Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ӨЛЕШЕҢӘ ТИГӘН КӨМЕШЕҢ...

Заманында миңа «Җидегән чишмә» романына кагылышлы рәвештә Гомәр ага Бәширов белән берсәк гәпләшеп алырга, әдәби иҗат процессының бер читенә күз төшереп алырга туры килгән иде. Әсәрнең вариантларын, басмаларын өйрәнеп, чагыштырып утырганда, шул чактагы әңгәмәләребез келт итеп искә килеп төште. Роман яшәеш гамен бәян итә, әдип аның бик мөһим, җитди якларын...

Заманында миңа «Җидегән чишмә» романына кагылышлы рәвештә Гомәр ага Бәширов белән берсәк гәпләшеп алырга, әдәби иҗат процессының бер читенә күз төшереп алырга туры килгән иде. Әсәрнең вариантларын, басмаларын өйрәнеп, чагыштырып утырганда, шул чактагы әңгәмәләребез келт итеп искә килеп төште.

Роман яшәеш гамен бәян итә, әдип аның бик мөһим, җитди якларын яктырта. Шул ук вакытта биредә ил-көн күренешләре дуслык, төрле характердагы мәхәббәт җепләре белән үрелеп бара. Алар әсәргә лирик-музыкаль аһәң бирә, ягымлы моң сирпи. Романда Гайнан - Шәүрәнең яшьлеккә хас тәүге самими, әмма сулардан алып утларга салырдай мәхәббәте аеруча тирән кичерешле, татлы-газаплы итеп бирелә.

Аңа кадәр әле башкарак төрдәге бәйләнеш-мөнәсәбәт булып ала. Әсәр Гайнан - Зиләй мәхәббәтен тасвирлау белән ачыла. Зиләй тойгылары үтә дә ялкынлы, дәртле булган кебек күренә:

«Зиләй сикергәләп, очынып кайтты-кайтты да кинәт егетнең муенына сарылып үбә башлады. Ул да түгел, куенына борынын төртеп:

- Җаным, Гайнаным!.. - диде, аннары кайнар сулышы белән аның тамак асларын, күкрәкләрен пешереп, пышылдарга тотынды: - Мин хәзер бөтенләй синеке! Бөтенләй! Чәч бөртекләремнән тырнак очларына тикле! Үлгәнче, мәңгегә! Аңлыйсыңмы?! - диде».

Кинәт яңгыраган ошбу кәлимәләр Гайнанны аптырашта калдыра. Дөресен әйткәндә, Зиләйнең үзенең дә бу халәте озак дәвам итми. Ул мәхәббәтне машиналы кияүгә, шәһәр тормышына алыштыра. Кызның бу адымын укучылар гадәти хәл буларак кабул итә.

Моннан соң романның буеннан-буена Гайнан белән Шәүрә мөнәсәбәтләре сузылып бара. Аларның гыйшкы әсәрдә бик матур төс-бизәкләр белән бирелгән. Ихлас саф, хисләргә бай, чын яратуга нигезләнгән мәхәббәт ул. Моның дәвамы тик бәхетле гаилә кору гына булырга тиеш кебек күренә. Гайнан, чыннан да, бу хакта бик ачык сүз кузгата. Ул Шәүрәне бик нык уйландыра, дулкынландыра:

«Шәүрә, еларга җитешеп, егетнең күкрәгенә сыенды.

- Гайнан, йәнем! - дип пышылдады. - Мин ялгыз, үзем генә… Дөньяда һиннән дә якын, һиннән дә газиз бер кешем дә юк».

Тик шулай да ул гаилә коруны шәһәрдә гомер кичерү белән бәйләп карый икән:

«- Анау яшел тау башындагы ак пулатта курсак өедәй бәләкәй генә бүлмәбез булыр. Без анда икәү генә, үзебез генә торырбыз, яратышып. Мин һине бер минутка да йәнемнән ебәрмәм. Тәрәзәдән Агыйделгә, анау селтәрле күпергә карарбыз».

Укучылар игътибар иткәндер: бу теләк-омтылыш Зиләйнең әле генә чагылып үткән карашыннан әллә ни аерылмый. Кабатлау кебегрәк тоела. Әмма Шәүрә башка характер иясе бит. Төпле фикерле, акыллы, хискә бай кыз. Аның кинәт болай борылыш ясавы моңа кадәрге яшәеш рәвешеннән кискен аерыла. Ул аның холкына, табигатенә берекми.

Әдип болай яза: «Гайнан ике ут арасында калды. Аның сөеклесен күкрәгенә кысасы да, бөтен дөньясына төкереп, аның янында каласы килә иде. Ни булса шул! Әмма теле бөтенләй башка сүзләр әйтте:

- Булмый, Шәүрә, нидер өзелде. Безнең арага биек тау үсеп чыкты».

Ара өзелә.

Әсәрнең беренче басмасында мөнәсәбәтләрнең башка юнәлештә дәвам итү ихтималына ишарә ясагандай күренеш сурәтләнә. Роман персонажы язучы Камил Дусаев өендә, бәйрәмчә, пөхтә киенеп, кунак егет Гайнан килүен көтә. Дилогия аккорд рәвешендәге мондый җөмлә белән төгәлләнә: «Ишектән, ай белән кояштай балкып, Язидә белән Гайнан килеп керде». Ошбу парлы визит тикмәгә түгелдер сыман. Ике кыз бер-бер артлы араны өзгәч, иң уңган, күркәм егет өлешенә ике яшькә өлкән тол хатын калган кебегрәк аңлашыла. Югыйсә сюжет барышында Гайнан белән Язидә арасында ул кадәр үк җылы мөнәсәбәт сизелмәгән иде. Шулай инде: логик эзлеклелектән бер тайпылыш икенчесен, башкаларын китереп чыгара.

Дилогия басылып чыккан мәлдә без Гомәр ага Бәширов белән берничә мәртәбә очраштык. Берсендә әдип мондый автограф белән китабын бүләк итте: «Хөрмәтле Фәрит Хатиповка Татарстан дәүләт музеенда очрашу истәлеге дип. Ихтирам белән Г. Бәширов. 14-II-78».

Минем хәтердә Матбугат йортындагы (Бауман урамы, 19) әңгәмә аеруча тирән уелып калган. Язучыларның ниндидер җыелышы бара иде. Без тәнәфес вакытында, бишенче кат коридорында күрешеп, аның яңа әсәре турында фикер алыштык. Мин романның бик әйбәт тәэсир калдыруы, күренекле әсәр булуы турында сөйләдем. Шул ук вакытта персонажлар яшәешендә бик үк ышандырып җитми торган бер борылыш турында, Шәүрәнең кинәт читләшүе хакында әйттем. Иң булдыклы, ягымлы Гайнан өлешсез калган егеткә охшап тора, дидем. Гомәр ага бик игътибар белән тыңлады. Монда, чыннан да, уйланыр нәрсә бар, ахрысы, диде.

Мәгълүм булганча, әдип әзер романын өч-дүрт ел буе кабат-кабат эшкәртте. Ун табакка кыскартты. Бу бит үзе бер китап күләме. Чын сәнгать әсәре дәрәҗәсендә язылган күренешләрне, отышлы коллизияләрне, мавыктыргыч ситуацияләрне, хәтта кайбер ялкынлы мәхәббәт, халәт, кичереш тасвирларын да төшереп калдырган, шактый картиналарны үзгәрткән, җыйнаклаткан. Яңа басмага боларның тик каймагын, иң кирәк дип тапканнарын гына керткән. Дилогияне бер китапка калдырган. Шул ук вакытта әсәрнең ваемы, табигать, яшәешкә бәйле гаме арта төшкән. Нәтиҗәдә ул тагы да төзегрәк, пөхтәрәк, сәнгатьчә җегәрлерәк романга әйләнгән, образлар җанлырак, калкурак гәүдәләнгән, эстетик тәэсир көче сизелерлек арткан. Әсәр, барыннан да бигрәк, концепциянең үткенлеге, җитдилеге белән игътибарны тарта. Ул торган җиребез, туган илебез табигатен күз карасыдай саклау, алдагы буыннарга аны сәламәт, бөтен килеш тапшыру кирәклеген калку рәвештә яктырта, моның тирән фәлсәфи мәгънәсен чагылдыра.

Әсәрнең камилләштерелгән вариантында Гайнан - Шәүрә бәйләнешләре дә башка юнәлеш алган. Егет тәкъдиме кызны бик нык уйландыра. Ул төшендә мәрхүм әнисен күрә, аннан киңәш сорый, әсәе аңа үзенең ризалыгын бирә. Шәүрә, «сүзен әйтергә батырчылык итмичә, беравык тотлыгып торды. - Беләсеңме …тик син бер генә ел көт, Гайнан, мин укып кына бетерим! Бер генә ел, Гайнан, ә? Ярыймы?

Егет башта берни аңламыйча, аптырап, сүзсез калды. Аннары кинәт йөзе яктырып, күзләре очкынланып китте:

- Вәгъдәме? - диде.

Кызый, күз яшьләре аша елмаеп, аның кулын кысты.

- Чын күңелдән! - диде».

Бу сөйләшүдән соң Шәүрә укучы күз алдында үсеп китә. Тулаем әсәр үзе дә балкып, нурланып киткәндәй була.

Горурланып әйтәм, Гомәр ага Бәширов миңа «Җидегән чишмә»нең яңа басмасын да һәдия кылды. Анда яшел кара белән мондый юллар язылган иде:

«Хөрмәтле Фәрит замандаш!

Сез минем әсәрләремне җентекләп өйрәндегез, аларның әдәби кыйммәтен дөрес билгеләп, төпле, акыллы фикерләр әйттегез. Бик рәхмәт Сезгә.

Бу әсәр Сез язган арада шактый ук кыскарды, шәт уңай яккадыр дип уйлыйм.

Зур ихтирам белән Гомәр Бәширов.
20-XI-1983»

Бу басма мине дә ихлас куандырды.

Фәрит ХАТИПОВ,
филология фәннәре докторы, профессор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев