Мәдәни җомга

Әхәт САДРИЕВ: СУГЫШ ШУЛАЙ БАШЛАНДЫ...

Бүген Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел тула. Белгәнебезчә, элеккеге СССР һәм Польша - Җир шарында сугыш михнәтләрен иң күп татыган илләр. СССР фашистларга каршы сугышта 27 миллион (барлык халыкның 14 проценты), Польша исә 6 миллион (20 процент) кешесен югалта. 1977-81 елларда миңа Польшада урта мәктәп директоры урынбасары булып эшләргә...

Бүген Бөек Ватан сугышы башлануга 71 ел тула.

Белгәнебезчә, элеккеге СССР һәм Польша - Җир шарында сугыш михнәтләрен иң күп татыган илләр. СССР фашистларга каршы сугышта 27 миллион (барлык халыкның 14 проценты), Польша исә 6 миллион (20 процент) кешесен югалта.

1977-81 елларда миңа Польшада урта мәктәп директоры урынбасары булып эшләргә туры килде. Шушы чорда бу илнең күп өлкәләрендә булдым. Шул исәптән, Гданьскида, аның Вестерплятте бистәсендә булу - үзе бер тарихи мизгел. Нәрсә соң ул Вестерплятте? Дөнья тарихына кереп калган бу исемнең әһәмияте нидән гыйбарәт? Вестерплятте - Икенче Бөтендөнья сугышы башланып киткән урын ул. Билгеле булганча, Гданьски шәһәре Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң, Милләтләр Лигасы карары белән, бер дәүләткә дә буйсынмый торган, ирекле шәһәргә әверелә. Шәһәр каршындагы 25 гектарлы кечкенә генә Вестерплятте ярымутравы исә Польшага бирелә. Поляклар монда чит илләрдән сатып алынган коралларны вакытлыча урнаштыру өчен хәрби складлар төзи, гаскәр урнаштыра.

1939 елның 31 августында кичке сәгать 8дә фашистлар провокация оештыра. Алар, поляк солдатлары формасына киенеп, Германиянең Глейниц шәһәренә һөҗүм итә. Шуңа сылтау итеп, Германия 1 сентябрь көнне иртәнге 7 сәгать 40 минутта Польшага бомба яудыра башлый. Икенче Бөтендөнья сугышы әнә шулай башланып китә. 1939 елның август ахырында Гданьски портына "ихтирам визиты" дигән сәбәп белән нимесләрнең "Шлезвич Хальштейн" броненосецы килә, ә 1 сентябрь иртәсендә алар да Вестерпляттегә ут ача.

Фашистлар тиз генә уңышка ирешергә уйлый, әмма көчле каршылыкка очрый. Шулай да көчләр тигез булмый, фашистларның генерал Рейхенау җитәкчелегендәге 10 нчы армиясе Польша фронтын 5 сентябрьдә өзеп, Варшавага һөҗүм итә. Бу вакыйгаларга инде 73 елга якын вакыт үтеп китте. Хәзер инде сугыш башланган 1 сентябрь дөнья күләмендә Тынычлык көне дип билгеләп үтелә.

Ә инде дәһшәтле 22 июнь таңында меңләгән нимес туплары совет чик буе заставаларына, Кызыл армиянең төп көчләре тупланган урыннарга төбәп ут ача. Шул ук сәгатьтә йөзләгән дошман самолетлары һавага күтәрелә. Сугышның иң беренче сәгатен-минутын үз җилкәсендә татыган ныгытмаларның берсе - Брестта миңа күп мәртәбәләр булырга туры килде. Бресттагы һәр таш, бина, елга-күперләр сугышның беренче мизгелләрен хәтерендә саклый. Ныгытма эчендә дулкынланмыйча йөрү мөмкин түгел. Хәрабәләр (аларны истәлеккә төзәтмичә калдырганнар), меңләгән каберлекләр, 100 метрлы һәйкәл - солдат штыгы, үлеп баручы сугышчының 30 метр биеклектәге "Суга сусау" исемле таш һәйкәле, Польша белән ике арадагы Буг елгасы аркылы салынган 1941 елгы күпер калдыгы, музей бинасындагы кадерле экспонатлар - шул чорның телсез шаһитләре - безне сугышның беренче минутларына алып кайта, биредә һәлак булучыларны кат-кат искә төшерә.

Брест крепостен саклауда безнең якташыбыз, лейтенант Алексей Дуньшаков та була. Ул комендант взводы белән җитәкчелек итә. 22 июнь көнне аның сугышчылары 60лап фашист солдатын юк итә. А.Дуньшаков сугышта ике мәртәбә яралана, дәваланып, яңадан хезмәт итә, Берлинга барып җитә, дистәдән артык орден-медаль белән бүләкләнә, подполковник дәрәҗәсендә запаска чыгып, Яшел Үзән шәһәренә кайтып төпләнә. Аның турында тарихчы-галим Җәмил Гыйльманов "Без сугышта юлбарыстан көчлебез" исемле китабында (Казан, 1989) әтрафлы итеп яза. Брест крепостен саклаучылар арасында татар халкының каһарман улы, Питрәч районында туып-үскән майор, 44 нче укчы полк командиры Петр Гаврилов та бар. Аның батырлыгы турында бөтен дөнья белә.

... Безнең А.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның Бөек Ватан сугышына багышланган музеенда югарыда сөйләнгән вакыйгаларга кагылышлы материаллар байтак. Шул исәптән, монда Вестерплятте ярымутравының картасы куелган. Сугышның иң авыр мизгелләрен беренче булып үз җилкәләрендә татыган Вестерплятте һәм Брест каһарманнарының тиңдәшсез батырлыгы күңелләрдә, тарих битләрендә мәңге саклана.

Сугышның беренче көннәреннән үк барча халык дошманның һава һөҗүмен кире кагарга өйрәнә. 1941 елның көзендә нимес авиациясе Казан тимер юлын бомбага тота, Яшел Үзән янындагы Идел күперен юк итәргә маташа. 13 сентябрьдән Казанда, Яшел Үзәндә, Урмары - Яшел Үзән - Юдино - Биектау тимер юлы юнәлешендә, республиканың көнбатыштагы 9 районы территориясендә ут яктысын тулысынча яшерү режимы кертелә, урыннарда йөзләрчә һава һөҗүменнән саклану төркемнәре оештырыла.

1941 елның 27 октябрендә Казан оборона чиген төзү тарихка "Казан каймасы" дип кереп калган ярымбоҗра тәшкил итә. Ул Покровское авылыннан Урмары станциясе, Кайбыч һәм Апас аша Болгар шәһәренә кадәр сузылырга тиеш була.

"Казан каймасы"н төзү 1941 елның 27 октябреннән 1942 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Биредә бу вакыт эчендә һәркөнне Казаннан, Татарстанның 28 районыннан 107 меңләп кеше эшли. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым озынлыкта окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы , 56 зенит ноктасы, 419 землянка һ.б. объектлар корыла. Безнең бәхеткә, дошман бу якларга килеп җитә алмады, Мәскәү тирәсендә 1941 елның 5 декабреннән башлап тар-мар ителүгә дучар булды.

1941 елда фашистлар кулына эләккән 3 миллион 400 мең совет солдаты һәм офицерларыннан, шулай ук гражданнарыннан 1942 елның гыйнвар ахырына нибары 1 миллион 400 меңе генә исән кала, 2 миллионы җәзалап үтерелә, ачлыктан, кыйнаулардан, авырулардан, авыр хезмәттән үлә. Ватандарлык рухы белән яшәгән совет солдаты һәм офицерлары һич кенә дә тоткынлыкта булуы белән килешми, гел качу юлларын эзли. Бер миллионнан артык әсирнең качарга омтылганда яки качканда атып үтерелүе шуны раслый. Нюрнберг процессында күрсәтелгәнчә, Польшаның Люблин каласы тирәсендә урнашкан Майданек лагеренда гитлерчылар үзләренең ерткычлыгы белән дан тота. Әлеге лагерьда барлыгы 1 миллион 500 мең хәрби тоткынның гомере өзелә. Биредә танылган галим, генерал-лейтенант Дмитрий Карбышев җәзалап үтерелә.

Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең әсирлектәге фаҗигале язмышы да бөтен дөньяга мәгълүм. Шагыйрь, прозаик, гвардияче укчы полк командиры Хәйретдин Мөҗәй Дахау концлагеренда газап чигә. Җәлил һәм җәлилчеләр Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

Күренекле татар язучысы Нәби Дәүли Бухенвальд, Баден-Баден, Магдебург лагерьларында хәрби әсирлектә була. Аның автобиографик материалга һәм әсирлек чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган "Яшәү белән үлем арасында" дигән повестен һәм "Җимерелгән бастион" исемле романын тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Бухенвальд, Дахау, Заксенхаузен, Майданек, Маутхаузен, Равенсбрюк, Освенцим лагерьларында һәм аларның 150 бүлекчәсендә Аурупаның 28 иленнән 18 миллион әсир юк ителә. Бер Освенцим лагеренда гына да 4 миллион кеше үтерелгән.

1980 елда Освенцимда үземә дә булырга туры килде. Лагерьга керү капкасы өстенә нимес телендә "Кешене бары эш кенә азат итә" дигән сүзләр язылган. Мондагы 28 бинада (элек алар поляк солдатлары казармалары булган) фашистлар әсирләрне төрлечә җәзалаган, фашист табибләре - югары медицина уку йорты галимнәре - алар белән төрле тәҗрибәләр үткәргән, 5-15 яшьлек совет балаларының канын тулысынча суыртып алып, яраланган нимес солдат-офицерларын дәвалауда файдаланган. Ир-ат һәм хатын-кыз чәченнән капчык үргәннәр, мендәр-матрас ясаганнар. 1947 елдан бирле эшләп килгән бу музейда әле дә файдаланырга өлгермәгән 7 тонна чәч саклана, дистә меңләгән сабый баланың аяк киемнәре, күзлекләр, кул-аяк протезлары, әсирләрнең авызларыннан каерып алынган алтын теш калдыклары, әсирләрне җәзалау өчен эшләнгән махсус җайланмалар, тоткыннарның савыт-сабалары, кырыну приборлары, шәхси әйберләре фашизмның вәхшилеген бүген дә дәлилләп тора. 200 кешегә исәпләнгән бинада 2000нән артык әсир асралган, монда алар бик тиз "тере мәет"кә әйләнеп, шыр сөяккә калган.

Освенцим лагеренда көне-төне 4 мичтә мәетләр яндырылган. Фашистлар башта әсирләрне агулап үтергән, аннары таза кешеләрнең тәннәреннән махсус җайланма белән майларын эретеп алып, сугышта техника өчен ягулык-майлау чималы итеп кулланган. Калган сөяк-санакларын яндырганнар. 4 мичтә сәгать саен 360лап әсир юк ителгән. Барлыгы бер миллионнан артык кеше яндырылган, көлен якындагы зур күлгә ташлаганнар.

1944 елның 27 гыйнварында Освенцим концлагере тоткыннары Совет армиясе тарафыннан азат ителә. Ул вакытта нибары 7 мең "тере мәет" ирек ала. Аларның да күпчелеге сәламәтлеге нык какшаган булу сәбәпле, иреккә чыгуга ук үлә.

Төрле лагерьларда Татарстанда туып-үскән 60 меңгә якын кеше җәфа чигә. Шуларның 30 меңе - татарлар, калганнары - урыслар һәм башка милләт вәкилләре.

Сугыш чорында республикабыз, районнарыбыз 600дән артык төрле корал, кием-салым, азык-төлекне фронтка озатып тора, армиягә, илгә 131 миллион пот ашлык, 50 миллион пот ит, 200 мең тонна сөт, 30 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчә тапшыра. 21 меңнән артык самолетны 4 елда республика халкы эшләп бирә. Бу - илдә җитештерелгән һәр 6 самолетның берсе, дигән сүз. Яшел Үзән шәһәренең М.Горький исемендәге заводы гына да 121 бронекатер, 17 буксир, 5 баржа, 17 данә башка төрле кораб төзеп, фронтка барлыгы 162 судно озата. Болардан тыш, 76 миллиметрлы 4 миллион 221 мең данә артиллерия снаряды, 2776 пулемет, 2760 авиабомба корпусы, 605 зенит җайланмасы, 25708 сапер көрәге, күп күләмдә аэрочаналарга детальләр эшләнә.

Сугыш чорында Татарстаннан фронтка киткән барлык халыкның яртысы диярлек һәлак була, хәбәрсез югала. Бу - республика халкының 11,5 проценты, дигән сүз. Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган каһарманнар истәлегенә Татарстан буенча 28 том Хәтер китабы нәшер ителде.

Халык хәтере - мәңгелек. Хәтер китабы - каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Хәтер китабы - туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында яңа буыннарның баш ию билгесе.

Яшел Үзән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: