Мәдәни җомга

Кеше язмышлары – карурман (Хикәя)

Матурлыгын, гәүдәсенең зифалыгын яшерергә тырышкандай итеп сөялгән ул чаттагы баганага. Бөтен бәдәне усак яфрагыдый калтырый, ачлыктан үә махмырдан. Ара-тирә башын күтәреп үткән-сүткәнгә карап кала. Нәүмиз. Үзен үзе күралмый. Вөҗүде аның мескенлек белән өртелгән. «Неужели бүген дә ач калырмын? Баш чатный, тән – арык, кәеф юк. Балаларга ашарга юк. Ярый әле күрше апасы катыктан өзми – кайвакыт сыек каймак бутап бирә. Тәмле-е...»

Болай озак басып торганы юк иде әле. Бүген нигәдер берәү дә күренми. Әллә кайтып китәргәме, ачы катыкка салкын су кушып әйрән эчсәң хәл керер иде, керүен. 
Сәмирә сусаудан телләрен салындырган маэмай шикелле кайтып та керде, гөрселдәп караватка ауды. Чү, берәү дәшә түгелме? Саташулы-уялы йокысыннан уятучы кеше Җәзилә апа икән. 
– Бәрәңгемне уташ, кәтмәнләргә булыш. Хуҗалыгымда ярдәм итсәң, тамагың тук булыр иде. Тамак ялына гына да йөрмәссең. Мин сине бушка эшләтмәм. Хәләл көчең белән тапкан акчаң бәрәкәтле булыр. Адәмчә яши башласаң, әнә сине берәү яшь хатынлыкка алырга теләвен сиздерде. Тел төбен аңладым... Бергә-бергә яшәрбез. Сине тәрбияләрлек егәре бар әле аның. Ике балаң караулы булыр. Азып-тузып йөрүеңне ташлап, туры юлга бас! 
Җәзилә Сәмирәне үгетләвен дәвам итте: 
– Балалар жәл бит, балалар. Алма-хөрмәгә тиң улың белән кызың бераздан бөтенесен аңлый башлар, кая керер тишек тапмассың. Адәм страмы булып йөргәнче, ир хатыны, бала анасы булып, кадер-хөрмәттә яшәрсең. Башта бөтен патрахаларың белән, җиде буыныңа җиткәнче авыз чайкарлар. Хәер, синекен юмаслар, инде җелегеңә төшәрлек итеп чайкадылар бугай. Менә картым белән мине җиз иләктән үткәрәчәклә-ә-әр. «Ил өстендә булмаганны» диячәкләр. Шах тамырым белән сизеп торам. Надан шул алар – Аллаһ гыйлемен алмаганнар. «Ил авызын илле иләк белән дә каплап булмый», дигән борынгылар. Адәм актыгы чутында йөрүнең ояты юк, алай көн күрү – ярый, ә менә икенчегә хатын алу, көндәш булып кияүгә чыгу гайре табигый хәл дип кабул ителә икән, ул каум упкынның да иң төбендәдер инде. Кара аны, бүтән әйтәсем дә юк, сөйлисем дә килми...
Җәзилә, иңеннән тау төшкән кешедәй, иркен сулап куйды. Әманәтне үтәде. Гомер иткән ире аңа ниятен, күңелендәгесен бер сәбәпсез генә тишмәгән – яучылыкны үз хатынына тапшырган. Тик, ыштан балагының берсен тубыктан югарырак күтәреп, таякка таянып килеп кергәч тә, бераз тамак кыргалап, сүзне ерактан – күпер төбеннән үк башлаган яучы вазыйфасын үтәгән карчыклар үзләре түгел, алар кавыштырган парларның да адреслары бер – мәңгелек йорт дип аталадыр. Үткән дә киткән сүз кадере, яшәү яме булган чорлар. Җиде йөз илле йортлык авылда, илленче-алтмышынчы елларда никах укылганчы көмәнгә калып, корсак күтәреп кияүгә барган хатын-кызны: «Самаварың төшеп янчелмәсен, тотыныбрак утыр!..» – диеп, «чеметеп» ала торганнар иде. Җәзилә пакь булып, Мотаһарына яратып чыкты, матур яшәделәр. Дус-тату булдылар. Өч ир, ике кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Инде оныклары үкчәгә басып килә – кайсы кая укырга керде. Аларны укыту өчен Җәзилә белән Мотаһар җан-фәрман тырышалар. Көтүе белән мал-туар һәм кош-корт асрап, умарта тотып, яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп яшиләр. Күп итеп ит-сөт, йомырка, бал һәм бакча җимешен саталар! Ничекләр өлгерә торганнардыр?! Авыл халкы гаҗәпләнә дә, соклана да, күпсенә дә. «Булгач та була икән кешедә нәфес», – ди бер ишеләре, икенчеләре: «Вәт, әй, комсызлыкның чиге юк», бәгъзеләре: «Бу кадәр уңганлык-булганлык. Булса да булырлар икән!» – ди. Бер уйласаң, алары да, болары да, тегеләре дә – хаклы. Җәзиләгә Сәмирәнең өй ишеген ачып керү дә язган икән. Моңарчы Сәмирәнең балалары, сәрхуш хатын үзе керә иде аларга. 
...Кыямәттә Аллаһ каршында җавап бирүләре, ай-һай, авыр булачак. Бу адашкан, юлдан язган хатын белән сөйләшү, баштанаяк гөнаһка батып яшәвен аңлату берни түгел дип, ахыр килеп, ул үзен тынычландырды. Илле ел гомер иткән иренә «картым» дип дәшсә дә, бер дә картларга охшамаган әле. Ул – нык кеше. Сакланган. Төз гәүдәсе, ип-исән тешләре, җор теле һәм сәламәт булуы өйләнергә теләвен аклый да сыман. Карт мәхәббәт көчле була дигәннәре хакмы? Әллә... бераз кыйшая башладымы? Алай дияр идең, сөйләшүенең рәте-җае килеп тора. Фикер сөреше ачык-аңлаешлы. Җәзилә бу олы серне, ире дә, үзе генә белгән нәрсәне беркемгә дә чишмәскә карар кылды. Уты-ялкыны бергә булыр, алай-болай теге путьсез акылына килеп, алар кушылсалар, тишек авызларны капларга «илле иләк юнәтеп» йөрмәм. «Аллаһ рөхсәт иткән. Мин Аңа каршы бара алмыйм. Мин Аллаһ сүзенә буйсынам!» – диярмен. Шушы уйлары аңа тынычлык иңдерде.
Җәзилә белән Мотаһарның хәзинә киштәләрендә барысы да бар. Өстәл тулы тәм-том, күпереп пешкән мич икмәге, авызда эреп торышлы тәбикмәк-коймак дисеңме, җәйге челләдә сусынны басарлык бозлы әйрәне булсынмы, бал-май һәм катык-сөтнең ниндие генә юк! Сыер, сарык, кәҗә, тавык-каз ите белән суыткыч, туңдыру сандыклары шыплап тулган. Тырышып эшлә, рәхәтләнеп аша, дөрес итеп, кинәнеп яшә дә яшә! Теге юлдан язганга Аллаһ Тәгалә бәхеткә юл ачты. Инде карар кабул итү – Сәмирәнең эше. Башсыз түгел бит. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган икән. Сәламәтлек, матурлык, яхшы белем алырга зиһен биргән Аллаһка шөкер итеп яшисе дә яшисе бит югыйсә. Тик акыл өләшкәндә ул бәдрәфтә – җеннәр өере янында калган, ахрысы. 
Мәктәпне тәмамлаганчы буасы ерылган Сәмирәнең. «Син матур, син чибәр, син зифа... Әйдә, очрашыйк, яшьлегеңне, матурлыгыңны заяга уздырма... Чибәрлегеңне бушка әрәм итмә...» Калын кесәле абзыйларның шулай пышылдавын яхшы хәтерли Сәмирә. Вакыт-вакыт бу сүзләр аңа ысылдау булып тоела иде. Саубуллашканда кайсы мендәр астына, кайсысы кызның сары, калын чәчләре арасына «яшел»ләрне салып калдыра. Хәрам юл белән килгән акчасын җыеп бару теләге дә булмады түгел. Менә машина гына алам да, бу «эш»тән туктыйм, диде. Машина да алмады, яшәр урын да юнәтмәде. Югыйсә долларларын җыеп барып фатир алырлыгы бар иде. «Булганда – бүредәй, югында – шүредәй» итеп яшәгән сыман булды. Акчасы барында «дуслары» күп булды. Шулар белән төнге клуб, рестораннарда типтерде. Хәрам юл белән кергән акчаның бәрәкәте булмады – әллә кая китеп, югалып, бетеп барды ул «яшел»ләр. Яше барган саен, клиентлар «яшел»ләрне түгел, сумнарны да кысып кына ыргыта башлады. Моны, «тауар»ның «не первой свежести» булуы белән аңлаттылар. Утызлардан узгач бер юаш кына егет белән кеше фатирында акча түләп яши башладылар. Бер-бер артлы ике балалары туды. Базарда ялланып эшләде – ашамлык сатты. Әйбәт кенә яшәп ятканда, элекке клиенты һушын алды – базар каршындагы номерга чакырды. Бигрәк симергән бай – капкорсак булган. Бер кичкә кер мичкә, дигәннәр. Акчасы да симез бит дип уйлады Сәмирә. Тагын буа ерылды – элекке кәсебенә тотынды. Иргә түгел, миргә ярауны өстен күрде. Тагын эт тормышы башланды... Җүнле кеше этенә куыш ясап куя. Сәмирәнең торыр урыны да юк. Икенче бала акчасын алу артыннан йөри башлады. Шул акчага кызыл бәядән – йолкыш кына өй алды. Ул өйнең иплисе дә сиплисе урыннары байтак иде. Хәзергесе вакытта авыл өстендә шифер түбәле бердәнбер йорт булуы да, каралмаган булуы да, котсыз булуы да Сәмирәне, никтер, сагайтмады. Бик презентабельный булмаса да, мунчасы бар ич, диде ул үз-үзен юатып. Менә шул йорт алды вокзалдан аермалы булмады, ничә ел рәттән – клиентлар килә торды, китә торды. Кайсылары аңа ятак хакын шешә белән түли торды.
Менә шул яшел еланның боҗрасыннан ни рәвешле чыгарга? Үтереп баш чатный. Җәзилә апа ниндидер сәер сүзләр сөйләде сөйләвен. Бу мәлдә Җәзилә ханымның да йөрәге урыныннан купкан иде. «Их, бер колагыннан керде бу алтын сүзләр, икенчесеннән һич тоткарлыксыз чыкты. Үзеннән битәр, сабыйлар кызганыч», – дип, күршесенең ихатага чыкканын чамалап торды. Тагын бер сөйләшим әле, янәсе. Авыл халкы да Сәмирә язмышына битараф булмады. «Алтын мидалга мәктәпне бетергән, имеш, бу төн күбәләге. Чыннан да шулаймы икән дип, авылдашларыннан берәү эше төшеп Сәмирә укыган мәктәпкә кергән икән дә, дивардагы «Безнең медалистлар» дигән стендта Сәмирәнең фотосын күреп чүт артына утырмаган. Автобуста кайтканда бу хакта нотык тоткан. Берочтан Сәмирәнең ата-анасы, әби-бабасы хакында да кайбер нәрсәләрне ишетеп кайткан. Базар халкыннан. Анда бит синең шәҗәрәңне дә әйтеп бирергә мөмкиннәр. Шундый иттереп ки, үзең дә кайбер нәрсәләрне беренче ишетүең мөмкин. Базарда күн курткалар сатучы алтмышлар тирәсендәге ханым Сәмирәнең әнисе – Сәбиләнең тормыш юлын сөйләгән. 
– Сәбилә белән бергә эшләдек, башлы иде. Гомер буе райпо башлыгы булып эшләде. 
Пенсиягә чыгар алдыннан Сәбиләне район үзәгендәге универмагка директор итеп куйдылар. Талон заманы. Кемгә затлы бүрек, кайсына яхшы костюм-чалбар, интеллигент хатын-кызга һәйбәт тукыма, импорт эчке кием... кирәк. Бөтен кеше дә яхшыны яратса да, начальство халкы гына андый аппетитка ия булырга тиеш дигән ялгыш фикер таралган чорда куян бүрек тә сирәкләргә эләгә иде шул. Менә шул Сәбилә ханым, аппетиты ачылып, затлы тауар сорап кергән кайбер укымышлы кешеләрне елмайган булып каршы ала да, бернинди өмет бирми торган тонда: «Ярар, тырышып карарбыз», – дип, вежливый отказ бирә иде. Аннары, шул кеше чыгып киткәч түзми, аты-юлы белән «якын һәм ерак җирләр»гә озатканнан соң рәхәтләнеп бер көлә торган иде. Ир канаты астында рәхәтләнеп яши алмады. Ире – Мәҗите карусыз, ни әйтсәң шуңа күнә торган, йомыкый, юаш кеше иде аның. Җир җимертеп эшли торган, тормыш арбасын тарта торган кеше булмагач, акча-байлык таптырып Сәбилә аны игәүләмәде. Вакытында ашатты-эчертте, юньле, чиста кием-салымнан йөртте. Шул ире исән булып янында йөреп торса ярар иде дә соң... Чире булган икән – гомере кыска булды. Олы кызы мәктәпне тәмамлыйсы, кечесе – Сәмирәсе беренчегә барасы елны Мәҗит вафат булды. Сәмирә әтисен бигрәкләр дә ярата иде. Мәҗитне җирләгәндә балакай җир тырнап елады. Баланың ачы хәсрәтле күз яше әтисенең каберенә тамды. Усак яфрагы сыман калтыранып-дерелдәп зират капкасына сөялеп басып торганы әле дә булса исендә. Тып-тып, тып-тып итеп Сәмирәнең күз яшьләре җиргә тама. И-и әти-әти, син исән булсаң мин дә бу хәлгә төшмәгән булыр идем. «Тәти кызым», дип сөя идең. Хәзер синең тәти кызыңа кети-мети уйнаучылар «телка-түти», диләр. 

 

***
– Красотка, а, красотка! Поехали! 
Аңа дәшәләр икән. Бу юл чатында аның торгалаганы бар. Кайсылары исемен дә белә – еш үтеп-сүтеп йөрүчеләре. Бусы, димәк, аны белми. Аз-маз сөйләшкәләп бардылар. Җәен «эш урыны» – куак-агач ышыгыдыр. Балалары янына пакеты белән ризык күтәреп кайтты. Пакетны чишеп торырга тәкатьләре калмаган ач сабыйлар аны ертып кына җибәрделәр дә, умырып-умырып күмәч белән колбаса сыптырырга тотындылар. Үзләре ризык тулы авызлары белән көне буена җыелган яңалыкларны әниләренә җиткерергә ашыктылар. Сәмирәнең үз хәле – хәл. Шешәнең бөкесен гомерлек эчкечеләр кебек җәһәт кенә ачты да, бутылка авызыннан шайтан суын голт-голт итеп эчә дә башлады. Авызы ияләшеп беткән булса кирәк – су эчкәндәй генә чөмерә. Ашап тормыйча ятакка ауды. Улы белән кызы: «Әни, әни, безнең чәй эчәсе килә», – дигән сүзләрен ул инде ишетми – гырлап йокыга киткән. Балалар, берничә көн бакта торып, җылынып беткән суны эчүдән башка чара калмавын аңладылар. Икенче көнне баш авыртуына чыдый алмыйча интегеп ятты хатын. Балаларын ачы катык, йә тозлы кыяр суы сорагыз, дип, Җәзиләгә кертеп җибәрде. Күрше хатыны кызы белән улына каймак туглаган катык салып бирде: «Монысын – шушында ашагыз. Әниегезгә ачысын бирермен», – дип бисмилләһ әйтеп, күңеленнән изге теләкләрен теләп, әче катыклы банканы тоттырды. 
Үтеңне сытарлык ачы катык – өстенә саргылт суы да чыккан. Сәмирә рәхәтләнеп, кинәнә-кинәнә әче катыкны чөмерде. Бермәлгә зиһене ачылып киткәндәй булды. «Мунча ягып керергә дә, бүгеннән кыеш-мыеш эшләрне, эчүне ташларга!» Сәмирә мең дә беренче кат тукран тәүбәсен әйтте. «Бәлки, әле бусы тукран тәүбәсе дә булмас. Җәзилә апа серле сүзләр сөйләде ич...»
Әнисе үлгәч, апасы район үзәгендәге йорт-җирне сатты да акчасын бөтереп кесәсенә салды. Сәмирә суга төшкән тавык хәлендә иде, берни аңламый-абайламый да калды. Шуннан «бала акчасы»на – ана капиталына –район үзәгеннән 27 чакрымдагы бер авылдан өтек кенә йорт сатып алырга мәҗбүр булды. Бер ягы яхшы булды бу авылга күченүенең – күршедәге Җәзилә апа йомшак күңелле, ярдәмчел. Сәмирә тәүлекләр буе өенә кайтмаганда: «Бала хакы бар бит. Гөнаһсыз сабыйлар жәл», – дип, ике баласын ашатып, күз-колак булып тора. Бәй, балалар кая, нишләп тынып калдылар, дип ихатага йөгереп чыккан Сәмирә аһ итте – кызы Сәмия акырып елап капкадан килеп керде. 
– Әни-ии, анда, анда, анда...
 Нәрсә булды, аңлатыбрак сөйлә, Самат кая соң? – дип сорарга башы җитте хатынның.
 – Самат, Самат, төшеп китте. Төше-е-е-еп китте. Туп уйный идек, тирән чокырга-ааа... 
Сәмия акырып елавында булды. Су колонкасыннан калган чокырны иске калай белән генә ябып куйганнар иде. Күрәсең, шул ипсез генә капкач ачылган да, сабый тубы артыннан йөгергәндә төшеп киткән. 
Тирә-күрше җыелды. Мотаһар биленә аркан бәйләп чокырга төште. Бала исән. Ләкин бик курыккан. Сәмирә шул вакытта: «Балам исән-сау булса, Раббым, Аллакаем, эчүемне ташлармын. Җәзилә апа әйткән сүзне тыңлармын», – дип нәзер әйтте. Баласын кулына китереп тоттырган Мотаһарның күзләрендәге җылылык, ягымлылык Сәмирәнең бозлы күңелен эретте. Баласы исән! Бернинди җәрәхәт алмаган улы Мотаһар белән Сәмирәнең икесен берьюлы кочты. Кырыйдан шушы күренешне күзәтеп торган Җәзилә бер яктан сөенсә, икенче яктан җаны көйде. «Ир бирмәк, җан бирмәк», – дигәннәр борынгылар... Юк, ул ирен беркемгә дә бирми. Ул аның янәшәсендә ярты гасырга якын булды һәм үлгәнче алар бергә. Бары тик Сәмирә ике баласы белән аларга күченә дә никах була. Менә шулай. Алар бергә яшәрләр. 
Яшәделәр дә! Матур гомер иттеләр. Сәмирәне соңгы юлга озатканда Җәзилә ихластан елады.
***
Яшь тәкәләр өлгергәч, Җәзилә белән Мотаһарның шәһәрдә яшәүче балалары белән оныклары, Сәмирә, аның ике баласы табигатькә чыгып шашлык әзерләүне матур гадәткә әйләндерделәр. Менә берничә ел рәттән шундый матур манзарада күңел ачып кайталар. Кичтән Мотаһар бөтен шартын китереп чалган тәкәнең сум итен маринадлап куя. Төне буе тоз, борыч тәмнәрен һәм сарымсак, суган, анар җимеше сутларын үзенә сеңдерә ит. Ә шашлыгы! Телеңне йотарлык! Үзе сусыл, үзе тәмле. Хуш исе бөтен урманга тарала. Табигате дә табигате. Андагы хозурлыклар! Урман күле янында шашлык кыздыруның шигъриятен тасвирлап кына бирерлек түгел. Соңгы елларда урман күленә пар аккошлар, торналар, челәннәр, кыр казлары һәм кыр үрдәкләре төшә, оя кора. Тирә-ягы камышлык, карабашлар куе чәйдәй «тукмак»лары белән күлне тагын да серлеләндерә. Бала-чага – оныклар, шашлыгыннан битәр табигать кочагындагы иркенлек, рәхәтлеккә чумып дөньясын оныта. Хуш исле үләннәрдән чәй пешереп йөргән, мул ризыклы дәстархан корып йөргән хатын-кызлар, мангал тирәсендәге ир-ат дөнья ямен тоеп, онытылып ял итә. Рухы, тәне-бәдәне, бөтен вөҗүде инсаннарның рәхәт талгынлыкка чумган. Кинәт... Пылт иткән тавышка барысы да күл ягына чаптылар. Иң нәни оныклары Илфат юк. Түгәрәк күл аны үзенә йоткан булса кирәк... Су өстенә олы таш ыргыткандай пылт иткән тавыш. Сәмирә күлгә сикерде. Ул бит мәктәптә укыганда йөзү ярышларына да йөри иде. Үрә катып калган гаилә әһелләре бермәлгә тынсыз калды. Суга баткан Илфатны коткару өчен җан-фәрманга тырышкан Сәмирә бер бата, бер калка. Бала – яр буенда. Тик... Сәмирәне кояш күрде ай алды. Ул юк булды. Йөзә белә бит, нишләп һаман чыкмый ул? Яр буенда үзе утырып чыгарган каз бәбкәләре елгага төшкәч су буенда йөргән тавык ни хәлдә булса, Җәзиләдә дә шул рәвештә иде. Йөзә белмәгән башы белән суга да керә алмый, Сәмирәнең су төбенә китүе белән ризалаша да алмый. Яр буенда саташкан, акылыннан шашкан кеше сыман йөгерде дә йөгерде ул. Ә Мотаһарның ике яктан да чигә чәчләре агарды. Моңарчы әле аның чәчләре коңгыртлыгын җуймыйча сакланган иде... 
Шәһәрдән кайткан балалар тиз арада машинага утырып очтылар гына – урманны чыгып, биек тау башына менеп, гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыраттылар. Коткаручылар бригадасындагы суга чумып эзләүчеләр байтак азапланганнан соң Сәмирәне тартып чыгардылар. Тикшерү күрсәтүенчә, Сәмирә чоңгылга эләккән. Әле шуңа өстәп, аягын көзән җыерган. Көзән җыеруы хакында ул үзе дә оныткан булса кирәк. Яисә аны уйлап торырлык хәлдә булмаган. Монысын инде белә алмыйбыз, бик теләсәк тә. Шунысы хак, ул үз гомере хисабына Мотаһар белән Җәзиләнең оныгын судан тартып чыгарырга өлгергән. 
...Суга батып үлгән Сәмирәнең балалары җитү кыз белән егет булдылар. Икесе дә Сарытау шәһәрендәге уку йортына кереп, яхшы гына укыган көннәре. Ялларда Ялантауга кайтып үзләрен үстергән Җәзилә белән Мотаһарга хуҗалык эшендә булышалар. Ә алар, үз балаларыдай якын күргән Самат белән Сәмияне күчтәнәчләр белән озатып калалар. 

 

Зәрия ВӘЛИЕВА

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: