Мәдәни җомга

Нәфис Әхмәт: Ике дус (Хикәя) 

(Уены-чыны бергә)

Балачак – кеше күңелендә иң матур, иң күңелле, иң тирән уелып кала торган чор. Фәнил йөрәгендә дә ул тирән эз калдырды. Әле хәзер дә төшләрендә авылларын ерып аккан елгада су керә, балык тота, тауда юа җыеп, болыннарда, тау кырларында йөри. Каз бәбиләрен куып, суга алып бара. Әтисе белән көтү көтә. Рәдиф белән лапталы уйный. Аның белән игезәкләр кебек иде алар... Бер урам малайлары. Йортлары да бер-береннән ерак түгел, өй аша гына. Иртән иртүк беренче эшләре итеп күршеләренә кереп чыгу гадәткә кергән иде. Су керергә булсынмы, кырга борчак ашаргамы, урманга балтыргангамы, кыскасы, гел бергә. Рәдиф әбисе белән генә яши. Фәнилнең әнисе Рәдифне җәлли иде. Уйнаган җирдән аны чәй эчәргә, коймак пешсә, коймак ашарга, мунча ягылса, мунча керергә чакырып ала иде. Ул Фәнилдән яшь ягыннан зуррак. Әнисе аны тудырганда вафат булган, әтисе кая булгандыр, ул хакта әбисе дә, Фәнилнең әти-әнисе дә сүз катмады, үзе дә сорашмады. Фәнилнең әнисе үзе дә ятим үскәнгә, күрәсең, Рәдифне үз улы кебек якын итә, ипи телеменә ак май ягып, аның өстенә шикәр комы сибеп, улына биргәндә, ике кулына икене тоттыра иде. Фәнил белә, аның берсе – Рәдифкә!

Рәдифнең беренче сыйныфка керүе, Фәнилне бераз хафага салды. Элек тигез генә барган көне бушап калган күк булды. Дусты иртән иртүк укырга киткәндә, ул аны тәрәзәдән карап кала. Хәзер инде аңа “лапталы” яки “сакаллы” уйнарга кеше дә калмады. Энесе бар да, ул бәләкәйрәк шул әле. Төш вакыты җиткәнен ул түземсезләнеп көтә, сәгать теле иң югары ноктаны үтү белән дус­ты янына керә. Белә, чөнки шул вакытта дусты кайткан була. Рәдиф хәзер үзен элеккегә караганда эрерәк тота. Иң элек әбисенә, Фәнилгә мәктәп хәлләрен сөйли. Аннан әлифбасын алып актарган була, янәсе, дәрес хәзерли. Хәзерләми инде ул аны, кылана гына. Әбисе аңа булыша, хәрефләрдән сүз тезергә өйрәткәндә, Фәнил дә эченнән генә Рәдифнең әбисе артыннан кабатлый. (Рәдиф әбисен “әби” дими, “инәй” ди). Шул рәвешле шактый гына хәреф танырга да өйрәнде ул. Кайчак, Рәдиф белми торганда, хәрефне әйтеп тә җибәрә торган булды. Хәтта әбисе аны Рәдифкә үрнәк итеп тә куйгалый иде, “әнә күрәсеңме, ул әле мәктәпкә дә бармый, инде хәреф таный”. Рәдифнең моңа ачуы гына килә. Дус шулай булмый инде... тик озакка түгел. Дәрес хәзерләү вакыты бетү белән кабат уен башлана, барысы да үз урынына кайта. Рәдиф укуга артык игътибар бирмәде. Тора-бара мәктәптәге кызыклы хәлләрне дә сөйләми башлады. Аннан мәктәп темасын бөтенләй кузгатмады. Ә беркөнне: “Үскәч, мин тракторчы булам, аның өчен мәктәптә шушы кадәр мәсьәләләр чишә-чишә артык баш вату кирәкми”, – диде дә китабын каршы караватка томырды. Китап очып барып төшеп, анда гына калмыйча, җилпенеп шкаф астына ук кереп китте...

Ике ел беренче сыйныфта, аннан икенче сыйныфта ике ел утырып, өченче сыйныфта инде Фәнил белән бер сыйныфта укып, сумка сөйрәп “шалтай-балтай” йөргәннән соң, Рәдифне район үзәгендәге белемне авыр үзләштерүчеләр интернат-мәктәбенә илтеп куйдылар. Ул югалып калмады, тормыш турында аның үз фәлсәфәсе иде, артык тирәнгә төшеп уйламады ул. Армиягә баргач, берәр һөнәр алырмын әле дип, серен Фәнил дусты белән уртаклашты. Менә кем булырга? Әле анык кына әйтәлми. Тракторчы булу да, шофер эше дә ошый иде аңа. Әмма син уйлаганча гына бармый шул дөнья.

Колхоз рәисе Сәлах агага югары белемле яшьләр кирәкмәс. Алар читкә чыгып таю ягын карый, китмәсә дә, аңа кантурдан эш кирәк. Ә менә Рәдиф кебекләр авылда кала. Алар төп көч! Хак әйткән рәис, тора-бара комбайнга да утырды, белорусын да егәрләде. Колхоз эшен җигелеп тартучы булды. Тик анысы соңрак...

Үз агымы белән еллар үтә торды. Армиядә ике ел хезмәт иткәч, ялтырап торган аелына йолдыз төшерелгән киң бил каеш буып, җилкәдәге погоннарга сары ленталар тагып кайтып, кызлар күңелен яулый торган чор, егет кешенең тормыштагы мөһим бер вакыты...

Әмма Рәдифне армиягә алмадылар. Сәламәтлеге җитәрлек түгел дип, аңа “сары билет” тоттырдылар. Туганда зыян килгән булган, күрәсең, аның күкрәк сөяге бераз калкурак формалашкан иде. Әбисе: “Шул Гариф малае гына өстенә атланып йөреп, гарип калдырды”, – дип сөйләп тә йөрде. Гариф абзый малае Зариф аңардан бераз зуррак. Аның да әтисе юк, ул да үксез үсә. Уйнаганда, кайчак Рәдиф – ат, Зариф – җайдак була. Аннан киресенчә Рәдиф җайдак, Зариф атка әйләнә. Шулай бер-береңне аркада күтәреп, күпмедер араны йөгереп үтеп уйнау бар иде бит авылда. Авыл малайларына ул гадәти уен булып тоела иде. Бер чакны әбисе Рәдифнең “ат булган” чагын күреп, Зарифны акылга утыртырга баш очында таяк болгап чыккан иде. Шуннан бирле андый уенда Рәдифне катнаштырмадылар. Әби кешегә бер тапкыр күреп калу җитә калгандыр. Зарифка гомер буе Рәдифне “гарип ясаган” яманаты белән яшәргә туры килде. Колхоз рәисе, фронттан берничә орден тагып кайткан Сәлах Рәдифне район үзәгендәге механизаторлар хәзерли торган училищеда укытып кайтарды. Сугыш үткән рәис ачлык, ялангачлыкны күреп шулай эшләгәндерме, колхозга эшчеләр кулы кирәк булуын исәпкә алгандырмы, Рәдифнең инәсенә хөрмәте булгандырмы, механизатор таныклыгы алып кайту белән, иске генә чылбырлы кызыл трактор бирде. “Ремонтлый – ремонтлый өйрәнер, һәр детален сүтеп җыя белми торып, тракторчы булып булмый ул, өйрәнгәч, яхшы эшләсә, яңасына да утырыр”, – диде ул Рәдифнең җилкәсенә суккалап. Рәдиф тимер ат эчендә озак вакыт казынып үткәрде. Колхоз кырларын сөрде, чәчте, тырмалады. Нинди эш кушсалар, шуны эшләде. Тиресен дә чыгарды, саламын да кайтарды... әмма аракыны да читкә куймады. Фәнилнең әнисе әйтмешли “тәпәненә” төшә иде. Техникалы кеше авылда дәрәҗәле. Эшең эшләнсен дисәң – техника кирәк. Кырда колхоз эше беткәннән соң, хуҗалыкларда бәрәңге җирләрен сөрү, тирес чыгару эше башлана. Җиреңне яхшы сөрсен, тиресне яхшылап таратсын дисәң, ярты кирәк. Шешә кулга эләккәч, “әйдә, эч мине” дип, күңелне кытыклый башлый шул зәхмәт. Ул көнне өйгә кайту кыенлаша. Берчак шулай тау астындагы берәүләрнең бәрәңге бакчасын сөреп, тракторын сүндереп кайту юлына чыккач, хәле ярты юлда, күпер чыкканчы гына җиткән моның. Хәл алырга утыргач, йоклап киткән. Ярый әле, Фәнилнең әтисе Гали абзый, иртән җигүле атта ферма эшен бетереп кайтып килгәндә күреп алган аны, арбасына сузып салып алып кайткан. Кичен ягылган мунчага алып кереп җылы су белән юып, кайнар чәй эчереп, әҗәл тырнагыннан сак­лап калганнар. Ә икенче тапкырында, шулай ук кара көздә, аяк асты көндезен җебетеп, төннәрен катырган чорда, трактор-машина паркында эшен бетереп кайтып барганда, өйләренә берничә метр калгач ятып йоклаган ул. Фәнилнең энесе Рәсимнең яңа гына укып кайтып, колхоз машинасына утырган чагы. Машина руле артында игътибарын чит-читкә юнәлтмичә, юлга карап йөри торган вакыты. Кич кырын кайтып барганда, юл читендә аунап яткан кара нәрсә күзенә чалынып китә. Берәрсенең кайтмый калган бозавыдыр инде, дип туктамаска да уйлый. Шулай да туктап карыйсы итә. Төшеп караса, тагын шул ук Рәдиф! Бүреге төшеп, чәче балчыкка ябышып килә... Шул килеш туктамый киткән булса, авыл бер кешесен югалта иде бит. Күтәреп торгызып, пычранган өс-башны, бит-кулны җылы мунчага алып кереп юып, җылы чәй эчертеп газраилдан икенче тапкырына алып калалар моны...

Фәнилнең әнисе дә Рәдифнең язмышына битараф калмый. Бу балага берәр каты куллы хатын табып, бөтенләй юкка чыгудан йолып калырга иде бит дип борчылып йөри ул. Егетне кем белән таныштырырга соң? Авылда аны бары да белә. Зәхмәт суы белән дус егеткә кем карасын? Фәнилнең армия хезмәтен тәмамлап, укуын дәвам итәргә киткәнче бераз өс-башын карарга исәп тотып, күрше авылда клубта эшләп йөргән чагы. Клубтагы кичәләр, аулак өйләр күңелле үтә, яшьләр авылда җитәрлек. Чоры шундый... Фәнил күңелендә йөрткән уе һәм әнисенең теләге үзеннән-үзе җайлы гына чишелер дип башына да китермәгән иде. Бер көнне шулай уеннар кызган вакытта зәңгәр күзле, сары чәчле Нәсимә: “Бездә бүген аулак өй, дустың белән кил, сиңа кунак кызы бар”, – дип серле генә елмаеп, Фәнилне аулак өйгә чакырды. Нәсимә Рәдиф өчен менә дигән кыз. Бәлки әле кем белә, чәчләре чәчкә дә бәйләнер. Әнисе абыйларына шәһәргә киткән, өч көнсез булмый икән. Бер тапкыр да кызлар озатмаган Рәдифне күндерә аламы әле, юкмы, анысы да билгесез, бер тапкыр да бу хакта сөйләшеп карамаган. Ул көнне аулак өй Рәдифсез булды. Икенче көнне Рәдифне алып килергә булды. Дустын күндереп озак азапланды Фәнил. “Беренче театр” спектаклендәге Габдерахман үгетләү чүп кенә иде монда. Ниһаять күндереп, кич кырын аулак өйгә керделәр. Нәсимә егетне бер күрүдә ошатты дип әйтеп булмый. Рәдифтә Голливуд артисты чибәрлеге юк анысы, шулай да кызлар карамаслык түгел. Холкы тыныч, кирелеге бар барын, уңайга сыпырсаң, тиз җайга килә. 

Дустының туена кайта алмады Фәнил. Еллык сессиясен ябасы бар иде аның, имтиханнарын һәм зачетларын яхшы билгеләренә бирмичә стипендиясез каласы килмәде...

Укуын тәмамлап, кулына дип­лом алып кайткан иде инде Фәнил. Шәһәрдә эшкә урнашып эшли башлаган чагы. Нәсимәне шәһәр урамында очратып хәл-әхвәлләрен сорашты. Шунда Нәсимә күңеленә күптән җыеп йөргән үпкәләренең барысын да Фәнилгә сипте. Исәнләшеп тә тормыйча: “Син нигә аның эчәргә яратканын әйтмәдең?– дип башлады ярсып. Сүз әйтергә дә ирек бирмичә сипте генә. – Мин сине яхшы егет белән таныштыр­гансыңдыр дип уйлаган идем, ә син мине алкаш белән таныштыр­гансың, мин бер Рәдифкә генә карап тораммы?”... Усаллыгы йөзенә чыккан Нәсимәнең тагын ниләр тезгәнен Фәнилнең тыңлап торасы килмәде. Ир-егетләр бердәмлеге барыбер көчле иде. Уенга борып: “Ир-ат эчмичә тормый инде ул, малларны карый, акчасын алып кайта, балагыз бар... хатын-кызга тагын ни кирәк инде”, – диде дә, кулын селтәп, китү ягын карады ул вакытта.

Гомер шулай акрын гына үтә торды. Чигәгә чал керде.

Беркөн шулай авылларына ялга кайткач, мунча ягып йөргәндә, урам капкасыннан Рәдиф килеп керде. Алдагы көнне ярыйсы гына төшереп алган күрәсең:

“Үләм дустым, бир йөз генә грамм... Күрә торып үтермә инде, хет илле-е грамм!” – дип тезде калтырый-калтырый. Йөзенә караганда җанга үтеп керә торган кызганыч кыяфәт. Ничек инде хәленә кермисең? Керде Фәнил... Тик йөз грамм салып торырга эше тыгыз иде. “Әнә,– диде машинасына күрсәтеп,– багажникта булырга тиеш, йөз грамм салып үзең башыңны төзәт. Кара аны, тик йөз генә грамм!” Төзәткән Рәдиф, шәпләп төзәткән дә, аннан абзарларына кереп ятып йоклаган. Хатыны сыер савырга абзарга керсә, мал каралмаган, аслары алынмаган, алларына печән салынмаган. Рәдифне ничек кирәк алай йолкып алып торгызган да, якасыннан алып, кайда бу кадәр ләх булганчы эчүен сораган. Чыгырыннан чыгып зәһәрләнгән хатынына дөресен әйтми кара! Әйткән... Шуннан бирле Фәнилләрдән Рәдифнең эзе суынды. Урамның икенче ягына да чыгарга рөхсәт юк. Үлсә дә кереп хәл белү юк сиңа дигән! Рәдифкә хәзер юл аркылы яки тәрәзәдән генә карап торырга рөхсәт ителә. Юкса, Нәсимәсенең талканы коры...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: