Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

КАЛӘМ ИЗГЕГӘ ТАРТЫР

Талантлы яшь каләм әһелләрен эзләп табу, аларга әдәби осталыгын үстерүдә ярдәм күрсәтү - Татарстан Язучылар берлегенең иң мөкатдәс максатларыннан берсе. Берлекнең узган юлына күз салсаң, шуңа игътибар итәсең: аның чишмә башы булып аерым иҗатташларны туплаган әдәби берләшмәләр торган. Әйтик, Язучылар берлеген «яшәртүдә» Казан дәүләт университетының «Әллүки» иҗат берләшмәсе гомер-гомергә төп...

Талантлы яшь каләм әһелләрен эзләп табу, аларга әдәби осталыгын үстерүдә ярдәм күрсәтү - Татарстан Язучылар берлегенең иң мөкатдәс максатларыннан берсе. Берлекнең узган юлына күз салсаң, шуңа игътибар итәсең: аның чишмә башы булып аерым иҗатташларны туплаган әдәби берләшмәләр торган. Әйтик, Язучылар берлеген «яшәртүдә» Казан дәүләт университетының «Әллүки» иҗат берләшмәсе гомер-гомергә төп терәк булып торды.

Узган атнада Язучылар берлегендә әдәби берләшмәләр җитәкчеләренең республика семинары булып үтте. Әлеге җыенны ачып, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан болай диде: «Төбәкләрдәге әдәби берләшмәләр белән эш нәтиҗәлерәк булырга тиеш, минемчә. Һәркемнең аерым үз казанында кайнавы әдәбиятебезгә ярдәм итмәс. Язучылар берлегендә 330 әгъза бар. Шуларның 210ы - пенсия яшендәге каләм әһелләре. Яше 35кә җитмәгән 30лап кына язучыбыз бар. Әдәбияткә яшьләр кирәк. Шул ук вакытта төбәкләрдәге әдәби берләшмәләрдә 664 кеше шөгыльләнә. Аларны әдәби мәйданга ныклап тартырга бик вакыт».

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев төбәкләрдә яшәп, әдәби берләшмәләргә тупланып иҗат итүчеләргә ихтирамын белдерде. «1934 елда Русиядә дә, Татарстанда да Язучылар берлекләрен оештыруның максаты - әдәбияткә яшьләрне җәлеп итү булган. Бу хакта язучы М.Горькийның мәкаләсе дә чыккан, - диде ул. - Заманында безнең Язучылар берлегендә яшьләр белән эшләү бүлеген шагыйрь Илдар Юзеев җитәкләде. Ул елларда 500ләп яшь автор каләм тибрәтә иде. Мин әдәбият дөньясына аяк баскан елларны сагынып искә алам. Түбән Камадагы әдәби түгәрәккә йөреп чыныгу алдык. Ул елларда безнең шәһәрдә бик күп күренекле язучылар булып китте. 1965 елда Казанга университетка укырга керергә дип килгәч тә, без ятим булмадык. Мөдәррис Әгъләмов белән икәүләп Матбугат йорты янында Язучылар берлеге рәисе Зәки ага Нуриның эшкә килгәнен көтеп тордык. Ул безне аталарча кайгыртты: Язучылар берлеге аша 30ар сум акча бирдерде һәм «Татарстан» кунакханәсенә урнаштырды.

Ул чакта яшь каләм иясенә үз әсәрләрен дөньяга чыгару гаять авыр иде. Бүгенге көндә яшьләргә язганнарын бастыру өчен зур мәйдан бар. Хәтта теләге булган һәркем китап чыгара ала. Мондый иркенлек иҗат өчен әйбәт булса да, теләсә кемнең үз сүзен китап итүе әдәбият дөньясын шактый чуарлады. Укучы - ул китап сүзенә ышанучан. Сыйфатсыз әсәрләр белән без аның зәвеген генә бозабыз. Моннан сакланырга иде. Бу хәлләрне булдырмас өчен, без Дәүләт Советында иҗат оешмалары каршында җәмәгатьчелек шуралары оештырырга тәкъдим иттек. Зәвеге, әдәби кыйммәте түбән әсәрләрне бастыруны закон белән тыеп булмый. Моны авторның намусы гына тиешле югарылыкта тота ала».

ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Диләрә Хәйретдинова да төбәкләрдәге каләм ияләре белән элемтәләрне ныгыту мөһимлеген ассызыклады. «Безнең илдә төп игътибар иҗат итүче яшьләрне үстерүгә бирелә. Белгәнегезчә, киләсе ел илебездә Әдәбият елы дип игълан ителә. Бу да халыкның игътибарын иҗатка юнәлтүнең бер чарасы», - диде ул.

«Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин әдәби сүзнең куәтенә ышанычны киметмәскә чакырды. «Без - зур әдәби мираска ия милләт. Инде XIII гасырда ук татарда зур шагыйрьләр булган. Каләм әһелләре алдында шул әдәби мирасны баету, үстерү бурычы тора. Һәр чорның үз кыенлыгы бар. Без яшь чакта шигырьләрне бастыру мөмкинлеге аз иде. Ә басылган әсәрнең дәрәҗәсе зур иде. Хәзер, киресенчә, басылу мөмкинлеге зур. Без булган традицияләрне сакларга, китап белән китапның аермасын белергә тиешбез», - диде ул.

ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм телләрне үстерү идарәсе секторы мөдире, язучы Галимҗан Гыйльманов та сүзен үзенең әдәбият дөньясына килү тарихыннан башлады. «Башкортстан җирендә яшәсәк тә, без һәр яңа татар китабын укып бара идек. Татар әдәбияте эчендә кайнап үстек, - диде ул. - Балалар өчен шунысы мөһим иде - гәзит-журналга җибәрелгән һәр шигырь-хикәягә бәяләмә-хат килә иде. Шул юл белән гәзит-журналда эшләүче язучылар яшьләрне иҗатка тартып, элемтәне өзми торган иде. Мәктәптә язучылар белән очрашулар, әдәби берләшмәдә шөгыльләнү, матбугатка язып тору безне иҗатка әзерләү өчен менә дигән мохит иде. «Әллүки» түгәрәген җитәкләгән чакларда да дәртләнеп эшләдек. Районнардан әдәби түгәрәкләрдә чарланып килгән яшьләр белән әдәбият турында, төрле фәлсәфи темаларга әңгәмәләр кора, басылган әсәрләрне тикшерә идек. Бу түгәрәк әдәбиятебезгә бик күп талантлы яшьләр үстереп бирде. Шуның белән горурланабыз».

Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясе рәисе, галим һәм язучы Тәлгат Галиуллин да семинарда ясаган чыгышын да язучыларның әдәбияткә килү үзенчәлекләре хакында сүз алып барды. «Язучы - халыкның йөзек кашы ул. Олымы-кечеме, без аны кадерләргә тиеш, - диде ул. - Язучылар иҗатка төрлечә килә. Әйтик, Рөстәм Галиуллин кебекләрнең яшьтән үк таланты ургылып тора. Күпләр олыгая төшкәч, биографиясе калынайгач кына тотына. Джек Лондон кебек бөекләр үзләренең биографиясен язып кына да халыкара танылу алган. Мин үзем дә 20 ел урыс әдәбияте укытканнан соң, 48 яшемдә генә каләм тибрәтә башлаган идем.

Соңгы арада радио-телевидениедә каләм әһелләре катнашында оештырылган тапшыруларда әсәрләргә түләүнең аз булуы, каләм әҗеренең кысылганнан-кысыла баруы хакында сөйләделәр. Күптән түгел яңа чакырылышта депутат булып сайланган бер әфәнде, боларга җавап итептер инде, сез алдан акча сорамагыз, иң башта Исхакыйлар кебек бөек әсәрләр языгыз; шәп әсәр язсагыз, ул басылыр да, акчасы да түләнер, дип сөйләде. Мондый караш исне китәрә. Бу әфәнде язучы хезмәтен белми, аңламый икән, дип нәтиҗә ясыйсың. Соң, әсәр язучы адәм тамагына ашарга тиештер бит инде. Ач килеш иҗат итеп буламы? Моны урыс патшалары да аңлаган. Пушкинга патша үзе гонорар түләп торган. Иҗат тормышының барлык яклары да кайгыртулы булсын иде, бергәләп ярдәмләшеп эшләргә, яшәргә язсын».

Язучы Айдар Хәлим каләм әһелләрен гуманитар көрәшчеләр дип атады. «Безнең бурыч - татар телен саклау. Балалар азлыгын сәбәп итеп, мәктәп ябуларны гафу итеп булмый. Өч татар баласы өчен дә йортта мәктәп ачарга була бит. 30 нчы елларда мәчет манараларын киссәләр дә, татар халкы иманнан язмаган. Чөнки аның иманы әдәбиятенә сеңгән булган. Татар әдәбияте - ул иманлы әдәбият. Хәзерге балаларның әдәбият укымавы бик начар. Китап укымый торган балаларыбыз иманлы булмас», - диде ул.

Түбән Кама шәһәрендә эшләп килүче «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фәтхулла Абдуллин иҗатташлары белән бергәләп башкарган эшләре хакында сөйләде. «Заманында без шәһәребездәге бердәнбер татар мәктәбен саклап калу өчен көрәштек, шәһәр киоскларына сатуга татарча гәзит-журналларны чыгаруга ирештек, мәктәпләрдә класстан тыш уку өчен 104 авторның әсәрләре тупланган китап чыгардык. Төбәкләрдә эш тагын да яхшырак барсын өчен, әдәби берләшмә җитәкчеләренә хезмәт хакы түләнсен иде. Икенчедән, Язучылар берлегенә керергә теләүчеләр татар әдәбиятеннән, татар халкы тарихыннан имтихан тапшырып керсен. Чөнки кайвакыт китап язган кешеләр дә халкыбыз тарихын белми», - диде ул.

Арчадан «Тукай якташлары» берләшмәсе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Мин иҗатка тартылучы балалар белән эшләү өчен махсус 3 еллык программа төзедем, - диде ул. - Шуның нигезендә әдәби түгәрәктә шөгыльләнәбез. Ләкин соңгы елларда авылларда балалар азая бара. Түгәрәккә сайлап алырлык укучылар да бармак белән генә санарлык. Өлкән сыйныфлардагыларның каләмгә тотынырга бөтенләй вакыты юк. Чөнки алар репетитор, БДИ белән мәш килә. Авылдан Арчага балаларны, үзләре теләсә дә, йөртеп булмый хәзер. Чөнки озата барырга педагог вожатыйлар юк. Озатучысыз йөртергә закон кушмый. Гомумән, мәктәптә балалар тәрбиясе белән шөгыльләнүчеләр юк. 90 еллык тарихы булган «Сабантуй» гәзитенең журнал итеп үзгәртелүе дә балалар иҗатын нык чикләде. Гәзит буларак бик кирәк иде ул безгә. Аны кабат чыгара башлауны сорарга иде».

КФУ каршындагы «Әллүки» берләшмәсе җитәкчесе, галимә һәм язучы Халисә Ширмән бүгенге иҗат яшьләре алдында торган кыенлыклар хакында сөйләде. «Әллүки» шул килеш калса да, анда йөрүче яшьләр башка төрле инде хәзер. Алар вәзгыять белән бергә үзгәрә. Кызганыч, берләшмә инде әдәбияткә яңа дулкыннар бирерлек куәткә ия түгел. Икенчедән, без тырышып язарга өйрәткән яшьләр дә чит илгә китү җаен карый. Чөнки аларга монда эш юк. Шул ук шигырь язучы кызлар акча эшләү өчен чәчтараш, тырнак буяучы булып эшли. Чөнки иҗат өчен түләнми. Өченчедән, безнең түгәрәккә егетләр килми. Әллә мәктәптә малайларны китап укырга өйрәтмиләр шунда... Язучы һөнәренең тормыш алып барырга яраксызлыгын да чамалыйдыр шул егетләр, аларны гаепләп тә булмый», - диде ул.

«Сәхнә» журналы баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр дә үз тәкъдимнәрен җиткерде. «Сәнгать турында яза торган журналны җитәкләүче буларак, үзем очрашкан кыенлыклар хакында әйтеп китәргә телим. Бүгенге көндә театр тәнкыйтьчеләре юк дәрәҗәсендә. Татар театрына яшьләр арасыннан тәнкыйтьчеләр әзерләргә иде. Яшьләр кызыксынсын өчен аларга театрларга бушлай керү мөмкинлеге тудырылсын. Тәнкыйть мәкаләсенә яхшы гонорар түләргә дә кирәк, дип саныйм. Киләчәктә 20 кешедән 2 генә тәнкыйтьче үстерә алсак та, бу бик зур байлык булыр иде», - диде ул.

«Сабантуй» журналы мөхбире, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова: «Балалар матбугатына бармак аша карарга ярамый. 10 елдан артык үткәрелеп килгән «Иделем акчарлагы» бәйгесендә катнашучылар һәммәсе дә «Сабантуй» гәзите белән язышып үскән яшьләр. Балаларга мәйдан кирәк», - диде.

Бу көнне Татарстан Язучылар берлегенә каләм ияләре белән очрашырга Төркиядән күренекле тарихчы, ТР Фәннәр академиясенең чит илдәге шәрәфле әгъзасы, профессор Надир Дәүләт тә килгән иде. «Мин - Ефәк юлы буйлап йөргән кеше. Күзәткәнем шул: төркиләр арасында бердәмлек юк. Безгә, татарларга, үзара тату булырга, телебезне сакларга кирәк», - дип искәртте ул.

Әңгәмәләшү барышында Надир Дәүләт каләм әһелләренең күпсанды сорауларына җавап бирде.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев