Мәдәни җомга

Сөембикә һәйкәленә урын табылырмы?

Моңарчы  Астана исемен йөртеп, соңгы вакытта Нурсолтанга әйләнгән Казахстан башкаласында гомер кичергән татар рәссамы, сынчы Камил Муллашев Казаныбызда еш күренә.

Сәнгать саклагычларына ханбикә Сөембикә, шагыйрь Габдулла Тукай, аның укытучысы Мотыйгулла Төхвәтуллин, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, җырчы Илһам Шакиров... рәсемнәрен тапшыра. Татар иле башкаласында берничә шәхси күргәзмәсен оештыргач, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 

Кытайда туган милләттәш соңгы вакытта – төгәлрәге 2002 елдан ханбикә Сөембикәнең мәһабәт һәйкәлен Кремль янындагы мәйданда урнаштыру  уе белән яна. Хыялын сызым–проектларда чагылдыра. Иҗат эшен елдан-ел камилләштереп, Татарстан Мәдәният министрлыгында сынауны уңышлы үтә. Шөкер, Казахстанның атказанган эшлеклесе Татарстанның халык рәссамы, Кытайның мактаулы мәдәният эшлеклесе, Франция сәнгать академиясе лауреатының затлы хезмәте кире кагылмый, шул ук вакытта кирмән тирәсенә якын да җибәрелми. Тарихи корылманың халыкара ЮНЕСКО оешмасы бинасы исемлегенә теркәлүе болай тыю, чикләү өчен төп сәбәп – сылтау итеп күрсәтелә.

Әмма исемен дөнья белгән шәхес чигенергә теләми. Апрель аенда йогынтылы затларга скульптураның яңартылган, тулыландырылган проектын калдырып, ерактагы өенә кайтып китә. Җитәкчеләр белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә өметләнеп саубуллаша.

Кайткач, Сөембикәне “казахлаштырудан” саклап  калырга теләп, Казахстанның тасвирый сәнгать академиясе академигы Камил Муллашев Татарстан Республикасы Дәүләт Советына чираттагы хатын җибәрә. “Астанада танылган казах язучысы Шарбану Бейсенованың “Сөембикә-Олы Дала аруы” (“Сөембикә – Бөек дала ханбикәсе”) китабы дөнья күрде, - дип яза. – Монда Сөембикәнең татар ханбикәсе икәнлеге турында ник бер җөмлә булсын?! Ул фәкать ногай бае кызы итеп күрсәтелә, тарихи образы нәсел токымы аша казах халкына якынайтыла. Шуңа күрә урында әлеге ялгыш карашка карата мөнәсәбәтне ачыктан-ачык белдерергә туры килә.

Казанда, Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан, Сөембикәгә һәйкәл ачу бәйрәм программасына кермәсә, тарихи мөмкинлек кулдан ычкыначак!”

Октябрь ае урталарында, Сөембикә һәйкәленең кечерәйтелгән макетын пластилиннан, пластиктан, бронзадан ясап, К.Муллашев кабат Казанга килеп төшә. 2300 чакрымлы 26 сәгатьлек озын юлны шәкерте Д.Терекулов белән бергә автомобильдә уза. “Казахстанның беренче рәссамының мондый ышаныч күрсәтүе зур мәртәбә, - ди Дәүләтбәк. – Скульптура макетларын Казан шәһәре архитектура сәнгате советы утырышына вакытында китереп җиткердек”.

Шөкер, бу юлы да нәфис сынга тел-теш тидерелми, күпьеллык хезмәткә уңай бәяләмә бирелә. Әмма һәйкәлне кая урнаштыруга кагылышлы сорау тагын ачык кала. Егерме метрлы биеклекне исә дүрткә калдыру тәкъдиме ишетелә. Тик автор патшабызны декоратив бизәкнең кече формасына әйләндерүгә каршы икәнлеген белдерә. Ханбикәнең, кулын җәеп, үз дәвереннән бүгенгегә дулкын кебек ашкынып килүен чагылдырырга тели. Сөембикәнең тарихыбызның, мәдәниятебезнең символына әйләнүенә, күңелне тукландырып татар рухын күтәрешүенә өметләнә. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: