Мәдәни җомга

Ыгы-зыгы дулкынында

Журналист, укытучы, галим Альберт Яхин

«Журналист, укытучы, галим Альберт Яхин (1931–2010) Татарстанның партия өлкә комитеты беренче секретаре  Фикрәт Табеев белән таныш булган», – диләр. Моны аның хатыны, Суворов исемендәге хәрби училищеда 48 ел географиядән белем биргән Татарстанның атказанган укытучысы Эльмира Акчурина–Яхина да раслый.

– Казан дәүләт университетының тарих факультетында, Альберт укыган татар теле һәм әдәбияты бүлеге төркемендә сәяси икътисад фәненнән нотык сөйләү ике укытучыга тапшырыла, – ди ул, үткән тарихны искә төшереп. – Бер өлеш белән Фикрәт Әхмәтҗан улы аралаша. Ул үз карамагындагы студентларның өлгерешеннән канәгать була. Аларны ихлас күңелдән мактый. Әмма икенче төркемдәге укытучы да бирешергә теләми. Үзенең шәкертләрен белемле итеп күрсәтә. Моны раслау өчен, дәрес ахырында алмаш җавап бирү оештыра. Шул вакытта Альберт Яхин Ф.Табеев каршында чыгыш ясый һәм «5» ле билгесенә лаек була. Әлеге вакыйгадан соң укытучы күршедәге төркемнең зирәк, белемле студентын белеп кала, кирәк чакта аңа ярдәм кулын суза.

Ә моңарчы, 1954 елда, А. Яхин хәзерге Азнакай районындагы, үзе урта белем алган Тымытык мәктәбенә эшкә кайта. Балаларга татар теленнән һәм әдәбиятыннан белем бирә, укыту бүлеге мөдире вазифасын башкара. Аннары КДУның татар әдәбияты бүлеге каршындагы аспирантурада укый. Әдәбият галиме Якуб Агишев җитәкчелегендә Шамил Усманов (1898–1938) иҗатын өйрәнә. Язучының туганнары белән күрешеп, кызыклы мәгъ­лүмат туплап, фәнгә яңалык китереп, кандидатлык диссертациясен (1964) яклый.

Казанда, университет тулай торагында, Тымытык кызы Чәчкә Фазлыева туган көндә, Альберт Кыргызстанның Фрунзе өлкәсе Талас районы Грозное авылыннан география факультетына юл ялгаган сөйкемле Эльмира белән таныша. Башта Альберт мәктәптәшеннән аның милләте белән кызыксына:

– Ул татармы? – ди.

– Әйе.

– Алай булгач, ник татарча сөйләшми?

– Эльмира - милләтнең еракта адашкан кызы.

Төгәлрәге, аның әнисе Зәкия Вәли кызы элекке Сембер губернасының, хәзерге Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс авылыннан. Ул узган гасырның егерменче елларында, ачлык теңкәгә тигән заманда, Кыргызстанның Ош шәһәренә, балалар йортына җибәрелә. Монда: «Кирәге чыгар», – дип, җирле халыкның туган телен тәфсилләп өйрәнә. Кыргызча яхшы белгәч, пионер­вожатыйлар курсында укыгач, Талас районындагы Грозное авылындагы милли мәктәп-интернатка эшкә җибәрелә. Эльмираның әтисе Гарифулла Умәр улы Акчурин. Пенза өлкәсеннән. Яшьли ятим кала. Туганнарына сыенып үсә. Абыйсы Абидулла янына Кыргызстанга барып чыга. Туганы янәшәсендә тире или, мех әйберләр тегә. Әмма күнче хезмәтен күңеле якын итми. Ташкентта гидромелиорация техникумын тәмамлый. Абидулла туганы өенә сугаручы булып әйләнеп кайта. Монда Зәкия белән күрешә, таныша, өйләнә. Кызлары Роза (1933), Эльмира (1935) дөньяга килә. Бу төбәк Айтматовлар токымын да хәтерли. Чөнки Нәгыймә ханым, ире Терекулны югалт­кач, өч баласы белән Шикер авылыннан дүрт чакрым ерак­лыктагы Грозноега күченә. Мондагы сугару хуҗалыгына җыештыручы булып эшкә урнаша. Мәктәптә укыган Чыңгыз – булачак язучы, әнисенә тизрәк булышырга теләп, дөя белән ашлык ташый. Акчуриннар белән Айтматовлар бер-берсен белешеп яши. Әмма 1944 елда, Гарифулла белән Зәкия гаиләсе Талас шәһәренә күченгәч, юллар аерыла. Эльмира, монда 10 класс тәмамлагач, Казанга килә. КДУның география факультетында (1953–1958) югары белем алып, Татарстанда төпләнеп кала. Казанда узган Кыргызстан көннәренең шаһитенә дә әйләнә. Шулай берчакны монда дөньяга танылган язучы Чыңгыз Айтматов белән очрашу, хәтер яңарту бәхетенә ирешә.

Альберт, Эльмирага өйләнергә уйлагач, кәләшенә сиздермичә генә Талас шәһәренә хат җибәрә. Кызның әти-әнисеннән гаилә корырга рөхсәт сорый. Алардан уңай җавап алгач, Эльмираны:

– Гарифулла абый белән Зәкия апа минем сиңа өйләнүгә каршы килми, син кияүгә чыгарга ризамы? – дип шаккатыра.

Никахлашу сәгате сукканда Альберт Эльмираны үзенең якыннары белән таныштыра. Аның әтисе Гатуф исемле. Хәзерге Тукай районының Иске Гәрдәле авылыннан. Әнисе Диләфрүз Гайнулла кызы. Кама Тамагы районының Сатлыган авылыннан. Казанда агрономия техникумын тәмамлагач, алар эшкә Арча районына җибәрелә. Монда – төбәк үзәгендә 1931 елның 8 ноябрендә Альберт дөньяга килә. Аннары Яхиннар Күлле Киме авылыннан Тымытыкка китә. Бу төбәктә икенче малай – Рәдиф тәүге сулышын ала. Әмма ул озын гомерле булмый. 7 яшьтә, күлдә су коенганда батып үлә, җансыз гәүдәсе берничә көннән генә табыла. Ни кызганыч, әтиләре Гатуф та озак яшәми. Сортлы бодайны уңга-сулга таратмыйча, орлыкка саклаган өчен, аннан үч алалар. Ашлыкны урлаучылар агрономның башына җитә. Мәетен бәкегә салалар.

– Башыннан күп кайгыны уздырган әнкәйне үзебездән калдырмыйбыз, – ди Альберт Эльмирага. – Казанда бергә яшибез.

Шулай итеп, яңа гаилә тернәкләнә. Дәвамчы булып, Зөфәр (1959–2008) тәүге сулышын ала. Еллар узгач, егет Суворов исемендәге хәрби училищеда, Свердловск югары сәяси училищесында һөнәр серләрен үзләштерә. Украинада, Монголиядә, Белоруссиядә, Амур өлкәсендә, Казанда хезмәт итә. Погонына майор йолдызын тага. Тик бичаракайның гомере генә кыска була. Свердловскидан килен булып төшкән социолог Зөһрә – ирсез, КДУның икътисад факультетында югары белем алган Тимур әтисез кала. Икенче балалары – Алсу (1963). КДУда биология факультетын тәмамлый. Аннары икътисадчы белгечлеген юлдаш итә. Абхазия мөселманы, юрист Валерий Хачуков белән Мәскәү өлкәсендә яши. Аларның кызлары Алинә заманында бабасы Альберт укыган университетның тарих факультетында югары белем ала.

Нәсел шәҗәрәсе тармакланган мәлдә, Альберт Яхинның хезмәт агышы үз юнәлешен ала. Иң әүвәл, өметле каләм иясе икәнлегенә игътибар бирелеп, «Комсомолец Татарии» газетасына баш мөхәррир вазифасына тәкъдим ителә. Мәскәүгә, ВЛКСМ Үзәк комитетына расланырга җибәрелә. Монда бюро әгъзаларының берсе:

– Син газетада куян үрчетү темасын ничек яктыртачаксың? – дип кызыксына.

– Берничек тә яктыртмыйм, – ди Казаннан килүче.

– Димәк, син мөхәррир булыр­га лаек түгел, – диләр соңгы сүзне әйтүчеләр.

Әлеге хәбәр Татарстанның партия өлкә комитетына да килеп җитә. Шулай да монда А. Яхинга кул селтәмиләр. «Чаян» журналында (1959–1975) эш тәкъдим итәләр. Монда, әдәби хезмәткәр һәм җаваплы сәркатип мәктәпләрен үтеп, баш мөхәррир булырга мөмкинлек бирәләр.

Юмор һәм сатира басмасында бик күп шикаять кабул итәргә, аларны урынга барып тикшерергә, тәнкыйть язмаларын журналда бастырырга туры килә. Мөхәррир кайчакта үзе дә юлга чыга. Бервакыт, мәсәлән, суыткыч ясаучыларның урлашулары турында хат килә. Мәсьәләнең җитдилеген аңлап, хәбәрче белән бергә мөхәррир дә командировкага кузгала. Дәгъ­ва белдерелгән җитәкче белән җитди сөйләшү була. Үзенчә яшәргә күнеккән түрә болай ачыктан-ачык гәпләшүне өнәми. Өстәлендәге кара савыты белән хәбәрчегә кизәнә, костюмын буйый. Ә икенче көнне мөхәррир өендә кыңгырау шалтырый. Бер төргәк китерәләр. Аны сүтеп карасалар, кызыл уылдык, затлы балык төрелгән була. А. Яхин күчтәнәчне редакциягә алып бара. «Бүләк»не хезмәттәше Аяз Гыйләҗевкә күрсәтә.

– Әйбәт кабымлык бу, – дип шаярта язучы. – Эчемлек кенә кирәк.

Журналда эшләгәндә, көтелмәгән хәлләр, искитәрлек вакыйгалар, йокысыз төннәр еш була. Моны Өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев та күреп-белеп тора. Әлеге киеренкелектән коткарырга теләп, аңа: «Әйдә, редакциядән университетка күч!» – ди. Җитәкче филология фәннәре кандидатына татар әдәбияты кафедрасы (1975–1981) мөдире булырга юл ача. Әмма «туры Тукай» белем йортында да ыгы-зыгыдан качып котыла алмый. Хезмәттәше Диләрә Тумашевадан: «Университетта «Чаян» журналы ысулы белән эшләргә ярамый» – дигән сүзләрне ишетә. Тик моңа карап кына ул янәшәдәгеләр белән турыдан-туры, ачыктан-ачык әңгәмәләшүдән ераклашмый. Гаделлек, дөреслек хакына укытучыларга таләпчәнлек күрсәтә. Хәтта дустанә мөнәсәбәттә булган профессорга да алдашуга юл куймый. Ул шифаханәдә ял иткәндә хезмәт хакы түләргә рөхсәт бирми.

– Фән докторы читтә йөргәндә, табельгә нигә эш көннәре куелган? – дип дәгъва белдерә.

Моңа каршы:

– Абруйлы галимгә тимә син! – дигән кисәтүне ишетә.

Гаделсезлеккә чик куйгач, ахирәтенең үчләшүенә юлыга башлый.

Кафедра мөдире йогынтылы бер язучы белән ничек каршылыкка керүен дә сизмичә кала. Ике арада сүз йөртеп, үзенә файда эзләгән берәү өстәл янында кәеф-сата корып утырганда, аның яманатын сату турындагы хәбәрне китереп җиткергәч:

– Мин син сурәтләгән яман кеше түгел бит инде, – дип аңлашырга теләү омтылышы үзара мөнәсәбәтне тагын да катлауландырып җибәрә.

Әдәбият белгече белән матбугатта фикер кылычын кисештергәч, язмасында төгәлсезлек җибәргәч, низаг упкыны тагын да тирәнәя. Каршы як Альберт Яхинның докторлык диссертациясе яклавына аяк чала башлый. Татар фольклорына багышланган гыйльми хезмәте Ташкентта бертавыштан хупланса да, Казандагы көндәшләр ирешелгән уңышка күләгә төшерергә керешә. Үзбәкстанга Татарстаннан, котлау урынына, «Яклыйсызмы? Конь­як эчәсезме? Ашыкмагыз!» дигән эчтәлектәге телеграмма килеп төшә. Әләкнең дәвамы исә Мәскәүгә – Югары аттестация комиссиясенә җибәрелә. Үзебезнең милләттәшләр тарафыннан күрсәткән каршылык нәтиҗәсендә чираттагы татар улы уңышсызлыкка очрый. Альберт Яхин хезмәттәшләре тарафыннан болай кагылып-сугылуны бик авыр кичерә, күңел төшенкелегенә бирелә. Байтак дөмбәсләнгәннән соң, 1992 елның 3 февралендә йөрәк өянәге белән урынга егыла. Хатыны Эльмира шул вакытта беренче инфарктка юлыккан тормыш юлдашын чираттагы күңелсезлекләрдән араларга теләп ачыргаланып эндәшә:

– Альберт! Миңа тере ир, балаларга чын әти кирәк. Туктат көрәшеңне!

Үз эшенә хатынын якын җибәрмәгән, тыкшындырмаган, язу өстәленең тузанын да сөрттермәгән ир бу юлы әйтелгәннәргә колак сала. Татар әдәбиятыннан укучыларга дәрес­лекләр, укытучыларга методик кулланмалар язу белән мавыгып китә. 1–11 класс укучылары мәнфәгатен кайгыртып, Питрәч районының Шәле урта мәктәбендә ачык дәресләр үткәрә. Башта Казаннан ерак булмаган әлеге төбәккә автобуска утырып йөри. Аннары, юл мәшәкатьләреннән котылу өчен, авылда йорт сатып ала. Әмма икенче һәм өченче инфаркт куып тоткан, улының вакытсыз үлеме кайгысын тирәнәйткән, башкалар иҗат иткән дәреслекләр янәшәсендә үз иҗатының өстенлеккә ирешүенә омтылган мөгаллим шәхси утарында бер ел гына яшәп кала. 2010 елның 2 октябрендә, күзлеген киеп, кулына китап алып, эш бүлмәсендә дөньядан китеп бара. Казанның Коры елга зиратында, Зөфәр янәшәсендә соңгы юлга озатыла.

Ә күпләр күңелендә А. Яхин әле дә исән. Филология фәннәре кандидатын, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрен, Каюм Насыйри исемендәге бүләк иясен, эшлекле мөхәррир, таләпчән кафедра мөдире, үзенчәлекле дәреслекләр авторы буларак, сагынып искә төшерәләр.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: