15 июль 2020 яңалыклары
-
Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар сайлау сентябрьдә башланачак
Премиягә һәвәскәр җырчылар да дәгъва итә алачак.
-
Бүрәнә җылысы (ХИКӘЯ)
Нәзирә әби мондагы карауатын гына үз мөлкәте итеп күрә. Чөнки утырса да, кайчан тели – ятса да ул үзенеке генә. Карауаты янындагы тумбочкасы да бар да соң, ул да аныкы санала болай. Тик биредә эшләүче хезмәткәрләр кайчан кирәк, шунда ачып карый ала анысын.
-
Гүзәл (ХИКӘЯ)
Җәйге көннең болытлы, яңгыр башланыр мәлләре инде 70 ел буе Гүзәл әбинең котын ала. Курка ул яңгырдан, бигрәк тә яшенлесеннән өркеп, ярты үлеп терелә...
-
«Сезгә әни дисәм ярыймы?»: Ниһаять, 7 яшьлек Зөләйхә тулы гаиләдә үсә
Зөләйха үзе сөйләде – әни аңа кул күтәрә торган булган бит инде. Ике бармагы арасында әнисе тәмәке белән яндырган эз дә бар иде әле. Аркасында сыдырылган, кара янып торган урын балалар коляскасы эзе булып чыкты, телефон шнуры белән дә кыйнаган ул аны. Кыскасы, күрмәгәне калмаган инде ул баланың.
-
Сусауны басар өчен нәрсә эчәргә?
Суны краннан агызып түгел, ә кайнатып, соңыннан суытып эчсәң әйбәтрәк икән. Минераль су эчү дә комачау итми. Чөнки хәлсезләнгән организмга витаминнар, минераль матдәләр кирәк. Әмма аның газсыз булуы мөһим.
-
Быел бурычлыларга «пени» өстәлми
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә бурычлары булган кешеләргә 2021 елның 1 гыйнварына кадәр пени өстәлми. Бу хакта “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов җиткерде.