Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Исхакый рухы читтә 

(Әдип тууының 140 еллыгы уңаеннан)

Февраль аенда Гаяз Исхакый тууның 140 еллык юбилеена аяк баскач та, татар халкы, аеруча аның үзен күз өстендәге каш дип исәпләгән зыялылары уянуга өмет иткән идек. Хәбәрдарлык заманасы, ишетеп тә, укып та беләбез бит. Казах халкы тарихындагы күренекле шәхес-символларны мәркәзләре Астанада искә алган юбилейларында, кичә яки халыкара фәнни конференцияләрдә җөмһүрият президентлары Нурсолтан Назарбаев шәхсән үзе катнаша. Дагстанда милли әдәбият маяклары булган шагыйрь яки прозаикларның юбилей кичәләрен дә, сәхнәгә чыгып һәм һич тә вакланмыйча, кичә генә илбашлары Рамазан Абдулатыйпов алып бара, хәтта шунда үз шигырьләрен дә укый иде. Әзәрбайҗанда, әнә, Баку университетына моннан җиде гасыр элек яшәгән бөек шагыйрь­ләре Низами исемен биреп, ә каршыдагы мәйданга мәрмәр һәйкәлен дә бастырып куйдылар... Ягъни, күпчелек төрки халыклар коллык елларында патша яки большевиклар таптаган шәхесләренең исемнәрен-данын үз милләтләренә кайтара, алар белән горурлана, данлый. Без санаган чараларның һәммәсе дә милли бәйрәм-тантана төсмерендә уза, иң үзәктә яки саф башында илбашлары йөри.

140 еллык юбилей елында без дә совет хакимияте нәҗесләргә салып изгән бөек Исхакый исеменең сорнайлар шикелле шаулавына өметләнгән идек. Хәтта бүген күкләргә чөйгән бөек Тукаебыз да әле үзе исән чагында ук Исхакыйны милләт юлбашчысы, дип олылаган, ихтирам йөзеннән аның каршында баш июдән дә тартынып тормаган бит. Без дә бүгенге җитәкчеләребездән Исхакый юбилеен Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында тантаналы төстә билгеләүдән башлар дип көттек. Милли җанлы зыялылар тәкъдимен колакларына элеп вак­ланмадылар, Казан каласында Исхакыйны искә алуга багышланган бер генә зур чара да булмады. Язу­чылар берлеге белән Чистай район хакимияте март аенда Исхакыйны туган авылы Яуширмә клубында үткәргән искә алу хатирәсенә республикакүләм киңколачлык бирергә маташты, әмма үзешчәннәр көче белән әзерләнгән ул кичә дә коры авыл чарасы булудан уза алмады. Май аенда ук үткәрелер дип ниятләнгән халыкара фәнни конференциягә әллә өтерле оешмалар аяк чалды, әллә Яуширмәдәге бердәнбер музейның ярым җимерек хәлдә ятуы сәбәп булды, анысын да соңга калдырдылар.

Ниһаять, 6 сентябрь иртәсендә Татарстан Фәннәр академиясенең актлар залына җыелдык. Зал яртылаш кына, президиум­да хөкүмәт җитәкчеләреннән берәү дә юк. Килгән язучылар егермеләп булды, күпләребез шундук хафаландык: “Бәрәкалла, нишләп Казан федераль университетыннан, Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан берән-сәрән генә кеше килгән монда, бөек Исхакый татар милләтенең байрагы түгел дә, алар өчен баскын кавем вәкилләре генә якты маякмыни? Әллә болар, “тихо сам с собою я веду беседу”, дигән урыс җырындагы төсле, үзара сайрашырга гына җыеналар да, “без үткәрдек” дигән “олуг” данны башка оешмалар белән бүлешергә теләкләре юкмы?..”

“Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” дип исемләнгән халыкара фәнни конференцияне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре әзерләгән. Кунакларны шушы институт директоры Ким Миңнуллин, Фәннәр академиясе президенты урынбасары Дания Заһидуллина, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров сәламләде һәм Гаяз Исхакыйның әдәби мирасы, милли эшчәнлеге турында берничә сүз әйтте. Беркадәр соңарыбрак булса да сәхнәгә Төркиядәге Г.Исхакый исемендәге “Идел-Урал” фонды директоры Түләй Дуран ханым күтәрелүгә бик сөендек (аның хакында безгә нинди максат, нинди бүләк белән килүен белүгә үк өтерле оешмалар тарафыннан тикшерү үткәрелгән, дигән сүз дә булды). Ул институтка тапшырырга дип Казанга Исхакыйның шәхси документлар архивын алып килгән. Төрек телендәге нотыгыннан Исхакый архивының 46 көндәлек дәфтәре һәм папкаларга тупланган 10 мең битле мирас булуы ачыкланды. Исхакыйның үз куллары белән гарәп имлясында язган дистәләп битләрне экраннарга да зурайтып күрсәттеләр. Мирас искиткеч бай, бик күп язмаларның татар халкына гомумән таныш булмавы да мөмкин. Димәк, телче галимнәребезгә иксез-чиксез хезмәт. Исхакыйга Казан үзәгендә бюст яки һәйкәл кую хәрәкәте башланса, Түләй ханым “Идел-Урал” фондының чыгымнарны уртаклашырга әзер булуын да белдерде. Шунысы гына аяныч: безнең хөкүмәт Казанда Исхакыйга һәйкәл куярга җыенмый шул әле...

Тәнәфес вакытында болай да ярымтулы зал янә яртылаш бушап калса да, пленар утырышта чыгыш ясаучыларны гел кунак­лар гына алыштырып торды: Американың Висконсин һәм бер үк вакытта Астана каласындагы университетлар профессоры Юлай Шамил углы, Төркиянең Истанбулдагы Мәрмәрә университеты профессоры Әхмәт Канлыдере, Әзәрбайҗанның Низами исемендәге Әдәбият институтыннан фәннәр кандидаты Х.Гумматова, Истанбулның мигъмар Синан исемендәге сәнгать университеты профессоры Ильяс Камал углы, Төркиянең Измир каласындагы Эгей университетыннан фән докторы Хатиҗә Ширин, Чаллы каласыннан танылган әдибәбез Фәүзия Бәйрәмова, Төркиянең Бартын университеты доценты Алсу Камалиева, шул ук Төркиянең Синоп шәһәре университетыннан фәннәр кандидаты Гөздә Гүнгөр, алда әйтелгән Синан университетыннан галимә Арзу Кылынч, Истанбулның Босфор университеты галимәсе Айшәгүн Сойсал Акйүз... Хөрмәтле галимнәр Исхакыйның яңа чор татар әдәбиятында тоткан урыны, әсәрләренең башка төрки әдәбиятларга тәэсире, ул Польшада маршал Пилсудский ярдәмендә нәшир иткән “Милли юл” журналы, әдип әсәрләрендәге милли идеяләр, аның драматургиясе, аерым алганда “Зөләйха” һәм “Тормышмы бу?” драмалары, Исхакый замандашлары булган Садри Максуди, Йосыф Акчура, Зәки Вәлиди, Габдулла Баттал, Әхмәт Тимер һәм алардан соңгы татар галимнәренең Төркия тарих фәненә керткән өлеше, хәтта Россиядә яшәгән килеш тә Исхакыйга охшап эчке эмигрант хәленә төшкән Хәсән Туфан белән Ибраһим Сәлахов язмыш­лары турында бәян ясадылар. Без кунак фән эшлеклеләрен күрүгә, Исхакый турындагы ихтирамлы сүзләрен ишетүгә һич тә каршы түгел. Бөтен бәла шунда: үз татарларыбыз Юлай Шамил углы белән Ильяс Камал углыннан кала кунакларның күпчелеге әзәри яки төрек телләрендә генә нотык тотты, кайберләренең басма текстлары экранда яктыртылып барса да, аңлап бетерергә мөмкин була алмады. Аптырагач, арттагы рәтләрдән бер галимнең авазы ишетелде: “Мондагы кайбер чыгышларны бездәге өлкән курс студентларыннан ясатырга да була, аның өчен, акча коеп, Каф тау артыннан кунаклар да чакырасы юк иде”...

Мөнбәргә дип әзерләнеп килгән үзебезнең мәртәбәле галим һәм әдипләребезгә пленар утырыштан соң секцияләрдә генә чыгыш ясарга вәгъдә биреп, тәнәфескә тараттылар. Үз сүзен әйтергә теләүчеләр саны өч дистәдән артык, ә зал һаман саен бушый бара иде...

Байтак тараф бәгырьләрне телде. Конференция мөнбәрләреннән ни Язучылар берлеге, ни галимнәребез Исхакыйның Яуширмә авылында ташландык хәлгә калган бердәнбер музее турында сыңар гына сүз дә әйтмәде. “Мәдәни җомга” газетасы ике ел буена бер дә туктамыйча Яуширмә авылының килмешәкләр кулына, ә музейның аяныч хәлгә калуы турында чаң какты. Дәүләт Советындагы даими комитет рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев белән Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев та кушылгач, хөкүмәт җитәкчеләре Исхакый музеен, ихатасын һәм аңа алып килүче юлларны төзекләндерү өчен 35 миллион сум акча да бүлеп бирде. Озын җәй үтеп китте, әмма Яуширмә авылында әлеге эшләрне тормышка ашыру өчен бармакка-бармак сугучы да табылмады. Конференция җитәкчеләре икенче көнне кунак­ларны шул музейга сәяхәткә дә алып китте. Баганадай олы сорау калка: алар чит ил кунакларына андый ярым җимерек музейны хурланмыйча ничек кенә күрсәтә алды икән?..

Казан каласында Исхакыйга нәкъ Садри Максудиныкы шикелле үк һәйкәл калкыту турында вәгъдә бирүче, хәтта ошбу хакта уйлап караучы да юк. Әллә бу юлы да җитәкчеләр Төркия хөкүмәте үз хисабына һәйкәл китереп куюны көтеп ятамы соң?..

Бөек Исхакый – безне баскыннардан азат, Идел-Урал штаты кебек дәүләтле итү өчен үз гомерен биргән маяк. Үзе чит илгә чыгып качарга мәҗбүр ителсә дә, аның әманәте акчага һәм кәнәфигә сатылмаган һәрбер милли җанлы татар йөрәгендә яши. Ә аның исемен тимер юл вокзалы читендәге өч йортлы, ташландык урамга чәпәп кимсеттеләр. Исхакый исемен үзәк мәйданнарга, республикабызның Милли китапханәсенә, югары уку йортларына кайтарырга вакыт. Бөек Тукай энцик­лопедиясен күреп нык сөендек. Бөек Исхакыйның тормыш юлы һәм гаярь көрәше дә махсус энциклопедия булып кайтуны таләп итә. Исеме һәрбер милләтпәрвәр телендә яңгыраса да, газиз милләтен дәүләтле итү теләге белән янган Исхакыйның рухы, иманы, даны һәм азатлык әләме халык күңеленә кайтмады бит әле. Баскыннар изүеннән туйган, телсез калу, инкыйраз янаган милләткә Исхакыйлар рухын кайтарыгыз!

Вахит ИМАМОВ.

6 сентябрь, 2018.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев