Мәдәни җомга

Татарларга Ленин “бүләге”

Дөньяның «рәхимсез» буржуйлары Совет хөкүмәтенең сәясәт белән агуланган түрәләреннән балаларга карата игелекле эш көтмичә, шунда ук җиң сызганып эшкә керешә.

(Идел буенда коточкыч ачлык башлануга 100 ел)


1920 елның 25 июнендә Ленин-Троцкий хөкүмәте Татар халкына 369 елдан соң, гәрчә кәгазьдә генә булса да, ниһаять, үз хөкүмәтен булдырырга рөхсәт итә. Шулай итеп, элеккеге Казан ханлыгы җирләрен чит өлкәләргә йолкып бүлә-бүлә, калган җирләрдә Татарстан АССР төзелә. Россия хөкүмәте башлыгы В.Ленинның рус булмаган милләтләргә революцион вәгъдәсе нигезендә милли республикалар оешкач, алар күп кенә мәсьәләләрне үзләре хәл итәргә батырчылык итә башлый. Әмма ләкин җир ресурслары белән, җирле шартларны искә алып эшләү СНК, ВЦИК һәм бигрәк тә Наркомзем җитәкчелегендә зур ризасызлык тудыра. К.Мухтаровның XVI гасырда Казан ханлыгын Мәскәү басып алгач Казан тирәсендәге татар авылларын юк иткәннән соң бушап калган җирләрдә яңадан ул авылларны торгыза башлавы «милли янтаю» дип тамгалана. Кичекмәстән мондый эшләргә яшертен каршылыклар оештырыла башлый. Халык ТАССР оештырылуны бәйрәм итәргә дә өлгерми, 1920 елның 20 августында Ленин хөкүмәте Татарстанга 10 млн 200 мең пот икмәк җыеп тапшыру заданиесе җиткерә. Икмәк җыю ТАССР премьер-министры Сәхибгәрәй Сәетгалиевкә кушыла. Аңа ярдәмгә латыш укчылары, украин отрядларын җибәрәләр. Мәскәү җитәкчеләренең күңелләрен йомшарту өчен, һәм дә «без әле менә болай да булдырабыз» дигәндәй, үз халкының ачлыктан иза чигүенә игътибар итмичә, план ике тапкыр арттырып үтәлә. ТАССР хөкүмәте өстәп тагын 411 мең пот мал ите, 30 мең пот кош ите, 11 мең пот май, 18 миллион данә йомырка, 297 мең пот печән һәм хәтта 9 мең пот бал җыеп җибәрә. Ә республикада урып-җыю эшләре бара, тик җәй көне яңгырлар булмау сәбәпле уңыш бик аз була. Уңышның ничек булуы һәм халыкның хәле Мәскәү җитәкчеләрен борчымый, 1921 елның 11 маенда Татарстаннан Ленин хөкүмәте тагын 500 мең пот фураж ашлыгы җыеп тапшыруны таләп итә. Авылларда Совет активистлары, тимер таяклар белән коралланып, крестьян хуҗалыкларын тикшереп йөри. Бер уч кына ашлык тапсалар да, талап алып чыгалар. Июнь аенда инде 200 мең пот тапшырыла да. «Ә бу вакытта Татарстанда коточкыч ачлыктан газап чигүче халык саны 2 миллионга җитә. Мәсәлән, Тукай районының Иске Абдул авылында 2300 кешенең ­1123е вафат була, Таулар авылында 940 кешенең 315 е ачтан үлә. Күп җирләрдә кеше суеп ашау очраклары туа. ТАССРдан чит төбәкләргә 210 мең бала озатыла. Ул балаларның берсе генә дә кабат үзенең туган ягына әйләнеп кайтмый. Рус гаиләләренә эләккән балалар чукындырылып рус фамилияләре ала. Кайберләре соңыннан, Шакирҗан Мөхәммәтҗанов һәм Гатаулла Минаев шикелле Советлар Союзы Герое дәрәҗәсендәге данга ирешеп, әмма Александр Матросов белән Николай Орлов атлы «урыска» әйләнеп, безнең милләт сафыннан мәңгегә югала. Ачлык булган җирләрдән күп халык Себер, Урта Азия якларына чыгып китә. Шул халәттә юллар буенда күбесе ачлыктан егылып үлә. 86 мең крестьян хуҗалыгы юкка чыга» (В.Имамов. Мәйдан, 2021, №2)…

Буа районы Карлы авылында гомер итүче әниемнең әтисе игеннәрен, терлекләрен талап бетергәч, капчык асып азык юнәтергә күрше өлкәгә чыгып китә, ләкин кире әйләнеп кайтмый. Ярты еллап вакыт үткәч, аның үлеме турында хәбәр авылга килеп ирешә. Өйдә 4 бала ятим кала. Иртә торсаң, урамда һәркөн берничә мәет була, кешеләр урамга чыгып үләргә тырыша, чөнки өйдәгеләр инде үлек күмәрлек хәлдә түгел. Ә авылда үлек күмүче аерым төркем бар иде, дип сөйли иде Мәхемҗамал әбием. Әниемнең 1916 елгы абыйсы Хәмәткәрим абый ул елларны искә алганда: «Яктыргач ук урамга чыгабыз. Кычыткан тапсак, күрше малайлары белән бер кычыткан сабагы өчен талашабыз. Аннары бакчалардан алабута эзләп чабабыз», дигәне һаман да истә.

Әлмәт волостенда 5 мәет ашау очрагы теркәлә. Югары Мактама авылында әтисе 17 яшьлек кызының аягын, бер кулын ашарга өлгерә.

БУРЖУЙЛАР ЯРДӘМГӘ КИЛӘ

1921 елның сентябрендә Казан тимер юл вокзалына АКШтан бер төркем чит телдә сөйләшүче, эшләпә, пәлтә, ак күлмәк, галстук таккан кешеләр килеп төшә. Революция «җилләре» җимергән, шакшы шәһәр фонында бу кешеләр күктән төшкән кебек… Тирә-юньдәге сәләмә солдат киеменә төренгән, ач карашлы сирәк-мирәк җәяүлеләр ят кешеләргә сөрсенеп карый: башка дөнья кешеләре бит. Болар тук кыяфәтле, пөхтәләр – мөгаен, бөек юлбашчы Ленин иң зур дошман дип атаган буржуйлардыр…

Чынлыкта исә бу Америкадан килүче кешеләр. Менә, затлы фин нәселе вәкиле, швед короле туганы Ивар Уорен, аксөяк, рәсем сәнгате белгече, Гарвард университетын тәмамлаган Джеймс Ривс Чайлдс, Джон Бойд, Уильям Шафротның зыялы, хәрби әзерлекле булуы, әдәпле манералары ерактан ук күренеп тора… Әйе, болар пролетарийлар түгел.

Алар – буржуйларга каршы аяусыз көрәш игълан итеп, үзләре ачлыктан кырылып үлеп ятучы халыкка исән калырга ярдәмгә килүчеләр. Алар – Америка ярдәм администрациясе, ягъни АРА хезмәткәрләре. АРА – дәүләтнеке булмаган хәйрия оешмасы. АРАның җитәкчесе – «кызылларны» җене сөймәүче, АКШ сәүдә министры Герберт Гувер. Ләкин сыйнфый нәфрәт турында уйлар вакыт түгел. Россиянең баш мөфтие Галимҗан Баруди һәм Таһир Ильяси ачларга ярдәм итү комиссиясен туплый. Дин галиме, Петербург мулласы Муса Бигиев Америкага ярдәм сорап бара. Галимҗан Баруди Таһир Ильяс белән Гобәйдулла Бубины 1921 елда ярдәм сорарга Төркиягә җибәрә. 1921 елның июлендә «Нью-Йорк Таймс» газетасында М.Горькийның «Ко всем честным людям» дип аталган мөрәҗәгате басыла. Шулай итеп, Советлар Россия­сендәге ачлык фаҗигасе бар дөньяга барып ирешә.

Г. Гувер Горькийның мөрәҗәгатен укыганнан соң, шунда ук язучыга телеграмма суга. Телеграмманың асылы: Америка, АРА йөзендә, ярдәмгә киләчәк! Ригада Совет Россиясе белән шартнамә төзелә, америкалылар ачлыктан иң нык интеккән төбәкләрдә авырлы хатыннар һәм 14 яшькәчә булган балалар өчен ашатуны оештыруга алына. АРАга АКШ Конгрессы тарафыннан ачлыктан интегүчеләр өчен азык-төлек сатып алырга бүленгән беренче ун млн доллар – ул вакытлар өчен фантастик акчалар бирелә…

Азык-төлекне каядыр, төгәл билгеле булмаган урынга китерү «американча» түгел. Һәр паекның чыннан да мохтаҗ кешегә барып җитүенә ирешергә кирәк. Шуңа күрә АРА ачлык фаҗигасенең чын масштабын үз күзләре белән күрү һәм ярдәм күләмен билгеләү өчен урыннарга үз вәкилләрен юллый. Тиз арада АРАның эш структурасы төзелә. Үзәк вәкиллек – Мәскәүдә. Мохтаҗ өлкәләр районнарга бүленә. Һәркайда АРА вәкилләре. ­ТАССРда җитәкче Ивар Уорен була.

ЯРДӘМ ПАЕКЛАРЫ

АРА оешмасы РСФСРга килгәнче, Беренче дөнья сугышы тәмамлангач та, Европа илләрендә халыкка ярдәм оештыра. РСФСРда кешеләрнең ашарга яраклы бар нәрсәне ашап бетереп, имән чикләвеге, салам, агач кайрысы, үлгән терлек, ат тиресе, ә кайбер урыннарда кеше ашауларының да очравы турында газеталар, хәтта большевикларның үзәк басмасы булган «Правда» да хәбәр итеп тора. Әмма ТАССРда үз күзләре белән күргәннәр аларны тәмам тетрәндерә. Районнар буйлап йөргәннән соң, Уильям Шафрот болай дип яза: «Үзәк Европада гуманитар миссия эшчәнлеге чорында мин беркайчан да ачлык­тан кечкенә скелетка әверелгән, аяклары нәзек чыбык­ка калган, бу кадәр сәләмәгә төренгән балаларны күргәнем булмады, алар көненә уникеләп кырыла…»

И.Уорен һәм аның коллегаларына ТАССР районнарындагы коточкыч вәзгыятьләрне үз күзләре белән күргәннән соң алдан билгеләнгән ярдәмнең исәп-хисап күләмен арттырыр­га туры килә. 1921 елның 9 октябрь санында «Известия ТатЦИКа» газетасы «Ачлыкка интегүче балаларга Америка ярдәм администрациясе Казанда» дигән мәкаләсендә түбәндәге саннарны китерә: «А.Р.А тарафыннан баштарак барлыгы 63000 балага ярдәм паегы бирү күздә тотылган иде; паекларны түбәндәгечә бүлү каралды: Казанга 6000 паек бирер­гә, Татреспублика кантоннарына: Спас кантонына – 7000, Лаешка –3000, Мамадышка – 3000, Бөгелмәгә – 6000, Алабугага – 4000, Буага – 4000, Свияжскига – 3000, Тәтешкә – 7000, Чистайга – 5000, Минзәләгә – 8000, Чаллыга – 4000, һәм Арчага – 3000. Мистер Уорен кантоннар буенча йөреп кайтканнан һәм Мәскәүдәге Үзәк комитеттан өстәмә мәгълүматлар алганнан соң, октябрь һәм ноябрьгә Тат­республикага биреләсе паеклар санын 150000 гә кадәр арттырыр­га карар кылынды».

ПАЕКЛАРДА НИ БАР?

Америкалылар тарафыннан оештырылган балалар ашханәләре һәм ашату пунктлары Татарстанда 1921 елның октябрь аенда ук эшли башлый. Беренче чиратта алар приютларда һәм балалар йортларында оештырыла, чөнки анда читтән ярдәм күрсәтелмәгән очракта хәлләр бөтенләй коточкыч була. Америкалылар балаларны катгый калькуляция буенча ашата. Менә буржуаз тәрбия алган американнар расланган ашамлыклар җыелмасы: дүшәмбе, пәнҗешәмбе: какао – 14, 1 г; шикәр – 27 г; сөт – 51 г; икмәк – 100 г; сишәмбе, җомга: дөге – 54 г; сөт – 27 г; шикәр – 12,2 г; икмәк – 100 г; чәршәмбе, шимбә: кукуруз - 66 г; май – 14 г; он – 22, г; икмәк – 100 г; якшәмбе: сөт – 7,6 г; ногыт – 54 г; май – 14 г; он – 22 г; икмәк – 100 г.

Ашханәгә беркетелгән һәр бала исемлектә теркәлә, шул саннар буенча ашамлыклар туп­лана һәм һәр көн өчен рацион төзелә. Кайбер ашамлыклар балалар өчен бөтенләй ят нәрсә була: какао…һәм дә иң тәмлесе – ак күмәч. Әтием 1917 елгы, ул елларда авылда балалар өчен ашханә ачылгач, аңа да исемлек буенча ашарга рөхсәт итәләр. Ашханә Карлы авылындагы Урта урамда Сәет абыйлар йортында ачыла. «Бүлмәдә ашаучы балаларны кесәләренә берәр кисәк ашамлык тыгып чыкмасын өчен, ишектән тикшереп чыгаралар иде. Мин, әнигә дип, бармак башы кадәр генә ак күмәч кисәген баш киемемә яшереп, әнигә алып кайта идем. Анда ашаган Америка ашамлыкларын һич онытмыйм. Аларны 1943-1945 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә, сугыш вакытында ашарга туры килде», – дип искә ала иде әтием. Хәзерге Бөгелмә районына караган Кодаш авылында 439 малай, 413 кыз балаларның 350 се АРА ашханәләрендә тукланган. Тайсуган авылындагы 998 баладан 150 бала ашханәдә тук­ланган, 370 енә паек бирелгән.

Америкалылар үз акчаларына ашамлыклар сатып ала һәм океан аша Россиягә кадәр аларны китереп җиткерә. Ә монда исә, тимер юл, су юлы һәм коры җир юлларында адым саен тоткарлык. Чөнки бар җирдә дә җимерек­лек, хуҗасызлык хөкем сөрә… Американнарның үз акчаларын, сәламәтлекләрен кызганмыйча миллионнарны ачлыктан коткаруы халыкта бары тик хөрмәт хисләре уятса, хакимият даирәләрендә рәхмәт хисләре көндәлек эшләрендә чагылмый. Мәсәлән, «Известия ТатЦИКа» газетасында мондый мәкалә басыла: «Көнбатыш Европа һәм Америка илләрендә Идел буе кебек дистәләгән төбәкне ашатырга җитәрлек артып калган икмәк бар. Ләкин ач үлемгә дучар ителгән миллионнарны тиз арада коткарып калырлык барлык бу байлык ­дөнья буржуазиясе кулында. Идел буена күрсәтелә торган ярдәм тирәсендә күтәрелгән ыгы-зыгы никадәр көчле булса, чынлыкта күрсәтелә торган ­реаль ярдәм шулкадәр аз булуның да төп сәбәбе шунда».

АЧЛЫКТАН ДА, ЯЛАНГАЧЛЫКТАН ДА

Ачлыктан интегүчеләр бәхетенә американнар Россия газеталарын укымый. ТАССР ­районнарында ачлыктан һәм төрле авырулардан интегүчеләрнең хәле шулкадәр аяныч булла ки, газета укырга американнарның вакытлары калмый. Дөнья буржуасы вәкилләре бүген ачтан интегүче, кичәге кан дошманнарының мөмкин кадәр күбрәгенә ярдәм итәргә тырыша. 1922 ел башында азык-төлек паегы ала торган балалар саны 200 000 җитә, һәм бу сан ай саен үсә генә бара. «Буржуазия» сүзеннән котлары алынып, «Известия ТатЦИКа» газетасының югарыда китерелгән язмасын акыллы кеше язмагандыр, дигән фикер туа. Ачлыктан һәм авырулардан якты дөньядан китеп баручы балага ярдәм итеп аш бирүчене ниндидер уйдырма гаепләрдә күрә алмау – гади акылсызлык кына түгел, дигән фикер туа. Шул ук вакытта, акрынлап бар җирләрдә дә балаларны ашатуны оештыру бөтен вагы-төягенә кадәр җайга салына. Уорен, Чайл­дс һәм аларның коллегалары – элеккеге офицерлар, мөмкин булган барлык урыннарда да үрнәк, армиядәгечә тәртип урнаштыруга тырыша. Ләкин бер проблема барысының да үзәгенә үтә. Урыннарда азык-төлекне гадел итеп бүләргә тиешле иҗтимагый комитетлар ике якның килешүендә каралган тәртиптә оештырылмый. АКШтан килгән хәйриячеләр, беркатлыланып, анда табиблар, укытучылар, агроном, дин әһелләре, җирле авыл советы вәкиле керер, дип уйлый. Чынлыкта исә һәр комитет тулысы белән дәүләт түрәләреннән төзелгән булып чыга. Паеклар сыйнфый яисә башка билгеләргә таянып бүленә. АРА хезмәткәрләренең дәүләт түрәләре белән паекларны гадел бүлешү турында мөнәсәбәтләрне ачык­лап торырга вакытлары калмый: кичекмәстән кешеләрне коткарырга кирәк! Алар шуны аңлый: азык-төлек белән генә ярдәм итү бар булган проблемаларны да хәл итә алмый. Балалар йортларындагы хәлләрне күрү америкалылар өчен чираттагы тетрәнүгә әверелә. Джеймс Ривс Чайлдс Югары Ындырчы авылындагы балалар йортына барганнан соң, үзенең көндәлегендә болай дип яза: амбарда йөзгә якын бала, стена буйлап балалар йоклый торган сәкеләр сузылган. Юрган, карават, урын-җир… – боларның берсе дә юк, сәләмәгә төренгән балалар, җылыну өчен, бер-берсенә ­елыша.

Буа балалар йортында булганнан соң, АРА хезмәткәрләре җентекләп теркәп куя: 81 баланың 20 се тиф белән авырган, 10 сы әлегә кадәр авырый. Барысына бергә – 21 карават, 20 юрган. Урын-җир, эчке киемнәр, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре юк, кайбер балалар, бөтенләй шәрә йөри…

Дөньяның «рәхимсез» буржуйлары Совет хөкүмәтенең сәясәт белән агуланган түрәләреннән балаларга карата игелекле эш көтмичә, шунда ук җиң сызганып эшкә керешә. Күргәннәрнең барысын да Мәскәүдәге АРА җитәкчелегенә җиткерәләр һәм аннан җавап та алмыйча, үз көчләре белән ярдәм оештыра башлыйлар. Швед короленең туганы Ивар Уорен, бөтен фантазиясен эшкә җигеп, балалар өчен кышкы кием уйлап таба: бер капчык икенчесенә кидерелә, алар арасына салам тутырыла, анда өч тишек тишелә, баш һәм ике кул өчен. Менә сиңа аяк астындагы әйберләрдән кышкы кием. Салам тутырылган капчык­лар шул ысул белән матраска да әйләнә…Аннан соң АРА Америкадан күп итеп кием-салым китерүне җайга сала. ТАССРга балалар өчен 124675 пар аяк киеме, 137242 пар оекбаш, 27522 күлмәк, малайлар өчен 26312 костюм, 11915 пәлтә, 6922 одеял һ.б. әйбер таратыла.

ЙОГЫШЛЫ АВЫРУЛАРГА КАРШЫ

Океан аръягыннан килгән коткаручыларның һәр җирдә ярдәм оештыру алдыннан катгый таләпләре була: балаларның яшәү урыннарында һичшиксез дезинфекция үткәрергә! Балаларны бетләрдән арындырырга, бүлмәләрдә, яшәү урыннарында гап-гади тәртип урнаштырырга. Сабын, дезинфекция матдәләрен АРА хезмәткәрләре таба һәм кирәк җирләргә тарата. Һичьюгы, гади су кайнатып, бар җирләрне дә пычрактан арындыру, чис­талык саклауны гадәткә кертү булсын. Балалар йортларында эшләүчеләрнең бернинди гамәл кылмаулары белән катгый килешмиләр, балалар язмышына битарафларны эштән азат итүгә кадәр баралар…

Американнар балалар йортларына үз тәртипләрен кертә: туклануны һәм көнкүрешне җайлый, киносеансларга кадәр оештыра. Фильмнарда нормаль тормыш нинди булырга тиешлеге дә күрсәтелә, дөрес оештырылган көнкүреше, гигиена таләп­ләренең үтәлеше белән бергә…

Болар барысы да – халыкның ачлык-ялангачлыктан кырылуы дәвам иткән, эпидемия котырган һәм медикаментлар булмаган илдә! АРА хезмәткәрләре большевиклар коткысына һәм сәяси террорына бирелгән гади халык белән эш иткән шартларда да, мөмкин булган барлык ресурсларын файдаланып совет кешеләренең сәламәтлеген кайгырта. Ниһаять, американнарның медицина программасы да эшли башлый. Беренчеләрдән булып ТАССРда балалар өчен туберкулез шифаханәсе ачыла. Бер үк вакытта хас­таханәләргә, поликлиникаларга, балалар йортларына, мәктәпләргә дарулар, дезинфекция матдәләре китерелә башлый. Тифтан, вабадан, чәчәк авыруыннан вакциналар кайтарыла. Ләкин халыкның медицина өлкәсендә томаналыгы аркасында күпләр прививкалардан баш тарта. Американнар бу хәлдән дә чыгу юлын таба: прививка ясамаган кешеләргә паек бирү туктатыла. Ә кемнең ачлык­тан үләсе килсен? Нәтиҗәдә, ТАССРда тифтан, вабадан һәм чәчәк авыруыннан кыска вакыт эчендә 1,5 миллион кешегә прививка ясала.

ҮЗЕБЕЗДӘ ДӘ ИКМӘК ЗАПАСЫ ­БУЛГАН

Россиягә азык-төлек ярдәме океан артыннан «коточкыч явыз буржуйлар» ярдәме белән берөзлексез килә, әле ай саен артып тора. ТАССР территория­сендә АРА ике елга якын эшли, 1923 елның июлендә генә туктый. Ә ни сәбәпле шул кадәрле тырышлык һәм көч куеп җайга салынган американнар ярдәме туктап кала соң? Әллә ачлык туктала һәм Россия хөкүмәте үз халкын кирәкле дәрәҗәдә үз көче белән ашата башлыймы? Юк. Чынлыкта, Советлар ­Россиясе үзендә булган икмәкне 1923 елның язында чит илләргә чыгарып сата башлый. Дәүләт икмәкне читкә саткан вакытта, әле ачлык дәвам итә һәм американнар ярдәм итеп тора. Сәер хәл: хөкүмәт читтән ярдәм ала, үзенең икмәген шыпырт кына читкә сата – мондый вәхшилек кешелек тарихында Совет иленнән башка кайда булды икән?…

АМЕРИКАННАР ЯРДӘМЕНӘ ГПУ ФИКЕРЕ

АРА хәйриячеләре үзләре киткәндә Совет хөкүмәтенә ачуланып бар оборудованиесен диңгезгә ташламый. ТАССР район­нарындагы медицина учреждениеләренә ярты елга җитәрлек медикаментлар калдыралар. Америкалыларның халыкка ачлыктан һәм төрле авырулардан күрсәтелгән ярдәме халык хәтерендә гомер буена сакланып кала. Мин моны үземнең әти-әни һәм башка туганнар, таныш-белешләр сөйләвеннән чыгып әйтә алам. Ә менә Совет дәүләтенең 1921-1923 еллардагы АКШ ярдәмен үзенең халкыннан бүгенгәчә яшереп яшәвен уңай хәл дип бәяләп булмый. Бигрәк тә шундый ук ярдәмнең 1942-1945 елларда булганын дә истә тотсак…

Бу очракта ГПУ хезмәткәренең бер донесениесендә мондый хәбәр очрый: Казан районында эшләгән ун америкалының ­«6 сы хәрби, 2 се Ак армиядә сугышкан, 3 се Америка һәм инглиз разведкасында эшләгән…» Бу хезмәткәргә шушы ун америкалы күрсәткән ярдәм нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере сакланып, киләсе елларда Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышы нәтиҗәсендә таркалган дәүләт хуҗалыгын торгызу өчен эшче көчләрен сак­лап калуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт сүзе язасы иде дә бит… Нык ышанып әйтергә була, ГПУ хезмәткәрләре ачлыктан юл читләрендә, авыл, шәһәр урамнарында үлеп яткан мәетләрне күрми калмаган, әмма аларның хезмәт вазифасы башка фикерле кеше тәрбияләгән.

ОНЫТЫЛГАН ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР

Тарихчылар фикеренчә, ачлык елларында ТАССРда 400 меңнән 600 меңгә кадәр кеше вафат булган. Халкыбызга америкалылар тарафыннан күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә күпме гомерләрнең сакланып калуын беркем дә, беркайчан да санамаган. Буржуйлар иленең ярдәм күләменә караганда, сүз йөз меңнәрчә кеше гомере турында бара – әле бу бер ТАССРда гына. Кызганыч, ләкин бүген бу турыда белүчеләр аз – океан артында яшәүче планетадаш күршеләребез күрсәткән игелекле эшләр турында искә төшерү бездә кабул ителмәгән. Быел Идел буе халыкларында коточкыч ачлык башлануга 100 ел була. Һәм, мөгаен, 20 нче елларда Татарстанга килеп, әби-бабаларыбызны, әти-әниләребезне ачлык үлеменнән коткарган америкалыларны искә алып, аларга һәйкәл ачу бик гадел гамәл булыр иде. Ә ачылышка Татарстан җирендә тиңе булмаган коткару операциясендә турыдан-туры катнашкан америкалы Ивар Уорен, Джеймс Ривс Чайлдс, Джон Бойд, Уильям Шафротның варис­ларын чакырырга. М.Горький АРА җитәкчесе Герберт Гуверга язган хатында болай дигән: «Сез күрсәткән ярдәм тарих битләренә бөек данга лаек­лы уникаль, гаять зур казаныш булып язылыр һәм сез үлемнән йолып калган миллионлаган рус кешесенең хәтеренә бик озак елларга кереп калыр». Даһиның бу алтын сүзләренә ышанасы килә дә бит…

Расих ҖӘЛӘЛ.

Буа-Казан.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: