Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Экрандагы Сирмат абый

Заманында популярлык казанган "Җомга көн кич белән" тапшыруы, Н.Исәнбәтнең "Мырау батыр", Мәхмүт Хәсәновның "Язгы аҗаган", Ибраһим Газиның "Онытылмас еллар" әсәрләре буенча эшләнгән телевизион фильмнарының ничек төшерелгән, үткән гасырда татар телевидениесендә ничек эшләгәннәр? Индус абый белән шулар хакында сөйләштек. - Индус абый, телевидение - бик катлаулы, бик авыр өлкә. Сез анда...

Заманында популярлык казанган "Җомга көн кич белән" тапшыруы, Н.Исәнбәтнең "Мырау батыр", Мәхмүт Хәсәновның "Язгы аҗаган", Ибраһим Газиның "Онытылмас еллар" әсәрләре буенча эшләнгән телевизион фильмнарының ничек төшерелгән, үткән гасырда татар телевидениесендә ничек эшләгәннәр? Индус абый белән шулар хакында сөйләштек.
- Индус абый, телевидение - бик катлаулы, бик авыр өлкә. Сез анда 1963 елдан бирле эшләгәнсез...
- Әйе, телевидениенең яңарак кына ачылып килгән чагы иде. Ул вакытта әле без телевидениенең нәрсә икәнен дә белеп җиткерми идек. Газета аңлашыла: анда язалар, кешеләр укый. Радионы тыңлап кына йөриләр. Телевидениедә исә, экраннан кара-каршы сөйләшеп утырган кебек итеп эшләргә кирәк. Бу халәт журналистлардан икеләтә җаваплылык сорый иде. Хәер, хәзер дә шулай ул.
- Телевидениегә ничегрәк килеп кердегез соң?
- Телевидениегә очраклы рәвештә килдем, диимме. Ул заманнарда районнарны берләштерү бара иде. Ә мин Апас райкомының комсомол секретаре булып эшлим. Райкомны бетерделәр, аны Тәтеш белән Буа районына күчерделәр. Шул вакытта мине ВЛКСМ өлкә комитетыннан Татарстан телевидениесенең яшьләр редакциясенә күчерделәр. 1963 елның маеннан телевидениедә эшли башладым. Озак еллар яшьләр өчен тапшырулар редакциясендә, аннары әдәби-драматик тапшырулар, лаеклы ялга китәр алдыннан нәфис тапшыруларның баш мөхәррире булып хезмәт куйдым.
- Экранга чыккан беренче көннәрне, беренче мизгелләрне хәтерлисезме?
- Хәтерлим. Экранга чыгуым Апас районында эшләгән вакытта ук булды анысы. Телевидениенең хәбәрләр бүлегендә эшләүче бер иптәш: "Әйдә, безгә татарча сөйли белә торган кеше кирәк!" - дип әйтте дә, тырышып-тырышып материал әзерли башладык. Ул елларда авыл хуҗалыгын күтәрү буенча эш алып барыла, яшьләрне авылда калдыру сәясәте көчле иде. Шул хакта сөйләвемне сорадылар. Утырып, өч битле текст яздык. Ә редакторыбыз, бер дә кызганмыйча, аның ике битен сызып ташлады... Иртәдән шул текстны ятлап йөрдем дә, кич камерага сөйләдем. Мактадылар. Ә икенче юлы мин инде ятлаганымны сөйли алмадым, кәгазьдән укырга туры килде.
Телевидениенең бик катлаулы, гаять авыр өлкә икәнен анда эшли башлагач кына аңладым. Ул хәзергедән бик нык аерыла иде. Анда бу эш синеке, йә минеке дип бүлеп тору юк. Режиссер да, тавыш режиссеры, постановщиклар, операторлар, ут куючылар да - барысы бергә, уртак максатка хезмәт итте. Тапшырулар ул вакытта турыдан-туры эфирга бара. Әгәр дә син кемне дә булса чакыргансың икән, ул берничә көн алдан сөйләргә тиешле фикерләре белән таныштырып китә. Ул вакытта Мәскәү каналына вакытлыча гына кереп ала идек. Тапшырулар кичке җидедә яки төнге 11 ләрдә дә була. Кунагың эфирда сөйләп чыкканчыга кадәр, шунда көтеп утыра идек. Бер яктан авыр­лыгы булса, икенче яктан җаваплылыгы да зур. Әзерләгән материалларыбызны цензура нык тикшерә. Әгәр дә бер сүзне ялгыш җибәрсәң, аның өчен җавап бирер­гә туры килә.
- Мисал?
- Бер мисалны гына искә төшереп китә алам. КОМЗ дигән завод бар. Аны ул чакта телгә алырга ярамый иде, чөнки хәрби завод. Анда эшләнгән оптика җиһазлары космоста да булды. Хәтта аларны Япониядән дә килеп алалар иде. Шушы заводның яшьләре турында бер полковник чыгыш ясады. Заводның тулы исемен әйтмичә, "механик завод" дип кенә сөйләргә тиеш иде. Тик полковник "оптик механика заводы" дип әйтеп салды бит! Икенче көнне безне "мунча керттеләр". Цензурага да, безгә дә каты эләкте.
- Без телевизор карый башлаганда Сез инде әдәби тапшырулар алып бара идегез...
- Озак еллар яшьләр редакциясендә эшләгәннән соң, әдәби-драматик тапшыруларга күчтем. Әдәбият белән "җенләнүем" мәктәптә үк башланган иде. Шигырь язмаган бала юк та бит ул. Лев Толстой унөч яшькә кадәр шигырь язмаган баланы табибкә күрсәтергә кирәк дип әйткән бит. Шигырьләр, драматик хикәяләр дә язган бар иде. Яшьләр редакциясендә эшләгән вакытта без әдәбият-сәнгать дөньясында кайнап яшәдек. Бүген халык язучылары дәрәҗәсенә ирешкән шәхесләребезнең, барысы да безнең редакция аша үтте. Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникиев һ.б. - "Яшьләр иҗаты" дигән тапшыруда чыгыш ясый иде. Әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә күчү авыр булмады, аңа әзер булып килгән идем инде.
- Сезне татар әдәбиятында телевизион драматургия жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе дип әйтәләр. Шактый сценарийлар да язгансыз...
- Нигез салучы бер мин генә түгел, әлбәттә. Туфан Миңнуллин, Әнәс Хәсәновлар белән берлектә эшләдек. Телевизион драматургия кино йә театрныкыннан шактый аерыла. Аны сизә белергә кирәк. Театр өчен язган пьесаны да телевизордан күрсәтергә мөмкин. Кино өчен язганны инде күрсәтеп булмый. Киноның драматургия таләпләре башка. Телевидениенең баш режиссеры Гали Хөсәенов иде. Бервакыт бүлмәсенә чакырды да: "Россиянең халык артисты Галимә апаң Ибраһимовага бер спектакль ясарга кирәк", - ди. Мин аптырап киттем. - "Ничек инде мин ясарга тиеш? Нигә театрга ясатмыйлар?"
Галимә апа белән бергә уйлый башладык. Г.Бәшировның "Намус"тагы Нәфисәсе, Г.Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми?"сеннән Гөлбануны искә төшердек. Үзебезнең әдәбиятка нигезләнеп эшләнә икән, андагы образларны берләштерергә хәл кылдык. Шулай итеп, Гөлбанулардан башлап, бүгенге көнгә кадәр килдек һәм Бөтендөнья тынычлыкны сөючеләр конгрессында катнашкан татар кызы образына кадәр биреп бардык. Ә бит боларны турыдан-туры эфирга чыгарырга кирәк. Берсе артыннан берсен образга кертеп барырга. Галимә апа бер-ике минут Гөлбану образында, аннан икенче эпизодта чыгып, башка образны күрсәтә. Киенгән арада кино да күрсәтеп алабыз. Бу - телевизион драматургиянең тышкы күренеше. Ләкин аның эчке күренеше дә бар. Анысында телевизор караучыга кешенең эчке халәтен илтеп җиткерү сорала. Моңа синең әсәреңдә мөмкинлек бирелгән булырга тиеш.
- Галимә апа бик талантлы һәм бик чибәр хатын булган. Шул ук вакытта режиссерлар белән дә аяк терәп сөйләшкән. Сезгә аның белән эшләве ничегрәк булды?
- Нәкъ шулай, бик үзенчәлекле ханым. "И, болай булмый бу!" Яки: "О, шәп булды бу!.." - дия торган иде. Ире Гай Таһиров белән дә аралаша идек. "Гай абый, болай эшликме, тегеләй итеп карыйкмы әллә?"- дисәң дә: "Белмим, аның белән сөйләш", - дип, Галимә апага күрсәтер иде. Ягъни, Гай абый да хатынының таләпчән кеше икәнен күреп тора. Ә Галимә апа ягымлы да иде. Ул чын мәгънәдә сәхнә өчен яратылган ханым. Спектаклебезнең исеме "Татар хатыны" дип аталды. Галимә апа, чынлап торып, татар хатынының җыелма образын телевидение аша башкарып чыкты.
- Илле ел гомерегезне телевидениегә багышлагансыз. Мөгаен, телевидениенең бәхете булгансыздыр. Хәзер бит күбрәк тышкы кыяфәт матур булса, телевидениегә шул җиткән, дип уйлаучылар да бар....Күпме тарихи шәхесләребез белән эшләгәнсез. Җитмәсә, каләм иясе дә. Истәлекләр китабы язарга алынмыйсызмы? Әллә инде язып ук ятасызмы?
- Әйе, анысы язылып ята. Әдәби-драматик тапшыруларда эшли башлагач, "Җомга көн кич белән" дигән тапшырулар циклы ачып җибәрдем. Үзем автор, үзем алып баручы. Тапшыру шулкадәр популяр булып китте, хатлар бүлегендә эшләүче ханым бервакыт: "Бу кварталда телевидениегә 12 мең хат килде, шуларның 6 меңе "Җомга көн кич белән" тапшыруына юлланган", - ди. Гаҗәп хәл. Бу хатларда миңа йә киңәш бирәләр, йә кабатлап күрсәтүне сорыйлар. Бер хат килде, ялгышмасам, Баулы ягыннан: "Дөньяда мин ямьсез, ул Сирматов дигәнегез миннән дә ямьсезрәк. Аны каян таптыгыз?" - дигән. Мин кыяфәт ягыннан балалар куркытырлык булмасам да, бик үк ягымлы төсем юк. Телевидениедә тамашачыны кыяфәт белән түгел, калебең белән якынайта белергә кирәк!
- Мәхмүт Хәсәновның "Язгы аҗаган", Ибраһим Газиның "Онытылмас еллар", Н. Исәнбәт буенча "Мырау батыр" телевизион әсәрләренә сезнең олы хезмәт салынган. Ничегрәк тормышка ашырылды бу проектлар?
- Алар татар классикларына нигезләнеп эшләнде. "Онытылмас еллар" алты серияле булды, ә менә "Язгы аҗаган" буенча М. Хәсәнов башта үзе мөрәҗәгать итте. Ул шулкадәр буталчык язылган, җиде бүлектән тора. Бүгенге көн турында сүз бара да, кинәт кенә 50 елга артка яки алга күчеп куя. Телевизион яктан башкару шулкадәр уңайсыз. Шулай да, җиде серия итеп эшләдек. Мәхмүт абый хатыны Мәрьям апа белән Яшел Үзәннән таякка таянып килә торган иде. Сценарийны язып төгәлләгәннән соң, күзеннән яшьләр чыгарып, ризалыгын белдерде. Режиссер белән эшли башлыйбыз дигәч, Мәхмүт абый ял итәргә көньякка китеп барды. Фильмны төшерә дә башладык, тик Мәхмүт абый ял итәргә киткән җиреннән кайта алмады. Анда вафат булды. Фоат Галимуллин аны шуннан алып кайтты...
Мәхмүт абый бу телевизион спектакльне, төшереп төгәлләгәч, Г. Тукай премиясенә тәкъдим итәм әле, дигән иде. Әсәр барып чыкты. "Язмышлар" дигән җыр текстын үзем яздым, аңа Рәшит Абдуллин көй иҗат итте. Кадрда күренмичә, җыр яңгырый. Бәхетле җыр булып чыкты. Аны бик яраттылар. Заманында Балтач районы җитәкчесе, хәзер авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та җырлады.
"Мырау батыр" исә, Нәкый Исәнбәтнең ике битлек шигыренә нигезләнеп эшләнгән. Ике битлек шигырьдән 12 серияле фильм төшердек. Балаларга адреслангач, тәрбия чарасы булырга тиеш, дигән фикергә килеп эшләдек. Хәзер телевизордан сугыш күрсәтәләр бит. Татар теле укытучылары: "Безнең балаларыбыз "Мырау батыр"дагы геройлар булып уйный", - дип әйтә иде.
Тапшырулар эшләгән вакытта шактый күп каршылыклар туа. Материалны теге - бу сәбәп табып, кабул итми торалар. Сәнгать советы кушканнарны төзәтеп биргәннән соң гына алга китә. Режиссерлар белән килешеп эшләргә, техника җитми, материал җитми. Болар барысы да булды. Телевидение өчен язылган шактый әйберләрем өстәл тартмасында ята.
Телевидениедә соңгы елларда эшләгәндә музей оештырдык. Дөрес, хәзер аны ни өчендер таркатып бетерделәр. Җитәкчеләрнең берсе китап яз, дигән тәкъдим ясаган иде. Монография кебегрәк яз дигәч, уйлана калдым. Монография - теге заман жанры. Китап укучылар, телевидениене яратучылар өчен монография кызык­лы булмас сыман. Хәзер инде алда 80 ел гомер юк бит. Өлгереп буламы-юкмы?..
- Кайбер зыялыларны телевидение архивы борчый. Алар нихәлдә соң?
- Безнең телевидениедә фондка яздыр­тып калдыру 1973 елда башланды. Мин эшли башлаганнан соң ун ел узгач. Беренче язма "Баһадирлар" - Г. Камал теат­рында куелган спектакль, аклы-каралы сурәттә. Шәүкәт Биктимеров Ленинны уйный. Без шушы спектакльне беренче итеп яздырдык. Шуннан башлап, безгә ел саен 2 сәгать яздырырга мөмкинлек бирелә иде. Ләкин бу бик аз. Хәтта бер спектакльне дә тулы килеш яза алмыйсың. Кайбер спектакльләр икешәр кварталга, йә яртышар елга сузылып килә иде... Баш редактор булып эшләгән елларда безнең илдә болганчык чорлар, үзгәртеп корулар башланды. Кризиска баттык, акча җитми. Елга нибары сигез сәгать спектакль язу мөмкинлеге бирелә. Г. Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров белән дустанә мөнәсәбәттә яшәдек. Аларның реклама бирергә акчалары юк, безнең спектакль сатып алырга акчабыз юк. Тотабыз да үзара сөйләшәбез: ул "Җомга көн кич белән" тапшыруларына театр рекламасын бирә, ә без аларның спектакльләрен акча түләмичә генә язып ала идек. Шулай бервакыт 8 сәгать урынына, 32 сәгать спектакль язып калдырганбыз. Болар бит барысы да фонд өчен. Ул вакытта техниклар да тасманы мулдан бирми торган иде. Анысының да хәйләсен таба идек.Тапшыру, гадәттә, ике атнадан сөртелә. "Бу спектакльне кабатларга тиешбез!"- дип, саклап калдыра торган идек. "Торсын" дип калдыралар да, аннары аны сөртергә оныталар. Ә без архивка алып куябыз. Шундый шартларда да архивны булдырырга, сакларга омтылдык.
Ул чордан Азат Аббасов, Венера Шәрипова, хәтта Зифа Басыйрованың да өч концерт номеры әле дә саклана. Тик элеккеге язмаларның форматы башка. Безнең телевидениене икегә аерганнан соң, аларны хәзерге заман форматына күчерә башлаган идек. Шуларның шактый өлешен ремонт вакытында подвалга төшереп куйганнар. Магнит тасмасы дымлы урында бозыла. Анда бик күп язмаларыбыз харап булды. Шөкер, хәзер ике телевидение дә 40 ел буена эшләнгән башка язмалардан оста файдалана.
- Индус абый, телевидениедән китүе авыр булмадымы?
- Әлбәттә, булды. Телевидениедән генә түгел, башка җирдән дә адәм баласының китәсе килми. Ләкин мин кинәт кенә китмәдем. Фондтагы тапшыруларның картотекасын эшләргә дип, кире чакырып алдылар.
- Быел сезнең "Туксан тугыз шаяру" исемле китабыгыз басылып чыкты. Шактый гына шаян шигырьләрегез урын алган. Араларында кызларга багышланганнары да күп икән?..
- Исеме үк, "Туксан тугыз шаяру". Аны инде робагый дип атау да бик үк дөрес түгелдер, күбрәк шаяру катыш яздым. Бу китапта гомер буе тупланып килгән куплетлар бирелә. Моннан 30 ел элек язганнары да бар. Үзгәртеп кору заманы башланганнан соң, өч дистә ел вакыт үтте. Әле хәзер дә шул чорны чагылдырган әсәр татар әдәбиятында күренми. Хәер, ул рус әдәбиятында да юк. Шушы заманның геройлары булган образлы әсәрләр юк. Шәүкәт Галиев заманында балалар өчен нинди шаян шигырьләр яза иде! Гамил Афзал сатирасы сагындыра. Юмор әйберләре үзгәртеп кору килеп чыккан заманда, һичшиксез, булырга тиеш. Кеше бер куплет укып булса да елмаерга, күңелен күтәрергә тиеш. Менә шул фикергә килгәч, үземнең китабымны чыгарырга, дигән карарга килдем.
Мөршидә КЫЯМОВА.
."Җомга көн кич белән" тапшыруында Наилә Ногманова һәм Миркасыйм Госманов белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев