Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

«Тартышуда гына табарсың үз хакыңны!»

Гаяз Исхакый бу сүзләрне инде узган гасыр башында ук әйткән булган, ягъни, бары тик  көрәшеп кенә үз  хакыңны  табарсың, дигән. Һәм гомер буе шушы өндәмәсенә тугры булып калган –  үз хакын хаклап та, милләт хокукларын яклап та тартышкан, көрәшкән.

Инде бакыйлыкка күчкәч тә, аңа һаман үз-үзен һәм милләтне яклап көрәшергә туры килә, инде үлемсез әсәрләре, ялкынлы өндәмәләре, ачы бәяләмәләре белән... Әйтерсең лә милләт мәйданына чыгу белән, Исхакый үзен шушы тартышуга тамгалаган, үзе өчен мәңгелек көрәш юлын  билгеләгән...


Гаяз Исхакыйның 140 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралардан соң бу фикер тагын да ныгыды – аңа әле һаман милләтенә, Ватанына юлны зур тартышулар һәм көрәш аша ярырга туры килә икән! Язын узачак юбилей тантаналары, кырык сәбәп табып, көзгә калдырылды, аннан инде галим-голәманың җыенына гына әйләнеп калды. Әлбәттә, Казанда фәнни-гамәли конференция уздыру, аңа Төркия, Америка, Әзәрбайҗаннан галимнәр китертү зур эш иде, һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты моны уңышлы башкарып чыкты. Әмма бөек язучы һәм милли юлбашчы Гаяз Исхакыйның бу юбилей чарасына ни Татарстан җитәкчеләренең, ни хөкүмәт кешеләренең, ни Милли шура вә Татар конгрессы җитәкчеләренең килмәве, министрлар түгел, хәтта урынбасарларының да булмавы авыр тәэсир калдырды. Бу бит Гаяз Исхакыйны гына түгел, милләт тарихын санламау иде! Бигрәк тә телебез, татар буларак яшәешебез Исхакый кисәткән инкыйраз алдында торганда, милләт буларак юкка чыгу янаганда, барыбызга да җыелып киңәшергә, бу аянычлы хәлдән чыгу юлларын эзләргә кирәк иде. Булмады. Татарстан җитәкчеләренең, татар түрәләренең ул көннәрдә күзләре ЮНЕСКО алдавычы белән томаланган иде, әйтерсең лә Мәскәү вә Парижлардагы урыс-яһүдиләр безнең телебезне һәм милләтебезне бу инкыйраздан коткара! Юк, мең тапкыр юк, аларга бары тик Татарстанның, беркатлы татарларның капчык-капчык акчалары гына кирәк, бушка кунак булып сыйланып йөрү кирәк, бер-берләрен мактау һәм макташулар кирәк... Аларга безнең телебез дә, үзебез дә артык. Милләтне, коткарса да, Аллаһ ярдәме белән, менә шул Исхакый эшен дәвам итүчеләр, аның кебек, телебез, динебез, дәүләтчелегебез өчен ахыргача тартышучылар һәм көрәшчеләр генә коткара алачак!

Гаяз Исхакыйга мондый салкын караш очраклы гына хәлме яки бу инде калыплашкан  фикерме? Юк, һич кенә дә очраклы хәл түгел, Гаяз Исхакый исән чагында да, бакыйлыкка күчкәч тә бу ил һәм андагы режимнар өчен куркыныч кеше булып калды. Патша заманында аның башы төрмәдән чыкмады, үзе сөргеннәрдән кайтып кермәде. Совет хакимияте  дә Исхакыйны дошман дип игълан итте, монда калса яки кире кайтса, аны үлем җәзасы көтә иде. Инде илгә үзгәртеп кору чоры килгәч тә, Исхакыйны сатлык җан, дип ышандырырга тырыштылар, имеш, сугыш вакытында ул немецларга  хезмәт иткән. Әмма болар берсе дә дөрес түгел иде,  Исхакый фашистларга да, урыс иленең акларына вә кызылларына да беркайчан хезмәт итмәде, ул бары тик үз халкы – милләте өчен генә көч куйды! Иҗаты белән дә, милли азатлык  юлындагы көрәше белән дә ул татар халкына тугрылыгын раслады. Гаяз Исхакый милли дәүләтчелек тарафдары иде, ул татар халкының үз бәйсез дәүләте булырга тиеш, дигән фикердә булды, шуның өчен көрәште, шушы изге әманәтне килер буыннарга да әйтеп калдырды. Гаяз Исхакыйны менә шуның өчен империячел карагруһлар кабул итми, аны төрлечә пычратырга тырыша, аның үз халкына кайту юлларын буа... Ә ул, котыптагы ялгыз атом бозваткычы кебек, күкрәге белән мең еллык салкын боз тауларын җимереп,  барыбер милләтенә кайтып килә... Җилкәләрендә мең еллык татар тарихын күтәреп, күкрәгенә меңләгән милли язмаларын кочып, замананың көчле җил-давылларын җиңеп, Исхакый  Ватанына кайтып килә, инде китмәскә дип кайта...

Әйе, Гаяз Исхакый - татар халкының милли азатлык көрәшчесе, аның идеологы, бәйсезлеккә нигез салучы юлбашчысы, талантлы язучысы. Дөрес, милләттә элек тә бәйсез татар дәүләтен яңадан торгызу өчен көрәшчеләр булган, Батыршалар, йөзләгән татар батырлары шушы юлда шәһит киткән. Алардан аермалы буларак, үзенең көрәштәшләре белән бергә, Исхакый бәйсез татар дәүләтенең теоретик нигезнамәсен эшләгән, алар 1917-1918 елларда Милли Мәҗлес, Милли нәзарәт (хөкүмәт) төзеп, булачак татар дәүләте Идел-Уралга нигез салган. Совет хакимияте татарларга моны тормышка ашырырга ирек бирмәгәч, Гаяз Исхакый чит илгә китәргә мәҗбүр була, ул биредә дә, Милли Мәҗлес карарларын тормышка ашыру максатыннан, калган бөтен гомерен Идел-Урал төрки-татар дәүләтен төзү өчен  багышлый. Ул революциядән соң Франциядә, Польша, Германия, Кытай, Япония, Финляндия һәм Төркиядә яши, кайда гомер итсә дә, мөһаҗир татарларны милли азатлык идеясе тирәсендә берләштерә, аларның корылтайларын уздыра, Европада һәм Ерак шәрыктә милли матбугатка нигез сала.

Гаяз Исхакый язучы буларак та татарның азатлыгы өчен бөтен каләм көчен һәм илһамын биргән шәхес. Аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз», «Зиндан», «Зөләйха», «Өйгә таба», «Көз», «Олугъ Мөхәммәд», «Дулкын эчендә» һ.б. әсәрләре  милләтне уйландыра, моңландыра, дәртләндерә, рухландыра... Исхакыйны, чын мәгънәсендә, беренче милли, халыкчан татар прозасына нигез салучы, дип әйтергә була.  Исхакый - ярсу рухлы, туры телле публицист та, аның милләт тормышына багышланган йөзләгән, меңләгән мәкаләсе күпләрне гафләт йокысыннан уятты, империя өстендә камчы булып уйнады. Исхакый Казанда, Мәскәү, Петербург, Берлинда, Польша, Япония һәм Кытайда дистәгә якын газета һәм журнал чыгара, аның китаплары үзе исән вакытта ук Төркия, Финляндия, Франция, Япониядә һ.б. илләрдә дөнья күрә.  Исхакыйның атаклы «Идел-Урал» тарихи хезмәте исә 1933 елда татар телендә Берлинда, шул ук елны рус һәм француз телләрендә Парижда, 1934 елда япон телендә Токиода, 1938 елда поляк телендә Варшавада дөньяга чыгарыла.  Татарстанда аны, китап итеп, 1992 елда беренче тапкыр Чаллы шәһәрендә Вахит Имамов, бастырып чыгарды. Гаяз Исхакый бу хезмәтендә төрки-татарларның Атиллалардан башланган бөек тарихын тасвирлый, аның гасырларга сузылган милли азатлык көрәшен яза, империянең татарларга карата гасырлар буе алып барган геноцид сәясәтен фаш итә, милләтне яңадан үз бәйсез дәүләтен торгызуга рухландыра. 

Исхакый бары тик шушы ике әсәрен – “Зөләйха” драмасын һәм “Идел-Урал” хезмәтен генә язган булса да, татар тарихында гомерлеккә калыр иде. Бигрәк тә “Зөләйха” әсәре тетрәндергеч, ул татарларны көчләп чукындырулар турында бердәнбер әдәби әсәр. Гаяз Исхакый аны 1907 елның башында, Чистай төрмәсендә яза башлый, кулъязмасын кат-кат тартып алалар һәм юк итәләр, ул аны бары тик 1912 елның башында гына тәмамлый ала. Бу утлы тарихны ул  биш ел буе куенында һәм муенында йөртә, әсәр тәмам булгач, болай дип язып куя:

“... Һич бетмәс дип уйлаган, һич очына чыга алмам, дип кистергән әсәр бетте.  Чын да беттемени? Һич ышанмый идем, бу бәхетсез татарның бәхетсез тормышыны күрсәтә торган әсәрнең болай тәмам булуына ышанмый идем. Мин инде бу әсәрне әллә кайчаннан бирле бит, муеныма тагып, өстерәп йөрим. Шул йөк берлән берничә мәртәбә төрмәнең тимер челтәрле ишегеннән үттем, шул йөк берлән мин Архангельнең суык сахрасыны кичтем, йөкне һаман ташлый алмадым, әманәтне иясенә ирештерә алмадым.” (Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 2 том. – Казан, 1999, 236 б.)

“Зөләйха” әсәренең баштагы өч пәрдәсе Исхакый сөргеннән качкач, 1911 елда Төркиядә, Истанбулда языла. Бер караганда, әсәр инде тәмамланган кебек – Зөләйханы, урыс ирен агулап үтергән өчен, кул-аякларын богаулап, Себергә каторгага сөрәләр. Әмма Петербургка кайткач, Исхакый әсәрен яңадан дәвам итә һәм аңа тагын ике пәрдә өсти, аларда әллә ни яңа вакыйгалар булмаса да, бу күренешләргә драманың бөтен идеясе һәм фәлсәфәсе салынган. Алдагы күренешләрдә Зөләйха корбан рәвешендәрәк тасвирланса, соңгы пәрдәләрдә ул инде көрәшче образына, азатлык символына, изгегә әйләнгән. Менә Зөләйханың үлем алдыннан әйткән сүзләре:

“Мине үз динемнән, хак диннән чыгарырга теләделәр, көчләп алып, ирем бар өстеннән руска иргә бирделәр. Көчләп чукындырдылар. Көчләп ата-­анамнан, бала-чагамнан аердылар. Мин, әлхәмдүлиллаһ, барсына да чыдадым, барсына да! Дин ислам өчен мин зәхмәт чиктем. ... Алла юлында сугышка үткәргән гомер буш түгел. Әлхәмдүлиллаһ, хатын булсам да, күп ирләргә насыйп булмаган дин сугышында булдым. Егерме ел бербуйдан сугыштым. ... Егерме ел бербуйдан, төрмәдән каторгага, каторгадан Себергә, Себердән Себер аръягына. ... Юк, үкенмәдем. Хәзер дә үкенмим. Безнең китапта әйткән, Аллаһы Тәгалә дин юлында күргән бер авырлыкка ике җиңеллек бирер, дигән... Йа Раббем! Биргәннәреңә риза! Бердән меңеңә кадәр риза! Азыксыз, ризыксыз, Раббем, озын юлга чыгам. Башымнан ашкан гөнаһ дәфтәремне күтәреп, синең каршыңа киләм. Пәйгамбәрләрнең, әүлия­ләрнең, мөселманлык өчен сугыш сафларында кан агызган хәзрәти Гали сәнҗагы астында күтәрелә торган шәһидләрнең хөрмәте өчен мине дә ярлыка! Рәхмәт диңгезең киң, Раббем, шул гөнаһына баткан, рәхмәтеңә сусаган бәндәңне дә пәйгамбәрнең шәфәгатеннән мәхрүм итмә, биргәнеңә разый! Гөнаһлы күңелем белән каршыңа барырга, тез чүгәргә (җылый), актык теләгемне сорарга батырчылык юк, Раббем! Рәхмәтең киң, шул кяфер дөньясында  җаным чыкканда, шул гөнаһлы тәнемнән мөселман җаным аерылганда, йа Рабби, иманымны юлдаш кыл! Баш очында угылым, кызымны күрергә насыйп ит! Гөнаһлы җанымны Коръән, “Ясин” тавышы белән ал! Атам үлгәндә күзен тутырып-тутырып мине эзләгәндер, анам үлгәндә актык сүзене “Зөләйхам” диеп җан биргәндер, мине дә шулай итмә! Күрсәт кызларымны! Актык сулышымны синең исемең белән алыйм, амин! Күкләрдәге фәрештәләр, урыс өенә керергә куркып торган фәрештәләр, минем белән амин диеңез! Амин!” (Гаяз Исхакый. Зөләйха. /  Әсәрләр. 4 том. – Казан, 2003, 421 – 425-26 бб.)

Урыс өендә, урыс арасында җаны чыккан Зөләйханы Аллаһның Рәхмәт фәрештәләре юа, Исхакый бу күренешне тетрәндергеч итеп тасвирлый. Кызганыч, бу күренешләр соңгы елларда куелган фильмга  да, спектакльгә дә кермәгән, символик алымнар белән булса да аны күрсәтә алмаганнар. Шул сәбәпле, Исхакыйның җаныннан өзеп алып язган сүзләре дә халыкка барып җитә алмаган:

“Рәхмәт фәрештәсе (Зөләйхага карап). Йоклый! Бу хатын, туганнар, егерме биш ел үзенең дине өчен тартышты; бу хатын атасыннан, анасыннан аерылды, иленнән, йортыннан җөда булды; иреннән тол калып, баласыннан-чагасыннан мәхрүм булды. Алланың, пәйгамбәрләрнең исемене, үзенең динене ташламады. Бүген ул үлә. Аллаһы Тәгалә буның өчен фирдәүс оҗмахында сарай хәзерләргә кушты. Моны каршы алырга хәзрәти Гомәр үзе яңа хөлләләрен киенде. Фирдәүс кавеме Гайсә анасы Мәрьям, Хәсән, Хөсәен анасы Фатыйма оҗмах ишеге төбенә каршы алырга җыенды. Моның түккән бер бөртек күз яшенә Аллаһы Тәгалә йитмеш мең фәрештәнең меңьеллык гыйбадәтенә язды… Дин юлына аягына тимер богау тагып атлаган һәрбер адымына җиде шәһид савабын язды. Дәрәҗәсен бөтен христиан гаскәренең котын алган Сәлахетдин әл-Әюби, Истанбулның Фатыйхи солтан Мөхәммәднең дәрәҗәсеннән биек кылды… Менә Аллаһы Тәгалә сезгә үзенең рәхмәтеннән, мәрхәмәтеннән шул хатынның аякларындагы яраларын юарга әмер итте.”  (Шунда ук, 427-428 бб.)

Исхакый бу әсәрен язып тәмамлаганда 33 яшендә була. Аның тормышта шул хәтле әзерлекле, бар яктан да мәгълүматлы булуына таң каласың! Ә нинди тел, нинди тасвирлау, нинди тетрәндергеч чагыштырулар, символик мәгънәләр! Милләт фаҗигасен ничек тирән аңлау, каләм көче белән ничек аны халыкка җиткерә белү! Бу бары тик зур талант ияләренә генә хас күренеш, ә Гаяз Исхакый, чын мәгънәсендә, даһи язучы.

Исхакыйның “Зөләйха” драмасы, бу изге әманәт иясенә - халкына бары тик  биш елдан соң гына килеп ирешә.  “Зөләйха” драмасы милләткә 1917 елның февраль инкыйлабыннан соң гына әйләнеп кайта, шул елның мартында ук ул “Сәйяр” труппасы тарафыннан Казанда сәхнәгә куела һәм халыкка күрсәтелә, 1918 елда аерым китап булып басылып чыга. Милләт бу әсәрне тетрәнеп кабул итә, Зөләйханың фаҗигале, әмма кяферләргә буйсынмаган язмышында үзен күрә, аның дөньяга чыгуын татарга азатлык килү билгесе итеп таный. Әмма Совет хакимияте заманында “Зөләйха” драмасы, патша вакытындагы кебек, иң куркыныч, зарарлы әсәрләр исемлегенә кертелә һәм тыела. Бу әсәр милләткә бары тик узган гасырның туксанынчы елларында, үзгәртеп кору чорында әйләнеп кайтты, ул яңадан татар сәхнәсендә куелды һәм аның буенча нәфис фильм төшерелде. Тик соңгы елларда “Зөләйха” әсәре тагын читкә этеп куелды, ул театрда да, экраннарда да юкка чыкты.

Ни өчен патша заманында да, совет чорында да, хәтта хәзер дә Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәренә хакимият тарафыннан шундый тискәре караш соң? Чөнки бу драма XIX гасырда Россия империясендә татарларны көчләп чукындыруларны фаш итә, ул тарихи чынбарлыкны чагылдыра. Гадәттә, көчләп чукындыруларны Явыз Иван һәм Петр Беренче чоры яки XVIII гасыр белән генә бәйлиләр, әмма милләтебезгә карата бу явызлык XIX гасыр азагына кадәр дәвам иткән. Заманында көчләп чукындырылган татарларга рәсми рәвештә ислам диненә кайту бары тик 1905 елгы манифесттан соң гына мөмкин булган. Гаяз Исхакыйны, тарихның менә шушы фаҗигале һәм кара якларын ачып салган өчен кичермәүчеләр бар, чөнки милләтнең яртысы бүген шул чукындыручылар белән катнаш никахларда һәм үз теләге белән муенына тәре аскан...

Ә Гаяз Исхакый Казанны басып алган кавемне “милләт дошманы” дип атаган бит, алар белән кан бутамаска чакырган! Исхакый,  татар бары тик үз бәйсез дәүләте булганда гына милләт буларак исән калачак, дигән, аның бу сүзләреннән куркучылар да бар. Шуңа күрә юбилейлары җитә башлау белән, түрә-түрагайлар шыпын-шыпын качып бетә, ул-бу була күрмәсен, дип, алдан ук чарасын күреп куя. Ә Исхакый, аның үлемсез әсәрләре, көчле рухлы әманәт-васыятьләре милләткә кирәк. Бигрәк тә - бүген, бигрәк тә татар халкы юкка чыгу алдында торганда – халыкка Исхакый кирәк! Чөнки ул – татарның милли байрагы, азатлык юлбашчысы, бәйсез татар дәүләтен торгызу өчен көрәшчесе, талантлы язучысы. Ул XXI гасырда да үз халкына хезмәт итә, татарларны милли азатлык идеясе тирәсендә берләштерә, бәйсезлеккә рухландыра, үз хакың өчен тартышырга һәм көрәшергә чакыра. Сөргеннәрдә дә сынмаган, патша төрмәләрендә дә милли рухны саклап калган, мөһаҗирлектә дә үз халкына азат итүгә гомерен багышлаган Гаяз Исхакый бүген милләтнең түрендә һәм йөрәгендә булырга тиеш, ул моңа лаек! 

Фәүзия Бәйрәмова.

Фотолар «Гаяз Исхаки  в фотографиях» китабыннан алынды.

 

Гаяз Исхакый фотолары тупланды

Казан федераль университеты доценты Азат Ахуновның күренекле публицист һәм язучы Гаяз Исхакыйның 140 еллык юбилеена багышланган китабы дөнья күрде.

“Гаяз Исхаки в фотографиях” дип исемләнгән фотоальбом – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты нәшриятының “Рухи мирас” сериясенә кергән чираттагы китабы. Ул берничә йөз данә генә тираж белән чыккан. Автор сүзләренчә, институт сайтында китапның электрон форматы да куелачак.

Азат Ахунов фикеренчә, җыентыкка Гаяз Исхакыйның моңарчы билгеле булмаган язмалары, истәлекләре, архив документлары урын алган. “Безнең максат – киң җәмәгатьчелеккә Гаяз Исхакый турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүматны рус телендә җиткерү. Аның турында мәкаләләр, диссертацияләр, китаплар инде шактый басылып чыккан, нигездә, барысы да татар телендә диярлек. Татар телен белмәгәннәргә Гаяз Исхакый һәм аның әсәрләре турында сөйлисебез килде. Альбом эчендә кыскача текст һәм язучының тормышын яктырта торган фотолары бар”, - диде ул.

Доцент сүзләренә караганда, Гаяз Исхакыйның сирәк фотоларын табуы шактый кыенлык тудырган. “Гаяз Исхакыйның фотолары бер җирдә генә тупланган архивларда юк, безгә материалларны Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән җыярга туры килде. Әлеге китап – бу юнәлештә беренче адым гына, – ди ул. – Киләчәктә Гаяз Исхакыйга багышланган ике-өч телдә китап бастырып чыгару теләге бар. Шулай ук, аның гарәп имлясында язылган ике көндәлегеннән өзекләрне кириллицага күчереп, аерым нәшер итәргә уйлыйбыз. Гаяз Исхакыйның барлыгы 20 көндәлеге билгеле”. Азат әфәнде Институт каршында эшләүче “Мирасханә” фонды җитәкчесе Илһам Гомәровка рәхмәтләрен җиткерде.

А.Ахунов Гаяз Исхакый һәм аның иҗатына багышланган диссертацияләр соңгы елларда якланмый дип белдерде. “Туксанынчы елларда Гаяз Исхакый бик популяр иде. Ул вакытларда кимендә 5-6 диссертация якланды. Алар барысы да язучының иҗатына карый. Аны сәясәтче, тарихчы буларак без белмибез. Безгә Төркиядән кайткан яңа документлар шул якны да өйрәнергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Хәзер инде диссертацияләр язарга яңа мәгълүмат бар, китаплар чыгарырга нигез туды. Минемчә, Гаяз Исхакыйга багышланган музейны Казанның Мәрҗани урамында урнашкан “Касыймия” мәдрәсәсендә ачып булыр иде. Моннан тыш, мин Гаяз Исхакый исемендәге дәүләт премиясе булдыру яклы”, - дип тәкъдим итте галим.

Зилә Мөбәрәкшина.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев