Мәдәни җомга

Август киңәшмәсе

Быел Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе “Тәрбия –  белем бирү сыйфатын күтәрү факторы” дигән темага багышланды.

Аның эшендә Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина,  Татарстан район һәм шәһәр мәгариф идарәсе башлыклары, уку йортлары ректорлары, мәктәп директорлары катнашты.


“Ел саен зур педсовет үткәрүнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын мәгариф мәсьәләләренә җәлеп итү, шул исәптән бизнес вәкилләренең дә.  Илдә тормышка ашырылучы “Мәгариф” милли проектының максаты – бездәге белем бирүне көндәшлеккә сәләтле итү”, – дип сүз башлады Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов. Быел республикада 10 яңа мәктәп төзелә икән. Ягъни, тагын 12 мең балага урыннар булачак. 

Республика мактанычы – ел саен БДИны 100 баллга тапшыручылар арта бара. Быел алар 181. Бер укучы фәннән 399 балл җыйды. 10 бала – ике фәнне 100 баллга тапшырды.  “Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә 11 ел укыган Рамил Баһавиев безне аеруча шатландырды. 4 фәннән 399 балл җыеп ул (рус теленнән – 100 балл) милли мәктәптә белем сыйфаты хакындагы бәхәсләргә нокта куйды”, – диде министр. 

Шуның белән бергә кайбер районнарда медальгә баручылар имтиханда тиешле балларны җыя алмаган. Лаеш районында 22 медаль дәгъвалаучының 12 се генә аны аклаган. “Бүгенге көндә Татарстан мәгарифенең әһәмиятле үсеш юнәлеше – ул полилингваль белем комплекслары төзү. 2022 ел ахырына 6 шундый комп­лекс сафка басачак. Беренчесе 2020 елда Казанда ишекләрен ачачак. Әлеге проектның максаты – рус, татар, инглиз телендә белем алган милләтара дуслык рухында тәрбияләнгән яшьләр үстерү”, – диде министр, милли мәгарифтәге яңалыклар белән уртаклашып. – Белем бирүдә коммуникатив технологияләргә нигезләнеп, 1-9 сыйныфларга “Татар теле – Татарстанның дәүләт теле”, “Туган тел”, “Туган телдә әдәбият” фәннәреннән үрнәк уку программалары федераль реестрга кертү өчен әзерләнде. Татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек реестрга кертелгән”.

Россия мәгарифе шулай ук “Цифрлы белем мохите” проектын да тормышка ашыра. Быел, ниһаять,  “Медиамохиттә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү” модулен эшләтеп җибәрү каралган. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту буенча да яңалыклар кертелеп тора, мәктәпләрдә спортның уен төрләрен үстерүгә басым ясала. Бу уку елыннан Татарстанның Волейбол федерациясе инициативасы буенча «Мәктәпкә волейбол!» проекты гамәлгә ашырыла башлый. Р. Борһанов бу эштә ярдәме өчен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәтен белдерде.

Тәрбия дигәннән, Татарстанның 22 мең укучысы “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәтендә йөри. Шулай ук 18 мең укучы тимурчылар хәрәкәтендә катнаша.  Хәзер аларның төп эше – өлкәннәрдән сугыш истәлекләрен сөйләтеп, мәктәп һәм Туган як музейларына тапшыру. Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә янә бер проект старт алачак. Ул – “Укучының мәдәни нормативы”. Бу яшь буынга мәдәни тәрбия бирү, аны ватанын яратырга өйрәтү өчен эшләнә. “Туган телне, туган як тарихын һәм географиясен белмичә, күршеләреңнең телен һәм мәдәниятен хөрмәт итмичә, чын патриот булу мөмкин түгел”, – диде министр да.

РФ мәгариф  министры урынбасары И.По­техина конференциядәге чыгышында федераль белем бирү стандартларының яңартылачагын хәбәр итте. 2019 ел азагына кадәр аларны раслау планлаштырыла. Мәскәү кунагы әйтүенчә, технология­ләрдәге, икътисадтагы үзгәрешләрне тиз сеңдереп бару кирәк. «Төп белем бирүнең якынча программаларын яңарту эше башланачак. Бу процессны 2020 елның икенче кварталында төгәлләү ниятләнә», - диде И.Потехина.

Ул гамәлдәге дәреслекләр яңартылачагын да ассызыклады. «Бүген технология­ләр тиз үзгәрә, без заманча дәреслекләр чыгарырга бурычлы. Бу максаттан министрлык тарафыннан дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыруның яңа тәртибе әзерләнгән. Гамәлдәге исемлек 2020 елга кадәр актуальлеген саклая­чак», – диде.

Казан мэры Илсур Метшин башкаладагы мәгариф тормышы белән таныштырды. “Без – бу тармакта лидерлар. Без башкаланың үсеш юлы дип белемле яшьләр үстерүне күптән инде билгеләдек.  Белем алуга багышланган “Кazanobr.ru. порталында 40 мең кеше теркәлгән. 2009 елдан бирле Казанда 100 балалар бакчасы төзелде. Быел 11 не куллануга тапшырабыз. Мондый саннар белән бездән кала Мәскәү белән Санкт-Петербург мактана ала”, – диде ул. Игътибар итик Казанда рус теле белән математикадан БДИ баллары Мәскәү белән Петербургтан югарырак икән! Казан укучылары халыкара олимпиадалардан 5 алтын, 4 көмеш, 6 бронза медаль алып кайткан. 

Казанның 2 нче лицееннан биология мөгаллиме, Татарстанның ел укытучысы, август киңәшмәсендә «Заман таләпләре һәм укытучыны үстерү драйверлары» темасына чыгыш ясаган Наил Мирсәетов тумышы белән Оренбург өлкәсеннән. “Мине Казанга үз милләтемне ярату китерде. Хәзер үзем эшләгән лицейда мин туган телемне өйрәндем, төпле белем алдым. Югары белемне Мәскәүдә алсам да, эшкә Казанга кайттым. Республикада яшь укытучыларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудырылган. Моның өчен президентыбызга рәхмәт”, – диде ул.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: