Мәдәни җомга

Кәҗәсе дә, ишәге дә...

Тирә-юньгә сыешмас холыклы төзүче, сәясәтче, эшкуар Мурат Сираҗинның нәсел шәҗәрәсе төрле тарафларда тармаклана.

Әтисе Гали ягыннан бабасы, Томскида туган сәүдәгәр Борһан Мифтах улы Сираҗин токымы элекке Саратов губернасындагы Кузнецкий өязенең, хәзерге Пенза өлкәсенең атаклы Түбән Әләзән авылына ялгана. Әнисе Сараның әтисе Өркетдин Сартовның гомер бишеге дип исә Үзбәкстандагы Бохара санала. Аның элекке буыннары Татарстанның Мамадыш районыннан булу турында да фаразлар бар.

1924 елгы Гали белән Сарага, нәселдәшләре эзәрлекләнү сәбәпле, туган җирләреннән ерагаерга туры килә. Барнаулда пехота училищесын тәмамлаган, грек-рим көрәше буенча Себер чемпионы булган,  немец телен камил белгән хәрби Г.Сираҗин Советлар Союзының чит илдәге оккупация зонасында хәрби автоинспекция хезмәткәре була. Мәскәү транспорт инженерлары институтында укыган С.Сартова Барнаул вагон депосында җаваплы вазифалар башкара, тимер юл полковнигы дәрәҗәсенә ирешә. Язмышлары охшаш егет белән кыз бер-берсен шул Барнаулда таба, гаилә корыла, кызлары Наилә (1952) дөньяга килә. Аннары юллар Красноярск-9 дип йөртелгән, соңрак Железногорскига әйләнгән атомчылар каласына ялгана. Монда икенче бала – Мурат (1957) тәүге сулышын ала. Хәрби хезмәт вакыты тулгач, аларга Мәскәү, Ленинград һәм Киевтән кала, СССРның теләсә кайсы шәһәренә күченергә рөхсәт бирелә. 1970 елда тарихи ватанда – Казанда яшәү урыны тәкъдим ителә. Сәгате суккач, Наилә медицина институтында, Мурат төзелеш инженерлары институтында югары белем ала. Табибә Татарстан башкаласында эшли башлый. Төзүче Мурат Биектау районындагы Коркачык авылы төзелеш комбинатына юллама белән килә. Оста, цех башлыгы, генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәбәрдарлык заманында нәтиҗәле эшчәнлек җәелдереп, Мурат сәясәт өермәсенә килеп эләгә. Язучы, журналист Камил Кәримовны ярдәмчесенә әйләндереп, партия райкомының беренче секретаре Зәйниев белән бер округта сайлауда катнаша. Хезмәте һәм сүзе белән халыкны үз ягына аударып, Татарстан Югары Советының беренче чакырылыш халык депутаты (1990-1995) була. Шул заманда, депутат Омск дәүләт иминлеге комитеты архивында 1891 елгы бабасы Борһан Мифтах улы Сираҗин “эш”ен дә эзләп таба. Имеш, ул Омск контрреволюция оешмасы филиалын Себердәге “Гаскәри оешма” хәрби-мөселман төркеме үзәге белән берләштерергә тели. Моның белән барлыгы 22 татар сәүдәгәре, фабрика хуҗасы, мулла шөгыльләнә, янәсе. Алар “өчлек” хөкеме  белән 1937 елның 25 октябрендә атыла. Гаепсез корбаннарның керсез исемнәре фәкать 1957 елда гына  аклана.

Мурат Гали улы икенче сайлау кампаниясенә дә кушыла. Әмма Казандагы көндәшенә каршы тора алмый, җиңелә. Оешмасы да, кыргый базар шартларында көпшәкләнеп, банкротлыкка чыга. Төзелеш мәйданчыгы 2000 еллар башында арзан гына бәягә КХТИга сатыла. “Искра” фәнни-тикшеренү үзәге укытучылар һәм студентлар карамагына күчә. Ә Мурат Сираҗин Казанга – 3 нче тимер-бетон эшләнмәләр заводына баш инженер урынбасары булып килә. Моннан Югары Ослан районындагы Шеланга кирпеч заводын сафка бастырырга җибәрелә. Чөнки биредә, берничә ел дәвамында, Австриядән кайтарылган җиһазлар белән дә сыйфатлы төзелеш материалы җитештерә алмый интегәләр. Мәскәүдәге Кучеренко исемендәге керамика фәнни-тикшеренү институты белгечләре моның сәбәбен балчык “яраксызлыгыннан”, җиһазлар “төгәлсезлегеннән”, хезмәткәрләрнең “әзерлексезлегеннән” күрә. Әмма инженер Мурат Гали улы бу акланулар белән килешми. Кирпечнең начар сыйфатлы булуын кибү тизлегенең тиешледән озаккарак сузылуыннан күрә. Моны көйләү өчен балчыкка карабодай кабыгын куштыра. Нәтиҗәдә кирпеч 700 градуста кибә, аның ныклыгы арта, авырлыгы өч тапкыр кими, җылы тотучанлыгы яхшыра. Диварны җылыту өчен минераль мамык куллану хаҗәте калмый. 2006 елда Шеланганың төзелеш материалы Россиянең  иң яхшы кирпече дип таныла. Шулвакыт “кәк­ре куллы” затлар тарафыннан хикмәтле инженерга мактаулы чималны яшерен рәвештә сатып файда күрү тәкъдиме керә. Әмма туры сүзле, гадел белгеч кыңгыр эшкә бармый. “Өстәмә акча” таба белмәгәч, берничә елдан кыс­­картуга юлыга. Фәкать Салих Сәйдәшев урамында фатирлы булып кына кала. Дөрес, ул өйдә кул кушырып утырып калмый. Яңа станокларның, технологиянең гаеп-кыегын ачыклый белгәнлектән, Мәскәүгә, Тулага, Ульяновскига, Калининградка ярдәмгә чакырыла. Уч тутырып акча ала. Әмма гаиләсеннән озакка аерылып, болай әрле-бирле йөрүдән ялыга. Чабаксарга барудан баш тартып, 2012 елда Шелангада Сираҗиннар гаиләсенең крес­тьян – фермер хуҗалыгын оештыра. Казан ашханәләреннән арткан аш, кишер һәм бәрәңге кабыгы, базардагы сәүдәгәрләр җибәргән әфлисун-мандарин... белән сыйлап, иллеләп кәҗә үрчетә. Швейцария токымлы терлекләрнең сөтен савып,  шифалы ризыкны сәүдәгә чыгара. “Кәҗә сөтен әрем орлыгы белән болгатып эчсәң, АКШ һәм Израиль галимнәре ачыклаганча, рак авыруы 16 сәгатьтә үк чигенә”, - дигән хәбәр таралгач, Мурат Сираҗин өенә Мәскәүдән үк киләләр. Эчемлекне үзләре алып китәләр. Ризыкның туклыклы һәм файдалы булуы турында дәлилләр китереп сөйләгәч, кәҗә итенә дә хуҗалар тиз табыла. Эштән курыкмаучы Мурат кар сулары  тулып калган ясалма күлдә меңәрләгән үрдәк һәм каз үрчетүнең җаен да таба. Йомыркалары әрәм булмасын өчен, кошларга түбәле алачык та ясап куя. Әмма сулыктан болай файда күрү кайберәүләргә охшап бетми. Үрдәкләрне һәм казларны суярга туры килә. Шунлыктан аларның йомыркаларыннан бәбкә чыгару уе чынга ашмыйча кала. Югыйсә, өендә 15 мең йомыркага исәпләнгән инкубатор эшләп тора. Эшкә аяк чалгач, анда кетәклектән җыелган берничә дистә тавык йомыр­касыннан чебеш чыгару белән генә канәгатьләнергә  туры килә. Июнь аеннан соң исә инкубатор киштәләренә элекке җиләк-җимеш совхозы таркалгач ятим калган алмагачларның алмасы турап куела. Монда, 40 градус җылылыкта, сыйфатына зыян китермичә, кура җиләге, слива, карлыган... да киптерелә. “Урта Азиядә, күрәгә-өрек кояшта киптергәндә өслеккә чебенне качыру өчен күкерт сибелсә, Шелангада химия кулланылмый”, - дип  М.Сираҗин моңа үз аңлатмасын бирә.

Ишегалдында өч эт белән бер тирәдә сыңар ишәк тә күренә. Тиздән Дагстаннан тагын 7 терлек кайтачак. Чөнки ишәк сөтенә ихтыяҗ зур. “Кеше тәнен җыерчыксыз калдыра, яшәртә”, - дип, косметологлар аны сорап кына тора. Бәя дә югары. 1 литрына Европада 156 евро, Мәскәүдә – 3000 сум, Казанда 2000 сум түлиләр. Әгәр май атласаң, сыр ясасаң, товар хакы тагы да күтәрелә. 

Әмма эшкуарның мондый шөгыленә һәркем дә шатланмый. Болында күбәләк куып йөрүдән рәхәтлек тапкан кайберәүләр үлән чемченгән терлекләргә мылтык көпшәсен төзи. Фермер Мурат Сираҗин гаиләсенә дә янау-куркыту сүзләре әйтелә. Аптырагач, гаилә башлыгының хатыны, төзүчедән терлекчегә әйләнгән Галина, хәвеф-хәтәрдән ерагаерга теләп, кызлары Карина белән Индира яшәгән Казан каласына кайтып китә. Тик Мурат мал-туарны хуҗасыз һәм караучысыз калдырмый. Юлга аркылы төшүче башкисәрләр белән бергә-бер калырга туры килсә, үзен якларга дип, өендә элеп куелган “груша” белән бокс бәрү күнекмәләрен көн саен  шомарта. Компьютер аша дөнья киңлегенә чыгып, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп тә эшкуар Мурат Сираҗин кисәтү-саклану чараларын күрә, яклаучыларын таба. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Казан – Шеланга – Казан.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: