Мәдәни җомга

НӘШРИЯТНЫҢ БЕРЕНЧЕ РӘССАМЫ

Татар тарихында дәүләтле, шөһрәтле чорлар да булган, халкыбыз хәсрәтне дә күп күргән. Ә китап мәдәнияте милләтебезнең тарихын көзгедәй чагылдыра. Татар китабының тарихы меңнәрчә еллар белән исәпләнгән кулъязма китапка барып тоташа. Китап күчереп язу авыр хезмәт саналган. Академик Әбрар Кәримуллин, мәсәлән, үзенең бер мәкаләсендә Европада үлемгә хөкем ителгән укый-яза белүче кешегә...

Татар тарихында дәүләтле, шөһрәтле чорлар да булган, халкыбыз хәсрәтне дә күп күргән. Ә китап мәдәнияте милләтебезнең тарихын көзгедәй чагылдыра. Татар китабының тарихы меңнәрчә еллар белән исәпләнгән кулъязма китапка барып тоташа. Китап күчереп язу авыр хезмәт саналган. Академик Әбрар Кәримуллин, мәсәлән, үзенең бер мәкаләсендә Европада үлемгә хөкем ителгән укый-яза белүче кешегә үлем җәзасын китап күчереп язуга алыштырулары турында әйтеп үткән. Шуннан борынгы бабаларыбызның мәгърифәт юлында нинди зур тырышлык күрсәткәннәрен чамаларга була.

Билгеле ки, китап дәүләтле, югары мәдәниятле халыкта гына барлыкка килә, үсә ала, шуңа күрә Казанны яулагач, илбасарлар, беренче чиратта, кулъязма мирасыбызны юкка чыгарырга керешкән. Күпмесен төяп алып киткән, күпмесен яндырганнар. Татар китап мәдәниятен бетерү алдагы гасырларда да дәвам иткән.

Әмма бернигә дә карамастан, татар гомер-гомергә мәгърифәткә, китапка тартылып яшәгән. Революциягә кадәр үк чит ил сәяхәтчеләренең һәм рус галимнәренең "татарлар укый-яза белү буенча руслардан, хәтта Австро-Венгрия империясендәге халыклардан да өстен торалар", дип язып калдырулары билгеле.

XX гасырның 20-30 еллары. Татар китабы язмышы янә куркыныч астында, чөнки патша хакимиятенең эшен большевиклар дәвам итеп, гарәп имлясына, әдәбиятына һөҗүм оештыра, мең еллар белән исәпләнгән китап мәдәниятебезнең тамырына балта белән чабып, язуыбызны алмаштыра.

Чорның романтик рухы тәэсирендә милли мәдәният җанланып китә. Шул исәптән рәсем сәнгатендә дә җанлылык сизелә, чөнки революциядән соң Казан сәнгать техникумына безнең татар егет-кызларыбызны да укырга ала башлыйлар. Ул елларда техникумның графика бүлеге яшь республиканың нәшрият эшенә белгечләр әзерләүгә йөз тоткан, дип яза сәнгать белгечләребез. 1926-1929 елларда анда беренче профессиональ рәссамыбыз Бакый Урманче да укыта. Әмма 1929 елда аны Яңалифкә каршы язылган хатка кул куйганы өчен 5 елга Соловкига сөрәләр. Ә шул ук елда Казан сәнгать техникумын аның шәкерте, беренче профессиональ рәссамнарыбызның берсе Шакир Мөхәммәтҗанов тәмамлый. Язмыш аңа ерак гасырлардан килгән гарәп язуын яклаганы өчен җәза күргән остазыннан алган белем- күнекмәләрен совет хакимияте керткән яңа язуны сәнгатьчә эшкәртү, тормышка җайлаштыру юлында сарыф итәргә язган икән.

Әлбәттә, шушы урында Яңалиф өчен шрифтлар иҗат иткән рәссам Фаик Таһировны да телгә алмый мөмкин түгел. Яңа язу кертелгәч, аны халыкка тарату кирәк була һәм китап басу эше тагын да җанлана, Яңалифне пропагандалаган плакатлар, сүзлекләр күпләп чыгарыла башлый.

1931 елда Шакир Мөхәммәтҗановны Татар китап нәшриятына эшкә алалар. Аңа кадәр нәшриятта китапларны формалау һәм сурәтләү эшләре махсус әзерлекле рәссамнар кулында булмыйча, ул эшне әдәби редакторлар яки башка һәвәскәрләр башкарып килгән. Ш.Мөхәммәтҗанов китаплар бизәп кенә калмый, сәнгать редакциясе оештырып китап бизәүгә рәссамнарны тарта башлый. 1947 елга кадәр сәнгать редакциясенең мөдире, 1960 елда лаеклы ялга киткәнче нәшриятның сәнгать мөхәррире булып эшли. Шул рәвешле Шакир Мөхәммәтҗанов нәшриятыбызның беренче баш рәссамы буларак китап бизәү сәнгатен оештырып җибәрә. Аңлашыла ки, 2007 елда Татар китап нәшриятында бу рәссамга багышланган альбом-монография басылып чыгу очраклы хәл түгел, китап бастыру осталары шул рәвешле XX гасырда беренче китапчы рәссамнарыбызның берсе Ш.Мөхәммәтҗановның рухын зурлады. Альбом-монографиянең авторы - сәнгать фәннәре кандидаты Ирина Лобашева. Бу язманы әзерләгәндә дә шул хезмәт файдаланылды.

1930 елларда бер Казаныбызда гына да 60 лап рәссам актив иҗат итә. 1935 елда Рәссамнар берлеген оештыру мәсьәләсе күтәрелә. Моның өчен берлекне оештыру бюросы төзелә. Анда Шакир Мөхәммәтҗанов та кертелә. Рәссамнарны барлау башлана. Ә 1936 елның 27 февралендә берлеккә беренче булып Шакир Мөхәммәтҗанов теркәлә. Татарстан Рәссамнар берлегенең беренче санлы таныклыгы - аныкы.

Моннан тыш, рәссам Шакир Мөхәммәтҗановның мәзәк рәсемнәре "Чаян" журналында да басылган, "Атака" журналын, "Ярыш" балалар журнал-дәреслеген бизәп тә ул татар матбугатына үзенең саллы өлешен кертә.

Беренче булып юл ярып баручыларга һәрвакыт кыенга туры килә, билгеле. Шакир Мөхәммәтҗанов сәнгатькә ничек килгән соң? Ул Урта Азиядә Җидесу төбәгендәге Тукмак авылында ярлы приказчик гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләләре ишле була, шуңа күрә башлангыч мәктәпне тәмамлауга ук Шакир хәллерәк кешеләргә ялланып эшли башлый. 20 яше тулгач, Ташкентка барып, университет рабфагында укый. Аны тәмамлагач, сәнгать институтына керү нияте белән Казанга юл тота, әмма кесәсендә бер тиен акчасы, рәсем буенча аз гына да күнекмәсе булмаган егетне биредә берәү дә колач җәеп көтми. Беренче баруда максатына ирешмәгәч, Шакир Казан университетының медицина факультетына кереп укый башлый. Әмма рәссамлык хыялы бик көчле булгандыр, мөгаен, чөнки ул мөмкинлек чыгу белән, бака түшләрен пычак белән ярудан тәм тапкан сабакташларын, камфора исләре аңкып торган лабораторияләрне ташлап, сәнгать техникумына әйләнеп килә. Бу юлы инде максатына ирешә. "Төрле күрелмәс борылмалы сәнгать юлында гомер сөрүгә караганда, медицина факультетын тәмамлап, тыныч кына көн күрүнең җиңелрәк икәнен искә алып, мин аңарга шул университетта калырга киңәш итеп карадым. Аз сүзле һәм шул ук вакытта үзсүзле Шакир Мөхәммәтҗанов теләгендә торды: сирәк очрый торган тырышлык белән укып, иң яхшы дәрәҗәләр белән сәнгать техникумын тәмам итте, - дип язган үзенең шәкерте турында "Совет әдәбияты" журналында олуг рәссамыбыз Бакый Урманче. - Шакир Мөхәммәтҗанов университетны ташлап техникумга кергән вакытта сәнгать өчен матди мәнфәгатьләрен фида иткән булса, матбугат эшендә көндәлек йомышны, эшне үтәп бару вазифасын өстенә алып, иҗади графика белән шөгыльләнүенә дә фида итте", - дип дәвам иткән кылкаләм остасы.

Техникумда укыганда Ш.Мөхәммәтҗанов сабакташларыннан аерылып тора. Сәнгать белгече П.Дульский, мәсәлән, аның диплом эше буларак башкарылган бер китап тышлыгын матбугатта мактап телгә ала. Ә тагын бер елдан Б.Доминовның "Рәсем ясарга өйрән" дип исемләнгән бу китапның тышлыгы Мәскәүдә "Яңалиф" күргәзмәсендә күрсәтелә. Әмма бу уңышларның башы гына була әле. 1931 елда Шакир Мөхәммәтҗановның иҗат эшләре Парижда халыкара "Китап сәнгате" күргәзмәсендә күрсәтелә. Оештыручылар аның кайбер эшләрен үзләренә сатып ала. Хәзерге вакытта алар Парижда саклана. Авторга премия бирелә. Ә 1933 елда рәссам АКШта "СССРның хәзерге заман сәнгате" күргәзмәсендә катнаша. Ярты ел эчендә бу күчмә күргәзмә Американың Сан-Франциско, Чикаго, Филадельфия, Нью-Йорк һәм башка шәһәрләрдә сәнгать сөючеләр игътибарына тәкъдим ителә.

Менә язмыш кешеләрне ничек йөртә! Ярлы приказчик баласы, йомышчы малай ерак Үзбәкстаннан бер туган-тумачасы булмаган Казанга килеп шушындый зур уңышларга ирешер дип кем уйлаган?! Ул гынамы соң?! Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтка китеп Җиңү көнен исән-имин Берлинда каршылау - бик сирәкләр өлешенә тигән бәхеттер. Шундый бәхетле язмышлы кешеләрнең берсе - безнең Шакир Мөхәммәтҗанов. Казанда аны хатыны Әминә, ике улы һәм нәни кызчыгы зарыгып көтеп тора. Әминә Садретдинова Шакир Мөхәммәтҗанов кебек үк авыр язмышлы кеше була. Ул Чистайда дөньяга килә. Әнисе Әминәнең йөзен дә күрә алмыйча аны дөньяга китергән вакытта үлеп китә. Кыз апасы тәрбиясендә кала. Бер-берсенә терәк-таяныч булырлар дип язмыш Әминә белән Шакирны махсус кавыштыргандыр, күрәсең. Аларның дүрт балалары туа. Иң олысына бөек Италия рәссамы хөрмәтенә Леонардо дип исем бирәләр. Чыннан да, баланың музыкага да, чит телләр өйрәнүгә дә, бүтән өлкәләрдә дә сәләте ачыла, әмма ул гомере буе сәламәтлеккә туймый һәм 50 яшен дә тутырмыйча вафат була. Агач эшкәртү һөнәрен үзләштергән уллары Рөстәм дә нибары 55 яшендә бакыйлыкка күчә. Кызлары Фәридә озак еллар нефть һәм газ фәнни-тикшеренү институтында, аннары республика статистика идарәсенең исәпләү үзәгендә эшли. Төпчек уллары Рәшит "Оргсинтез" заводында хезмәт куя.

Шакир сугышка киткәндә Әминә Казан янындагы Васильево бистәсенә эшкә урнашып кала, шуннан бер бүлмә дә бирәләр. Сугыштан кайткач алар гаиләләре белән кеп-кечкенә бүлмәдә алты җан шактый вакыт яшиләр әле. Көн саен электричка вагонында күпме вакытым уза, дип сыкрана торгач, рәссам эшнең җаен таба - еш кына нәшриятта куна калып эшли торган була. Алтмышка таба авышкач, сугышта беткән сәламәтлек белән мондый тормыш рәвеше алып бару авыр була башлагач кына, Ш.Мөхәммәтҗанов хәлен аңлатып өстәгеләргә хат юллый. Ниһаять, 1953 елда гаиләләренә Казаннан фатир бирәләр. Әмма анда да остаханә оештыру мөмкинлеге булмый. Шулай гомере буе рәссам остаханәсез иҗат итеп чыга. Шакир Мөхәммәтҗанов карап торышка кырыс табигатьле, бик аз сүзле, тыйнак кеше булган. Китап бизәүче, журналлар рәсемләүче, үзе кебек рәссамнарны оештыручы-туплаучы буларак бәяләп бетермәслек зур эш башкарса да, үзе өчен беркайчан берни сорамаган, адәм баласы һәрнәрсәгә үзенең тырышлыгы, хәләл хезмәте белән ирешергә тиеш дип санаган, балаларын да шулай тәрбияләгән.

Шакир Мөхәммәтҗанов беренче профессиональ рәссамнарыбызның берсе генә түгел, ул - татар китабы өчен фаҗигале чорның шаһиты да. Нәкъ ул иҗат иткән вакытта башта гарәптән латинга, аннары латиннан кириллга күчеп, ике тапкыр язуыбыз алмашына. Шакир Мөхәммәтҗанов - шул авыр елларда татар укучысы китаптан, белемнән, мәгърифәттән бизмәсен өчен рәссам буларак бөтен осталыгын куйган, гомерен шуңа багышлаган шәхес ул.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

. Шакир Мөхәммәтҗанов. Горький шәһәре. 1942-1943 еллар.

. Б.Урманче үзенең шәкертләре белән. 1927-1928 еллар. Утыралар (сулдан): Б.Доминов, Б.Урманче, М.Әмир, З.Мөхәммәтшин; басканнар (.сулдан): Г.Юсупов, Ш.Мөхәммәтҗанов, Н.Рәхмәтуллин.

. "Колхозлар оешу" картинасы. 1920 еллар ахыры.

. 1930 елларда бизәлгән китапларның тышлыклары.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Рәсемнәр Татарстан Сынлы сәнгать музее фондыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: