Мәдәни җомга

Себер белән Казан арасы...

Себер белән Казан арасы, Ике арада – Татар даласы, Карурманнар, Урал таулары, Тарих сагындагы ханнары, Дөньяны тетрәткән даннары –  Себер белән Казан арасы...

Себер белән Казан арасы меңнәрчә чакрым булса да, Урал тауларының ике ягында да бер милләт – татарлар яши. Бер Төмән өлкәсендә генә дә алар өч йөз меңгә якын, йөзләгән татар авылында, барлык зур шәһәрләрдә милләттәшләребез гомер итә. Биредә мең еллар буе көн күргән төп себер татарлары да, төрле сәбәпләр аркасында Себергә барып чыккан һәм шунда тамыр җибәргән казан татарлары да яши. Гасырлар дәвамында алар аралашып, туганлашып, укмашып беткән, аерма бары тик йөз төзелешләрендә һәм тел үзенчәлекләрендә генә калган, бераз холыкта чагылыш таба. Тарих, язмыш, тормыш уртак, проблемалар да бер төрле, шатлыклар-кайгылар да уртак... Ә инде милли һәм дини бәйрәмнәрне әйткән дә юк – татарлар монда да бер өстәл артында, бер мәйданда...

Бу юлы да шулай булды – август башында Тубылга, Искәр (Искер) буенча фәнни конференциягә һәм фестивальгә бөтен Евразиядән татарлар җыелды, башка милләт вәкилләре дә бар иде. Биредә “Искәрнең тарихи язмышы” дип аталган фәнни-гамәли конференция инде уникенче тапкыр үткәрелә, ә “Искәр җыены” фестивале 2008 елдан башлап үтә. Бу фәнни-мәдәни чараларның башында Тубыл ягыннан “Мирас” татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова торса, Казаннан тарихчылар Габделбәр Фәйзрахманов (инде вафат), Дамир Исхаков, Фәүзия Бәйрәмова һәр җыенга килеп үз сүзләрен әйтте, Себердә яшәүче милләттәшләребезгә эчкерсез ярдәм итте. Тарихчыларны Тубылга Бөтендөнья татар конгрессы юлласа, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән артистларыбыз Гөлнәфис Вәлиева һәм Фәнилә Хәбирова чыгыш ясады. Тубыл шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сухов җыенга үзенең фатыйхасын бирде.

Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов та соңгы елларда бу чараларда актив катнаша башлады. Бу юлы ул Һади Атласиның “Себер ханлыгы” китабы турында чыгыш ясады. Фәүзия Бәйрәмова үзенең “Һиҗрәт” китабын тәкъдим итте, якташлары Габдрәшит Ибраһимов шәхесенә җентекләп тукталды, Төркиядә яшәүче себер татарлары турында сөйләде, бу хакта видеоклип һәм узган гасыр фотоларын экранда күрсәтте. Тарихчылар Дамир Исхаков, Зәйтүнә Тычинских Себер ханлыгының Мәскәү тарафыннан ничек яулап алынуы турында сөйләде. Тарих фәннәре докторы, “Туган җир” журналының редакторы Дамир Исхаков исә басманы халыкка тәкъдим итте. Галим Клим Садыйков Себер ханлыгын яулап алуны рус тарихчысы И.В.Щеглов хезмәтенә таянып бәян итте. “Мирас” татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова “Искәр-җыен” проекты турында сөйләде, аңа “Сүзге-Тора” һәм “Күчем хан оныклары” тарихи-мәдәни чаралары да өстәлүен искәртте. 

Әйткәнебезчә, Тубыл фәнни конференциясендә башка милләт вәкилләре дә катнашты. Кемероводан хакас милләте вәкиле, профессор Надежда Ултургашева Себернең төп халыклары мәдәнияте турында сөйләде, конференциянең һәм халык хөрмәтенең үзәгендә булды. Казахстаннан музыка белгечләре Динара Искакова (Экибастуз) һәм Әсәл Ергарина (Астана) казах һәм татар җырларының үзенчәлекләре турында, Тубылдан Алексей Нескоров “Себер татарларының Россия тарихында тоткан рольләре” хакында чыгыш ясады. Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәре “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзина, Төмән шәһәреннән себер татарлары милли хәрәкәте ветераны Әнәс Гаитов, төбәк тарихын өйрәнүче Гаҗилә Гобәйдуллина, татар авылларыннан килгән мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре үз өлкәләре буенча халыкка күп яңа мәгълүмат җиткерде. Бу тарихи-мәдәни чараларда “Туган җир” журналының җаваплы сәркәтибе, Бөтендөнья татар конгрессының референты, себер татары Мөнирә Сәгыйдуллина да катнашты һәм якташларына Казан бүләкләрен тапшырды. 

Шунысын да әйтергә кирәк, бу конференция материаллары һәр елны аерым җыентык булып дөнья күрә һәм халыкка таратыла. Бу чараларның төп иганәчесе Дамир Ибраһимов барлык чыгымнарны да үз өстенә алган, моның өстенә, Искәрдә мәчет салдыру, фестивальдә катнашучыларны бүләкләү, аларны ашату-яшәтү дә аның карамагында. Ә “Искәр-җыен” фес­тиваленә халык бик күп килә, бу юлы да анда катнашучылар Омск, Новосибирск, Куйбышев (Каинск), Бердск, Кемерово, Төмән, Тубыл, Астана, Экибас­туз, Казан, Чаллы шәһәрләреннән һәм тирә-яктагы бик күп татар авылларыннан иде. Фәнни конференция Тубыл шәһәренең затлы залларында үтсә, Искәр җыены табигать кочагында – Иртыш елгасы буенда, элеккеге Себер ханлыгының башкаласы Искәр (Кашлык) урынында уздырыла. Шәһәрдән читтә булса да, менә инде ун ел буе җәйнең шушы вакытында монда халык агыла, хан заманнарын искә төшереп чатырлар корыла, учак­лар ягыла, намазлар укыла, борынгы көй-моңнар агыла... Милләт бәйрәм итә, ярыша, көрәшә, рухи көч туплый... Җыелган халыкны сәхнәдән Тубыл шәһәре һәм районы җитәкчеләре, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстаннан килгән кунаклар Д.Исхаков, Ф.Бәйрәмова, А.Борһанов, М.Сәгыйдуллина, журналист Рәшит Минһаҗ котлады, Казан җырчылары Гөлнәфис Вәлиева һәм Фәнилә Хәбирова көне буе концертны алып барды. 

“Мирас” татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Искәр җыенын “Кайту” дип атады. Әйе, кайту – тарихка кайту, тамырларга кайту, Төп Йортка – Искәргә кайту. 1582 елның 26 октябрендә Күчем хан, бар халкын алып, Искәрне калдырырга мәҗбүр була, милләтенең дошман ядрәсеннән харап булуын теләми. Башкисәр Ермак һәм аның бандасы Искәрне эләктерә, әмма Себерне яулап ала алмый. 1585 елның август башында Ермак биредә үзенең үлемен таба – Искәрдән ерак булмаган Вагай елгасында аны Күчем хан яугирләре суга тончыктыра. Татарлар яңадан Искәргә әйләнеп кайта, Себер өчен канлы көрәш әле XVI гасырның азагына хәтле дәвам итә һәм урысларның җиңүе белән тәмамлана. 

Себер өчен август ае тарихи вакыйгаларга бай – Искәр җыены үткән көнне урыс казаклары биредән ерак түгел Ермакның үлемен җыелып искә алды, хакимият алар белән иде. 1598 елның 20 августында, хәзерге Новосибирск шәһәреннән ерак түгел Обь елгасы буенда, урыс гаскәрләренең һәм Күчем хан яугирләренең соңгы канкойгыч сугышы булган. Бу сугышта татарлар ягыннан йөзләгән кеше утлы корал белән кырып салына, Күчем хан исә авыр яралардан соңрак вафат була. Быел бу сугышка һәм, урыс энциклопедияләрендә язылганча, “Себернең Россиягә кушылуына” 420 ел тула. 1998 елда Новосибирскиның урыс казаклары соңгы сугыш булган урынга истәлек ташы китереп куйган, имеш, аларның каһарман бабалары монда татарларны җиңгән... Новосибирскиның мөселман-татарлары һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова 2016 елда бирегә килеп намаз укыды, шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына дога кылды. Фәнни конференциядә һәм Искәр җыенында да Себер өчен соңгы сугышны, ил-дәүләт өчен шәһит киткән милләттәшләребезне олылап искә алдылар. Искәр җыенында Хәтер ашы уздырылды, Коръән укылды, шәһитләрнең рухларына дога кылынды. Шулай ук соңгы сугыш булган урында себер татарларының Хәтер көне уздырулары да көтелә. 

Искәр җыенында халыкара фестиваль көне буе барды, биредә мәдәни бәйгеләр дә, спорт ярышлары да, остаханәләр, һөнәрчеләр бәйгеләре дә булды. Мәдәни бәйгеләр җыр, бию, нәфис сүз номинацияләренә бүленгән иде, аларда яшьләрнең, бигрәк тә балаларның күп катнашуы күзәтелде. Чыгыш ясаучылар барысы да диярлек милли киемнәрдән иде, җыр-бию һәм шигырьләрнең эчтәлекләре дә милли булды. Чатырларга урнашкан авыл осталары исә һөнәрчелек буенча сокланырлык хезмәтләр күрсәтте, алар арасында шәл бәйләүчеләр дә, чигү чигүчеләр, калфак тегүчеләр дә, бишек үрүчеләр, сөяк эшкәртүчеләр, балыкчылар, тагы әллә кемнәр бар иде! Милли ризыклар буенча ярышучылар дәстәрханга бар байлыкларын чыгарып салган – Иртыштан һәм күлләрдән яңа гына тоткан беләк буе балык­лар, балыктан пешкән бәлеш­ләр, мүк җиләге сумсалары, себерчә кырык төрле бавырсак, катыгы һәм әйрәне, кагы һәм чәе – барысы да тәкъдим ителде. Бу ярышларда бигрәк тә Вагай, Тубыл, Яулы-Тора, Төмән һәм Тубыл районнарыннан килгән татарлар аерылып торды. 

Икенче көнне исә “Себер татарлары мәдәният үзәге”ндә җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләүләр булды, ул да югары дәрәҗәдә узды. Ә кичен, инде ун еллык традиция буенча, Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният сараенда гала-концерт узды, анда бары тик җиңүчеләр генә чыгыш ясады. Дамир Исхаков һәм Мөнирә Сәгыйдуллина себер татарларына Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды, Фәүзия Бәйрәмова исә үзенең “Һиҗрәт” һәм “Татарская Мать Чингиза Айтматова” китапларын бүләк итте. Гала-концерт та югары дәрәҗәдә узды, анда профессиональ җырчылар да, үзешчән милли башкаручылар да актив катнашты. Казахстан җырчылары Динара Искакова һәм Әсәл Ергарина мәҗлеснең йөзек кашы булды. Гала-концерт себер татарлары гимны белән башланган булса, гомуммилләт гимны “Туган тел” белән тәмамланды, халык икесен дә аягүрә басып җырлады. 

Әйе, милләт үзенең асыл тамырларына кайтып бара...

Искәрнең үзәгендә, Себер ханлыгының башкаласы булган урында мәчет бинасы күтәрелеп килә, аның утыз метрлы манаралары, йөзьяшәр карагайларны да узып китеп, бөтен Иртыш буена нур чәчеп тора... 

Мәчеттән ерак түгел шәехләр аллеясе тезелеп киткән, дин-милләт өчен шәһит киткән каһарман бабайларның айлы 
каберләре...

Аларга каршы урыс зиратындагы тәреләр кукраеп баскан, нишлисең, анысы да – тарих, фаҗигале узганнарның шомлы билгесе...

Әмма, аларда – кычыткан баскан ташландык зират, бездә, шушы тарихи урында – инде мәчет һәм музей, шәһитләр аллеясе һәм “Искәр җыены”, бездә – утлар да алмаган, ташлар да ватмаган көчле милли һәм дини рух, чөнки безнең якта – хакыйкать! Һәм киләчәктә дә шулай булыр, иншаллаһ!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: