Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Әфган халык серләре

Талукан шәһәреннән Файзобад шәһәренә барганда ак йөзле, бераз сипкелле, кызгылт-сары чәчле яшь әфган солдатын очраттым. Аптырап аның нинди милләттән булуын сорагач, янәшәдәге иптәшләре: «Аның әтисе москаль!» - дип бармак төртеп көлеште

Көндәлек тормышында һәр кеше үзен бар яктан да камил дип уйлый. Мәгълүмат чаралары, төрледән-төрле китаплар рус һәм европалыларны башка халыкларга, бигрәк тә христиан динендә булмаганнарга караганда өстен итеп тасвирлый. Мәсәлән, Африка, Азия халыкларын икенче сортлы итеп сурәтлиләр. Күп вакыт кухня сөйләшүләрендә «черномазый», «чурка»дан ары китеш юк. Ләкин берәр халыкның тарихы, көнкүреше, аның гореф-гадәтләре белән таныша башласаң, үзең өчен кызыклы хәлләргә тап буласың. 


Миңа үткән гасырның 70-80 нче елларында берничә тапкыр Урта Азиядә, ә 1981-1983 елларда Әфганстанда булырга туры килде. Анда Урта Азия халыкларының көнкүрешен, комлы далаларда җир эшкәртеп җиләк-җимеш, иген үстерүләрен, терлек асрауларын, авыр табигатъ шартларына да җайлашып, тулы тормыш белән яшәргә омтылуларын күрдем. Әфган дәүләте халыкларының нинди милләттән булуына карамастан, искитмәле хезмәт сөючән халык икәненә гаҗәпләндем. Һәр атна булып торган ком бураны астында, далада һәм ком чүлендә, текә таулардан агып килә торган кечкенә елга суларын максималь рәвештә барлык җир кишәрлекләренә җиткерерлек итеп файдалана белү – үзе бер могҗиза! Шулай ук үзләренең йорт-җирләрен кышкы 20 градуслы салкыннарда да, җәйге 60 градуслы эсседә дә яшәрлек итеп оештыра белү, ком чүлләрендә 40 метр тирәнлектә коелар казып су табу, шулай ук аларның эшчән, тәвәккәл халык икәнен күрсәтә. Һәм бу барлык эшләр дә фәкатъ кул көче белән генә эшләнелә. Сүз уңаеннан әйтеп үтү кирәк, XVIII гасыр уртасына кадәр Әфганстан дәүләте хәзерге Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан җирләренә дә җәелгән булган. Әле бу «ачышлар» халыкның яшәешендәге тышкы күренешләре генә. Аны эчке яктан да белер эчен бик күп кеше белән аралашырга, сораштырырга, бик дикъкать белән кызыксынырга кирәк. Тарихтан белүебезчә, бу җирләрдә ­шагыйрь һәм галим, философ, күренекле табиб Ибн-Сина (Авиценна) яшәгән. Аның медицина өлкәсендәге хезмәтләре егерменче йөз башына кадәр бар дөнья табибләре өчен төп чыганак булып хезмәт итте. Бу җирләрдә үзенең кабатланмас шигырьләрен Фирдәүси иҗат иткән. Ул әле хәзер дә дөньякүләм шагыйрьләр рәтендә хөрмәтле урын били. Безнең өчен, татар милләте өчен әһәмиятлесе – Әфганстанның Газни шәһәрендә якташыбыз Хуҗа Әхмәт Болгари Әфган дәүләтенең солтаны Мәхмүд Газниның шәхси табибе вазифасында хезмәт итеп, болгар-татар халкын бар дөньяга таныткан. Бу хәл Хуҗа Әхмәт Болгариның үз заманында даны еракларга таралган галим икәнен дәлилли. 1971 елда бу бөек галимнең зиратына мавзолей төзелде. Безгә ул «Болгар тарихы», «Болгарда фән», «Болгарда философия» хезмәтләрен язып калдырган.

Мин үзем Талукан шәһәреннән Файзобад шәһәренә барганда ак йөзле, бераз сипкелле, кызгылт-сары чәчле яшь әфган солдатын очраттым. Аптырап аның нинди милләттән булуын сорагач, янәшәдәге иптәшләре: «Аның әтисе москаль!» - дип бармак төртеп көлеште (Күп җирләрдә русларны «москаль» дип атыйлар). Ә, ул миңа үзенең халкын Искәндәр патша армиясеннән калган дип аңлатты. Урта Азия җирләрендә ак тәнле кешеләр сирәк очрый. Хәтта мин Кондыз шәһәрендә очраткан, 1930 елларда СССРдан качып киткән рус милләте кешесе дә урамда очраган башка әфганлылардан аерылмый иде. (Ул үзләренең Рязань өлкәсеннән, НКВД эзәрлекләвеннән качып килүләрен генә сөйли алды, аннары намазга ашыкты). Бик күп кеше белән аралашкач, мин мондый ак тәнле «москаль»ләрнең Әфганстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәвен ачыкладым. Кайчандыр бу өлкәне Кәферстан, Нуристан җирләре дип атаганнар. Аларны икенче төрле калашлар дип тә атыйлар икән. Калашлар биек Гиндукуш таулары арасында, Читрол елгасы ярлары буендагы Кунар провинциясендә, Гиндукуш тавының көньягында яши. Аларны ак тәнле әфганлы дип атыйлар. Туган телләре һинд-иран төркеменә керә торган дар группасы. Хәзер бу төркемдә 6 меңләп кеше исәпләнә икән. Калашлар мондагы халыклар белән бергә ислам динен XIX гасырда гына кабул иткән. Шул ук вакытта үзләренең гореф-гадәтләрен дә саклап калганнар. Шул традицияләрнең берничәсен укучыларга җиткерәм:

Балалар. Бала туарга ярты ел алдан, булачак әти кешене «декрет» отпускасына җибәрәләр. Кәферстан борынгы ефәк юлы өстенә урнашкан. Монда яшәүче халык нигездә юлаучыларны, сәүдәгәрләрне саклап-озатып яшәгән, һәм шул кәсеп күп вакыт аларның яшәү чыганагы булып торган. Булачак әтиләрне ерак юлларга, сугышларга алмаганнар. Бу вакытта ул хатынына өй эшләрендә ярдәм иткән. Хатынының әле корсагындагы булачак баласына төрле тарихи вакыйгалар, әкиятләр һәм гаиләсенең традицияләрен сөйләгән. Туачак баланы өйдә бик яратып көтүләрен, аның гаиләдә яхшы ярдәмче булып үсүен теләүләрен сөйләгән. Әлбәттә, бала ­сау-сәламәт булып туган. Үскәндә, ата-ана сүзен тыңлаучы булып тәрбия­ләнгән. Сүз дә юк, аның анасы баласы карынында чагында моның әтисе кайларда йөри икән, исән-саумы икән дигән уйлардан азат булган. Бала ана карынында һәр көн үз әтисенең тавышын ишетеп, үз милләтенең җыр-моңнарын, тарихын һәм гореф-гадәтләрен тыңлап, аларның тәэсирен тоеп үскән. Гаиләдә бер-беренә массаж ясау белән шөгыльләнәләр. Һәр көн диярлек, дөресрәге, һәр кичтә хатыны – иренә, ире – хатынына. Шуның нәтиҗәсендә хатыннарда инфаркт, инсульт, целлюлит, ә ирләрдә простатит һәм тагын башка күп авырулар арткы срокка чигерелә. Ә безнең гаиләләр массажның ни икәнен дә белми, гаиләдә моны эшләми дә. Бу нәтиҗәсе бәя бирә алмаслык файдалы эшкә альтернатива юк бит!

Бу кабиләдә балаларны укыту һәм тәрбияләү Тай-Дао уку системасы нигезендә алып барыла. Максат гади генә: массажга өйрәнү, хәрби сәнгать (ир һәм кыз балалар бер дәрәҗәдә), һәм сәламәтләндерү системасы. Безнең өчен бигрәк тә сәламәтләндерү системасы кызыклы (бу системаны һәм гаилә массажын куллану нәтиҗәсендә уртача тормыш озынлыгы бу кабиләләрдә күршедәгеләргә караганда ике тапкыр озынрак).

Бу – Ике күк йөзе дигән традицион сис­тема. Аны гадирәк итеп болайрак аңларга кирәктер: «Ышанычлы юл бер генә түгел». Бу юл төрле вариантларда киң кулланыла.

Беренче сукмак маймыл сукмагы диеп атала. Аның төп эчтәлеге- хәрәкәт, гимнастика, иртәнге физкультура, физик хезмәт (эшлексезләр арасында озын гомерлеләр булмый). Берәр сәгатьлек «утырып» эшләүчегә эштән соң аз гына хәрәкәтләнеп алу.

Икенче сукмак – Кыя-Таш арасындагы сукмак. Бу хәрәкәтсез предметлар белән эшләү. Статик гимнастика, сеңерләрне һәм веналарны ныгыту. Бу вакытта сулыш алуны тикшереп торырга кирәк.

Өченче сукмак – Камыш сукмагы. Аның нигезен умыртка баганасының тартылу сәләтен тәэмин итүче күнегүләре тәшкил итә. Йөзү, төрлечә асылынып тору. Өйдә перекладина булмаса, үзеңне йокыдан уянгач та ләззәтләнеп киерелеп алырга өйрәтү. Бу күңелле дә һәм файдалы да. Һәм һәр иртәне һичшиксез, елмаюдан башларга, Камыш һәр иртәне кояшка карап елмаю­дан башлый (тормыш ­оптимистлыгы).

Дүртенче сукмак – Лиана сукмагы. Сыгылучанлыкка күнегүләр. Төрле яссылыктагы борылышлар. Бер үк вакытта чүмәшеп алу да.

Бишенче сукмак – Юлчы сукмагы. Һәр көнне 2-3 километр җәяү йөрергә киңәш ителә. Күңелләргә якын урыннар, матур табигатъ, бер яктан саф һава күңелне тынычландырса, икенче яктан, җәяү йөрү ир кешедә простатиттан, хатын кызларда бик күп авырулардан профилактик чара була.

Алтынчы сукмак – Ай сукмагы. Сез биергә тиеш. Атнага ике тапкыр булса да. Мөмкин өйдә, яисә ялгыз гына, күңелең тарткан җирдә. Биюнең төрле ысуллары бар. Бигрәк тә партнер белән күңеллерәк.

Җиденче сукмак – Кояш сукмагы. Кояш сезнең тәрәзәгә генә кереп чыкмый ич. Сезнең дусларыгызныкына да карап сөендерә. Сез дә шуңа күрә аларга кунакка кергәләп чыгыгыз. Сез анда шул ук ашамлыкларны ашарсыз, ләкин башкача пешерелгәнне. Кайчак, сез үзегездә бөтенләй ашамаган ашамлыклар ашарсыз. Бу сезнең ашамлыклар аша керә торган микроэлементлар диапазонын киңәйтер. Бу үз чиратында сездә өстәмә чыдамлыгыгызны арттырыр. Сезнең һәм дусларыгызның күңелен күтәрер.

Сигезенче сукмак – Ләкләк (Аист) сукмагы. Үзеңнең сөяркәләрең белән очрашырга. Алар белән мәхәббәт белән шөгыльләнергә (бу чагында массаж ясау осталыгы да ярап куяр).

Тугызынчы сукмак – Дракон сукмагы. Драконның 3 башы: яктылык, су һәм һава. Алар сезнең юлдашларыгыз булырга тиеш. Мөмкин кадәр күбрәк саф һавада булырга тырышыгыз. Онытмагыз, кешегә һичшиксез кояш яктысы кирәк. Ешрак су янәшәсендә булыгыз. Ванна керергә, душта юынырга, кулларны юарга яисә су агымына карап сокланып торырга мөмкин. Иртәнге чәй савытыгыз кечкенә генә күлгә әйләнсен. Бу күлдә сез ай яки йолдызлар чагылышын күрмәссез. Әмма бу күл суының өске тынычлыгын тәэмин итә аласыз. Үзеңә генә тынычланырга кирәк. Һәм үзеңә дөрес итеп суларга гына кирәк.

Калашлар үзләренең борынгыдан килгән диннәрен саклап, төзек итеп иҗатлап күршеләрдән бар яхшы нәрсәләрне куша белгән. Алар Будданы, Гайсәне, Мөхәммәд пәйгамбәрне үзләренең борынгыдан килгән аллалары белән бертигез күрә. Бәлкем, бу юл аларны берәр динне инкяр итүчеләр келәймәсеннән азат иткәндер. Һәм аларга дөньяга бәя бирү (мироздание) чиген киңәйткәндер. Барлык яшәү дәверендә калашлар беркемне дә үзләренең дин юлына көчләп ышанырга мәҗбүр итмәгән. Кояш, һава, җир һәм аллалар барысына да җитәрлек дип санаганнар (Рәсәй кенәзлегендәгечә вәхшиләрчә көчләп чукындырып, христиан динен, православиене башка халыкларга такмаганнар). Гади генә яшәргә, яратырга һәм иҗат итәргә чакырганнар. Моның өчен башка халыкларның җирләрен яулап, халыкларын җәберләп, үтереп яшәргә кирәк түгел…

Бәлкем бу куркаклыктыр? Нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Калашларның ата-бабалары Искәндәр Македонскийның талантлы, курку белмәс сугышчылары булган. Алар башка беркем булдыра алмаганча сугыша белгән. Ләкин озак еллар башка халыклар арасында яшәп, низагларны хәрби булмаган юллар белән бик зур осталык белән чишәргә өйрәнгәннәр. Ә сирәк кенә, коралсыз чишелә алмый торган бәрелешләрдә аз «кан түгү» юлларын сайлаганнар. Чөнки үзләренең кабиләләренең зур казаныш­лары итеп байлыкны, җирне түгел, ә, кабиләдәшләренең гомерләрен санаганнар.

Иң кызыклысы – бу кабилә җәмгыятендә тол хатыннар булмавы. Ирләре үлгән очракта, хатыны 40 көнне кайгырып үткәрә. Аннан соң ярты ел вакыт эчендә янә үзенең теләсә кайсы кабиләдәшенә кияүгә чыга ала. Бу вакыт эчендә үзенең кулына һәм йөрәгенә тиңдәш дәгъвачы тапмаса, үлгән иренең өлкән туганының хатыны була. Ул аның балаларын да үзенең уллары итеп таный. Шундый традиция хөкем сөргәнгә, кабиләдә тол хатыннар гына түгел, караучысыз балалар да юк. Калашларның яраткан аллаларының берсе - Мәхәббәт алиһәсе. Телевизор, интернет булмаган заманнарда озын кичләрне бу алиһәгә табынып үткәрмичә, тагын ни эшләргә кала? Ире традиция буенча хатынына массаж ясый. Аннары яраткан иренә хатыны. Массаж мәхәббәт уенына әверелеп китә… Бу вакытта, калашлар ышануы буенча, организм эшләп чыгарган «нечкә» энергияне гамәлгә ашыру кирәк була. Бүтәнчә әйткәндә, бу «эштән» соң хатыны, иренең күлмәген киеп, кичке аш әзерләргә тотына (бездә дә кайбер кыз-хатыннар ирләренең күлмәкләрен киеп йөрергә ярата). Калашларның хатыннары шулай үзләренең сөекле рухи-яклаучы ирләренең тәэсирен үзләрендә сакланып калуына ышанган. Моны икенче төрле гади генә аңлатып була. Ир кешенең күлмәгенә сеңгән тиреннән хатыны имунный системаны ныгытучы микродоза матдә ала. Бу халыкта мондый күренешләр гадәти хәл итеп саналган. Алар күп гасырлар дәвамында авыруларны дәвалау алымнарын һәм аның профилактика ысулларын җыеп, саклап килгән.

Хатыны кичке аш әзерләгән арада ире каллиграфия, агачка яки сөяккә бизәк ясау белән шөгыльләнгән, картиналар, кечерәк кенә өй тимерчелегендә вак-төяк әйберләр ясаган. Чамалавы авыр түгел, мәхәббәт алласының канат тәэсирендә һәм шул «нечкә» энергия тәэсирендә булу сәбәпле хатынының кичке ашлары тәмлерәк була. Ир кешенең ясаган әйберләре аеруча гүзәл әсәрләргә әверелә…

Сер түгел, башка бик күп Азия халыкларындагы кебек калашларның да ирләре еш кына кичке ашны үзләре әзерли. Ә, хатыннары ул чакта шигырьләр укый, яза, рәсем сәнгате белән мавыга, тимерчелектә шөгыльләнә…Монда искитәрлек берни дә юк. Мәгълүм хәл: кайбер ашларны, ашамлыкларны ир-атлар хатын-кызлардан да остарак әзерли. Шуның өстенә болар барысы да мәхәббәт уеннарының бер өлеше булып тора. Ә калаш халкы мондый уеннардан башка, дөнья беркатлы, ямансу дип ышанган…

Күп кенә сәяхәтчеләр, галимнәр бу халыкка күбесенчә нәфрәт һәм кара көнләшү белән карый. Ни өчен? Ә сездә нинди мөнәсәбәт туар иде, әгәр дә кичке аштан соң ир белән хатын янә дә яңа баштан мәхәббәт белән шөгыльләнә башлавын белсәгез? Калаш халкы «икенче кат» мәхәббәт белән шөгыльләнү аларның яшәү мөмкинлекләрен киңәйтә, сәламәтлекләрен ныгытуга инанган. Аларда бу хәлләрнең барысы да гади «көндәлек» хәл саналган. Һәр елның ике көнен алар мәхәббәт алиһәсенә багышлаганнар. (Күз алдына китерүе дә кыен, әгәр дә безнең илдәгечә аларда елына 112 көн ял көне булса. Һәм шул көннәрнең ике көнен мәхәббәт алиһәсенә бүлсәләр?!) Бу көннәрдә бергәләшеп күңелләренә якын урыннарга сәяхәт кылганнар, дусларына, туганнарына кунакка барганнар, балалары белән мәш килгәннәр, бер-бересенә бүләкләр бирешкәннәр. Бу көннәрдә йортта чәчәк күп булган, шәмнәр, тәмле ис чыгарып торучы таяклар янып торган. Бу вакытларны алар бер-берләренә ­багышлаган…

Бу халыкның тормышын, гадәтләрен өйрәнә башлагач, мин бәхетнең, гомер яменең һәрчак үзебезнең кулларда булуына инандым. Безгә дәүләттән кайчандыр бәхет килеп ирешүен көтеп яшәмәскә, ә һәр көн үзебез, адым саен аңа якынаерга кирәклегенә ышандым. Якыннарыбыз, туганнарыбыз, балаларыбыз өчен тырышып, намуслы эшләп, хезмәт итеп яшәү һәркемгә кәнәгатьләнү һәм ахыр чиктә күңел тынычлыгы, бәхет китерә. Һәр гаиләдә милли гореф-гадәтләр нигезендә, бер-береңне аңларга тырышып яшәргә кирәк. Бәхетле һәм сәламәт булу серләре үзебезнең кулларда.

Расих ҖӘЛӘЛ. 

Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев