Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

ҮЗӘКЛӘРНЕ ӨЗГӘН МӘГАРИФ

Узган атнада "Мәгариф" журналы коллективы республиканың соңгы елларда эшләнгән милли мәгариф концепциясе турында сөйләшү өчен түгәрәк өстәл җый­ды. Әңгәмәдә Татарстан Дәүләт Советының комитет рәисе Разил Вәлиев, мәгариф һәм фән буенча министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм...

Узган атнада "Мәгариф" журналы коллективы республиканың соңгы елларда эшләнгән милли мәгариф концепциясе турында сөйләшү өчен түгәрәк өстәл җый­ды. Әңгәмәдә Татарстан Дәүләт Советының комитет рәисе Разил Вәлиев, мәгариф һәм фән буенча министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары Олег Хисамов, Чаллы педагогика университеты проректоры Дамир Гыйлманов, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов, Мәгарифне үстерү институты галимнәре Рәсимә Шәмсетдинова һәм Марат Лотфуллин, Арча педагогика көллиятеннән Миләүшә Нуриева, Казандагы 4 нче интернат-гимназия директоры Марат Фәттиев, халык шагыйре Равил Фәйзуллин, "Мәдәни җомга" газетасының баш редакторы Вахит Имамов һ.б. катнашты. Сөйләшүне "Татмедиа" җәмгыятенең генераль директор урынбасары, "Мәгариф" журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева алып барды.
Соңгы дәвердә милли мәктәп һәм балалар бакчаларын һәм, гомумән, татар мәгарифен саклап калу турында бик күп сөйләшәбез. Баш ватудан гайре чарабыз да юк. Илдә фәкать бер генә - "россиянин" милләтен калдыру һәм йөзгә якын милләт балаларын "үз канаты астына алган һәм тәрәккыяткә юл ачкан олуг агай" телендә мәҗбүри рәвештә укытырга йөз тоткан карагруһчыл җәмгыятьтә милли йөзебезне һәм газиз мәгарифебезне саклап калу өчен җан тырмашып көрәшергә кирәк. 2007 елда В.Путин имзалаган 309 номерлы фәрманнан һәм шуның нигезендә Бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә тапшыру "йоласы" кертелгәннән соң, безнең милли мәгарифнең яшәеше дә куркыныч астында калды.
Гәрчә, ошбу бөек илдә татар мәгарифен юк итү өчен көрәш моннан 150 ел элек үк канат ярган инде. Безнең тәрәккыят хакында "төн йокыларын калдырып кайгыр­тучы" патша галиҗәнапләре Александр Икенче 1870 елда "Россиядәге инородецларны гыйлемле итү турында" махсус указ игълан итә. Синод һәм Н.Ильминский кебек явыз карагруһчылар котыртуы буенча пәйда булган әлеге указдан соң ике ел вакыт узуга ук татар халкы кебек "вак-төяк" милләтләрнең мәдрәсәләрен Уфадагы Диния нәзарәте идарәсеннән алып Россия мәгариф министры "канаты астына" күчерү һәм татар мәдрәсәләрендә рус теле дәресләрен, татар-башкорт балаларын башлангыч рус мәктәп­ләрендә мәҗбүри укыта башлау турында инде өр-яңа фәрманны да өстәп җибәрәләр. Йөзәрләгән мулла-мөдәррисләр, табигый ки, патша хөкүмәтенең әлеге гамәлләрен көчләп руслаштыру дип кабул итә һәм меңәрләгән шәкертләр руслаштырылган мәктәп-мәдрәсәләрдә укуларын ташлап протест белдерә. Хөкүмәт әлеге протест башында мөгаллим-мөдәррисләр торуын дөрес чамалый, әлбәттә. Ләкин шуңа карамастан 1874 елда Казан уку-укыту округын икегә бүлеп (һаман да шул "бүлгәлә һәм хакимлек ит" йоласы), аның бер өлешен Оренбург карамагына күчерәләр. Русча укытырлык "гыйлем" бирү максатыннан 1876 елда Казанда Татар укытучылар мәктәбе ачыла, тагын бер елдан соң Уфадагы шундый мәктәп Оренбург каласына күчерелә. Тәкәббер һәм буйсыну белмәс муллаларның башына сугу өчен, 1891 елдан башлап, имамлыкка яки мөдәррислеккә указ алган чакта рус теленнән имтихан бирү дә мәҗбүри шарт итеп куела. Шулай да, патша хөкүмәте ничек кенә күсәк уйнатмасын, 4500 гә якын мәхәлләсе булган Идел-­Урал төбәгендә татар мәдрәсәләре гөрләп эшләп килә, ә Казан һәм Оренбург укыту округларындагы рус-татар мәктәп­ләренең саны 1900 еллар үрендә 120 дән артып китә алмый. Россия хөкүмәтен аеруча Идел буе һәм Кырым татарларының көчләп руслаш­тырудан котылу өчен Төркиягә кача башлавы яки мөһаҗирлек хәрәкәте куркуга сала. Аннары газиз милләтенең балаларын гыйлемле итү өчен татар байлары, сәүдәгәрләр һәм җәдид карашлы имам-муллаларыбыз да көч куя бит әле. Нәкъ шулар рус-татар гына түгел, ә француз йә инглиз, төрек яки гарәп телләрендә дә гыйлем бирә торган "Хөсәения", "Мөхәммәдия", "Госмания", "Галия", Иж-Бубый мәдрәсәләрен нигезли. Мондый югары уку йортларының тамырын корыту өчен хакимият, ярсып-котырынып, Галимҗан Баруди, Габдулла Апанаев кебек имамнарыбызны сөргеннәргә озата, Иж-Бубыйдагы бертуган Нигъмәтуллиннарны һәм тагын 8 мөгаллимне Сарапул төрмәсенә илтеп бикли. Карагруһчыл хөкүмәт бер 1909 елда гына да Мамадыш өязендәге 171 җәдидчә мәктәпне ябып куя, алдагы елда инде Казан өязендәге 97 җәдидчә мәктәп эшләүдән туктатыла. Әмма Октябрь инкыйлабына кадәр Россия хөкүмәте безнең милләтне гыйлемгә омтылыштан да мәхрүм итә алмый, мәҗбүри рәвештә руслаштырып бетерүгә дә һич ирешми әле.
Без бүген "бүрәнә аша бүре куган" төсле кычкырып сүксәк тә, большевиклар һәм совет хакимияте тәүге елларда, милләтләрне үз ягына аудару өчен лояль караш күрсәтеп, ике яклы уен уйнарга мәҗбүр була әле. Большевиклар "мәрхәмәте" белән хасил булган Татарстан автономияле респуб­ликасында безнең хөкүмәт 1925 елда татар телен БЕРДӘНБЕР ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ дип игълан итәргә батырчылык кыла. Республикабызда гына түгел, хәтта чит өлкәләрдә дә татар мәктәпләре гөрләп эшли, татар театрлары һәм милли-мәдәни җәмгыятьләр чәчәк ата, татар газета-журналлары һәм китаплар нәшер ителә. Тешен чыгара, томшыгын чарлый башлаган Сталин хакимияте читтәге татар театрларын һәм татар матбугатын шартлатып ябып куйса да, милли мәктәпләребезгә кагылырга кыймый әле. Фәкать 1960 елларда гына Союз күләмендә милли мәктәпләрнең гомерен чикләү һәм руслаштыру чире яңара. 1990 еллардагы үзгәртеп кору җилләре татар халкына кабаттан дистәләгән милли мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачу мөмкинлеген тудырса да, хакимиятне һәм ил казнасын эләктергән яңа "демократлар"да кузгалган карагруһлык чире һәм аеруча 309 номерлы фәрман милли мәгариф язмышын кабат бугазыннан алды. Бердәм дәүләт имтиханнары һәм оптимальләштерү, экономия дигән сылтау белән Башкортстанда - 51 урта мәктәп, Төмән өлкәсендә - 91, башка төбәкләрдә янә дистәләгән төрле дәрәҗәдәге татар мәктәпләре ябылды. Үзебездә "яптымәлләштерелгән" татар мәктәпләрен дә кушсаң, милли мәгарифебезнең хәле үтә аянычтыр.
Әмма тыш-тырнагы белән каршы тору сәләтен гасырлар буе сак­лый белгәнгә күрә, Татарстанда бүген 742 татар мәктәбе һәм 830 милли бакча эшләп килә әле. Ни аяныч, тик алар арасында хәзер бер генә мәктәпне дә "тулаем рәвештә саф татар телендә гыйлем бирүче уку йорты" дип атап булмый, чөнки БДИ дип аталган бусага-зәхмәт хакына аларның һәркайсында диярлек химия, физика, математика, геометрия, алгебра, зоология, ботаника, хәтта география предмет-фәннәре русча укытыла. Ягъни, саф татар телендә генә укытучы мәктәпләр бөтенләй юк. Тавыш-тынсыз, кылыч уйнатмыйча һәм чукындыру отрядлары озатмыйча гына, Мәскәү карагруһчылары безнең Ана телебезне тартып алды, без хокуксыз кавемгә әверелдек.
Гәрчә, Татарстан - ярты Россияне хәерчелек, ачлык упкынына төшермичә сөйрәп баручы үрнәк төбәк. Без ел саен ил табынына 740 миллиард тәңкә күләмендә салым озатабыз. Моның өчен Мәскәү баштан сыйпап торгач, үзебез дә "лидер республика" дип күкрәк сугарга үтә яратабыз. Юкса, мондый "лидерлык" һәм басымчаклыкны без тарихта күп күрсәттек инде. Явыз Иван Казан өстенә канлы зур яу белән килгән чакта аның гаскәренә 50 меңгә якын җайдак илтеп куштык. 1722 елда Петр патша Кавказны буйсындыру өчен "Фарсы сәфәренә" юнәлгәндә янәдән дә аңа 30 мең җайдак өстәп җибәрдек һәм күпчелеген көтеп алалмадык. Хәтта 1930 елда Сталин патшага да "40 мең гаиләне кулаклыкта гаепләп, барча мөлкәтен, мал-туарын талап, Себергә озаттык", дип шәрран яра-яра рапорт бирдек тә, Украина белән Беларусьтан кала, бөтен Союз күләмендә иң алдынгы урынны яуладык. Әйе, шулай, Мәскәү түрәләре алдында "Әпипә"гә биергә нык остардык, инде үзәккә салым озату буенча да лидерлар без.
Хәзер тез чүгеп һәм ялварып сорасак та, Мәскәү безгә 200 миллиард сумнан да артыграк акчаны үз файдабыз өчен калдырырга рөхсәт итми. Киләсе ел казнасының күләме дә, әнә, 174 млрд сум күләмендә генә билгеләнгән. Ана телебезне һәм мәктәп-бакчаларны саклап калу өчен республика әлеге байлыкның 50 миллиардка якынын мәгариф өлкәсенә озатырга мәҗбүр. Үзәктәге карагруһчылар бугаздан буып алгач, иң беренче чиратта мәгариф турында кайгыртудан да җаваплырак башка өлкәбез юк.
Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясе һәм байтак институтлар белән берлектә, милли мәгариф системасын саклап калу, Мәскәү тарафыннан таптаттырмау өчен бөтен көчен куя. Безнең белгечләр, төрле фәнне үз республикабыз менталитетына - тарихына, теленә, йоласына яраклаштырып, инде 64 дәреслек әзерләгән һәм аны Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслатуга да ирешкән. Илдә мондый тырышлык һәм үҗәтлек күрсәткән бүтән бер генә төбәк тә юк. Безнең Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән мондый дәреслекләрнең гомуми саны инде 200 гә якынаеп килә һәм без - бу өлкәдә дә лидер.
Аннары без - кабатланмас тагын бер үзенчәлеккә ия милләт. Татар халкы бөтен дөнья, шул исәптән Россия буенча таралып гомер итә. Татарстан Конституция­сендә яңартылган 14 нче маддә буенча, без чит өлкәләрдә яшәүче татарлар турында да кайгыртмыйча булдыра алмыйбыз. Казан галимнәре әзерләгән дәреслекләрне Россия Мәгариф министрлыгы яки рус өлкәләрендәге хакимиятләр үз хисапларына сатып алыр һәм аларны Курган, Төмән, Әстерхан, Самара төбәкләрендә сакланып калган татар мәктәпләренә өләшер дигән ышаныч бөтенләй юк. Шул сәбәпле безнең Татарстан Мәгариф министрлыгы һәр ел саен ким дигәндә 18 мең данә дәреслекләрне башка төбәктә яшәүче татар балаларына таратырга мәҗбүр, монысы да чыгым. Фән-предметларны Ана телебездә укытыйк дисәк, шул ук география, ботаника, зоология, җыр, рәсем буенча дәреслек һәм методик әсбапларны да татар теленә калыплаштырмыйча булмый.
Татар тарихы буенча гыйлем бирү - аеруча зур каршылык­лар кичерә һәм даими яңарту таләп итүче аерым бер өлкә. Мәскәү фәкать рус милләте узган "бөек юлны" гына алга сөреп, Дәүләт Думасының кичәге рәисе С.Нарышкин җитәкчелегендә рус тарихын һәммә партия вә төркемнәр өчен тик бертөрле генә яктырту, яклау һәм үстерү буенча махсус комиссия төзеп куйганнан соң, башка "инородец" милләтләргә үз тарихларын күтәреп чыгу гаять авырлашты. Өстәвенә, кешелек тарихында 25 ел элек кенә аерым дәүләт буларак калкып чыккан Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан кебек республикалар да "чит" халыклар, беренче чиратта татар милләтенең тарих юрганын үз ягына тарткалый башлады һәм, бер тотынгач, үз мөстәкыйльлекләренең "550 еллыгын" үткәрү кебек "бөек­леккә" җитте. Алар хәзер Алтын Урда дәүләтен үзенә дәгъвалый, кайберләре 55 сыннан торган ханнар аллеясын бастырып куярга да әзерләнә. Мондый хәлдә Татарстан Фәннәр академиясенә һәм Мәгариф министрлыгына ашыгыч рәвештә, өстәмә һәм киңәйтелгән эчтәлектәге тарих дәреслекләре, популяр телдәге методик һәм әдәби китаплар әзерләүдән гайре бер чара юк. Без - тарих мәйданыннан югалырга яки чит-ят тарафыннан йотылырга лаек халык түгел! Без - мең ярым ел элек үк аерым ханлык төзегән, аннары дистәләгән исемдәге зур дәүләтләр тоткан һәм бөтен Россия күләмендә иң югары мәгърифәтчелеккә ирешкән бөек милләт! Газиз үткәнебезне яшь буынга ирештерү өчен, үзебездәге генә түгел, ә Кырым, Касыйм, Курган, Төмән, Әстерхан... төбәкләрендә эшләүче татар тарихчыларын, мөгаллимнәрне дә Мәгариф институтларының камилләштерү курслары аша уздырырга кирәк. Фәннәр академиясе тарафыннан да татар милләтенең тарихын электрон рәвештә хәзерләп интернетка кую хакында вәгъдәләр ишетелә. Читтә яшәүче татарларга өстәмә гыйлем бирү генә түгел, ә Мәскәүдәге карагруһчыларга каршы тору, үзебезне бөтен дөнья каршында яклау һәм күтәрү өчен дә кыйммәтле бу гамәл. Бүген җитәкчелек татар җәмәгатьчелегенең үтенеч-ялваруларына колак салмаса да, һичьюгы татар теле, әдәбият, тарих, рәсем, җыр, география, ботаника фәннәре буенча гыйлем бирү өчен мөгаллимнәр; тел, әдәбият, сәнгать буенча галимнәр әзерләү, рухи дөньябызны саклап калу өчен иртәгә барыбер милли университет булдыру да таләп ителәчәк.
Вахит ИМАМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев