Мәдәни җомга

Милли китап – рухыбыз нигезе

Татарстан китап нәшриятының 100 еллык бәйрәмен үткәрүне оештыру генераль директор Илдар Сәгъдәтшин өлешенә туры килде.

Министрлар Кабинетында тәҗрибә туплап, чыныгу алып китап чыгарырга керешкән яшь җитәкчегә юбилей чараларын югары дәрәҗәдә уздырырга насыйп булды.


Эшлекле мәҗлес Бауман урамындагы 19 нчы йорттагы “Ногай” кунакханәсенең “Тукай” конференц-залында  язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр катнашында “Китап нәшер итү тарихы һәм китап сәүдәсенең заманча үсеш тенденцияләре” дигән фәнни-гамәли конференция белән башланды. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. “100 елны колачлавы кыен, әдәби хәрәкәт агышына кушылучыларны санап чыгуы җиңел түгел, – диде юрган астында төнлә фонарь яктыртып китап укып үскән буын вәкиле. – Еллар дәвамында китапның тиражы артты, укучылары күбәйде. Аны хәзерге интернет заманы да кысрыклый алмады. Белем алу өчен көрәш барган шартларда китапларга карата укучыларның таләпчәнлеге генә артты. Китапханәләр сакланып калу, киштәләргә яңа китаплар өстәлү аралашу даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Китап сәхифәләрен ачучылар арасында яшьләр дә байтак күренә, алар аеруча игътибарга лаеклы аерым битләрне билгеләп куя. Җәмгыятьтә, белем алу омтылышын чагылдырып, аудиторияне нәрсә кызыксындыру турында бәхәс бара. Мондый мохиттә язучылар үз әсәрләренә таләпчәнлекне арттыра, язылганнарны төзәтә, өстәмәләр кертеп камилләштерә. Булган казанышларны саклау турында сүз алып барыла. Укучыларны югалтмау мәсьәләсе көн тәртибенә куела. Безгә, 100 еллык юбилей үткәргән көннәрдә, югалып һәм югалтып ярлыланырга ярамый. Әйбәт база, яхшы кадр­лар булганда, Татарстан китап нәшриятыннан Россия күләмендә алда бару сорала”.

Татарстан китап нәшриятына кагылган кайбер вакыйгаларга килгәндә, 1919 елның 22 июлендә РКП(б)ның Казан губерна комитеты карары белән РСФСР дәүләт нәшриятының Казан бүлеге барлыкка килә. 1920 елның 3 ноябрендә, партиянең Татарстан Өлкә комитеты карары нигезендә, ул Татар дәүләт нәшрияты итеп үзгәртелә. 1922 елның 30 ноябрендә Татар нәшрият һәм матбугат комитеты гамәлгә керә. 1926 елда ул Татарстан дәүләт нәшрияты дип яңартыла. 1927 елда, Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинаты һәм газета-журналлар берләшмәсе “Гажур” кушылгач, Татар нәшрияты була. Ә 1933 елда – Татар дәүләт нәшрияты, 1954 тә – Татар китап нәшрияты, 1958 дә, Татар полиграф комбинаты һәм Татар китап сәүдәсе оешмасы аерылып чыккач – Татар китап нәшрияты, 2010 елның 26 апрелендә, яңа низамнамә (устав) нигезендә Татарстан Республикасы “Татар китап нәшрияты” дәүләт унитар предприятиесе дип йөртелә башлый.

Кайбер саннарга тукталганда, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә,  Татар китап нәшрияты 1919-2019 елларда 20 меңнән күбрәк исемдәге китапны 243 миллион данәдә чыгара.  Хәзерге еллык уртача күрсәткеч 200 китап чыгару белән исәпләнә. Гомуми тираж 500 мең данәгә җитә.  Бүгенге көндә  tatkniga.ru сайтында 799 – басма һәм 1346 электрон китап тәкъдим ителә. 2018 елдан нәшрият, күренекле артистларны һәм дикторларны хезмәттәшлеккә чакырып, танылган татар авторларының аудиокитапларын чыгарырга керешә. Быел әсәрләрне яздыруны 700 сәгатькә җиткерү күздә тотыла. Татар китапларын Россия һәм чит ил укучыларына тәкъдим итү юнәлешендә дә эш алып барыла. Җитештерелгән милли хәзинә соңгы ун елда  Тәһран, Ашхабад, Баку, Нурсолтан, Минск,  Лейпциг, Иске шәһәр, Ташкенттагы 8 халыкара, 22 Россиякүләм күргәзмәдә күрсәтелә.Татар китап нәшрияты басмалары төрле дәрәҗәдәге әдәби бәйгеләрдә җиңү яулый. Сәүдә челтәре киңәю дә күзәтелә. Сату-алу Казанның Бауман (51 һәм 19 нчы йортлар) һәм Декабристлар  урамнарындагы фирма кибетләреннән тыш, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Саба, Түбән Кама, Урыссу, Зәй, Норлатта оештырыла. 

Шулай ук Россия китап нәшер итүчеләр ассоциациясе президенты Константин Чеченев  Татарстанның җитлеккән әдәбиятын, таләпчән укучыларын, эшлекле нәшриятын уңай яктан бәяләп үтә. “100 яшьлек нәшриятның велосипед уйлап табучы яшь командасы белән туганнар кебек аралашабыз, – ди ул. – Тәҗрибә уртаклашабыз. Казан казаныш­ларын башка хезмәттәшләргә тәкъдим итәбез. Янәшәдәге “Идел-Пресс полиграфия-нәшрият” комплексын да үрнәк итеп күрсәтәбез. Чөнки Татарстанга, бәя әйбәт, сыйфат яхшы булгач, китап бастырырга читтән килүчеләр күп. Әлеге уңышлар гел кабатланып торсын! Мәскәүдә милли китап кибетен ачарга һәм сәүдә әйләнешен арттырырга язсын!”

Волгоград өлкәсендә туып-үскән Ильяс Мөслимов – Россия Китап берлеге Президиумы әгъзасы, Мәскәүдәге “Папирус-Башкала” сәүдә йортын оештыручы. Танылган эшкуар Китап берлегендәге 1000 әгъза исеменнән чыгыш ясый. “Сораштыру вакытында, язучыларны һәм аларның әсәрләрен белмичә, яшьләр уңайсыз хәлдә кала, – ди милләттәш. – Советлар Союзы вакытында иң укылышлы ил булуыбызны искә төшереп, полиграфия куәтенең үсүен күз уңында тотып,  замандашларны китап укырга якынайту чараларын күрәсе иде”.

“Рипол классик” ширкәтләре төркеме генераль директоры Сергей Макаренков, тарихта тирән йөзүен сиздереп, Татар нәшрияты тарихын 100 ел белән генә  чикләмәскә чакырды. Чөнки милләттәшләребезнең кулъязма китап чыгару гомере 1000 елдан артып китә. Заманында татар теле, халыкара элемтәнең офыгын киңәйтеп, көнбатыш белән көнчыгышның аралашуына юл ача. Чыгыш ясаучы, моны белү өчен, Ирек Һадиев белән Раиф Мәрдәновның “Татарская книга” (Казан, 2019, 104 бит, 2000 данә) тупланмасын укырга киңәш итә. Чынлап та, әлеге җыентык күп нәрсәләргә күзне ача. Аның белән танышкач, халкыбызның рухи терәге булган кулъязма китап, беренче басма әсәрләр, типографияләр барлыкка килү, тугандаш төрки халыкларга ярдәмләшү,  әлифбалар һәм дәреслекләр, цензура, руслаштыруны күздә тоткан миссионерлык эшчәнлеге, китапханәләр, китап палаталары турындагы мәгълүмат бүгенге татар китап нәшрияты эшчәнлегенә килеп ялгана.

С.Новгородов исемендәге “Бичик” милли нәшрият ширкәте акционерлык җәмгыяте директоры Август Егоров Якутия дәүләт басмаханәсенең Казанныкыннан 7 елга соңрак ачылуын әйтә. Бу вакытта юллар Татарстанга ялгана. Татар китап нәшрияты якутларга ярдәм күрсәтә. “Хәзер без Мәскәү күргәзмәләрендә янәшә торабыз, – ди чыгыш ясаучы бүгенге тормышны күз алдына китереп. – Әмма якут китаплары янәшәсендә укучылар сирәк күренә. Ә татарлар мәш килеп тора, пирожки алган кебек, китапларга күпләр ябырыла”. 

Фәнни-гамәли конференциядә алгарышка йөз тоткан, 2015 елдагы китап күргәзмәсендә Габдулла Тукайның 15 телдәге “Шүрәле” китабын Россия Президенты Владимир Путинга бүләк иткән яшь җитәкче Илдар Сәгъдәтшинның эш стиле кат-кат макталды. Ул җитәкләгән коллектив хаклы рәвештә милли китап чыгаруның өлгесе – эталоны итеп танылды. Шушы рух Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә артистлар теләктәшлегендә узган бәйрәм тамашасында да тантана итте. ТР Премьер-министры урынбасары – оештыру комитеты рәисе Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендәге матур сүзле, җырлы, биюле, затлы, котлаулы әдәби кичә, язучыларыбызның мөстәкыйльлеккә лаеклы икәнлегебезне дәлилләгән сүзләрен искә төшереп, татар китапларының, дәреслекләренең яңаларын нәшер итүгә юл ачышты. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: