Баш бакчачы
Шәхси хуҗалыкларда терлекләргә тәмле сенаж, силос сирәк эләгә. Малларны мондый ризык белән сыйларга теләсәң, аны колхоз базыннан төнлә, җилкәгә күтәреп алып кайтырга туры килә. Өстәвенә, юлыңа җитәкче яки сакчы килеп чыгу ихтималы бар бит, ояты ни тора. Йөкнең авырлыгы да сиздерә, кача-поса кайтканда бик тиз элдертсәң дә, абзарга кергәндә сулыш...

Туган авылы Качкында - башлангыч, Зөбәердә - җидееллык, Пучыда урта мәктәптә укыган Фарсель Зыятдинов, әлеге мәшәкатьтән котылырга теләп, уйга бата. Йөрәксенеп бакчаларында баз казый, шунда хуш исле печән тутыра, аны сикерә-сикерә таптый. Әмма кул сузымындагы әлеге азык белән киртәдәге малларны тукландыра алмый, күгәргән һәм чергән печәнне тиреслеккә түгәргә туры килә. Үзе шул чакта: "Бу кадәр азык нигә болай әрәм булды икән?" - дип уфтана. Агрономнан сорашып, үләннең тиешенчә тыгызланмавына, һава белән бәйләнешкә керүенә һәм черүенә төшенә, төп өстенлекне печән хәзерләүгә бирә башлый.
Фарсель марҗаларның татар авылларына килеп, әчегән помидор, эче бушаган кыяр, тозлы кәбестә сатып йөрүләренә дә аптырый. Җирле халык шуны чират торып ала бит. Ә нигә үзләре үстерми? Күрәсең, бу шөгыль халыкның яшәеш гадәтенә кермәгән. Шул сәбәпле, авылда җиләк-җимеш үстерүчеләр дә күп түгел. Моның өчен су да җитми. Аны көянтә-чиләк белән ерактагы чишмәдән чәй кайнатырга һәм аш пешерергә, терлекләргә эчерергә, мунчада юынырга ташыганда да хәлдән таясың. "Әллә бакчада кое казыйкмы?" - ди Фарсель Бөек Ватан сугышында катнашкан, авылда бригадир булган әтисе Сәхәбетдингә. Өлкән кеше хыялый малаеның әлеге ниятен хуплый. Көрәк белән җирне җиде метр тирәнлеккә казыйлар, су чыккач, барлык зур савытларны тутыралар. Инде яшелчәчелек һәм җиләк-җимеш агачлары, төрле куаклар үстерү турында хыяллансаң да була. Унынчы класста укыган Фарсель урманнан карлыган, кура җиләге, әрәмәлектән төрле агачлар төпләп кайта. Минзәлә районының "Дружба" совхозына барып, алмагач үсентеләре ташый, аларны бакчачы Костин киңәшләрен истә тотып утырта.
Язмышына язылгач, Фарсельгә җир белгече серләре белән дә танышырга насыйп була. Башта классташлары Кәүсәрия, Чулпан, Сөрәйә белән Бөгелмәдәге укытучылар институтына килсә дә, әдәбият бүлегендә урын булмый, математиклар төркеме күңеленә ятмагач, кире борыла. Кызлар дәррәү кубарылып киткән медицина институтына да соңара. Шулчак агроном Тимершәех Фәйзуллин аңа үзе укыган Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына барырга киңәш итә, Актаныш районы егете Идел буендагы ошбу урта уку йортында гыйлем ала башлый.

Әлеге сораулар алты балалы гаиләдә үскән Фарсель Зыятдиновны гомер буе озатып бара. Сәламәтлек, озак яшәү, туклану мәсьәләсе аңа Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында көндезге бүлектә укыганда, читтән торып Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганда да тынгылык бирми. 1964 елда, Татарстан радиосына эшкә чакырылгач, халыкны бакчачылык эшчәнлегенә җәлеп итәргә теләп, бу фикерен авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Карл Фәизовка да җиткерә. Җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, теләктәшләрен арттыра. Яңа оешкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының фәнни-техник мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп күчерелгәч тә алдынгы тәҗрибәне "Авыл таңнары" тапшыруы аша милләттәшләр белән бик теләп бүлешә. Казан финанс-икътисад институтында студентларга белем биргәндә дә, икътисад фәннәре кандидаты (1975) һәм докторы (2002) дәрәҗәсен алганда да, бу шөгыленнән ерагаймый. Шушы тугрылыгы өчен ул халык тарафыннан Татарстанның баш бакчачысы итеп таныла.
Аныңча, бакча - тормыш ул. Монда ял итәсең, җиләк-җимеш һәм яшелчә үстереп, сәламәтлекне ныгытасың. Әмма арада табигать почмагын шашлык пешерү урынына әйләндереп калдыручылар да бар. Ялкаулар барлык мәйданга үлән чәчеп тә хаталана, бакча бит ул - күңелдәге хыялны гамәлгә ашыру урыны. Ә моның өчен бакчачыга тырышырга, төрле сорауларга җавап табып алга барырга кирәк.
Бакча - авырлыкка юлыкканда күңелне юатучы телсез дус та ул. Монда, кыенлык килгәндә, һәрбер үсемлек янында тукталасың, сөйләшәсең, үсеш-үзгәреше белән кызыксынасың, үз-үзеңне тынычландырасың. 1937 елгы Фарсель Зыятдинов болай тикмәгә генә әйтми. Ике яшендә кызы Алсу, алтмыш бер яшендә хатыны Фирая, кырык дүрт яшендә улы Айваз дөньядан киткәч, ул алты сутыйлы кишәрлеккә килеп сыена.
Икътисадчы буларак фикер йөртеп, Ф. Зыятдинов бакчачыларга күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә киңәш бирә. Ул чакта, мул уңыш җыелганда, товар бәясе арзанаячак. Базарда бәя төшәчәк. Әмма хәзер, теге яки бу товарга ихтыяҗ зур булганда, бәяне сәүдәгәрләр үзара сөйләшеп "көйли", ул сатып алучының кесәсенә суга. Әлеге вәзгыятьне фәкать бакчачыларның уртак тырышлыгы белән җитештерүчәнлекне арттырып кына чигендерергә мөмкин.
Гомумән, тәҗрибәле бакчачы Ф.Зыятдинов бакчага кагылышлы күп сорауларга җавап бирә. Бакчачылар белән радио аша дистә еллар буе аралашып, байтак кыенлыкны хәл итәргә булыша. Хәтта җәмәгать транспортында барганда да ярдәмен күрсәтә. Иң яхшысы, үсемлек язмышы борчый башласа, язучы һәм галимнең китапларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Автор 2011-2015 елларда кызыксынучылар өчен "Ямь һәм тәм" дигән өч томлыгын чыгарды. Аның берсе - җиләк-җимеш үстерүчеләргә, икенчесе - яшелчә игүчеләргә, өченчесе дару үләне җыючыларга адреслана. Болар - теләсә кайсы бакчачының кул астында торырга тиешле ярдәмлекләр. Татарстанның баш бакчачысы туплаган күпьеллык тәҗрибә һәм фән казанышлары белән танышуның файдасы тимичә калмый.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз