13 сентябрь 2018 яңалыклары
-
13 сентябрь 2018 - 14:54Казанда "Державин укулары" башландыКФУ ректоры сүзләренчә, Гавриил Державин белән Казан университеты аерылгысыз.
-
13 сентябрь 2018 - 14:43Яңартылган Тукай музее30 август – мөстәкыйльлек көнендә бөек Тукаебызның Казан каласындагы әдәби музее кабаттан ачылды. Яңартылган мирасханәне ачу тантанасына Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән бергә министрлар да килде. Әлеге тантанада беркадәр соңарыбрак берничә галимебез белән әдипләребез, сәнгать әһелләре дә катнашты. Әкиятләрдә шаяртканча, «ул мәҗлестә безгә дә утырырга насыйп итте, кайнар чәе белән мыек юешләттек».
-
13 сентябрь 2018 - 14:35Марат Кәримов: Без байракны югалтмадык – Кулыбызда булды...АВЫЛДА КИЧКЕ УЕН. 1942 Кичке авыл. Дөм караңгы. Күренми ут чаткысы. Тик клубта гына бары Сукыр лампа яктысы.
-
13 сентябрь 2018 - 14:31Милли музейда Толстой ядкәрләреБөек рус язучысы, мәгърифәтче Лев Толстойның хәяты Казан белән нык бәйләнгән: аның биредә үсмерлек һәм яшьлек еллары уза (1841-1847). Булачак әдип нәкъ менә Казанда шәхес булып формалаша. Лев Толстой Казан Император университетында укыганда үзенең мәгълүм көндәлеген алып бара башлый. Тормышының бу чоры соңыннан аның “Балдан соң”, “Алпавыт иртәсе” әсәрләрендә, “Балачак”, “Үсмерчак”, “Яшьлек” трилогиясендә чагылыш таба.
-
13 сентябрь 2018 - 14:27Айга кырын карама (15-21 сентябрь)15 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.05 сәгатьтә калка, 20.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.48 сәгать.
-
13 сентябрь 2018 - 14:13Милли йөзсез фестивальXIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале атна буе гөрләсә дә, милли кино өчен сөенеч-шатлык уятмады. Фестивальдән соң – “Вам татарам... что война, что Сабантуй”, дигән сүгенүле сүзләр генә хәтергә уелып калган. Халыкара кино бәйрәмендә күрсәтелгән татар кинофильмының берсендә яңгыраган сүзләр бу. Һәм алар бу фестивальнең эчтәлеген генә түгел, бүгенге милли вәзгыятьне дә бик төгәл чагылдыра кебек.