ТӨРКСОЙ – рухи мәркәзебез
Һәр елны төрки дөньяның мәдәни башкаласын игълан итү - ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының яңа проекты. Беренче мәдәни башкалалар Астана һәм Искешәһәр булды. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елның маенда ТӨРКСОЙның штаб-фатирына визиты вакытында Казанның 2014 елда бу дәрәҗәле титулны кабул итәргә лаеклы булуын исбатлап сөйләде. Ә 2013 елның сентябрендә Уфада ТӨРКСОЙ...
Һәр елны төрки дөньяның мәдәни башкаласын игълан итү - ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының яңа проекты. Беренче мәдәни башкалалар Астана һәм Искешәһәр булды. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елның маенда ТӨРКСОЙның штаб-фатирына визиты вакытында Казанның 2014 елда бу дәрәҗәле титулны кабул итәргә лаеклы булуын исбатлап сөйләде. Ә 2013 елның сентябрендә Уфада ТӨРКСОЙ илләренең мәдәният министрлары бу тәкъдимне хуплады. Шулай итеп, Казан шәһәре 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде.
Иң башта ТӨРКСОЙ оешмасының тарихына күз салыйк әле. Оешманы булдыру идеясе беренче тапкыр 1992 елда Әзәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Төркия мәдәният министрлары очрашуында күтәрелә. Ә 1993 елның 12 июлендә Алма-Ата шәһәрендә бу илләрнең вәкилләре ТӨРКСОЙ төзү турында килешүгә кул куя. Шул ук елны Татарстан Республикасы анда әгъза-күзәтче буларак кабул ителә. Татарстаннан кала, анда Русия Федерациясенең 5 субъекты - Алтай, Башкортстан, Тыва, Саха (Якутия), Хакасия әгъза-күзәтче буларак теркәлгән. ТӨРКСОЙга шулай ук Гагаузия белән Төньяк Кипр да керә. ТӨРКСОЙның генераль дирекциясе Анкара шәһәрендә урнашкан. Оешма белән төрки илләрнең мәдәният министрлары даими советы идарә итә, ул елга ике тапкыр әгъза-илләрнең берсендә җыела. ТӨРКСОЙның максаты - кайчандыр төрки халыкларны берләштереп торган элемтәләрне яңадан торгызу, төрки халыкларның гомуми матди һәм мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшыруны кайгырту.
1998 елда даими советның утырышы Казанда үтә, шуннан соң шәһәребездә ТӨРКСОЙның рәсми чаралары оештырыла башлый. Оешманың ул чактагы генераль директоры Полад Бюль-Бюль оглының сүзләренә караганда, 1998 елгы утырыш зур әһәмияткә ия, чөнки ул беренче тапкыр Русия Федерациясендә уза. 2005 елның маенда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан шәһәребездә кабат ТӨРКСОЙның даими советы утырышы үткәрелә.
Татарстан ТӨРКСОЙның халыкара мәдәни программаларын тормышка ашыруда актив катнаша. Чаралар концерт, фестиваль, бәйге, иҗат лабораториясе, күргәзмә, осталык дәресләре, иҗади очрашулар, фәнни симпозиум, конференция формаларында үтә. Алар арасында төрки халыкларның телен, әдәбият, сәнгать, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең юбилейларын һәм искә алу кичәләрен оештыруга зур әһәмият бирелә.
1997 елдан башлап ТӨРКСОЙ һәр ел саен төрки илләр рәссамнарының иҗат лабораторияләрен оештыра. Шуннан бирле 100ләп рәссам иҗади очрашуларда катнашу мөмкинлегенә ия булды. Алар һәркайсы 1-2 эшен ТӨРКСОЙга бүләк итә. Шул рәвешле 800ләп рәсем, картина тупланды. Бу туплама нигезендә киләчәктә ТӨРКСОЙ сәнгать музеен оештыру күздә тотыла.
ТӨРКСОЙ төрки халыкларның борынгы музыкаль традицияләрен саклауга да зур әһәмият бирә. Әйтергә кирәк, соңгы дәвердә төрки музыкантлар арасында музыкаль элемтәләр шактый какшады. Бары тик 2010 елда төрки халыклар тарихында беренче мәртәбә ТӨРКСОЙ халыкара яшьләр камера оркестры оештырыла. Анда Казан дәүләт консерваториясе студентлары да бар. Оркестр, башка төрки композиторлар белән беррәттән, Салих Сәйдәшев музыкаларын да, татар халык җырларын да башкара.
1997 елдан башлап ТӨРКСОЙ һәр ел саен "Опера сәнгате көннәре"н үткәрә. Анда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры коллективы да катнаша. Ә олуг шагыйребез Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан шул көннәрдә Р.Ахиярованың "Шагыйрь мәхәббәте" операсы башкарылды.
ТӨРКСОЙ әдәби багланышларны да нык кайгырта. Төрле телләрдә татар шагыйрь, язучыларының әсәрләре нәшер ителә тора. 2011 елдан ТӨРКСОЙ проекты буенча Анкарада төрек һәм урыс телләрендә Ауразия тюркологларының күптомлы биобиблиографик сүзлеге нәшер ителә башлады. 1 нче томның беренче китабы тулаем XIX-XX гасыр Русия тюркологларына багышланган.
2011 ел ТӨРКСОЙ тарафыннан Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде. Бу җәһәттән шагыйрьнең иҗатын өйрәнүчеләр Анкара, Истанбул, Баку, Казан, Уральски, Алма-Атада үткәрелгән фәнни симпозиумнарда катнашты, үзара фикер алышты, шагыйрь әсәрләренең төрки телләргә өр-яңа тәрҗемәләре басылып чыкты, Анкарада Г.Тукайга бюст куелды, шигъри традицияләргә бай Тарсус каласында аның исемендәге бульвар ачылды.
Быел Казаныбызда төрки дәүләтләрнең вәкилләре катнашында бик күп мәдәни чаралар узачак. Шуларның берсе - "Казан-төрки дөньяның мәдәни башкаласы" исеме астында уза торган елны ачу тантанасы. Ул иртәгә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне ачыла. Гадәттәгечә, шәһәр урамнарында театрлаштырылган тамашалар, Тукай һәйкәленә чәчәк салулар, шигырь укулар булачак. Ә 17 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында гала-концерт башланачак. Анда ТӨРКСОЙның генераль секретаре Дүсен Касеинов, губернатор җитәкчелегендә Искешәһәр вәкиллеге, Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге генераль директоры Халит Эрен һ.б. катнашуы көтелә.
Елның иң зур чараларыннан берсе - "Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай" дигән халыкара симпозиум. Ул 13-15 майда Казан федераль университетында узачак.
2-8 июньдә төрки халыкларның халыкара "Нәүрүз" театр фестиваленең бер формасы буларак III театр "Нәүрүз" - агарту фестивален (форумын) үткәрү каралган. Бу фестиваль Казаныбызда инде 1998 елдан бирле үткәрелеп килә. Анда төрки халыкларның театр коллективлары җыела. Форум кысаларында төрки драма театрлары директорларының халыкара киңәшмәсе дә әзерләнә.
Билгеле булганча, республикабыз да мәдәни мирасны саклауга зур әһәмият бирә. Быел, мәсәлән, 16-19 июньдә Бөтенрусия "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале кысаларында "Саклау объекты буларак, төрки халыкларның мәдәни мирасы" дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Анда бик күп илләрдән бу өлкә белгечләре чакырулы.
15-19 сентябрьдә республикабыз Милли музеенда II халыкара "Төрки дөньяда каюлы күн" фестивале булыр дип көтелә.
ТӨРКСОЙ сынчыларының симпозиумы да узачак. Төрки илләрдән сынчылар җыелып, "Казан Кремле" музей-тыюлыгында скульптуралар иҗат итәр дип ниятләнелә.
22 июньдә Татарстан Милли музеенда классик язучыбыз, публицист һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйга багышланган күргәзмә ачыла.
Августта беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев ярдәме белән үткәреләчәк VII Болгар форумында галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре археология, тарих, мәдәният, динне өйрәнү мәсьәләләре буенча фикер алышыр дип көтелә. Аның кысаларында "Төрки дөньяда тарихи һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсе", "Ауразия интеграциясенең нигезе буларак, төрки-славян симбиозы" дигән семинарлар уздыру каралган.
Казан мөселман киносы фестивале быел 5-11 сентябрьдә үтәчәк. Анда да ТӨРКСОЙ әгъза-илләре вәкилләре катнашында эшлекле мәҗлесләр үткәрү күздә тотыла.
23-25 сентябрьдә Татарстан Мәдәният министрлыгы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе "Төрки халыкларның әдәбият һәм музыка чыганаклары һәм эволюциясе" исемле фәнни-гамәли конференция уздыра.
3-5 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында үтәчәк "Төрки дөнья" музыка фестивале елның матур бер бизәге булыр, иншаллаһ.
Көз айларының берсендә "Манеж" күргәзмәләр залында Санкт-Петербургтагы Русия Этнография музее тупламаларыннан оештырылган "Уртак тел - билге" исемле күргәзмәдә төрки халыкларның көнкүрешенә, гадәт-йолаларына караган 250 экспонат урын алачак.
12 ноябрьдә чираттагы XXXII даими совет утырышында елга нәтиҗә ясалыр, ТӨРКСОЙ оешмасы эшчәнлегенең көнүзәк мәсьәләләре тикшерелер һәм 2015 елга программа кабул ителер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев