Мәдәни җомга

Генерал шигырь дә язган

Хәрби эшлекле Фатыйх Булатов (1902-1986), үзенең яшьлек елларын искә төшереп, Совет Армиясе солдатларының да, офицерларының да гади халык арасыннан чыгуын исбатлап, киләчәк буынга “Генерал язмалары” (1966) һәм “Будни фронтовых лет” (1970, 1975, 1984) китапларын калдыра.

Авторның Казанда Татар-башкорт хәрби мәктәбендә укыганда (1923-1926) мөгаллим Кави Нәҗми, очрашуларга килгән шагыйрь Һади Такташ, сәләтле курсантлар Гадел Кутуй һәм Нур Баян белән аралашу тәэсирендә иҗат ителгән шигырьләре исә шәхси архивында саклана. Тора-бара алар Санкт-Петербургта яшәгән кызы - Пулково обсерваториясе астрономы, физика-математика фәннәре кандидаты Флера Булатова–Калихевич кулына килеп керә. Күк җисемнәрен өйрәтүче ханым, планеталарны күзәтү белән генә чикләнмичә, әтисе мирасын әдәби әйләнешкә кертү турында уйлана. Гарәп графикасында язылган, әтисе тарафыннан кириллицага күчерелгән татарча шигырьләрне Санкт-Петербург Язучылар берлеге әгъзасы Г.Рябовтан русчага тәрҗемә иттерә. Аларны гаилә мәҗлесләрендә, әтисенә багышланган хәтер кичәләрендә укып ләззәт таба.

Нәсел тамырлары Азнакай районына ялганган язучы Марсель Гариповка (Мирсәй Гарифка) да генерал шигырьләре белән танышырга насыйп була. Ул якташы да, туганы да булган Фатыйх Булатовның берничә әсәренә “Без Сукаеш туганнары” (2011) китабыннан урын бирә.

Аннары инде Фатыйх Булатовның татар һәм рус телләрендәге “Родник памяти. Чишмә буенда” (2015) китабын Башкорт­стан Республикасының Октябрь шәһәре типографиясендә нәшер итү чираты килеп җитә. 167 битле тупланма кызыксынучан укучыларга тапшырылгач, иҗат белән танышуның дәвамы башлана.

Беренче татар полкындагы хәлләргә килсәк: 

“Комвзводның берсе Фатыйх Булатов, 
Эч пошканда гармун уйный дулатып.
Шигырь яза – аңа вакыт табыла,
Үзе карый һаман туган ягына”.

Егет чишмә буенда кызларга эндәшә:

“Сез җырлыйсыз кызлар шундый  матур,
Гармун уйнап мин дә сөйлимен.
Гармунымның тальян моңы белән
Командирдан сәлам көйлимен”.

Аның, әтисенә ярдәм итеп, кооперативка йомырка җыюда да катнашы бар. Шуны искә төшереп болай ди:

“Каян килгән йомшак тел үземә,
Тиз күнәләр чынлап әйткән сүземә.
Кәрзин тула күкәй белән,
Сизми кала үзе дә...”

Ит сатуы да хак:

“Итнең хакы – ике тиен, өч тиен.
Нык чеметсә, җитә кала бер тиен.
Минем күзләр ялтырыйлар акча күрсә,
Хәлем китә, кесәгә кереп килсә”.

1910 елда Түбән Сукаешта кредит бирү ширкәте ачыла. Туган авылына акчага килгән кайбер белемсезләр өчен Фатыйхка имза куярга туры килә:

“Бу кредит оешмасы,
Шуңа кеше агыла:
Әлкәеннән, Сәпәеннән,
Әгереннән, Әгерҗедән,
Чәкәненнән, Әсәеннән,
Баланлыдан, Бакалыдан,
Урманайдан, Урсаеннан,
Сарлыдан һәм Чалпыдан
Һәм күп җирдән тагы да.
Барында да бер хәсрәт – 
Кулны куя белмиләр.
Кул куймаса: “Мә акча!” – дип,
Берәүгә дә бирмиләр...”

Хәрби Фатыйх Булатовның тормыш  агышына кагылышлы кайбер кыйссаларны шулай сурәтләвенә шагыйрьләребез нинди бәя бирер, монысы башка мәсьәлә. Әмма генерал шигырь язуны бер шөгыльгә әйләндергәч, гаилә архивында шуны дәлилләрлек кулъязмалар саклангач, әлеге үзешчәнлекне киң җәмәгатьчелектән яшереп калып та булмый. Флера Булатова белән Мирсәй Гариф күптәнге серләрне,  күрәсең, нәкъ шуның өчен ача.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: