4 октябрь 2018 яңалыклары
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 39 (2018)
Гел исәйтеп, гел кисәтеп торсын Сөембикә рухы безләрне!
-
Ташкент: «Сезне зарыгып көттек!»
Ниһаять, озын-озак тәнәфестән соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Үзбәкстан башкаласында гомер сөрүче милләттәшләребез белән очрашып, аларга дүрт спектакль күрсәтеп кайтты. Соңгы тапкыр, моннан 33 ел элек, 1985 елда булган гастрольләр ай буе дәвам итә һәм бу – совет чорының театрлар һәм тамашачылар өчен булган бер уңай күренеше иде. Инде менә Татарстан һәм Үзбәкстан республикалары җитәкчелегенең турыдан-туры ярдәме нәтиҗәсендә, хыялдагы бу иҗади сәфәр янә тормышка ашты.
-
Рәмис АЙМӘТ: Уйларыма һич юк киртәләр дә Бәллүр кебек садә иртәләрдә…
Бәллүр кебек садә иртәләрдә Бәллүр кебек садә иртәләрдә, Ак биләүдә чакта бар җиһан, Иңнәремә килеп кунар кебек, Канатларын җәеп ак илһам. Уйларыма һич юк киртәләр дә, Бәллүр кебек садә иртәләрдә.
-
Замандаш
(Драматург Данил Салиховка 60 яшь)
-
Хыяллар тормышка ашканда
Аңа карагач, бар булдыклы Алинәләр дә елмаючан икән дип уйларсың! “Хыяллар тормышка аша, югыйсә, Җиһан безгә хыяллану халәте бирмәс иде!”, “Торгач, таулар күчерәчәкмен!” Йөзеннән һич елмаю китмәгән, туачак көнгә алдан ук позитив караш юллаган чибәркәй генә үз Интернет сәхифәсенә шундый сүзләрне яза ала. Иншаллаһ, Алинә дә шөгыленең популярлыгы нәтиҗәсендә үз иҗат остаханәсен яисә үз кибетен ачар! Аның кебек французларча сутаж чигүе осталары Казанда нибары берничә генә. Алинә Камалова Чиләбедә туып-үскән, сервис белгече һөнәрен алу өчен Көньяк Урал дәүләт университетын тәмамлаган.
-
Айга кырын карама (6-12 октябрь)
6 октябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.31 сәгатьтә калка, 16.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.11 сәгать.
-
Әгъзам Фәйзрахманов: Бәяләр сәясәте
Өлкән буын кешеләре, бәлки, хәтерлидер әле, Бөек Ватан сугышыннан соң, Яңа ел алдыннан азык-төлеккә, киң куллану товарларына бәяләр төшерелә иде. Күрәсең, шунлыктандыр, халык Яңа елны һәрчак көтеп алды, үзенә кирәкле әйберләрне җыярга тырышты.
-
Татарстанда "Бердәм урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башлана
300 гектар мәйданда 1,3 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.
-
Euroskills 2018 медалисты: Мондый җиңүдән соң безне “Татнефть”кә эшкә чакырырга тиешләр
Euroskills Budapest 2018 чемпионатында эшмәкәрлек өлкәсендә җиңгән Карина Халеева үзенең кичерешләре белән уртаклашты.
-
“КАМАЗ” яңа газ двигателе эшләп чыгара башлаячак
12 литрлы яңа двигатель 450 ат көченә тиң булачак, диде “КАМАЗ” генераль директоры.
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативына грантны 70 миллионга кадәр арттырырга җыеналар
Быел авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча 35 миллион сум грантка дәгъва кылырга мөмкин булган.
-
Казанда Dahua Technology Кытай компаниясенең Идел буендагы вәкиллеге ачылачак
Кытай компаниясе Татарстанда “акыллы” видеокамералар җитештерә башлаячак.
-
Татарстанның IT-паркы Кытайда вәкиллек ачуны планлаштыра
Шэньчжэнда Huawei, Hikvision һәм Dahua Technology кебек компанияләр эшли.
-
Татарстанда Малазияның Джохор штаты солтаны килүен көтәләр
Рөстәм Миңнеханов Ибраһим Исмаил әфәнде белән Малазиягә эш сәфәре вакытында очрашкан һәм аны Татарстанга чакырган.