Мәдәни җомга

ИКЕ КУЛСЫЗ ГЕНЕРАЛ

Бөек Җиңү яктысы Василий Степанович Петров - дөньяда бердәнбер ике кулсыз сугышкан офицер, генерал-полковник, ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Ул 1922 елның 5 мартында Украинаның Запорожье өлкәсе Дмитриевка авылында крестьян гаиләсендә туган. 1939 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Кызыл Армиягә алына. 1941 елда Сумы артиллерия училищесын тәмамлый, Владимир-Волынский шәһәрендәге 92 нче...

Бөек Җиңү яктысы
Василий Степанович Петров - дөньяда бердәнбер ике кулсыз сугышкан офицер, генерал-полковник, ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Ул 1922 елның 5 мартында Украинаның Запорожье өлкәсе Дмитриевка авылында крестьян гаиләсендә туган. 1939 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Кызыл Армиягә алына. 1941 елда Сумы артиллерия училищесын тәмамлый, Владимир-Волынский шәһәрендәге 92 нче аерым артиллерия дивизионында хезмәт итә. 1941 елның июненнән - Бөек Ватан сугышында. Көньяк, Воронеж, 1 нче Украина фронтларында сугыша.
1943 елның 14 сентябрендә Чеберяки авылы янында капитан Василий Петров, дошманның бик каты бомбага тотуына һәм артиллерия уты яудыруына карамастан, өч батареяне Сула елгасы аша кичерә. Ике сәгатьтән соң батареяләргә көтмәгәндә немецларның 13 танкы һәм бер пехота батальоны һөҗүм итә. Капитан Петров обстановканы тиз арада бәяләп ут ача, 7 танкны һәм ике рота солдатны юкка чыгара. Бу вакытта 150 немец автоматчысы урман артыннан батареяләрнең тылына үтеп керә һәм ут яудыра башлый, шәхси составны әсир итмәкче була. Капитан 6 орудиене автоматчыларга таба бора һәм картечь белән ата. Шул арада аерым автоматчылар төркеме оештыра һәм аларны һөҗүмгә күтәрә. 2 сәгатьтән Петров батареяне чолганыштан алып чыга, дошманның 90 солдат һәм офицеры һәлак була, 7 се әсирлеккә төшә, калганнары кача. Җилкәсе яраланса да, капитан сафта кала. 23 сентябрьдә исә полк командиры урынына калган Петров, бригадада беренче булып, бер төн эчендә Днепрны кичә, сугыш кирәк-яракларын һәм кешеләрне елганың уң ягына күчереп плацдарм яулый һәм аны немецларның әллә ничә һөҗүменнән саклап кала. Шул ук елның 1 октябрендә полк дошманның 4 контрһөҗүмен кире кага, плацдармны бирми. Бу вакытта Василий кабат авыр яралана, тик ул фашистларны чигендергәч кенә үзен медсанбатка илттерә. Ике кулы ампутацияләнгән Петров бер елдан артык госпитальдә ята.
2002 елда "Факты" газетасына биргән интервьюсында Василий Петров болай искә ала: "Мин 1943 елда Букрин плацдармында һәлак була язганмын. Авыр җәрәхәтләнгәч, өч чакрым ара үтеп, мине солдатларым Ковалиндагы медсанбатка китергән. Тик анда яралылар бик күп булгач, миңа, барыбер өметсез, дип, операция ясамаска булганнар... Яралардан үлүчеләр дә гаять күп, аларны җирләп өлгермәгәнгә, җәсәдләрен әрдәнәләп өеп куйганнар. Мине дә шул сарайларның берсенә кертеп ташлаганнар... Бригада командирына минем моргка җибәрелүем турында әйткәч, полковник Купин бөтенесен аяк­ка бастырган. Тәүлек буе эзләп тә тапмагач, капитан Запольский белән майор Галушко комбригка мине инде җирләгәннәр, дип килеп әйткән. Тик ул моңа тагын ышанмаган, офицерларны кабат Ковалинга җибәргән. Бу юлы алар мине үле гәүдәләр арасыннан эзләп тапкан. Исән икәнемне күргәч, хирургның чигәсенә пистолет терәп, миңа операция ясауны таләп иткәннәр. Ул ризалашырга мәҗбүр булган, әмма исән калуым икеле икәнен иптәшләремнән яшермәгән. Операция уңышлы үткән. Берничә атнадан соң, 1943 елның азагында, мине У-2 самолетында Мәскәүдәге ортопедия һәм протезлау институтына алып киткәннәр".
Василий Степанович әйтүенчә, госпитальдә аңына килгәч, ул бөтен тәнендә шулкадәр каты авырту тойган ки, хәле һәм тавышы беткәнче кычкырган да кычкырган. Болай яшәүнең мәгънәсе юк, дип уйлап, ул көненә 100 әр тәмәке тарткан. Аңа Мәскәү райкомнарының берсендә икенче секретарь вазифасын тәкъдим иткәннәр, әмма Петровның алгы сызыкта сугышасы килгән.
1943 ел, 24 декабрь Указы белән капитан Василий Петровка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, бу вакытка ул үз орудиеләре белән дошманның 3 пехота батареясен, 12 артиллерия һәм миномет батареясен, 19 танкын юк иткән була. 1944 елның язында, Верховный башкомандующий И.Сталин рөхсәте белән, майор Петров кабат хәрәкәттәге армия составына кертелә.
Сугыш инде Германиядә бара. Анда Василий Степанович үзенә аткан немецның гомерен саклап кала. "Факты" газетасындагы әңгәмәсендә ул болай сөйли: "Безнекеләр Рейхстагка Җиңү байрагын кадарга берничә көн кала булды бу хәл. Мин яраландым, әмма, күп кан югалтудан аңымны җуйганчы, районны камап алырга һәм үземә аткан кешене тоткарларга фәрман биреп өлгердем. Унтер-офицер Пауль Имлер аткан булып чыкты. Кул астындагыларым барысы да мин аны кичермәскә тиеш дип саный иде. Минем сүзне көтәләр. (Ул вакытта майор Петров 248 нче Львов гвардия артиллерия полкы белән командалык иткән.) Мин майор Алексеевны чакырдым да: "Бернинди ату да булмасын! Бу кешене хәзер үк бронетранспортерга утыртыгыз да, үз гаскәрләре чигенә алып барып, җибәрегез," - дип фәрман бирдем. Чөнки инде сугышта кем җиңәсе билгеле иде, һәм бу егетнең үлеме генә бернәрсәне дә үзгәртә алмавын мин яхшы аңлый идем. Аның френчындагы кызыллы-аклы тасма егетнең сугышта инде беренче генә ел булмавын күрсәтә. Мондый нашивкаларны 1941 елның кышкы кампаниясендә катнашкан Вермахт солдатларына биргәннәрен беләм. Носилкада яткан килеш, мин унтер-офицерга карап болай уйладым: "Бу кеше бөтен сугышны үткән. Һәм хәзер, сугыш бетәргә санаулы көннәр генә калганда, ул һәлак булырга тиешме?.. Юк, бу гаделсезлек!"
Гвардия майоры Василий Петров Одер плацдармындагы сугышта тагын зур батырлыклар күрсәтә. 1945 елның 9 мартында Германиянең Поль-Грос-Нойкрих районындагы 2 сәгатьлек сугышта Петров командалыгындагы полк дошманның 5 контр­һөҗүмен кире кага, 9 танк, 180 солдат һәм офицерны юк итә. 15 мартта Одер елгасының көнбатыш ярындагы сугышта Петров батареяләре немецларның 4 орудиесен, 13 ут ноктасын, 120 солдатын, 20 апрельдә тагын 4 танкын юк итә. 27 апрельдә исә гвардия майоры 78 нче укчы полкның 1 нче батальонын шәхсән үзе атакага күтәрә һәм шул һөҗүм вакытында авыр яралана. СССР Югары Советы Президиумының 1945 ел, 27 июнь Указы нигезендә Василий Петров икенче "Алтын Йолдыз" медале белән бүләкләнә.
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Петров сугыштан соң да Кораллы Көчләрдә хезмәт итә. 1954 елда Львов дәүләт университетын тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклый. 1963 елда, Нестеров шәһәрендәге 35 нче оператив-тактик ракеталар бригадасында командир урынбасары булып хезмәт иткәндә, взносларын түләмәүдә гаепләп, аны партиядән чыгарырга җыеналар. Нәкъ партҗыелыш барган вакытта телефонограмма килеп җитә - СССР Министр­лар Советы карары белән полковник Василий Петровка "генерал-майор" званиесе бирелә, көнче хезмәттәшләре үз дигәненә ирешә алмый кала.
СССР таркалганнан соң Василий Степанович хезмәтен Украина армиясендә дәвам итә. 1994 елның мартында Украина Президенты Указы белән генерал-полковник Петров Украина Кораллы Көчләрендә гомерлеккә хәрби хезмәткә калдырыла, Артиллерия һәм ракета гаскәрләре командующие урынбасары була, актив хәрби, гыйльми һәм гражданлык эшчәнлеге алып бара.
Гомеренең соңгы елларында Василий Степанович Петров Киевтә яши. Бервакыт госпитальдә дәваланган чакта, аның йортын саталар, генерал фатирыннан Израильнең элекке премьер-министры Голда Меир музеен ясау сылтавы белән, батыр офицерның шәхси әйберләрен һәм архивын чүплеккә чыгарып ташлыйлар. Ул шәһәр читендәге бакчасында яшәргә мәҗбүр була. 2003 елның 15 апрелендә бакыйлыкка күчә. Каберенә һәйкәлне уллары акча җыеп куя. Искиткеч кыю командир, какшамас рухлы ватанпәрвәр, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Василий Петровның гомере менә шулай фаҗигале, гаделсез һәм кадерсез тәмамлана...
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: