Мәдәни җомга

Туган телне саклау – дәүләт эше

Туган телне укытудагы үз­гәрешләрнең авырлыгы укы­тучылар җилкәсенә төште.

“Туган телне укытудагы үз­гәрешләрнең авырлыгы укы­тучылар җилкәсенә төште. Ата-аналарның бер өлеше шундук туган телдән баш тартты. Укытучылар аларга  телне өйрәнүнең мөмкинлеген аңлатырга тырыша. Аң­лашылмаучылыклар бик күп. Бөтен хикмәт методикада. 50 ел элек язылган дәреслек файда китерә алмый”, – дип белдерде педагогика фән­нә­ре докторы Елизавета Хам­­раева Татарстан Фәннәр академиясендә үткән “Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре” исемле фәнни-­га­мәли конференциядә.


Дөньяның иң алдынгы илләрендә белем бирү билингваль, ягъни ике телдә бара. Әйтик, математика дәресләре инглиз телендә үтә һәм төштән соң шул ук дәресләр туган телдә  ныгытыла. Бу дәрескә әзерләнү була инде.  Бу очракта укучы туган телдә уйлауга күчә. Тел –белем үзләштерү коралы булып тора. Германиядә эмигрант рус балалары өчен ачылган мәктәп­ләрдә шул тәртиптә укыталар. Төшкә кадәр – рус телендә, ә төштән соң алман телендә. Бик нәтиҗәле укыту формасы. Финляндия законнары буенча 3 бала үз туган телендә укырга теләк белдерсә, дәүләт аларга укытучы билгели һәм дәреслекләр сатып ала. Швейцариядә, әгәр ата-­аналар берәр телне өйрәтүне сорап гариза язса,  ул мәктәпнең укыту-тәрбия планына кертелә һәм балалар мәктәпне тәмамлаганчы өйрәтелә.

Россиядә ике һәм өч телле мәктәпләр ачыла тора. Фәннәрне инглиз, алман дәресләрендә өйрәтү җәелә бара. Ә менә биредә яшәүчеләрнең туган телендә фән өйрәтү берәүнең дә башына килми. Бу – бик зур гаделсезлек. Моңа кадәр милли телләрне өйрәтү мәдәниятләр диалогы рухында барды. Бу да начар түгел иде. Әмма 2018 елдан соң хәлләр үзгәрде. Яхшы, хәзер инде без укыту планына атнага 1 сәгать мәҗбүри туган телне керттек.  Без рус мәктәбе дип атаган мәктәпләрдә рус балалары гына укый дип уйламагыз. Көньяктан Себергә таба барган эмиграция үз эшен башкара – Мәскәү мәктәбендә 1 нче сыйныфка килгән 28 баланың яртысы руслар түгел. Ә Себер шәһәрләрендә 28 нең 20 се – башка милләт баласы. ЮНЕСКО күпмилләтле мәктәпне хуплый. Россия өчен дә менә шул мәктәп яхшы булыр иде. Хәер, безнең илнең язмышы берәүне дә кабатламый. Россиянең бөтенлеге рус телен белүне таләп итә, дәүләт телләре турындагы закон дәүләт телләрен укытырга куша, милли телгә дә хокук бар, халыкара үсештән калышмас өчен инглиз, кытай теле кирәк. Кыскасы, безнең ил өчен әзер мәктәп моделе юк. Ә аны булдырырга кирәк. “Педагогика” журналы редакторы, профессор Руслан Базиев Россиянең күпмилләтле дәүләт булганын һәм тел укытуда аларны эмигрантлар белән  бутамаска кирәклеген әйтеп узды. “Бездә туган телне өйрәнү – туган телне, милләтне саклап калу булып тора. Мәсьәләне методикадан сәясәткә күчерергә кирәк. Чөнки туган телләрне саклау, вак милләтләрне саклау – илнең сәяси ихтыярында. Бу халык­лар үз илләрендә, үз туган җирләрендә яши. Алар үз телләрендә сөйләшергә хокуклы. Хәзерге яшьләр дә туган тел онытылса, милләт бетәчәген аңлады. Яшьләр аны өйрәнүгә каршы чыкмый”, – диде ул.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова республика мәктәпләрендә милли телләрне укытуның торышы белән таныштырды. Бездә 5 телдә белем бирелә, тел фән буларак өйрәнелә. “9 нчы сыйныфны бетергәндә йомгаклау аттестациясен тапшырганда татар, чуаш, мари, удмурт телләреннән уңышлы имтихан тапшыручылар бар. Имтихан биремнәрен безгә күрше республикалар бирә. Татар теле әлегә 26 төбәктә аз булса да мәктәпләрдә укытыла, 6 җирдә якшәмбе мәктәбе эшли. Быелгы уку елында мәктәпләрдә укучы 67 процент бала татар телен өйрәнә, 31 проценты рус телен өйрәнә. Хәзерге вакытта ФГОС таләпләре буенча атнага 0,5 сәгать туган телгә, 0,5 сәгать әдәбиятка бирелә. Атнага ярты сәгать укып тел өйрәнеп булмый. Мондый методика юк. Яңа планнарда моны үзгәртергә  кирәк”, – диде ул.

В.Путинның май ае указларына кадәр Чуашстанда һәр чуаш баласы туган телен өйрәнгән. 2017 елда ата-аналарга сайларга хокук бирелгәч, тел өйрәнүчеләр 80 процентка калган. Ә быелгы уку елында бу сан 50 процентка калган. Ә киләсе елда ничек булыр? Чуашстан Республикасының мәгариф институты проректоры Светлана Петрова чыгышын шушы саннардан башлады. “Ситуация бер сөйләшү аркасында үзгәрде. Хәзерге үзгәрешләргә сәясәтчеләр дә, җитәкчеләр һәм галимнәр дә тыныч, табигый күренеш итеп карарга чакыра. Вак халыкларның йотылуы, туган телләрнең юкка чыгуы – табигый күренеш бит ул, диләр безгә.

Бу җирдә яшәүче җирле халык­ларның телен саклау - дәүләт эше. Аны халык, җәмгыять җилкәсенә күчерергә тырышу “просто несолидно”, – диде галимә. – Тел сәясәтендә җаваплылыкның 80 проценты дәүләттә. Россия Конституциясе халыкларга туган телләрен өйрәнүне гарантияли. Аның нигезендә без чуаш телен укытуның берничә төрле методикасын булдырдык, тел укытучылары хәзерләдек, дәрес­лекләр чыгардык. Җәмгыять телне буыннан буынга тапшыра. Әлбәттә, без бик теләп тапшырыр идек. Әмма мин балалар бакчасына яки мәктәпкә килгәндә миңа дәүләт кайсы телдә белем алыр­га куша? Рус телендә түгелме соң? Икетелле кешедән, кайсы синең туган телең дип сорау үзе үк дөрес түгел. Аңа икесе дә якын.

“Мәгариф турында”гы закон үзе үк аңлаешсыз формага керде. Мәсәлән, укучы үз туган телен өйрәнә ала, әмма дәүләт теленә “ущерб” китермәгән күләмдә”, – диелә анда. Нинди сүз соң ул “не в ущерб”. Ничә сәгать укысаң “ущерб” килми. Сәгатьләр санын билгеләгез инде? Иң кызыгы – балалар бакчасындагы белем бирүне сикереп үтмәкче булалар. Бакча хәзер белем бирүнең беренче баскычы булып исәпләнә. Ә анда туган телгә урын бик аз. Бакчага килгән бала рус телен белмәскә дә мөмкин. Туган телгә иң зур урын шушында бирелергә тиеш бит инде. 

Телләр укытуда  милләтләрне еш кына эмигрантларның хәлләре белән чагыштыралар. Без – аерым республикасы булган халыклар. Бутамагыз. Бу – милли республикалар! Туган тел дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү – үтә катлаулы һәм күп финанслар таләп иткән процесс. Мин Россиянең “Мәгариф турында”гы законын үзгәртеп, республикаларның үзләренә туган телдә укыту китаплары әзерләү хокукын бирүне һәм шулар нигезендә укытырга рөхсәт итүне сорар идем. Татарстанда чуаш мәктәпләре бар дип сөйлисез. Юк чуаш мәктәпләре. Атнага бер сәгать чуаш телен укытучылар гына бар”. (Сүз уңаеннан, атнага бер дәрес кенә укыган фәннән 9 нчы сыйныфны  бетергәндә имтихан бирү законда рөхсәт ителми).

Галимә Светлана Петрова билгеләвенчә, бүгенге көндә туган телләрне саклау һәм өйрәнү буенча иң зур йөкне тартып баручы – Татарстан. “Сез башка милләтләр өчен дә зур эш эшлисез. Сезгә уңышлар, ә без һәрвакыт булышырга әзер!” – дип тәмамлады ул сүзен.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: