Мәдәни җомга

Хәтер мәйданында - Сөембикә

Тарих институтында фәнни-гамәли конференцияләрне җыр белән башлап җибәрү сирәк очрый торган күренеш.

Әмма бу юлы – “Татар ханбикәсе Сөембикә: тарихи чынбарлыктан тарихи хәтергә” дигән җыенда мондый искәрмә ясалды.  Казанның 181 нче мәктәбе укучысы Риана Гомәрова, галимнәр чыгыш ясый башлаганчы, шагыйрә Г.Зәйнашева сүзләренә Л.Таһирова көй язган “Сөембикә – ханбикә” җырын сузып җибәрде. Яшь иҗатчы: “Нинди серне саклый икән Казансу елгасы?” – дип күңелләрне уйга салгач, институт директоры Рафаэль Хәкимовтан Рәхмәт хаты алып китте. Шулай    ук җырчы Гөлзада Сафиуллина да, “Сөембикә бәете” мөнәҗәтен хәтердә яңартып, өч секция утырышындагы фикерләшүгә этәргеч бирде. 


Болай зурдан кубып, Сөембикәнең тууына 500 ел тулуга багышлап эшлекле мәҗлес үткәрү – зур вакыйга. Әмма “Сөембикә” романы авторы Рабит Батулла моның белән генә канәгатьләнеп калырга теләми. “Әгәр шундый шәхеснең эзе Башкортстанда яки Кавказда калса, каһарманны данлау йөз кешелек залда гына узмас иде”, – ди. Кем белә: “Тарих институтына һөҗүмнәр күп. Каршылыкларны исән-имин кичәргә язсын!” – диюче Тәэминә Биктимерова башлангычы, Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшерү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев теләктәшлеге белән оештырылган әлеге мөһим чара зур эшләрне башлап җибәрү өчен кузгалу ноктасы да булып куяр әле. Бәлкем, Сөембикәгә багышлап язылган әсәрләрнең күп булуын истә тотып, истәлекле туган көнне билгеләп үтүгә Татарстанның Язучылар берлеге дә килеп кушылыр. Шулай ук хәтер яңартуга Мәскәү кунагы – Россия Фәннәр академиясе тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, Россия халыклары тарихы һәм этникара мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Вадим Трепавловның да уңай карашы сизелә. “Шартлы вакыт белән Сөембикәнең 500 ел элек туганлыгы искәртелү – очрашулар оештыру өчен шатлыклы сылтау булып тора, - ди профессор. – Ханбикәнең яшәеше төрле вакыйгаларга урала. Фаҗигале язмышлы тарихи шәхесне өйрәнү игътибарга лаек”.

Әмма тарихи хәтер мәйданына фикерләшү өчен килгән Татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова искәрткәнчә, дәүләтчелегебез символы булган Сөембикә исемен мәңгеләштерүгә тиешле игътибар бирелми шул. Казанда,  “Сөембикә” журналыннан, манарасыннан һәм сыңар кафедан башка, Сөембикәнең урамы да юк. Уфада, Санкт-Петербургта, Астанада һәйкәл проекты эшләнсә дә, сынны тарихи урыннарга урнаштырырга рөхсәт бирелми. Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина әйтүенчә: “Мондый кысынкы шартларда милли рухның балаларга, оныкларга күчүенә ничек өметләнергә кирәк?”

Гомумән, сәламләү вакытында, пленар утырыштагы, өч секция киңәшмәсендәге чыгышларда исем мәңгеләштерү мәсьәләсе кат-кат күтәрелә. Чөнки Тәэминә Биктимерова искәрткәнчә, Сөембикә – исемен пычратканда да буй җитмәслек гүзәл ул. Әмма изге затның бөеклеген күтәрә алмаучылар аның һәйкәлен гасырлар дәвамында мәйданнарга куйдырмый. Сөембикә турындагы якты истәлекләрдән ерагаю-качу күзәтелә. Ханбикә белән горурлану өчен, Мәскәүдән рөхсәт көтү озакка сузыла.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова: “Сөембикәне дошманга биреп җибәргәч, ил дә, иман да бетте, – дип нәтиҗә ясый. – Хәзер шуның “әҗерен” күрәбез. Бауман урамы Сөембикәгә алыштырылмый. Ханбикәне алып киткән Зөя каласында мәчет салынмый. Шәхесне түбәнсетүче опера куелып,  милләт битенә кара ягыла”.  Тарихчының “Сөембикә каргышы” дигән шигыре шушы хәлләргә ризасызлыктан языла. 

Казахстанның Астана, хәзерге Нур-Солтан шәһәреннән, бронза һәм пластиктан ясап, Сөембикәнең кечерәйтелгән сыннарын алып килгән рәссам, скульптор Камил Муллашев, Казанның сәнгать белгечләре хуплау сүзен әйтүгә карамастан, һәйкәленә дистә еллар буена урын таба алмый. Кремльнең ЮНЕСКОның халыкара мәдәни мирас корылмасы исемлегенә теркәлүен сылтау итеп, бу тирәлеккә якын җибәрелми. Мәдәният министры Ирада Әюпова, һәйкәлнең дүрт метрдан биек булмаска тиешлеген искәртеп тә, еллар дәвамында теңкәсенә тия. Шулай да сынчы алтын урталыкның табылуына өметен өзми. Шәһәр үзәгендә – Казанның Меңьеллыгы исемендәге паркта урын бирелүгә, берничә айдан нигез ташларын куя башлауга ышана. 

– Мондагы Кол Гали һәйкәле Сөембикәгә һич комачауламый, - ди 75 яшьлеге уңаеннан Татарстанның Дуслык ордены белән бүләкләнгән Камил Муллашев, галимнәргә мөрәҗәгать итеп. – Киресенчә, Сөембикә ялгыз булмас. Киләчәктә аның янәшәсендә башка ханнарыбызга да урын табылыр. Яшь буын, татар тарихы  бакчасына килеп, милли горурлык хисен кичерер.

Әңгәмәгә язучы Рабит Батулла да кушыла. Ханбикәгә яңа урын табуын әйтә. Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәлен күчерергә, аның урынын Сөембикәгә бирергә киңәш итә.

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева элекке Әрхәри (Архиерей) дачасында ханнарның җәйге утары булуны искә төшерә. “Сөембикә мәйданы биредә булырга тиеш”, – ди.

Ә журналист, дистә еллар дәвамында дивар календарьларын чыгарган Фәния Хуҗахмәтнең чыгышы “Илгаз Ваһап Нәүрүзханның “Сөембикә” тарихи романы турында” дип исемләнде. Нотыкчы озак еллар билгесезлектә калган әсәрнең татар дөнья­сына ничек кайтуы турында сөйләде. Заманында аны Төркиядән Фәүзия Бәйрәмова алып кайткан икән. Әсәрне Фәниягә биргән. Журналист аны укырга керешкән. Битләрен күбрәк ачкан саен, романның эчтәлеген яхшырак аңлый башлаган. Ә ул эшләгән “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире, “Правда” газетасының элекке үзхәбәрчесе Рәис Сабиров, разведчик булырга әзерләнгән чагын, төрек телен өйрәнгән вакытын искә төшереп, романны  татарчага тәрҗемә иткән. Шуннан соң, әсәрне бастыру өчен,  типография эзләү башланган. Әмма романны нәшер итүгә ашкынып торучылар табылмаган. Моңа Чаллы шәһәрендәге язучы Вахит Имамов кына батырчылык иткән. Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтаена 25 мең данә китап бастырып биргән. Тик шуннан соң да әсәр Татар дәүләт опера һәм балет театры залына уздырылмаган, керү тыелган. Шулчак, үзара тартышу – бәхәсләшүне күреп, композитор Мәсгудә Шәмсетдинова башындагы ак шәлен асфальт өстенә җәйгән. Әлеге аклыкка китап куелган һәм бер көндә романның ике меңе сатылган. Тора-бара, галимә Тәэминә Биктимерова кебек олы затларның теләктәшлеге белән китап­ларның калганнары да укучылар кулына күчкән. Укылышлы китап авторының кемлегенә килгәндә, Илгаз Ваһап Нәүрүзхан – әдәби тәхәллүс. Төркиядә иҗаты чикләнгән хатын-кыз. Аның үзен дә, каберен дә киң җәмәгатьчелек белми. Әмма Татарстанда ул онытылмый. Сөембикә турындагы китапны Фәния Хуҗахмәт кат-кат бастыра.

– Тарихи хәтер турында сөйләштек, – дип, Илнур Миргалиев әңгәмәләшүгә нәтиҗә ясый. – Монда язучыларыбызга да эш җитәрлек. Шундый уйны әйтеп, аларга хат җибәрдек. Чыганак­лар аз булганда, безгә язмалар әзерләүне,  20 нче гасыр башында ача башлаган Сөембикә һәм башка тарихи шәхесләр образын эзләүне бергәләп дәвам итәргә кирәк. Әгәр халкыбызны уятсак, тарихыбыз сакланыр. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: