Чуашстан илендә
Борын төбендәге Чуашстан районнарына инде 15 ел буе барганым юк иде. Туган нигезе - Чичкан авылының 350 еллык тантанасына каләмдәшем Ркаил Зәйдулла кунакка дәште. Берочтан даннары таралган Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларын да күреп кайттык. Нәтиҗә кып-кыска: анда гомер итүче милләттәшләрнең тормыш-мәгыйшәте тиңсез сокландырды. Яманат сату күңелемә бик үк ятмаса да,...
Борын төбендәге Чуашстан районнарына инде 15 ел буе барганым юк иде. Туган нигезе - Чичкан авылының 350 еллык тантанасына каләмдәшем Ркаил Зәйдулла кунакка дәште. Берочтан даннары таралган Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларын да күреп кайттык. Нәтиҗә кып-кыска: анда гомер итүче милләттәшләрнең тормыш-мәгыйшәте тиңсез сокландырды.
Хәтер сандыгында менә шундыйрак та "истәлекләр" йөргәч, Чуашстанның Комсомол һәм Батыр авылларында күреп кайткан мәгыйшәт каршында баш имичә дә булмый. Авыл юбилее хакына оештырылган Сабан туена кайткач, иң әүвәле, мин шул хакта әйтим. Аны уздыру өчен республика яки район хакимияте сыңар тиен акча да бүлеп бирмәгән, әмма "туган" тантаналары хакына Чичкан халкы үзе 350 мең күләмендә вакыф сәрмаясы җыйган. Шул "сәдака" көрәштә җиңәчәк батыр өчен сокланырлык тәкә генә түгел, истәлеккә калачак суыткычлар, башка бәйгеләрдә җиңүчеләр өчен күптин-күп бүләкләр юнәтергә дә, Сабантуй узачак мәйданны затлы итеп бизәргә, килгән кунакларга чәй эчереп чыгарырлык чатырлар корырга, сый-нигъмәткә дә җиткән. Шунысы мактауга лаек, авылның җирле үзидарәсеннән тыш, дини мөтәвәллияте һәм башлыкларның гамәлләрен күз уңында тотучы җәмәгать шурасы да бар. Сабантуй үткәрү өчен тупланган вакыф акчасының 70 мең сумга якыны артып калган икән, ул сумманың быел ук шушы мәйданны затлы рәшәткәләр белән уратып алырга тотылачагын алар безнең күз алдында күмәкләшеп хәл итте дә куйды. Мондый бердәмлек Октябрь инкыйлабына кадәр, әле йөз еллар элек үк яшәп килгән йолаларның кайтавазы сыман, гаҗәп инде, гаҗәп...
Ә Чуашстандагы татар авылларының һәркайсы каршында тирән баш иярлек. Шыгырдан авылында элек тә җиде мәчет бар иде (аның берсе совет хакимияте елларында да эшләп торган), әнә, 2010 елда 8 нче мәхәллә мәчетен дә шаккатыргыч төзеп куйганнар бит! Затлы кирпечләрдән өч катлы итеп калыккан Аллаһ йорты, ян-якларда очына үрелеп карасаң түбәтәең төшеп китәрдәй мәһабәт өч манара. Исемен "Өч сәхабә" мәчете дип кушканнар (Мөхәммәд пәйгамбәрне күреп белгән мөридләренең безнең якларга килеп чыгу-чыкмау мөмкинлеге турындагы тарихи бәхәсләргә кереп тормыйк). Иң мөһиме: Шыгырдан халкы һичнинди хакимият әһелләре каршында да акча теләнеп йөрмичә, фәкать үзләрендә яшәгән авылдашлары хисабына теләсә кайсы мөселманны сокландырырдай мәчет хасил иткән, мондый Аллаһ йорты безнең Татарстандагы авылларның төшенә дә керми. Әйткәч-әйтим: Яр Чаллыда төзелергә ният иткән җәмигъ мәчет инде 27 ел элек салып куйган фундаментыннан ары үсеп китә алмый. Безнекеләр күк йөзеннән алтын каурыйлы кош тоту турында хыялланып вә очынып йөргән арада, әнә, Ижау каласында инде мәрхүм булырга өлгергән Флүн Мирзаянов җитәкчелегендәге иҗтимагый үзәк удмурт мәркәзенең үзәгендә милләттәшләрдән җыелган 40 миллион сум вакыф хисабына өч катлы мәчет төзеп куярга өлгерде. Билгеле ки, бу өлкәдә шыгырданлылар да безнекеләр борынына чиертә.
Урмай авылындагы Болгар мәчете дә сокландыргыч матур. Бәлки, кырык төрле түрәләр каршында акча теләнеп түбәнсенүдән азат булгангадыр, алар бер-бер артлы ике манаралы Үзәк мәхәллә мәчетен дә, безнең Болгар каласындагы борынгы манараларыбызның кечерәйтелгән масштабтагы мәчетен дә күтәреп куя белгән. Үзвакытында чуаш халкының Бөек Болгар дәүләте составында яшәвенә, безнең мең еллар буе дәвам иткән бергәлеккә тарихи һәйкәл дә бу...Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев