Мәдәни җомга

Җиһанов, Әхмәтов, Мәҗитев...

Казанның Кече Кызыл урамындагы 14 нче йортта Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артис­ты, профессор, композитор Нәҗип Җиһанов (1977-1988), Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, композитор Фасил Әхмәтов (1977-1998) яшәп китә, моннан соңгы юлга озатыла.

Аларның исеме диварга истәлек тактасы куеп мәңгеләштерелә. Инде мондый хөрмәт күрсәтү чираты режиссер, композитор, педагог, РСФСР һәм ТАССР­ның атказанган сәнгать эш­лек­лесе Илгиз Мәҗитевкә (1978-2004) дә җитә. Хатыны, тарихчы Галина Мәҗитева мәсьәләне кузгаткач, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хуплау сүзен әйткәч, филармония директоры Кадим Нуруллин булышлык күрсәткәч, яшь сынчы Фәнил Вәлиуллин күпләр хыялындагы уйны гамәлгә ашыра.

Кояшлы көндә истәлек тактасын ачу вакыйгасы сәнгать бәйрәменә әйләнде. Татар дәүләт опера һәм балет теат­рында берничә әсәрне сәхнәләштергән, филармониядә озак еллар сәнгать җитәкчесе булган, спорт сараенда концертлар оештырып күрсәткән, консерваториядә шәкертләр укыткан, утыз җырын калдырган Илгиз Габидулла улы сагынып искә төшерелде. Чөнки ул бөтен гомерен сәнгатебезне, мәдәниятебезне үстерүгә багышлый, күп шәкертләр тәрбияли, үзеннән рухи мирас калдыра. Беренче Президент Минтимер Шәймиев, артистлар Зилә Сөнгатуллина, Эмиль Җәләлетдинев, Рәшит Сабиров, Айдар Фәйзрахманов моның турында сокланып-горурланып сөйләде.

Истәлек тактасы куюны матур гадәткә әйләндерүне хуплаганда, М.Шәймиев тарихи йортның тышкы ягы купшынуга да игътибар итте. “Фасад безнеңчә түгел”, – дип, аны төзекләндерү, матурлау мәсьәләсен күтәрде.

Б.ХӘМЗИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: