25 апрель 2019 яңалыклары
-
25 апрель 2019 - 14:45Татарстан мөфтие - RUSSIA HALAL EXPO ачылышында: "Мөселманнар тормышы өчен туганнан алып хәләл шартлар тудыру кирәк"Шәгъбан аеның 19 нчы көнендә, «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты кысаларында хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсен ачу тантанасы булып узды. Рәсми чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Джума Мохаммед Алькейт, Хәләл тормыш рәвеше буенча Индонезия үзәге җитәкчесе Сапта Нирвандар һ.б. катнашты. Күргәзмәне ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, “Хәләл” стандарты буенча Комитет һәм ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырды.
-
25 апрель 2019 - 14:40ХМАО-Юграда яшәүче милләттәшләребез Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен семинар-практикумда катнашаКазанда 23-27апрель көннәрендә РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен, «Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм уздыру алымнары һәм технологиясе» дип аталган семинар-практикум уза. Семинар Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирү институтында уза, чара Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
-
25 апрель 2019 - 11:31“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 16 (2019)Нурландырып торсын юлыбызны Тукай каләменең яктысы!
-
25 апрель 2019 - 11:29Тормыш нигезе – хатын-кызКазанда ике көн дәвамында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае узды.
-
25 апрель 2019 - 11:12Яшь аралаш көлүАртистка Флүзә Касаеваның Чаллы Татар дәүләт драма театрындагы иҗат эшчәнлеге Н.Гогольнең «Өйләнү» әсәре буенча куелган спектакльдә Фекла Ивановнадан башланып китә.
-
25 апрель 2019 - 10:54Кылганнарны тарый вакыт җиле...Безнең гөлләр чәчәк атар җирдә Озакламый җилләр тик узышыр.
-
25 апрель 2019 - 10:50Зәркәнче парГөлназ Хаҗиева һәм Ольга Петрова – иҗади дуэт. Ювелирлар. Эмальерлар. Реставраторлар. Аларның үз остаханәләрен булдырып, аңа “юл, прогресс” төшенчәсе мәгънәсендәге “Райдо” атамасын кушып, эшләп китүләренә менә инде җиде ел.
-
25 апрель 2019 - 10:45Айга кырын карама (27 апрель -3 май)Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
-
25 апрель 2019 - 10:42Илдар Низамов: Сүз һәм моңКешенең яшәү шарты һәм чыганагы – ул матди вә рухи ризык. Аларның кайсы беренчел, әһәмиятлерәк дип сүз куерту – мәгънәсезлек; бер-берсеннән аерырга ярамый.