Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Сабакташыбыз – Мәүлә Колый якташы

Укыган елларда ук, Мөхәммәт безнең өчен гади сабакташ кына булмады. Без күп мәсьәләләрдә аның белән киңәшә торган булдык.

Ниһаять, бу елның апрель аенда, XVII гасырда яшәп иҗат иткән, әсәрләре әхлакый пакьлек һәм дини камиллеккә өндәү белән сугарылган ша­гыйрь һәм фикер иясе Мәүлә Колыйга багышланган төбәк­ара-фәнни укулар оештырыла.

Мәүлә Колый хакында тәүге тапкыр сабакташыбыз Мөхәммәт Садыйк улыннан ишеткән идек. Мөхәммәт безне үз якташы булган М.Колый иҗаты белән генә таныштырып калмады. Аның борынгы әдәбиятыбызны яратуы, белүе чиксез иде...


1961 елның 1 сентябре. Без Казан дәүләт педагогика институтының татар теле, әдәбияты һәм тарих факультетына студентлар булып аяк бастык. Группабызда 25 кеше – барыбыз да авылдан чыккан, күбебез – сугыш ятимнәре. Төркемнең яртысы «өлкәннәр», ягъни мәктәптән соң төрле тармакларда 3-4 ел эшләп алырга өлгергәннәр. Әмма бу «Лаеш шулпасы эчкәннәр»нең барысы да чын мәгънәсендә белемгә сусаучылар, аларда укып кеше булу теләге бик көчле иде.

Институтның, бигрәк тә безнең факультетның нинди авыр сәяси шартларда эшләвен без соңрак, үз җилкәбезгә төшкәч аңладык. Партиянең шәхес культын тәнкыйтьләп чыккан ХХ съезды үткәнгә нибары биш ел вакыт узган. Бу белем йортында шәхес культы заманында нинди гарасат узуын белүчеләрдән курку хисе чыгып бетмәгән чак. Бер гаепсезгә күпме галимнәр, педагоглар юк ителгән бит. Хәзер дә әйтергә кыен, җан елый – кулга алулар план нигезендә башкарылган, хәтта студентлар да бу бәлагә дучар ителгән икән. Мисал өчен, күренекле галим, язучы, журналист Сәлах Атнагулов кулга алынганда, план тутыру өчен ул җитәкләгән группадан тагын 10 студентны да алып киткәннәр. Менә алар: Садыйков Габдрахман, Муратский Хикмәт, Саидов Харис, Сөләйманов Әсхәт, Гыйльми Әхмәт, Хәсәнов Ислам, Кадыйров Хатип, Вәлиуллин (исеме күрсәтелмәгән) һ.б.

Соңрак, институтның без укыган вакыттагы ректоры, олуг затыбыз Йосыф ага Туишевның да (1906-1984) 1938-1939 елларда ул тәмуг утында янып чыкканын белеп тетрәндек без.

1961-1962 уку елының 1 сентябрендә беренче лекцияне безне студент тормышына кертеп җибәргән сөекле остазыбыз Лотфи ага Яфаров (1900-?) укыды. Дүрт ел буе безгә ана телебезнең нечкәлекләрен, кагыйдәләрен өйрәтеп кенә калмады ул, тормышыбызның авырлыгын да белә, хәлебезне сорашып тора иде.

Әдәбият белеменә кереш фәнен укыткан Абдулла Җамалетдин улы Сайганов (1913-1974) безнең өчен кул җитмәслек галим, олы җанлы кеше иде. Әстерханда туып, туган шәһәрендәге С.Киров исемендәге педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм 1950 елда ук «Шәриф Камал» иҗаты турында кандидатлык диссертациясен  яклаган педагог иде инде. 

Абдулла аганың татар һәм рус әдәбиятын, Европа классикларын бердәй белүенә исебез китә иде. Лекция сөйләгәндә мисаллар кирәк булса, Тукай, Такташ шигырьләрен, «Евгений Онегин» поэмасын яттан сөйләп сокландыра. Абдулла ага группабызның Мөхәммәт Садыйков дигән шагыйрен дә ачып бирде. Борынгы, төрки заманнарга ук караган әдәбиятыбыз хакында сөйләшкәндә булды бу хәл. Абдулла ага Мөхәммәтнең шагыйрьлеген тоеп, үткән чорларда иҗат иткән шәхесләребез хакында сораулар бирә башлады. Группадашыбыз сынатмады: әле бер шагыйрьнең, әле икенчесенең яшәгән чоры, иҗатларыннан өзекләр китереп кенә торды.

Бик канәгать калды укытучыбыз. Мондый фикерләшүләр дә еш була башлады. Аннан соң ул Мөхәммәттән: «Кайсы тирәдә яраландың, Будапештның үзендә үкме?» – дип сорады. Без өнсез калдык. Чөнки ул вакытлардагы әдәп-әхлак кагыйдәләре егетләр белән бик ачык, «шәбәеп» сөйләшүләрне тыя иде. Бездән өлкәнрәк Мөхәммәтнең дә тормыш юлын белми идек әле. Күбебезнең әтиләре сугышта һәлак булган. Безнең күңелләрдә алар һаман әкияти геройларга тиң батырлар булып яши. Ә хәзер безнең арада, укытучыбыз үзенә тиң санаган, тыйнак кына сугышчы утыра. Тәнәфестә группадашыбыз янына җыелдык. Сораша торгач, Мөхәммәт үзенең армия сафларында хезмәт иткәндә (1956 елның көзендә) Советлар Союзы белән Венгрия Республикасы арасында булган каршылыкларда катнашырга туры килүен әйтеп бирде. Яралануын, Польшада лазаретта дәвалануын да искә төшерде.

Бу җәһәттән Абдулла ага Сайгановның да фронтта ниләр кичергәнен искә алыйм. Абдулла ага институтны тәмамлагач та сугышка алынган, кавалериядә хезмәт иткән. Одесса өчен барган сугыш­ларда каты яраланып, дошман тылында калган. Искиткеч хәл, караңгы төшкәч, аны аты эзләп таба. Ышануы да кыен – бу изге хайван хуҗасын күпме үлек, яралылар арасында табып алган бит. Әкрен генә аваз чыгарып, ничек итсә иткән, ул аны муенына атландыра алган һәм караңгы төндә үзебезнекеләр ягына алып чыккан. Могҗиза!

Абдулла ага дәваланып чыккач, безнең бәхеткә, армиядән азат ителгән булган икән. Хәзер дә онытылмый бит, чын галим булып истә калды.

Ә Мөхәммәтнең безне гаҗәпләндерүләре тагын булды әле. Шулай бер көнне безнең белән очрашуга атаклы шагыйребез Хәсән ага Туфан (1900-1981) килде. Ул 1956 елны гына Гулагтан котылып кайткан иде. Очрашуга бөтен курслардан да студентлар җыелган. Хәсән ага шигырьләрен укыды. Күбесен яттан сөйләде кебек. Лагерьда ниләр күргәннәре турында сүз кузгатмады. Барыбыз да шагыйрьне йотылып тыңладык. Очрашу тәмамлангач карасак, Хәсән ага Мөхәммәтнең иңбашына кулын салган, нидер сөйләшәләр. Бер-берсенә бик якыннар кебек сизелә. Ул чакта да сорашмадык, оялдык.

Бу якынлыкның сәбәбен группадашымның 2014 елда чыккан «Туган як җылысы» исемле китабыннан укып белдем. Анда Мөхәммәтнең «Хәсән Туфан дәү әтием Сабит Садыйк улы Садыйков белән бергә Казан төрмәсендә бер камерада утыра... Дәү әти – сәяси корбан, 1889-1942 елларда яшәгән» дигән аңлатмасы бар.

Укыган елларда ук, Мөхәммәт безнең өчен гади сабакташ кына булмады. Без күп мәсьәләләрдә аның белән киңәшә торган булдык. Үзебезне аның каршында тәртипле, тырышрак итеп тә күрсәтәсебез килә иде. Әдәбиятыбызны да ул белгән дәрәҗәдә белә алмадык, шуңа оялган вакытлар еш булды. Оныта алмаган тагын бер хәлне язып китим. Без Казанда төрле урында (мин, мәсәлән, төзелештә хезмәт куйдым, башкалар да «начальник» түгел) эшләсәк тә, эшчеләр арасында милли кимсетүне сизмәдек. Әмма институтта безгә, ягъни татарларга, карашның аерымрак икәнен тоя башладык. Бердән, безне рус теле һәм әдәбияты укытучылары канәгатьләндерми иде. Лекция, семинарлары кызыксыз, «әйдә, ярамаган тагын сезгә» дигән кебегрәк үтә иде. Институтның китапханәсендә бу кимсенү тагын да көчәя төшә. Чөнки программа буенча укырга тиешле китапларны рус милләтеннән булган китапханәчеләр безгә бирми, әмма янәшә рус группасына күз алдыбызда, бер карусыз биреп җибәрәләр. Бу хәл, кабатлана торгач, безне чыгыр­дан чыгарды. Мөхәммәттән киңәш сорыйбыз. Ул ректор Йосыф ага Туишев янына керергә киңәш итте. Барыбыз да җыелып, ректорга юл тоттык. Нәтиҗәдә китапларны ала башладык. Тырышлыгыбыз белән җиңдек бугай ул чакта.

Кызганыч, укытучылар алмашынмады. Бәлки, әйбәтрәк белгечләр ул вакытта җитешле дә булмагандыр, авыр еллар иде бит. Әмма безнең тырышлыкны белгәч, укытучыларыбызның хөрмәте артты, шуны тойдык.

Әмма безнең «күрәселәр» 5 нче курска җиткәч башланды. Гомергә онытылмаслык булды шул. V курста беренче лекция Лотфи аганыкы булырга тиеш иде. Аудиториядә көтеп утырабыз – Лотфи ага да, аның урынына керергә тиешле укытучы М.З.Зәкиев тә юк. Кемдер кереп: «Лотфи аганы пенсиягә озатканнар», – диде. Барыбыз да хөрмәтле остазыбызның өенә киттек. Лотфи аганың бик авыр, хәсрәтле вакыты иде. Бердәнбер улы фаҗигале төстә вафат булган, кара кайгы кичергән көннәре... Безне күргәч бераз гына җиңелрәк булды микән, остазыбыз безне күрүгә шат иде. Соңрак татар теле һәм әдәбияты кабинетында Лотфи ага белән саубуллашу кичәсе оештырдык, башка педагогларны да чакырдык. Мондый хәлне күргәннәре булмаган, исләре китте. Әмма дәрес вакытында аудиториядән китүебез (укытучы кермәсә дә) зур тәртипсезлек булган икән, безгә моны еш искә төшерделәр.

Гаеп эзләсәң, табып була инде. Педагогика тарихыннан безгә Таһир абый Корбанов керә иде. Әйбәт сөйли, кирәкле фән, тыңлыйбыз. Тик атаклы педагог­ларны санаганда, ник бер татар исеме аталсын – Песталоцци, Успенский һ.б. инде. Шулай бер тапкыр, лекция беткәч, янына бардым да сорадым: «Ник безгә татар педагогларының исемнәрен әйтмисез, араларында әйтергә ярарлыклары булмаганмы?» Укытучыбыз: «Аларны киләчәктә сезгә белергә язсын», – диде. Әмма бу хакта кемгәдер әйткән, группа җитәкчебез Мәдинә апа Җәләлиева кереп: «Тиешсез сораулар биреп алҗытмагыз, өлкән кеше үзе беләдер», – диде. Бу соравым да ярамаган эш булды, ахры.

Өстәвенә, V курста без бәхетсезләргә «Фәнни коммунизм» фәнен укытырга музыка белгечен билгеләгәннәр икән. Без бу фәннән дәреслекләрне КАИ (авиация институты) студентларыннан алып тордык, өйрәндек. Зачет бирәсе бар бит. Әмма укытучыбыз бу фәнне бөтенләй белми булып чыкты. Хәзер дә аптырыйм –5 нче курс студентлары алдына басарга ничек итеп җөрьәт итте икән бу «педагог» аламасы?

Төркемебездә «отлично»га укучылар бар, бигрәк тә Мөхәммәт һәм Миргасыйм Гаскәров (Миргасыйм безгә 4 нче курста кушылды, бик сәләтле егет, җитмәсә шагыйрь. Мөхәммәт белән тиз дуслаштылар, партада да янәшә утырдылар). Аның «Күңелем мизгелләре» (Казан, 2016) дигән китабы хәзер дә алдымда. Бергә укыган вакытларны искә алып, ул болай дип язган: «Илдәге үзгәрешләрдән канатланган кичәге авыл малайлары һәм кызлары, бүгенге студентлар, рухи күтәренкелек һәм авылда туып-үскәннәргә генә хас үҗәтлек белән, фәннең яңадан-яңа үрләрен яулый. Җәмгыятьнең үсеш законнарын үзләштергән студентларда илдәге вакыйгаларны үзләренчә аңлау һәм анализлау ихтыяҗы туа. Булачак милли кадрларны барыннан да бигрәк Совет империясенең милли мәсьәләдәге җитешсезлекләр борчый».

Мөхәммәт белән Миргасыйм коммунизм фәнен өйрәтергә кергән бичара укытучыны сораулар белән күмә башлады:

– СССРда милләтләр барысы да тигез хокуклы дип әйтәсез бит, алай булгач, ярты миллион халкы булган Казанда ана телендә белем бирүче мәктәпләр ни өчен ике генә?

– Ни өчен татарның үз киносы, яшь тамашачылар театры юк?

– Ни өчен Татарстанга союздаш рес­пуб­ликасы статусы бирелмәгән?

– Ни өчен Татарстанда радио татар телендәге тапшыруларны бары  ике сәгать кенә алып бара? Һ.б.

Мондый сорауларга музыка белгече ни дип җавап бирсен? Бер дәрескә кергәч, сорау бирү белән, китабын тотып бәрде дә: «Сез миңа мондый сорауны юри бирәсез», – дип чыгып китте. Аннары деканатка кереп: «Бу группада хөкүмәт сәясәтенә каршы милләтчеләр утыра, аларны куарга кирәк» – дигән. Мөхәммәт белән Миргасыймның фамилияләрен дә язып биргән икән. Деканатта татарларны күрә алмаган, безгә СССР тарихының «бер кисәге» буенча семинар «оештыр­галап» йөргән Иван Чернов булган. Ул Өлкә комитетына, Дәүләт куркынычсызлыгы органнарына барып сөйләгән. 30 нчы елларда өйрәнеп калган гадәтләре онытылмаган, каһәр!

Менә шулай группабызда тынычлык бетте. Әле беребезне, әле икенчебезне чакырып сорау алулар башланды. Дәресләр юньләп үткәрелми, күңел гел борчуда. Мөхәммәт белән Миргасыйм хакында сораулар бигрәк куркыныч. Имеш, алар «Теплоконтроль» заводында татар яшьләре оештырган яшерен оешмага йөри. Алар кайсыларыгызны үзләре белән ияртә? Анда кемнәр, нинди сүзләр сөйли? Без борчылабыз, елыйбыз, кемнән ярдәм сорарга да белмибез.

Хәзер дә язарга кул бармый. Бер көн аудиториягә И.Чернов килеп керде. Безгә, усал күзләре белән карап, нидер әйтте. Мөхәммәт хакында иде сүзе. Куркудан аңламадым да төсле. Һәм шунда, бу сорау алулардан, нахак бәлаләрдән туйган Мөхәммәт сикереп торды да Черновка таба бара башлады. Мин ничек өлгергәнмендер: «Мөхәммәт, нишлисең, бер сүз дә әйтә күрмә, беләсең ич аны, тагын әллә нинди нахак бәла тагар», – дип группадашымны тотып алдым. Ул миңа карады да кире урынына барып утырды. Миргасыйм да аны тынычландыра башлады. Мин безне күрә алмаган Черновка: «Уходите из группы», – дидем. Бүтәнчә булдыра алмагандыр, безнең нәфрәтне тоеп чыгып китте. Бу адәм актыгы педагогика институтында да укытып йөрде әле.

Шуннан соң чакырып сөйләшүләр деканат яки группада гына булгалады. Дәресләргә йөрдек, әмма хәзер безгә берни дә кызык түгел иде инде. Көч-хәл белән имтиханнарны бирдек, билгеләр кызыксындырудан туктады, ничек тә институтны тәмамлап, диплом алып китү генә борчыды. Группабызның мактанычы, белем, фикерләү сәләтләре белән үрнәк булып торган Мөхәммәт Садыйков белән Миргасыйм Гаскәровка белгечлекләре буенча Казанда калырга рөхсәт булмады. Аларга Пермь өлкәсенә юллама бирелде. Алар белән бик озак күрешә алмадык.

Мөхәммәтне Пермь өлкәсе Березов районындагы Копчик авылында бердәнбер исән калган татар мәктәбенә билгеләгәннәр. Казан хәтле Казаннан татар теле укытучысы килгәнен ишеткән ата-­аналар балаларын шушы авылга китерә башлаган. Андый укучылар күбәйгән. Ул вакытта ата-аналарда телебезгә хөрмәт зур булган әле, шөкер.

Ике елдан Мөхәммәтнең китүен алар зур бәхетсезлеккә тиң итеп кабул иткән. Бу сүздә генә түгел, чөнки укучылар яраткан укытучыларының адресын Мәскәү телевидениесе алып барган «Жди меня» тапшыруы аша табып, очрашып, хәбәрләшеп тора икән.

Мөхәммәткә тиң ярны да язмыш шушы якларда үстергән. Пермь өлкәсендә үскән кыз шушы мәктәпкә рус телен укытырга килгән. Исеме Илиза булган да, Татарстанга кайткач, халкыбызның үз кызы Мәрьям исемен алган. Барыбызның да олы рәхмәте аңа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, хәзер Шәледә дин белемен укытуы да бәһаләп бетергесез бит.

Пермь якларында «баш җилләтеп» кайт­кач, Мөхәммәт – Питрәч, ә Миргасыйм Сарман районы мәктәпләрендә ана теле, әдәбият, тарих фәннәрен укыткан. 

Бик озак күрешми торгач группабыз белән бергә җыелдык. «Хатының гына түгел, бәхетең дә икән Мәрьямең» – дидем Мөхәммәткә. Аллага шөкер, Мөхәммәт гаиләсендә бик бәхетле булды. Булды, дим, менә дигән өч егет үстереп, укытучы булып эшләп, иҗат эшеннән дә рәхәт табып яшәгән бу ир белән хатын. Мәрьямгә багышланган шигыре генә дә ни тора:

Син һәрвакыт җанны җылытучым,
Хезмәттәшем, дустым, сердәшем,
Сөйгән ярым, бердәнберем, димме?
Белмим, кем дип сиңа эндәшим?

Мөхәммәт хакында бәйрәм көннәр якынлашса, сабакташларым сораша. Телефонны Мәрьям ала, җылы итеп сөйләшә, «мине үзегезнеке итеп санагыз», – ди. Рәхмәт, Мөхәммәт, рәхмәт, Мәрьям. Сез икегез дә үзебезнеке. Без Сезнең белән бәхетле. 

Тәэминә БИКТИМИРОВА, тарих фәннәре кандидаты.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев