Мәдәни җомга

Илһам Шакиров ватанында

Элекке Сарман, хәзерге Тукай районындагы Яңа Бүләк авылы – мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров ватаны.

Килүчеләрне монда Россия халык артистының музее каршы ала. Ул шундый зәвык белән эшләнгән, икенче катта бизәкле балконга хәтле бар. Инде хәзер җыр буенча татар Тукае мирасханәсен дәрәҗәсенә лаеклы рәвештә тулыландыру-баету сорала. Арабыздан киткән кабатланмас моң иясенә хөрмәт бүгенге көндә шулай хәтер яңартып күрсәтелә. 

– Бу Илһам Шакировны юксыну хисен сиздерүнең бер мисалы, - ди әдәби-музыкаль кичәне бушлай оештырган сатирик язучы, җырлар авторы Алмаз Хәмзин. – Шуңа күрә Яңа Бүләккә аның авылдашлары белән очрашырга килдек. Мондагы халыкның сәнгатьне яратуын, югары зәвыклы булуын күрдек. Илһам Шакиров абыйсы Кыям улы Флюрның балконда баянда уйнап каршылавына таң калдык. 260 урынлы мәдәният йортында, тамашачылар белән өч сәгать аралашканда, сәхнәгә күтәрелеп, залга төшеп, онытылмаслык истәлекләр һәм мәгънәле җырлар белән бүлештек.

Халык күңелен моң белән тутырып калдырган Илһам Шакировның хәтер кичәсендә шулай ук Татарстан Югары Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов та катнаша, чыгыш ясый. Оператор Айдар Хәмзин исә, музей фондына истәлек калдырырга теләп, очрашу барышын видеотасмага яздырып бара.

Юксыну хисен шулай зурдан кубып сиздерү татарның рухи дәрәҗәсен баета, халкыбызга яңа шәхесләрен тәрбияләргә булыша. Мондый эчкерсез очрашулар дәвамлы була күрсен. Кунакчыл Яңа Бүләк авылындагы “Илһам чишмәсе”нең тәмле суын киләчәктә дә татырга язсын.

Б.ХӘМЗИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: