Альбина Кармышева кеше гомерен 100 сүз белән ачып биргән (Видео)
Яшь җырчы Альбина Кармышева тумышы белән Мордовиянең Саранск шәһәреннән. Бик үзенчәлекле гаиләдә туып үскән. Әтисе Асым - татар, ә әнисе Галина - рус милләтеннән. Альбина Казанга укырга килгән. Хәзерге Казан федераль университетының музыка факультетында Миңгол Галиев классында белем ала. Татар телендә камил аралаша. Туган телендә җырлар иҗат итә алуына сөенә...