Мәдәни җомга

14 июль 2017 яңалыклары

  • 14 июль 2017 - 01:51
    “Мәдәни җомга” № 27 (2017)
    "Мәдәни җомга" № 27 (2017)
    560
    0
    0
  • 14 июль 2017 - 01:44
    Чуашстан илендә
    Борын төбендәге Чуашстан районнарына инде 15 ел буе барганым юк иде. Туган нигезе - Чичкан авылының 350 еллык тантанасына каләмдәшем Ркаил Зәйдулла кунакка дәште. Берочтан даннары таралган Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларын да күреп кайттык. Нәтиҗә кып-кыска: анда гомер итүче милләттәшләрнең тормыш-мәгыйшәте тиңсез сокландырды. Яманат сату күңелемә бик үк ятмаса да,...
    814
    0
    0
  • 14 июль 2017 - 01:35
    Татар киносын ни көтә?
    ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә АЙТУГАНОВА Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына заказлы урыннарга дәгъвачылар сайлау нәтиҗәләре, Татарстанда кино төшерү перспективалары хакында сөйләде. - Быел Татарстанда Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына максатчан сайлап алу нәтиҗәләре хакында ни әйтер идегез? - Чынлыкта, ел саен Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына Татарстан өчен максатчан...
    787
    0
    0
  • 14 июль 2017 - 01:28
    Пруссиядән татар ядкәрләре
    Күренекле Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда "Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар" дигән күргәзмә эшли башлады Халыкара күргәзмә ачылышында "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, институтның халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат...
    876
    0
    0
  • 14 июль 2017 - 01:24
    Эльвира САФИНА: Мине юатырга килеп кунды Итәгемә ап-ак күбәләк
    Тормыш - баскыч Тормыш гүя баскыч! Менәбез дә төшәбез, Менә-менә этешәбез, Авыр сүзләр әйтешәбез. Елашабыз, көлешәбез, Кайчак хәтта сөзешәбез, Көрәшергә керешәбез, Әллә ниләр бүлешәбез, Күз яшьләре түгешәбез, Тиргәшәбез, телләшәбез, Башкалардан көнләшәбез, Ятлар көен көйләшәбез, Юк-бар сүзләр сөйләшәбез... Бер менәбез, бер төшәбез, Бер төшәбез, бер менәбез, Төшә-төшә, менә-менә Яшәргә дә өйрәнәбез......
    914
    0
    2
  • 14 июль 2017 - 01:18
    Армия командующие
    Татар хәрби генераллары арасында армия белән командалык итү дәрәҗәсенә ирешкән хәрби җитәкчеләр күп түгел. Шуларның берсе - Мөслим төбәге егете, 1930 елда туган генерал-лейтенант Наил Мирсәет улы Ахунов. Балачагы кырыс коллективлаштыру елларында һәм күпләрнең бәгыренә үткән репрессия чорында төенләнә. Гарифә һәм Мирсәет Ахуновларның өлкән малае. Әтисе ярлы һәм күп балалы...
    914
    0
    0
  • 14 июль 2017 - 01:08
    Палагайда үскән безнең Айгөл
    Нәсел-нәсәбеңне барларга омтылыш, гадәттә, кешегә олыгая башлагач килә. Айгөл Абашева бик яшь кенә әле, әмма әби-бабасы белән үскәнгәме, нәселенең кайдан башлануы хакында кызыксынып яши. Ул - төрле якларга сибелеп гомер кичерсә дә, татарлыгын җуймаган нәсел баласы. ...Герценның "Былое и думы" китабын кабаттан укыганда, язучының Вятка сөргененә кагылышлы язмалары кызыксыну уятты....
    921
    0
    0
  • 14 июль 2017 - 01:00
    Айга кырын карама
    15 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 22.50 сәгатьтә калка, 10.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.00 сәгать. Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау­-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан...
    0
    0
    0
Реклама