Мәдәни җомга

СУВЕРЕНЛЫК ЮЛЫ СИКӘЛТӘЛЕ

Чирек гасыр элек беренче тапкыр буларак альтернатив нигездә XII чакырылыш Татарстан Югары Советы сайланган иде. Аннан соңгы вакыт эчендә Татарстанның яңа дәүләтчелеге формалашты. Хәзерге законнарны иҗат итү системасы шуңа нигезләнеп оештырыла. Бу истәлекле датага багышлап "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Аның эшендә Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев, Азат Зыятдинов, Равил Фәйзуллин...

Чирек гасыр элек беренче тапкыр буларак альтернатив нигездә XII чакырылыш Татарстан Югары Советы сайланган иде. Аннан соңгы вакыт эчендә Татарстанның яңа дәүләтчелеге формалашты. Хәзерге законнарны иҗат итү системасы шуңа нигезләнеп оештырыла.

Бу истәлекле датага багышлап "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Аның эшендә Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев, Азат Зыятдинов, Равил Фәйзуллин катнашты. Аларның барысы да парламентның бу чакырылышында депутат булган, тарихи вакыйгаларның эчендә кайнаган шәхесләр. "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар бу чорны данлы еллар дип атадылар. Чөнки аның һәр минуты, һәр сәгате үз эченә гасырларны сыйдырды.


Индус Таһиров суверенлык Декларациясен әзерләү, кабул итү тарихын искә төшерде. Билгеле булганча, Декларацияне Татарстан беренчеләрдән булып кабул итте. Бик күпләр үз Декларацияләрен бездән соң, безгә ияреп эшләде.

- Декларациянең берничә варианты бар иде. Аларны берләштереп сессиягә чыгару төп бурыч булды. Декларацияне эшләгәндә мөстәкыйль дәүләт оештыру, Россия белән махсус мөнәсәбәтләрдә булу, яңа барлыкка килергә тиешле Союз Шартнамәсенә мөстәкыйль кул кую бурычы торды. Бу Татарстанның махсус позициясе иде. Без Россиянең бөтенлеген саклау шарты белән үзебезнең бәйсезлегебезне игълан иттек. Бу - моңарчы тарихта булмаган хәл. Соңрак аны халыкара документ буларак таныдылар, - диде И.Таһиров.

Парламент тормышын, сәяси вакыйгаларны матбугатта яктыртучы журналист буларак, халыкның мөстәкыйльлек даулап оештырган барлык чараларда, парламент сессияләрендә миңа да даими катнашырга туры килде. Декларациядә Татарстанның СССР составында булуы күрсәтелмәде. Чөнки Татарстанның СССР яки Россия составына керүен раслаучы бер генә рәсми документ та юк иде. И.Таһиров төрле чыгышларында бу хакта даими искәртергә ярата.

Хәтерлим әле, Декларация кабул иткән сессиясендә дә бу хакта кат-кат әйтелде. Билгеле булганча, сессия 1990 елның 27 августыннан 30 ына кадәр дәвам итте. Барлык бәхәсле нигезләмәләрне килештерү комиссиясе аша уздырырга туры килде. Сессиядә рәислек итүче дә, килештерү комиссиясе җитәкчесе дә Минтимер Шәймиев иде. Берничә депутат, аның белән килештереп тормыйча, Декларация атамасыннан "Татарская Советская Социалистическая Республика" дигән сүзләрне "Республика Татарстан" дип үзгәрткәннәр. М.Шәймиевнең кәефе кырылды. "Ул депутатларга: "Сез Декларация кабул итәсез дә, кайтып китәсез, минем иртәгә Мәскәүдә җавап тотасым бар бит", - диде.

Килештерү комиссиясендә республика суверенлыгын бик үк өнәп бетермәгән "Народовластие" депутат төркеме Декларациядә Татарстанның Россия составында булуы күрсәтелмәүгә каршы чыкты. Алар бу хакта кат-кат белдерделәр. Тел мәсьәләсенә килгәндә "Суверенитет" фракциясе депутатлары бәйсез дәүләт икән, аның дәүләт теле бер генә булырга тиеш дигән тезисны алга сөрделәр. Димәк, татар теле. Әмма озак бәхәсләрдән соң Декларациядә Татарстанның Россия составында булуы күрсәтелмәде, ә рус һәм татар телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип игълан ителде. Беренче проектта исә рус теле аралашу теле, рәсми тел буларак билгеләнгән иде.

Декларация хокукый яктан киләчәккә нигез булып торды. Конституция дә, барлык законнар да, референдум да, Россия белән Шартнамә дә шуңа нигезләнеп эшләнде. Фәндәс Сафиуллин киләчәктә яңа үзгәрешләр булганда да, Татарстан суверенлыгы турындагы Декларациянең хокукый гына түгел, ә әхлакый нигез булып калачагын әйтте. "Өч көн дәвам иткән сессиядә ялкынлы чыгышлар чын көрәшне хәтерләтте. Шул чордагы һәрбер документ ул - мирасыбыз", - диде Ф.Сафиуллин. Ил язмышы өчен әһәмиятле булган күп кенә карарлар кабул ителү шул елларның кайтавазы кебек яңгырый. Декларация - халыкның аңына, хәтеренә сеңеп калачак һәм кайчан да булса халык янәдән уяначак.

- Безгә союздаш республика буларак үсү кирәк иде. Әмма СССР юкка чыкты. Шунлыктан, суверенлыгыбызның күп өлешен югалту ул безнең гаеп түгел, ә менә шушы мөмкинлек бетү - төп сәбәп. Безгә союздаш республика булып күтәрелергә өч көн җитмәде. Яңа союздашлык Шартнамәсенә кул куярга өлгерә алмый калдык, - диде Фәндәс Сафиуллин. - Татарстан сайлаган юл һәм язмыш Россия өчен дә, СССР өчен дә дөньяви әһәмияткә ия булачак иде. Әгәр без союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрелеп өлгерә алсак, башкалар да безнең арттан күтәреләчәк иде. СССР тамырдан, тирән реформа үткәреп, илне тигез хокуклы халыклар берлеге итә алган очракта аның исән калу мөмкинлеге булды. Хәзерге глобализация чорында ул альтернатив проект булырга лаеклы иде. Әмма Татарстан язмышы хәл ителгән елларда СССРны җимереп Россия үз язмышына үзе балта чапты, дөньякүләмендә бара торган глобализация процессына бик зур бәла-кайгы китерде.

Разил Вәлиев 1990 елларны тарихи еллар, дәүләтчелеккә омтылу еллары дип билгеләде. Ул ХХ гасырдагы өч чорны атап үтте. "Без бишенче елны уяндык таң белән", - дип язды Г.Тукай. Татар берничә ел эчендә матди һәм рухи яктан күтәрелә, байый. Шулай да бу озакка бармый, тагын сүрелеш башлана. Икенчесе - Татарстанга автономияле республика статусы бирү белән тәмамлана. Өченче дулкын үткән гасырның 80 нче еллары урталарында башланды, 2000 елларга кадәр дәвам итте, 15 елга якын сузылды.

Әгәр ул чорда халык күтәрелмәгән булса, мөгаен, без мондый Декларацияне кабул итә алмаган булыр идек. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләреннән халыкның кырыклап автобус белән башкалага килүен дә искә төшерделәр "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар. "Мөстәкыйльлекнең кадерен белдекме? Кайчак хокук даулап кына да көчле булып калып булмый. Мөстәкыйльлек өчен көрәшнең нәтиҗәсе булып дәүләтчелегебезне, милләтебез-телебезне үстерүдә нәрсәләрне эшләп бетерә алмадык. Бүген милли мәктәп, милли гимназия ачу, татарча БДИ бирү нишләп мөмкин эш түгел. Мәсәлән, Балтачта татар мәктәбе һаман да юк, аны ачу кемнән тора? Монда бернинди Конституциягә дә хилафлык килми бит. Милли хиснең түбән булуы моңа сәбәп түгелме икән? Миллилекне иң элек гаиләдән башларга кирәк. Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре ике телдә дә яхшы сөйләшә белергә тиеш, дигән законны тормышка ашырып буламы? Бу очракта һәркем татар теле кирәк дип уйлый башлар иде", - дип борчыла Азат Зыятдинов.

Без Татарстан төзелүнең 95 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Бу уңайдан Равил Фәйзуллин кызыклы саннар китерде. Шушы 95 ел эчендә Татарстан белән барысы 23 кеше идарә иткән икән. Бөек Ватан сугышына кадәрге Татарстан җитәкчеләренең 7 се рус, 6 сы яһүд, берсе латыш булган. Араларында бер генә татар да булмаган. Шулай да ул җитәкчеләрнең күбесенең язмышы аяныч төгәлләнгән. Безгә үзебезне Россия империясендә яшәүче милләтләр белән чагыштырып карау мөһим. Алар ни хәлдә, без ни хәлдә? Без кем булырга җыенабыз?

1990 еллардагы суверенлык өчен көрәшне, Декларацияне бүген төрлечә бәяләргә мөмкин. Тик аның әһәмиятен шул вакыйгалар эчендә кайнаган кешеләр үзләре яхшырак аңлый. Сәяси һәм хокукый яктан парламент эшчәнлеген дә дөрес бәяләргә кирәк. Үткәннәргә карап бер бәя бирсәң, алга карап хәл итәсе мәсьәләләрнең шактый күп икәнен аңлый төшәсең. Тарихи үткәнебез тел һәм милләт өчен көрәшне дәвам итәргә өнди.

Кызганыч, үткән гасыр ахырында Татарстан суверенлыгы өчен җиң сызганып, армый-талмый көрәшүчеләрнең кайберләре бүген безнең арада юк инде. Әмма аларның хезмәте халык хәтерендә. Марат Мөлеков, Дамир Сираҗиев, Мөдәррис Шәйхиев кебек асыл егетләребез эшчәнлеген онытырга безнең хакыбыз юк. Бу хакта "түгәрәк өстәл"дә дә әйтелде.

Алда - Татарстан Президенты сайлаулары. Соңрак республикада Президент атамасын саклап калу өчен көрәш булыр. Әлбәттә, бу атаманы саклап калу җиңел булмас. Аннары Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында яңа Шартнамә төзү эше башланачак. Бу да - бик катлаулы бурыч. Бүгенге көндә Татарстанның Россия белән мөнәсәбәтләрне Шартнамәгә таянып җайга салучы бердәнбер төбәк булуын да онытырга ярамый. Ул - махсус статуслы республика. Индус Таһиров билгеләгәнчә, Шартнамә Россиянең федератив нигезен саклап торучы нечкә генә булса да бер кыл ул. Яңа Шартнамә Россияне, аның федератив нигезен саклаучы терәк булачак.

"Түгәрәк өстәл"не "Безнең мирас" журналы редакциясе үткәрде. Аның эшендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева катнашты.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: