Мәдәни җомга

Гүзәл (ХИКӘЯ)

Җәйге көннең болытлы, яңгыр башланыр мәлләре инде 70 ел буе Гүзәл әбинең котын ала. Курка ул яңгырдан, бигрәк тә яшенлесеннән өркеп, ярты үлеп терелә...

Дүрт яше тулып кына киткән кыз әтисенең итәгендә иркәләнеп утыра. Фронттан чыныгып кайткан атасының Чапайныкы кебек мыегын бөтереп-бөтереп уйнап утырганына да әтекәйгенәсе һич ачуланмый. Төпчекләре булып курчактай матур кыз тугач, әтисе белән әнисе бу сабыйга әлеге заманга ят исем - Гүзәл дип куштылар.

 

Исеме җисеменә туры килгәнгә бәләкәчләренә башкача матур ат табалмасларына ышанып, сайладылар алар бу исемне. Авылларында Хәернисә, Фәрхиямаллар туып тора, ә менә Гүзәл атлы кыз юк әле! Күбәләктәй генә сеңелләрен апа-абыйлары да яратты, кулдан-кулга гына күчереп, күтәреп кенә йөреттеләр иркәләрен. Әле дә абый-апалары һәммәсе үз эше белән мәшгуль булса да әтиләренең итәгендә утырган сеңелләренә елмаюлы карашын бүләк итәргә вакыт, аның көдрә чәчләреннән сыйпап китәргә һәммәсе форсат таба иде. Әтисе дә мыегы белән уйнаучы төпчегенә әз генә дә ачуланмый, башын чөя төшкән була да, “ам итәм” дип, иреннәре белән Гүзәленең бармакларын эләктереп алган була. Артык зур булмаган тәрәзәләреннән авыл өстендә эленеп торган болытларның кара шәүләсен сирәк кенә яшен телеп узганы күренә. Яшен яшьнәвеннән, дөбердәвеннән куркып сабый борынын әтисенең күкрәгенә батыра. Аннан тагын итәктә булудан файдаланып калыйм дигәндәй кулын әтисенең мыегына суза. Әнисе әпигә камыр башы ясап йөри, кайнаткан колмак суын изәсе камырына сала, йолпычтан иләнгән онын куш учлап алып, авыз эченнән бисмилласын кабатлый-кабатлый әпи чиләге янында бөтерелә. Шул мәлне мич авызыннан түгәрәк шарчык килеп чыгып, талгын гына очып, шунда гына басып торган әнекәенең чигәсенә бәрелде дә чырт итте. Ана шунда ук кискән агач кебек артына ауды. Беркем берни әйтергә өлгермәде, аптыраудан катып калгандай, кисәк кенә бу күренешне аңлый да, кыймылдый да алмады өйдәгеләр. Әтиләре генә беренче булып Гүзәлен идәнгә бастырды да: "Ай Аллаһ, инәгезне яшен сукты!" - дип, кәбәркә идәненә егылган балаларының анасы янына барып тезләнде. Балалар авызларын ачып, кисәк кенә булган бу хәлдән ни төсле чыгарга икәнен белми катып калсалар да, йөрәкләре белән бик тә аяныч хәл килеп чыгуын тоеп, берәм-берәм аналарын килеп кочаклап, елаша башладылар. Әти кеше идәндә яткан хатынын күтәреп алып, бакчада үсеп утырган алмагач төбенә чыгарып салды. "Хәкимә, бар Сабира апаңнан сөт сорап алып чык, аның сыеры кара, кара сыер сөте кирәк, анагызны яшен сукты!" - дип, тиз-тиз генә һушсыз яткан әниләренең гәүдәсенә туфрак өя башлады. "Ния алай итәсең, ния әнигә балчык өясең?"- дип чәрелдәде Гүзәлнең олы апасы. "Яшенне туфрак үзенә алырга тиеш, кара сыер сөте эчерик тизрәк, иии Аллам. Фатыйма, Фатыйма, үлә күрмә!" - әти кеше олы малае Хәким алып килгән көрәк белән аналарының тәненә юеш туфрак өйде. Башкалар елаганнан куркып, бер читтә басып елап торган Гүзәлгә бу вакытта берсе дә игътибар итми иде. Яңгырның шәплесе туктаса да, кара болытларның шәүләсе кич караңгылыгын куертып, куркыныч, төзәтеп булмастай хәл килеп чыкканлыгын тагын да ныграк аңлата кебек иде. Хәкимә апасы кулына тоткан чүмечендәге сөтне әтиләренә сузды. Аның артыннан бастырып дигәндәй күрше Сабира апасы, аның ире, тагын кемнәрдер керде. Кара сыер сөтен һушсыз яткан әниләренең авызын ачтырып эчерергә дә тырыштылар, битләренә буядылар. Гүзәлнең әнисе күзләрен ачмады. Бала лычма су булып басып торганын күреп, күршегә яңа гына килен булып төшкән Зөбәрҗәт апасы үзе дә елый-елый Гүзәлне күтәреп алды да, аны урам аша гына булган өйләренә алып кереп китте.

Гүзәлнең бәләкәй генә йөрәге әнисенең терелмәячәген, балчыкка күмү дә, кара сыерның сөте дә ярдәм итә алмаячагын тойган сыман. Килен апаның аны юатуы, юеш күлмәген салдырып кибәргә куюы, йомшак, корамалардан сырылган юрганга төрүе төш кебек кенә булды, ул әллә нинди ару-талулы йокыга талды. Күзләрен ачканда тирә-як яп-якты иде инде. Килен апасы чаршауның теге ягында: "Бүген төш вакытында Мәрвәттәйне җирлиләр. Гүзәлне әнисе янына алып керергә куштылар. Куркып  кына калмаса ярар иде, эй Аллаһ", - дип көрсенде. Андагы икенче тавыш: "Уят инде, сабыйны, уят", - диде. Килен апасы килеп Гүзәлнең уянганын күреп,

елмайды да, тагын аны күтәреп алды: "Әйдә, курчак, чәй эчеп алабыз да сезгә керәбез", - диде ул. Әнисе каядыр, бик еракка киткәнен, өйләрендә инде хәзер аның әнисе ятмаганлыгын, аның киеме кебек кенә, җансыз гәүдәсе ятканлыгын берни эндәшмәгән сабыйның әллә йөрәге, әллә аңы әйтеп, белгертеп тора иде сыман. Бу баланың еламаганлыгына кайберәүләр аптырап карады һәм кемнәрдер аңа карап, мышный-мышный танауларын тарта иде. Гүзәлгә әнисен озатырга килүчеләр тиен акча тоттырып, башыннан сыйпадылар. Ә ул сабыйлыгы белән шул сәдака акчаларын ала да күтәрмә төбендәге таш астына кыстыра бара. Әнисе юк инде, кайтмаячак, монда түгел бит, апа-абыйлары елаша да елаша, шуны аңламыйлар микән ни? Әнисе яткан ләхетне күтәреп, олы капкадан чыгып киткәндә елашуларга Гүзәл аптырап карап торды да акырып, чәрелдәп елап җибәрде һәм: "Әтекәемне дә алып китә күрмәгез, әтекәемне калдырыгыз", - дип, атасына йөгереп барып ябышты. Ата кеше кызын тиз-тиз генә юатыштырып, олы апасына тоттырды да, олы капканы ябарга ашыкты. Ашыга-ашыга анысын ябып,  таратасы хәер төенчеген тотып, ир-атлар артыннан йөгерде.

"Әнине озатып кайтуга әтиемнең кара мыегы никтер агарган иде. Чәченә игътибар итмәгәнмен, ә мин уйнарга яраткан мыекларына он сипкән кебек, үзе дә бәләкәйләнеп кайтып керде ул аннан. Өч малае, өч кызы - без әтиебезне елашып беткән күзләребез белән каршы алдык. Күршедәге әбиләр, и ятимнәр, ятим калдыгыз бит, дип дисбеләрен тартып бераз утырдылар да өйләренә таралыштылар. Өйнең нурын әниебез үзе белән алып киткәндер инде, әни булмагач җылы җәйге көннәрнең дә яме булмады. Әтиебез басуга эшкә китә, апа-абыйлар бакчада эшли, кош-корт карый. Көн дә иртән уянгач әниебез кемнең төшенә кергән шуны сорашабыз. Минем төшем иде микән, нәрсә булгандыр, аларга ияреп, төнлә әнием үзе белән җитәкләп безнең өебезгә бер апа алып кайтканын әйттем. Төш микән, мин әнине күрдем дидем. Башкача безнең өйгә яшен кермәячәк, мин ул шарны еракка атып бәрдем. Ә теге апа безгә ак калачлар алып килгән иде дидем. Авылларда ак икмәкнең сирәк күренгән мәле, авыз тутырып кара икмәк тә туйганчы ашап булмаган илленче еллар башы иде. Туганнарым, бу бәләкәч уйлап чыгара инде дип, бер-берсенә моңсу гына карап елмаештылар. Әнине чыгарып салган алмагач төбенә көн дә иртән торуга алмалар коела иде. Апалар калай табакка җыеп керә дә, алмаларга кайнап торган су салабыз, алар пешә, ярылып, кабарып чыгалар. Тәмләп шуларны ашыйбыз. Тавыкларыбыз йомырка сала, сыерыбыз сөт бирә. Әнисез калсак та ач утырмадык. Әти он юнәйтеп, апалар әпи сала. Шулай әкрен генә яшәп ятканда әз сөйләшә торганга әйләнгән әтиебез, беркөнне гаепле кеше кебек, безгә туры карамыйча гына, балалар, сезгә әни алып кайтам, үзенең балалары юк, күрше авылдан, сезне какмас-сукмас, әйбәт күңелле хатынга охшаган дип, фикерләрен тезде. Апа-абыйлар танауларын җыерды, мин икенче әни дә була микән ни дип, бармагымны авызыма каптым. Үземчә шулай уйланам инде. Кайтты теге апа, әнигә охшамаган иде ул. Безнең әни ябык кына, бу алмага охшаган, түгәрәк гәүдәле. Туганнарым бу өйдә кем хуҗа икәнен күрсәтәсе килептер инде, яңа әни йомыш кушса, тыңламаган булып кыландылар. Яңа әни, әти кичен кайткач, аларны эләкләр булды. Әтинең сүзе бер, тыңлашмыйлар икән, әнә матчага кыстырып куйган пеше чыбык белән суктыр. Нишләп олы кешегә каршы эндәшү була, апагыз безгә дөнья көтәргә ярдәмләшергә дип килде, ә сез, шилмалар, карышасыз имеш. Әнә, бәрәңге алыр вакыт җитә, сыерга печән кыш чыгарлык әзерләмәдек әле, утын хәстәрләргә кирәк, тыңлашың, дия иде коры гына, артык шашмый. Апа кеше мине яратты. Эш арасында булса да күтәреп сөеп, бит очымнан үбеп тә ала иде. Туганнарым, яңа әни күрмәгәндә, нәрсә шуңардан сөйдереп торасың, тыңлашма аны дип, үз әниебезгә булган тугрылыкларын белдерәләр иде. Миннән зуррак күрше кызлары безгә керәләр дә,  матуркайны үзебезгә алып керик әле, уйнатабыз да кире кертербез дип, яңа әнидән рөхсәт сорыйлар. Ул, күз тидерәсез, сокланмагыз, собханалла дип кенә карагыз, ак бала күзне авыр күтәрә, төннәрен саташа юкса дип, теләр-теләмәс кенә рөхсәтен бирер иде. Күрше кызлары үзләрендә мине курчак урынына йөртеп, уйнаталар, чәчләремне төрлечә тарыйлар. Яңа әниең сукмыймы, кыйнамыймы дип сорашалар. Мин, тыңлашсаң сукмый, тыңлашмасаң, чыбык бар димен. Алар мине өйрәтә, ул суга башласа, әнием, сукма, авырта бит дип, кочакла да ал, яме диләр.

Әни чыбыкка тотына башлау белән аның янына йөгереп барам да, әникәем, сукма диеп, аны кочаклап алам. Бизәү хатын, беркайчан да бала тапмаган булса да, күңеле йомшак булгандыр инде, шуннан соң алган чыбыгын кире куя иде. Безгә кергән апалар аңардан балалары тыңлашамы соң дигәч, берчә уфтана, берчә көлемсерәп, бәләкәченә ичмасам, чыбык тидереп тә булмый, әнекәем ди дә йөгереп килеп кочаклый дип әйтә торган була ул. Аңа да, бичарага, алты ятим бала янына әни булып килергә, яшәргә авыр булгандыр. Алты балага да ярарга, иргә дә ярарга кирәк бит. Тамагыбызны ач тотмады, тамак аерып ашамады, өс-башыбызны карады. Фермага эшкә йөрде. Без тыңлашмаганда үкенгәндер, тыңлашкан чагыбызда йөзенә елмаю кунар иде. Эй  балакайларым, әниегезне мин аермадым бит сездән дип, күзләре яшьләнер иде. Тора-бара туганнарым да ияләште аңа, тискәреләшүләре дә сирәгәйде. Рәхмәтле ихтирам хисләре арта гына барды. Еллар үтү белән алтыбыз да бу әниебезне алыштырган апага әнкәй дип эндәшә идек инде. Төшемдә күргән ак калачларны ул Бөрегә, Уфага йомырка, май сатарга баргач алып кайта иде. Башка кешеләрнең әниләре кебек киемнәрне дә шуннан алып кайтып киендерде. Оекбаш-бияләйләр бәйләде, күлмәкләр дә үзе текте. Җәйге яшенле яңгырлы көннәрдә, әтиебез эштә чакта, әнекәй дип, чәрелдәп шушы әнием янына йөгереп барыр, борынымны аның күкрәгенә төртер булдым. Ә ул, курыкма, матур Гүзәлем, дип йомшак кулы белән чәчләремнән сыйпады.

Без күрәсен башка берәү күрми шул, үкенечле язмышлар булмасын иде дә соң, ни хәл итәсең..." - дип, әле дә гүзәллеген югалтмаган Гүзәл әби үзе турында миңа шушыларны бәянләде.

Миләүшә Усманова

Алга

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: