Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Күңел тәрәзәләре

(Э.Шәрифуллина поэзиясенә бер караш) "Кешегә табигать биргән талантны - күңел агымнарының барлык серләренә шаһит тирән күккә охшатасы килә. Әлбәттә, һәркемнең күңел агышы үзенчә, күге үзенчә", - дип яза Зөлфәт Эльмира Шәрифуллинаның төрле чорда иҗат ителгән шигырьләрен, С.Хәким әйтмешли, җиз иләк аша уздырып, сайлап туплаган "Сөюемнән мин бер чибәр идем" (2005)...

(Э.Шәрифуллина поэзиясенә бер караш)

"Кешегә табигать биргән талантны - күңел агымнарының барлык серләренә шаһит тирән күккә охшатасы килә. Әлбәттә, һәркемнең күңел агышы үзенчә, күге үзенчә", - дип яза Зөлфәт Эльмира Шәрифуллинаның төрле чорда иҗат ителгән шигырьләрен, С.Хәким әйтмешли, җиз иләк аша уздырып, сайлап туплаган "Сөюемнән мин бер чибәр идем" (2005) исемле җыентыгына язган кереш сүзендә.
Зөлфәт кебек олы шагыйрьнең җылы, уңай мөнәсәбәте иҗатчының "күңел тәрәзәләрен" ачып, яңача эзләнүләргә рухландырып җибәргәндер дип ышанам. Чөнки алдагы елларда басылган шигырьләре буенча бәяләгәндә, аның сурәтле фикерләү офыгы, күге киңәйгәннән-киңәя барып, татар поэзиясендә үз урынын тапкан, хатын-кыз сүз осталары арасында дөнья картинасын күзаллавы калыплашкан күп санлы лирик парчалар, лиро-эпик әсәрләр, җырлар, кыска шигырьләр авторы буларак күтәрә.
Аерым алганда, ошбу эволюцияне - эзләнүләр рухын шагыйрәнең 2012 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Тамды яшем" җыентыгы буенча да ачыклап, шәрехләп була. Яңа мәҗмуга "Ата хакы, ир хакы" исемле мөнәҗәт дигән ачыкламыш белән бирелгән, көчле энергетикалы шигырь илә ачыла. Ерак бабаларыбыз Ислам динен кабул иткәч, Аллаһны, аның пәйгамбәрләрен, сәхабәләрен олылаучы дини-фәлсәфи рухлы мөнәҗәт жанры халык иҗатында төрки-татар шагыйрьләр ареалында мөстәкыйль юнәлеш - жанр булып үсеп китә. Шагыйрә "Ата-баба нигезләрен сак­лый белик, Ата-баба хәтерләрен хаклый белик!" дигән, бу очракта гомумирәк тезис төсендә әйтелгән фикерен, киңәшен чәчәк, матурлык, чишмә моңы, мәхәббәттә инсафлылык турында язганда да исеннән чыгармый. Чөнки кем булсак та, үзебезнең Җирдә кунак кына булуыбызны онытмыйк, ди иҗатчы.
Шагыйрә иҗатының төп мәгънәви-тематик юнәлешләре турында сүз алып барганда, Зөлфәт тә шул гомуми, әмма мәңгелек хакыйкатьләрне искә төшерә: "...ана хисләре, дуслык тойгылары. Балалар һәм ата-бабалар язмышы, ил-Ватан киләчәге, дөнья иминлеге..." Бу изге төшенчәләр - Э.Шәрифуллина өчен гомуми сүзләр булудан бигрәк, милли рухны, менталитетны, халык киләчәген билгеләүче алтын баганалар. Балаларга атап язылган әсәрләрендә дә, күп санлы лирик уйланулары белән җырларында да, поэмаларында да шул иманына турылык­лы кала. "Хәерле нигез", "Тормыш яме", "Зөбәрҗәтләр үсеп чыга", "Ирне бирмәк - җан бирмәк", "Вөҗүдем - гарасатта" һ.б. шигырьләрендә Э.Шәрифуллина тормыш үзәненә, халкы каршындагы бурычына, иманына бер кәррә дә хыянәт итми. Холкы, табигате, Ходай биргән сәләте буенча гына түгел, укытучылар гаиләсендә туып-үсүе, Минзәлә педагогика көллиятен, КДУның татар бүлеген тәмамлавы, мәктәптә, балалар, яшүсмерләр өчен нәшер ителгән матбугада эшләве аның поэзиясендә, прозасында тирән эз калдыра. "Асрамага бала бирәм", "Нәниләргә әлифба", "Безнең зоопарк" һ.б. күп санлы китаплары аны мәгърифәтчелек рухына якын әдип дип санарга мөмкинлек бирә. Татар поэзиясе үсешендә мәгърифәтчелек реализмы, акыл, зиһен шигърияте иң төп юнәлешләренең берсен тәшкил итә. Э.Шәрифуллинаның укучысына биргән төп киңәше дә мәгърифәтле, белемле булуга чакыру!
Гыйлем нуры - якты кояш,
Китап эче - затлы сый.
Гомер буе укы китап,
Гомер буе гыйлем җый!
("Китап нуры" )
Бу шигырьдә туры мөрәҗәгать, дидактика "маңгайга бәреп" әйтелсә, шул ук изге фикер "Танып калсыннар" шигырендә романтик образлар аша бирелә. Үзәктә табигый матурлыкка сокландыру аша укучыда горурлык хисе тәрбияләү.
Такыя чигәм асылташ белән,
Нәкыш бизәге - җәүһәр каш белән.
Шөһрәт казансын изге канлылар,
Милләтен сөйгән туташ-ханымнар,
Илһам алсыннар шагыйрь җанлылар.
("Танып калсыннар")
Күренә ки, шагыйрь вакыйгалы сюжеттан бигрәк кичерешнең эзлекле үсешенә таяна. Публицистик хөкем өстенлек иткән, "Җир-ана" шигыренең мантыйкый юнәлеше "Гөлнең җаны үлә микән?", "Нурга мана", "Мәхәббәт иле" кебек лирик хисле парчаларында ачыла. Мәҗмугада мәхәббәтне олылап, кадерен белеп, берәүне дә әйләнеп узмый, битараф калдырмый торган кичерешне үзәккә алган шигырьләр күпчелек. "Мәхәббәтнең җиде төсе - гомернең җиде киче" гөләндәме дә, шул ук исемле проза китабы ("Мәхәббәтнең җиде төсе") да нигездә шул ук олы хискә багышланган уйлану-хисләнүен тулыландыра. Берише натуралистик "рәсемнәрдән" арындырсаң, шигъри циклны мәхәббәткә багышланган иң затлы әсәрләр рәтендә карап булыр иде.
Э.Шәрифуллинаның шигъри йөрәкле шәхес икәнлеге, башкалар турында фикер йөрткәндәй булып, "рольгә керсә дә", чынлыкта үз холкын, рухи дөньясын ачып салуда сизелә: "Шигырь дип җенләнгән беркатлы бәндәнең ни синдә, ни миндә эше юк". Бу сүзләрне әле гашыйк - мәҗнүн дә әйтә алыр иде. Мәгәр иҗади затның "күләгәләр"дән аермасы башкада икән ләбаса: "Иҗатка күмелгән хыялый затларның ни синдә, ни миндә эше юк" һәм аның берәүгә дә үпкәсе юк ("Үче юк").
Шул ук вакытта "беркатлы" шагыйрә нәселенең, халкының шәҗәрәсе, тарихы турында сүз катканда горур, олы шәхесләребезнең данын, шөһрәтен күз карасыдай саклый.
Белмә, имеш, җирдә кемлегеңне,
Ыруыңда Тукай, Мусалар,
Сәйдәшләре, Бакый, Илһамнары
Сәгать саен берәү тусалар,
Моңлы булмас идек бу кадәрле...
("Кайта-кайта")
Чөнки "Шәхес белән халык таныла", ә шәхесне халык үстерә. Шагыйрә бөек шәхесләребез белән соклануының тарихи нигезләрен ачыклый.
Акыл белән гамәл кыла белгән
Халыкта тик - шәхес табыла.
Халык белән шәхес даны үсә,
Шәхес белән - халык таныла.
("Шәхес белән халык таныла")
Биредә дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, гомумирәк әйтелгән фикерен-уен ул "Без - Тукайлы халык!" поэмасында ачып сала. Бөек шагыйребезгә багышланган лиро-эпик әсәрләр шактый булса да (С.Хәким, И.Юзеев, Р.Харис, М.Әгъләмов һ.б.), Э.Шәрифуллина үзәк проблема итеп, шәхес белән аның иҗаты бердәмлеген, аерылмаслыгын алып, берәүне дә кабатламыйча Тукайны үзенчә аңлаган, үзенчә сурәтләгән. Һәр бүлеккә Тукай әсәрләреннән, хатларыннан, язмаларыннан юлламалар (эпиграфлар) алып, ул яшәп алган авылларның матурлыгы белән соклану, тормыш юлын кыскача гына шәрехләү аша, рухи дөньясының иң яралы буынына юл ала. Ул - мәхәббәт мәүзугы. Аның тапсыз, олы гыйшкы хакында имеш-мимешләр биниһая булды. Э.Шәрифуллина шагыйрьнең "үзе булып" фикер йөртеп, Тукайның кызга мөнәсәбәтен шактый ышандырырлык тональлектә тасвирлый.
Зәйтүнәм, сине сөям дип,
Әйт тә сал инде шунда,
Әллә ни булды телемә,
Бар эшем төште кулдан.
Печән базары гайбәтчеләрен тән­кыйть утында биеткән, дин янында кул җылыткан хәзрәт, шәехләрдән, ялган милләтчеләрдән бер башка өстен торган Тукай мәхәббәтендә балтасын суга төшергән оста хәлендә кала.
Бар иде булган чагым,
Хәтта арсланнан кыю.
Бик юашлатты шул мине
Яшерен сөюдән җан көю.
Бөек шагыйрьнең, үзе әйткәнчә, керләнеп бетсә дә, халкына хас кыюлык, үҗәтлек белән дөньяны пакьләү дәрте, нияте илә яшәвен ачуга да поэмада зур дикъкать бирелә. Әлбәттә, шагыйрә Тукайның халкыбызның олы затларын, айдыннарын, садә шәхесләрен күтәрүенә аерым басым ясый.
Милләтемнең дан-шөһрәткә ия заты -
Булыр берсе Тукай әйткән Шиһап атлы,
Акчурасы, Бигиевы, Түнтәрие,
Үзе генә ни тора бит Исхакые!
Шагыйрә Тукайның дәвамчылары саналырга лаеклы шәхесләр эшчәнлегенә, иҗатларына туктала, аерым алганда, Мөхәммәт Мәһдиевкә, аның каләме тудыр­ган "Кырык бердән килгән малайлар"ны искә ала.
Поэмада тәсбих төймәләредәй, төрле мәгънәви һәм сәнгати мотивларны бергә туплаган үзәк - Тукайлы халыкның мәңгелегенә ышану.
Без - бәхетле, без - шагыйрьле халык,
Без - Тукайлы халык мәңгегә.
Хәзер канатлы сүзләргә әйләнгән бу юллар - Э. Шәрифуллинаның табышы.
"Каюм коесы" поэмасының ачкыч сүздән әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән, Каюм Насыйри заманыннан бирле авыл халкына хезмәт иткән "кое" әдипнең гуманистик, фәнни, мәгърифәти эшчәнлегенә, бигрәк тә аның туган телне саклау юнәлешендәге хезмәтен тулырак бәяләргә мөмкинлек бирә. Мәгърифәтченең ошбу юнәлештәге фидакяр көрәшен күрсәтү шагыйрәнең үз эчке сөйләмендә (монологында) ачыла.
Туган тел бер генә була,
Ул - минем татар телем.
Ул - минем газиз Әнкәем,
Газиз Әткәем теле!
Туган телне чишмә суына, кояшка, күңел сазына, асыл "шиңмәс гөлгә" тиңләүләр татар телле мәктәпләр ябылу, лөгатебезнең таралыш даирәсе тарайганнан-тарая бару турында кискен сөйләшү урынлы вә вакытлы (шагыйрә бу темага башка әсәрләрендә дә кагыла). Бу хәлнең үзебездән торган бер сәбәбен дә Каюм бабайдан әйттерә:
Талантлар күп
Татар милләтендә
Данга төреп өскә чөярлек.
Тик бернәрсә юлны яба безнең
Җитми кайчак дуслык, бердәмлек.
Лирик каһарманның - иҗатчының эчке сөйләме рәвешендә поэманың соңгы юлларында әйтелгән сүзләре ихласлыклары һәм эчкерсезлекләре белән йөрәк кылларын битараф калдыра алмас дип уйлыйм.
...Су бирегез,
Кирәк бер йотым су.
Кайчагында җитә бер тамчы.
И туган җир!
Каюм коесында
Шул бер тамчы
Саф су булсамчы!
("Каюм коесы")
Э.Шәрифуллинаның жанрлык сәләте киң колачлы. Кайбер шагыйрьләр кебек, көнбатыштан йә көнчыгыштан иңгән (еш кына күчергән) төрләр белән артык мавыкмаса да, аның табигый сәләте лирикада, прозада, лиро-эпик әсәрләрдә, җыр, мәкаль-әйтемгә тартым кыска шигырьләрдә үзен судагы балык кебек иркен хис итә, жанрның лирик яисә эпик тармагына гына ябышып ятмый. Һәр сюжет, мотив үз кысасын сорый. Күргәнебезчә, ул шигъриятнең олы жанры поэмада (татар сүз сәнгатенең чишмә башында Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы торганын онытмыйк), югарыда телгә алынган, бөек инсаннарыбызга багышланган лиро-эпик әсәрләреннән башка аның "Тәмуг кисәве", поэма таләпләренә җавап биргән "Бер кычкырды кәккүк" бәйләме сәләтенең киң гомумиләштерүгә йөз тоткан эпик канатының ныклыгына дәлил була ала.
Юл уңаенда гына аның бик күп җырлар авторы булуы турында әйтеп узган идем. Мисрагъ, кафия, иҗек төгәллеге, мәгънәви ачыклык, хисси юнәлеш, күрәсең, көйчеләрне кулларына уен коралы яисә нота дәфтәре алуга рухландыргандыр. Менә шуларның берничәсе: "Изге җыру" (М.Имашев, Б.Мулюков), "Төнбоек чәчәге" (Ф.Галәмиев), "Күзләреңә чумган гына идем..." (Р.Гатауллин), "Насыйп булсын" (Р.Гатауллин, Г.Гобәйдуллин, Р.Сәрвәров) һ.б.
Кыскалыкта - осталык әйтемен дә исендә тота икән шагыйрә. Ул бер-берсенә йә мантыйк, йә кичереш, йә мизгел күзәтү тарафыннан тартылып торган бәйләм-бәйләм кыска (2-3-4 юллык) шигырьләрен тәкъдир итә.
Менә ирләргә "чиерткәне":
- Иң яман ир нинди ир?
- Гомер иткән хатынының
Яманатын саткан ир...
("Яман гадәт")
Сәяси рухлы, төртмәле дүртьюллык:
"Сөбханалла" дип хуплыйсың,
Өлкән агай эшләсә.
...Кимлекне танып булмый шул
Үз башыңа төшмәсә.
("Ялагайлык")
Җыеп кына әйткәндә, Э.Шәрифуллина иҗатының төп үзенчәлеге - оптимизм, ягъни тормышның ямьле, матур якларына игътибар, һәр бирмеш көнгә, яктылыкны күрүгә шатланып яши белүгә чакыру. "Без җирдә кунак кына" шигыре шул хакта түгелмени?
Мәңгегә килмәдек Җиргә,
Су кебек ага вакыт.
Һәр көнебез бәйрәм булсын,
Елмаеп яшик балкып!
Бу көннәрдә олуг тормыш бәйрәмен каршылап, халкына бары изгелек теләп яшәгән шагыйрәгә шигырьдә әйтелгән теләкләрне җиткерәсе килә.
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН.
.Яшь язучылар семинарында. Казан. 1965.
.Г. Тукайның 100 еллыгында, Мәскәү, колонналы зал, 1986.
.Т. Хаҗиәхмәтов Эльмира ханымның "Безнең зоопарк" исемле беренче китабына эскизларын күрсәтә. 1975.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев