Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Табигый туфраклы шагыйрь

Шигъри өслүбләр күптөрле булган кебек, аларны иҗат итүчеләр дә бер-берләреннән язмышлары, дөньяга карашлары, иҗатка китергән илһам чыганаклары буенча да нык аерылырга мөмкин.

Шулай булуы әйбәт тә. Чөнки бу хәл шигъриятнең күпбизәкле, күпьяклы булуына китерә, шуның нәтиҗәсендә тулаем сүз сәнгатебезнең бай төсмерлелеген тәэмин итә. Бу очракта сүзебез, илленче еллар урталарында дөньяга килеп, гомере буе телебезнең матурлыгына, аның ярдәмендә тудырылган әдәбиятыбызның олылыгына, сәнгатьчә камиллегенә  сокланып яшәгән замандашыбыз Таһир Шәмсуаров турында булыр.


Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген моннан кырык еллар элек тәмамлаган Таһирне берничә дистә еллар күргәнем юк иде. Шөгер якларыннан килгән бу егет югары уку йортында укытыла торган фәннәрдән әдәбиятка кагылышлыларын аеруча яратып өйрәнгәнлеге хәтердә калган. Әмма ул үзен бөтенләй үк оныттырырга юл куймады, ара-тирә матбугатта  мәктәп тормышын яктырткан, тел-әдәбият укытуга багышланган язмалары басыла торды. Бераздан шигырьләре дә күренә башлады. Ниһаять, 2005 елда  минем кулыма аның “Гомер дисбесе” исемле китабы эләкте. Лениногорск шәһәр типографиясендә нибары кырык кына данәдә басылган китапның берсе миңа юллануына шат идем. Димәк, элеккеге шәкертебез әле һаман да институттагы укытучылары алдында җаваплылык тоя. Үзенең иҗат җимешләренә карата аларның фикере аның өчен мөһим. Мин, әлбәттә, бу китапны кызыксынып укып чык­тым, җыентыктагы кызыклы гына шигъри табышларны күреп сөендем. Узган гомер өлешләрен  дисбенең аерым төймәләренә охшатып, шуларның асыл мәгъ­нәләрен ача баруы шактый уңышлы гына ачыш булып тоелды. “Балачак төймәсе”, “Сөю төймәсе”, “Әни төймәсе”, “Авылым төймәсе”, “Изгеләр төймәсе”, “Моң төймәсе” һәм башка “төймәләр” кызыклы гына яңа хис-тойгылар тупланмасы булулары белән игътибарны җәлеп итми калмады.  

Ниһаять, быел әлеге укытучы-шагыйрьнең үзе белән дә очрашу насыйп булды. 14 майда Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында аларның якташы шагыйрь Рамазан Байтимеровның 95 еллыгына багышланган кичә уздырылды. Юбилярның кызы Гөлшат һәм Шушма елгасы төбәгенән килгән кунаклар арасында Таһир Шәмсуаров та бар иде. Ул, дөресен әйткәндә, бу кичәнең үзәгендә торучы булды: матур итеп сөйләп алды, Р. Байтимеровның һәм үзенең шигырьләрен дә укыды. 

Менә шушы кичәдә ул миңа  әле быел гына “Рухият” нәшриятында басылган “Аклыкка сыену” исемле китабын бирде. Китапка исем кую үзе үк гади эш түгел. “Гомер дисбесе”, “Аклыкка сыену...”. Шундый образлы итеп исемләнгән җыентыкларга автор әсәрләрне нәзакәтлелек белән сайлап алган. 

Әйтик, әдәбият юлына тартылучылар гадәттә башкалага омтыла,  шушында борын төртү җаен карый. Таһир исә моның киресе. Ул, Казанга китү теләге барып чыкмаганнан түгел, бөтен тамырлары белән авылга береккәнгә, шунда яшәп иҗат итә.

Кендек каны тамган изге төбәк,
Ят төбәккә, ышан, табынмам.
Язмышымнан бары шуны сорыйм – 
Аермасын туган ягымнан!

Менә шушындый ныклы нигезгә таянган инану аның яшәү рәвешенә генә түгел, каләм тибрәтү хасиятләренә дә тәэсир итә. Табигый туфрагын үз иткән гөл кебек, ул бары тик шушы мохиттә генә иҗатчы була ала. Аннан аерылып киткән очракта да туган җиренә бәйле хис-кичерешләр аның  йөрәгендә һәрвакыт үзе белән.

Аерылу мизгелләрен
Тик төш итәсе иде.
Авылны да үзең белән 
Алып китәсе иде.

Шул рәвешле, Таһирнең шигырьләре иҗатының башыннан ук, Гомәр ага  Бәширов әйткән “туган ягым – яшел бишек” дигән билгеләмәдән аерылмый. Ягъни мондый хис, моң аның бүгенге халәтенә генә хас түгел. Ул һәрвакыт аның белән бергә булган икән. Әле җитмешенче еллар ахырында, Казанга яшь шагыйрьләр семинарына килгәч, ул Хәсән Туфан җитәкләгән төркемгә тап булган. Семинарның йомгаклау өлешендә олуг шагыйрь аның бер строфасын каләмдәшләренә шигъри камиллек үрнәге итеп аерым күрсәткән икән. Биредә әнә шул туган якны яратуга бәйле моң белән осталык чаткысы бергә үрелгән.

Әллә инде һәр җырыңа
Чишмәләр салдың микән?
И, халкым, дәрьядай моңнар
Кайлардан алдың икән?!

Шул ук һаваны сулап, шул ук тауларга хозурланып яшәүче әдип Альберт Хәсәнов та шулайрак уйлый. “Таһиребез – әйбәт шагыйрь. Аның үзен дә, иҗатын да яратам. Шигърият диңгезен алдагы елларда да күп тапкырлар аркылыга-буйга гизәр әле”, дигән ышаныч та белдергән иде (Гомер дисбесе. –   2004.). 

Әнә шундый чишмәләрдән куәт алып агучы Шушма елгасы ярындагы Яңа Иштирәк авылы мохите биргән илһамлану көче бүген дә Таһир Шәмсуаров иҗатын сугаручы шифалы чыганакны тәшкил итә. Аклыкка, сафлыкка, яктылыкка омтылу башлангычы шулардан килә. Каләмдәшебез Әнвәр Шәрипов аның иҗатын “кояшлы шигърият” дип атаган икән, бу да очраклы түгел. Шул ук вакытта әдәбият галиме Шөгер төбәге шагыйрен туган як чолганышыннан зур татар дөньясына ук чыккан шәхес итеп тә күрә. “Татар җанлылык, миллилек аның һәр күзәнәгенә үтеп кергән. Татар рухы, беренче чиратта, авылларда, авыл кешеләре арасында саклана, аның өчен илһам чыганагы булып тора” (Аклыкка сыену. – 2018). Дөрестән дә, кара каргаларда да ак күңел күрә алган кеше генә табигый шагыйрь буладыр. Таһир Шәмсуаров шундый каләм иясе. 

Таһир Ярулла улы шагыйрь генә түгел, ул бөтен барлыгы белән укытучы да. Мөгаллим һәм укытучы! Бу төшенчәләр арасында мәгънә аермасы ул кадәр ерак түгел. Илһамланмаган кеше шигырь яза алмаган кебек, хезмәтен рухланып башкармаган зат та әйләнә-тирәдәгеләргә уңай тәэсир итәрлек дәрәҗәдә мавыгып хезмәт итү сәләтенә ия була алмый. Укытучылык – шул ук иҗади хезмәт. Шагыйрь дә – фикер, хис, инану тәрбияләүче,  аларның затлыларын образлар ярдәмендә укучы күңеленә сеңдерүче. Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова, Энҗе Мөэминова, Рәим Гобәев иҗатлары үрнәгендә моның шулай икәнлеге расланган инде. Таһир Шәмсуаров та шушы рәттә. Ул да укытучыга изге җан итеп карый, аларның образларын тудырганда да ак төсне, кояш нурлары балкышын урынлы файдалана. 

Синең өчен гадәти эш инде
Керсез җанга нурлар тарату.
Якты йөзең, әйткән сүзләреңдә 
Балкып тора чиксез ярату. 

Яралгансың бүләк итәр өчен
Бу тормышның шатлык, моң, гамен.
Укытучым, тиңсез кояшы син
Мәктәп дигән изге дөньяның.

Бүгенге чынбарлыгыбызда – укытучы шактый кыен  хәлдә калган бер чорда – мәктәп дөньясының урынын шулай бәяләү үзе мөһим. Ягъни автор мәктәпнең тормышта шундый урын алырга тиешлеге мәсьәләсен күтәрә. Моны гомере буе балаларның рухи дөньясын баетып яшәгән, туган телебез, сүз сәнгатебез ярдәмендә аларның күңелләренә аклык сеңдерү белән мәшгуль булган кеше генә исхлас итеп әйтә ала. Таһир шигырьләрне көчәнеп ясамый, алар аның ак күңеленнән табигый саркып чыга. Аклык – төсләр арасында иң кирәклесе, диләр. Башка төсләр чын аклык җирлегендә генә үзләренә хас сыйфатларын ачыграк күрсәтә ала. Таһир исеме дә гарәпчә саф,  пакь дигән мәгънәне белдерә бит. Димәк, исеме җисеменә, иҗатының төп хасиятенә туры килә дигән сүз.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев