыган тезислары хакында язганнарыбыз да Көнчыгышта иҗтимагый революциясен бары тик ясалма сыйнфый катламнар оештырып кына тормышка ашырып булмаячагын, бу гаять тә катлаулы мәсьәлә икәнен аңлатырга тырышкан идек. Европалыларның капиталистлары эшче сыйныфлары белән берләшеп, Көнчыгышта колония хуҗасы буларак гамәл кылачак, ул хәлдә Көнчыгыштагы авыл крәстияне белән эшчесе дә үзенең Көнчыгыштагы бае белән берләшү мәҗбүрендә калачак. Сез җирле халык арасында сыйнфый катлаулар булмасын күргәнегез көенчә, монда зыялыларны гаепләячәксез һәм аларның бер өлешен “сыйныф дошманы, вак буржуа, милләтче” дип, башкаларын “сул октябрьчы” дип атаячаксыз һәм һәр тапкырында да бу “сул октябрьчы”ларны “сыйныф дошман” сафына бастырачаксыз һәм атып үтерәчәксез, алар урынына яңа “сул октябрьчылар” уйлап чыгарачаксыз. Шулай итеп, сез, ниһаять, укый-яза белмәгән, бары тик ишәк белән үгез генә җигә белгән, көрәге кулыннан төшмәгән надан крәстиян белән бергә-бер калачаксыз. Җирле укымышлыларга нәфрәтне сез бөтен Төркестанга җәелдерә алмаячаксыз, дип уйлыйм. Һич тә булмаса, әмир качканнан соң ачылган, ичмасам, Совет–Бохара чикләрендә җирле зыялыларга үзләре теләгәнчә тормыш төзәргә ирек бирегез!”

Шул ук Петровскийдан ЦК, Политбюро әгъзалары Крестинский белән Преображенскийга шул эчтәлекле хат яздым:

“Гәрчә, социализм вә миллият принцип­ларының ярашуы, бөек милләтләрнең рәвеше үзгәргән чорда социализмның тормышка ашырылачагы мәсьәләсендә фикеребез уртак булмаса да, сезнең икегез дә хөрмәткә лаек шәхес һәм тагын берничә партия әгъзалары белән дустанә мөнәсәбәттә мин ихлас була килдем. Советларга һәм коммунизмга каршы азатлык өчен көрәшкә күчкәндә мин сезне алдамадым, сезгә хыянәт итмәдем. Мин Сталинны алдадым, чөнки дәүләт мине үзе алдады. Ихлассыз, битлек артына чын йөзен яшергән золымчы диктаторның инсанның шәхсияте, изге теләкләре белән уйнавы турында сөйләүче  аркадашлар партия эчендә кара террор баруын хәбәр итте. Аларның башлары очкан кебек, сезнең дә башларыгыз очмагае, дип куркам. Мин: үз башым кайчан очар икән, дип көтеп утырмам. Үлсәм, көрәштә үләчәкмен!”

Минем бу хатларым игътибарсыз калмады. Сталин һәртөрле вәгъдәләр белән мине кат-кат Мәскәүгә китертү өчен күп тырышты. Шул җөмләдән татар укымышлысы Госман Токымбәтовны мин булган урыннарга, Ашхабад, Бохара, Сәмәркандка җибәрә торган иде. Ләкин мин бу бәндә белән күрешүдән читтә йөри идем. Турар Рысколовның миңа 1922 елда сөйләгәненә күрә, Ленин да шул заман Төркестан хөкүмәте рәисе урынына тәгаенләнгән Рудзутакка: артык игътибарсызлык күрсәтмәгән булсак, Вәлидов Төркестандагы таулар арасына качмаган булыр иде, дигән. Ленин 1933 елда басылып чыккан “Миллият вә Колония мәсьәләсе хакында” исемле әсәрендә шушы сүзләрне язган:

– Великоруслар башкортлар белән чагыштырганда культуралырак һәм үз культураларын башкортларны талау өчен генә куллана, шуңа күрә алар великорусларга ышанмый. Башкортлар өчен великорус - ул золымчы залим, талаучы мошенник. 

1915 елда Уфада Крестинский белән танышкан идем. Крестинский да, 1937 елда Преображенский белән бергә җәзага тартыла. Һәм җәзаларга чыдый алмыйча, Преображенский булмаганны үз өстенә ала. Мин Крестинский белән 1924 елда, ул Берлинда Совет илчесе булып эшләгәндә очраштым. Ул Петровскийдан минем тарафтан язылган хатны исенә төшереп әйтте:

– Димәк, сез элмәкне Преображенский белән минем муенга ташлап, үзегез качып котылдыгыз? – дип көлде.

Әлбәттә, ул 13 елдан соң асып үтереләчәген башына да китерә алмый иде. Ул миңа шул вакытта киңәш бирде:

– Россиядән читтә яшәсәң дә, ватандашлыгыңны үзгәртмә. Син Совет ватандашы булып кал! – диде.

– Гаҗәп, сез мине яңадан Россиягә кайтырга кыстыйсызмы? – дип сорадым.    

– Юк! –диде. – Чит илдә кал! Әмма Совет иле гражданы булып кал!

Язманы матбугатка әзерләүче Рабит БАТУЛЛА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев