Мәдәни җомга

Шагыйрьләр династиясеннән ул 

Рәшит Гатауллин... Мөселман дөньясын шаулатмаса да, биниһая үрләр яуламаса да, ул үзеннән соң иҗат мәйданында якты эз калдырган үткен каләмле журналист, иң тәүдә шагыйрь-гражданин иде. 

(Рәшит Гатауллинның тууына 80 ел)


Хәер, Рәшит аганың иҗаты хакында кайчандыр әдипләребез Башкортстан, Татарстан матбугатында язмалар бастырдылар булса кирәк. Билгеле, алардан соң тәгаен генә яңа фикер әйтүе,үзенчәлекле бәяләмә бирү миңа бераз читенрәк (хәтта үз вакытында галәмгә билгеле шәхесләр хакында язсам да). Кешене беләсең килсә, бер пот тоз ашарга яисә аның туган ягына барырга кирәк дип, әйтәләр бит. Ни үкенеч, мин бу шартларның икесеннән дә азат. Аның биографиясен артык бизәкләргә җыенмыйм. Ә менә Гатауллиннарны шагыйрьләр династиясеннән буларак кына бераз төсмерлим. Әлбәттә, иң әүвәл өлкән, бигрәк тә шәфкатьле дустым, шагыйрьләр остазы, танылган татар әдибе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ (Гатаулллин) күз алдына килеп баса. Без аның белән сирәк кенә очрашкалап, телефон аша элемтәгә кереп торабыз, китапларыбыз белән алмашабыз. Шәхсән үзем Рәдиф Гаташны мөселман дөньясындагы иң талантлы шагыйрь, тирәнтен фикер иясе, шул ук вакытта язмыш сынауларына бирешмәүче, изге күңелле, миһербанлы кеше, күпләргә үрнәк булырлык олуг шәхес буларак кабул итәм. Үз шигырьләрен, поэмаларын, газәлләрен, робагыйларын яттан укучы, феноменаль хәтергә ия бик сирәк әдипләрнең берсе ул. Династиягә килгәндә, икенчесе - үзе оялчан, үзе сөйкемле Ләйсән Гатауллина (Якупова). Без аның белән “Кызыл таң” газетасы редакциясендә эшләдек. Ул да өметле журналист, үзенчәлекле шагыйрә, шигырьләр китабы авторы да. Ә инде аның әнисе Нәҗибә Әминева (Гатауллина) да ике тугандаш республикага танылган шагыйрә. Укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән тормыш иптәше Рәфит тә яшь чагында каләм тибрәткән, үзе өчен генә шигырьләр иҗат иткән, мәкаләләр дә язган. Хәзер инде килеп, Рәшит аганың тормыш сукмакларына күз сирпеп, аның иҗат мәйданына бер караш ташлап алыйк. Данлыклы Башкортстан мәмләкәте картасында кайчандыр Топорнино районы булган. Хәзер инде ул - Кушнаренко районы. Бу бәрәкәтле, изге җирдә Рәшит Мусин, Мөхәммәт Сабиров (алар хакында үземнең китапларымда бәян иттем) кебек күренекле дәүләт эшлеклеләре һәм башка данлыклы шәхесләр дөньяга килгән. Рәшит Кәшфи улы Гатауллин да шушы яктан, шушы изге туфрактан. Планета исемен йөрткән гаҗәеп матур табигать кочагында урнашкан бәләкәй генә Марс дигән ямьле авыл бар. Менә шунда игезәкләр Рәшит белән Рәфит “канат чыгарганнар”. Ничек кенә авыр булмасын, еллар үткәч, алар икесе дә чәмләнеп университетта укырга форсат таба, икесе дә заманында мәктәп директоры булып эшли. Рәфитнең, Рәшитнең, шулай ук Рәдифнең дә балалык еллары сугыш чорына туры килә. Авыз тутырып кара икмәк тә ашый алмыйлар, “әттә” дигән кадерле сүзне әйтергә, аның кочагында рәхәтләнеп иркәләнергә дә, түшәмдәге “тәрбия чыбыгын” да татырга туры килми аларга.Чөнки әтиләре Кәшфи сугышның беренче көннәрендә үк батырларча һәлак була. Ни хәл итәсең, аларга, бигрәк тә газиз әниләре Сәвия апага бик яшьтән “уфалла арбасы”ның төбенә җигелеп тартырга туры килә. Ничек итсә итә, Сәвия апа өч баланы берүзе үстерә, белем-тәрбия бирә. Куанычлысы шул: арсландай өч егет,үз алларына изге максат куеп, югары уку йортларын тәмамлый, ике тугандаш республикада дан шөһрәт казана. Шушы тәңгәлдә фикер агышын Рәшит ага тарафларына юнәлтәсем килә. 90 нчы еллар уртасында безгә “Кызыл таң” газетасында, хәтта бер бүлмәдә берникадәр эшләргә насыйп булды. Мин ул чакта хатлар бүлеге мөдире идем, ул - әдәби хезмәткәр. Әйтергә кирәк, Рәшит Кәшфи улы үзенә тәгаенле эшне һәрвакыт төгәл, намуслы итеп, җиренә җиткереп, тиз һәм сыйфатлы итеп башкара иде. Аз сөйләп, күп эшләде, үз чиратында басынкы, үзенә дә, хезмәтенә дә таләпчән булды. Әлбәттә, андый хезмәткәрнең шәхси үтенеченә дә колак саласың. Хәтерем ялгышмаса, ул Стәрлебаш районына, тормыш иптәше Венераның туган ягына еш кайткалап йөрде. Рәшит Гатауллин минем укытучым, педагогик хезмәт ветераны, авылыбызның хөрмәтле кешесе Миңнур Рәхмәтулла кызы Ханнанова (Дәүләтшина) белән БДУда бер төркемдә укыганнар. Ул болайрак хәтерли: “Рәшит безнең төркемнең старостасы булды. Яхшы оештыручы, туры сүзле, әмма гадел иде. Без аны бик хөрмәт иттек. Немец телен яхшы үзләштергәнлектән, миңа Рәшиткә ярдәм итәргә туры килде. Үзе дә ярдәмчел булды, экспедицияләрдә, төрле чараларда активлык күрсәтте. Ул Муса Мөлеков, Рәшит Сабитов, Радик Сәетгәрәев кебекләр белән бик дус булды. Аларның һәммәсе республика күләмендә зур танылу тапты...” Әлеге мәкаләне язганда “Кызыл таң” газетасының тере энциклопедиясе, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренек­ле журналист Фәрит Фәткуллин белән дә элемтәгә кердем. Менә нәрсәләр сөйләде ул: “Рәшит абый белән миңа шактый гына еллар бергә әдәбият бүлегендә эшләргә туры килде. Ул хезмәт сөючән, бик гади, тыңлаучан, тыйнак кеше буларак күңелдә калган. Оператив, оста каләмле журналист кына түгел, талантлы шагыйрь дә иде ул. Аның шигырьләре еш кына күләмле сәхифәләр булып газета битләрендә дөнья күрде, аларны халык бик яратып укыды”... Рәшит ага каты авырып киткәч, Ф.Фәткуллин белән бергәләп, Матбугат йортыннан ерак түгел урнашкан фатирына да барып, хәлен белеп йөрдек. Ул без килгәнгә сабыйлар сыман сөенә иде. Ни үкенеч, 2000 елның гыйнвар аенда безнең арадан мәңгелеккә китеп барды. 

Заманында Кушнаренко, Миякә районнары мәктәпләрендә алдынгы директор булып эшләсә дә, Рәшит Гатауллинны әдәбият сөючеләр шагыйрь буларак белә. Әйе, чын талант ияләре, гадәттә, тыйнак булалар. Бәлки, шуңадыр да үзе исән чакта бер китабы да дөнья күрмәгән. Үзе исә 1993 елдан ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган. Менә кулымда бертуган энесе Рәдиф Гаташ бүләк иткән Рәшит Гатаул­линның “Сагышлы моңнар” исемле бердәнбер китабы. Ул Казанда 2008 елда дөнья күргән. Монда үтә дә тыйнак, нечкә күңелле шагыйрьнең җан авазы булып яңгыраган шигырьләренең челтер чишмәләргә салмак кына барып кушылуын тоемлыйсың.

Сагышларым, сагынуларым җыеп,
Бер җыр итеп калдырсам иде.
Януларым, ярсуларым җыеп, 
Йөрәкләрне яндыралсам иде.

Чынлап та, дүрт кенә шигъри юлда да шагыйрьнең күңел кичерешләрен, януларын-көюләрен, сихри әһәңне төсмерләп була. Биредә, минемчә, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми поэзиясендәге лейтмотив яңгыраш тапкан кебек тоела. Аның тирән фәлсәфә белән иҗат иткән шигырьләрендә туган җиргә мәхәббәт, язмыш җиле сыйпаган ятимнәргә әрнү хисләре, үткәннәрнең моң-сагышы ярылып ята. Шагыйрь үзенең Марс авылын тиккә генә моң һәм иҗат чишмәсе дип тасвирламагандыр. Кешене бит һәрдаим туган җире, туган нигезе яшәтә, җирсү хисләр янә күңелне яшәртә. Әйе, Рәшит ага да туган туфрак җылысын тоеп, гади генә сүзләрдән шигырьләр коеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр сагышлы моңнарда бөтерелеп яшәде. Нәтиҗәдә, халыкчан шигъри юллар пәйда булды:

Сагынып кайтыр ягым шул,
Кайтып абыныр җирем. 
Берчә сагышларга салыр,
Берчә табыныр җирем. 

Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: