Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Беренче чирек тәмам

Яңа закон кысаларына куып кертелгән татар теле укытучылары рәнҗеп кенә чиреккә билге чыгарды. Атнага ике дәрес аз, әдәбиятка бер дәрес – бөтенләй юк дигән сүз бит...

Ана теле дәресләренең расписаниедә булмаган чаклары да бар иде. Шул заманнарда да Казан мәктәбеннән туп-туры КДУның татфагына барып кергәннәрнең укытучысы Нәкыя апа Гыйләҗева белән  сөйләшеп утырдык беркөнне. Беләсез инде, ул - корифей язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең хәләл җефете.


- Нәкыя апа, Сез икетеллелек законына кадәр, 70-90 нчы елларда Казан мәктәпләрендә татар теле укыткан кеше. Атнага ике дәрес белән тел өйрәтеп буламы? 

– Бу коточкыч авыр. Моның өчен  бик камил методика кирәк. Менә шул методика камил булмау харап итте дә инде. Үз чорымда мин  ничек тә телне, әдәбиятны яраттырырга дип максат куя идем. Яратсалар өйрәнәләр, дәресләр азлыкка да карамыйлар. Икенчедән, рус балаларына, катнаш гаиләдә үсүчеләргә грамматиканы тирәннән өйрәнү һәм белем таләп итү дөрес түгел. Минем алай да тырышып караганым булды. Равил ага Низамов мәгариф министры иде. Бер җыелышта зарландым. Татар теленә сәгатьләрне арттырырга кирәк, бу бит тел өйрәтәбез дип алдану гына. Ару гына татарча сөйләшә дигән балалар да диктантны “2”лелек яза. Грамматиканы белмәгәч, ул нинди тел белү инде дип еладым. Шуннан, беләсезме, ни булды? 

Татар теле укытучылары өчен оештырылган форумда Укытучылар белемен күтәрү институтыннан бер ханым: “Татар теле укытучылары тел өйрәтә белми. Нәкыя Гыйләҗева бу турыда үзе әйтте”, - дип ут чәчте.  Менә шулай бәяләделәр безнең хезмәтне. Без күңелне төшермәдек. 1974 елны, 119 нчыда 10 ел укытканнан соң, 91 нче мәктәпкә күчтем. Мәгариф министрлыгында Фатыйма апа Вәлиева методист булып эшли иде. Ул бик яхшы тел белгече. Аның тәкъдиме белән Казанның барлык татар теле укытучылары өчен һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә киңәшмәләр үткәрә башладык. Куратор итеп Фатыйма апа мине билгеләде. Төннәр утырып, Казан мәктәпләренең зур картасын ясадым. Кайсы мәктәптә ничә бала татар телен өйрәнә, аларга күпме дәреслек кирәген белеп торырга  тиешмен. Чиратка салып, ачык дәресләр, методкиңәшмәләр үткәрәбез. Профсоюзлар урамындагы Мәгариф хезмәткәрләре йортында җыела торган урыныбыз. Һәр җыелышка берәр тел белгечен, язучыны чакырам.  Рәхмәт яусын, шул вакытта Рүзәл Юсупов, Фоат Галимуллин, Тәлгать Галимуллиннар килеп лекцияләр укый иде. Язучыларның кайсына мөрәҗәгать итсәм дә, берсүзсез килеп чыгыш ясадылар. Берәүнең дә сүземне кире какканы булмады. Бу түләүсез хезмәттә шул  тамаша тырышып йөрүемә Аяз абыегыз хәйран кала торган иде. Воровский урамындагы китап кибетеннән татарча китаплар сатып алып өстәлемә өеп куям. Теләгән бала килеп ала. Минем укучыларым Алиш әкиятләрен, Тукай шигырьләрен яттан белде. Әдәбиятыбызның төп нигезен төшендердем дип уйлыйм.

- Бүгенге көндә кайбер акыллы  башлар телне дәрестә түгел, ә дәрес­тән тыш чараларда, мәдәният аша өйрәтергә киңәш итә. Әйтик, татар теле дәресендә курайчылар ансамбле оештырып җибәрүгә ничек карыйсыз, диләр... 

- Бу кадәресе телебезне мыскыл итү була инде. Дәрес дәрес төсле булырга тиеш. Кайвакыт уйлыйм да хәйранга калам. Шултиклем аяныч хәлдә калды ки телебез, мең төрле сәбәп табып аны мәктәптән сөрәләр. Мин 30 еллап татар теле укыттым. Безнең заманда да авыр иде, әмма ул чакта алтын баганадай нык татар авыл мәктәпләре бар иде. Гөрләп эшли иде. Шәһәр мәктәпләре ул шәһәрдә яшәүче татарлар бөтенләй маңкортлашып бетмәсен өчен эшләде. Ул чакта баланың татарча өйрәнәсе киләме, юкмы дип ата-анадан  сорап тору юк иде. Фамилиясе татар булганнарны яза идек. Физкультура, хезмәт дәресләреннән алып чыгып китәбез. Ничектер үзара килешкәнбез бит. Ник минем дәрестән аласың, дип тавышланучы булмады. Иртән 7 дә нулевой дәрес итеп куялар. Балалар килә, укытабыз. 1-5 сыйныфларны укытуы рәхәт. 6 дан 9 га кадәргеләр җәза. “Нәрсәгә кирәк ул безгә татар теле? Аның белән укырга кереп булмый”, - дип партага ятып дәресне үткәргән балалар да бар иде. Болары: “Русча белсәң кеше буласың, татар теле кирәкми”, - дигән Казан маңкортларының балалары. Гарьлегемнән Аязга кайтып, яшь түгә идем. Шулай ук бетәр микәнни бу милләт, дип  ул да борчыла иде.

Беләсезме Энгель Фәттаховка кемнәр каршы торды? Телен, милләтен оныткан татарлар! Катнаш гаиләдә үскәннәр. Руслар каршы түгел иде. Мин Казан руслары белән гомер буе аралашып яшим.  Алар икетеллелеккә каршы түгел, файдасын да аңлыйлар.  Энгель Фәттахов министр итеп билгеләнгәч, бик сөенгән идем.  Ул бит Актаныш районында татар дәүләте төзегән кеше. Министр булгач та, татар теле дәресләре өчен нык көрәште. Мәскәү басымына да, Казан урысларына да батырларча каршы торды, әйт­кәнемчә, аңа халыктан ярдәм булмады.

Без укыткан заманда, туган телгә игътибар, хөрмәт булмаса да, сәясәт дәрәҗәсендәге басым юк иде.  Булдыра алганча укыта идек. Ә хәзер туган телләрне бетерү сәясәткә әйләнде. Бу - өметсез сәясәт. Моны үзгәртү өчен гадел законнар кирәк.

Туган телне саклауда бары тик үзебезгә генә ышанырга кала. Балаларны, онык­ларны татар итеп тәрбиялик. Рамзан Кадыйров әйтмешли, татарча белмәгән татар татармыни ул! 

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев