6 июнь 2022 яңалыклары
-
Быел дөньяда Сабан туйлары кайда һәм кайчан уза (КҮЗӘТҮ)
Җир шарында сибелеп яшәүче милләттәшләребез өчен Сабан туйлары кайда һәм кайчан узачак? Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы күзәтүендә.
-
Ринатны Сабан туенда көтәбез
Милләттәшебез, Мордовия республикасының данлыклы Азюрка авылында туып үскән татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов UFC чемпионатында беренче чыгышында грек көрәшчесе Андреас Михайлидисны җиңде.
-
Казанда үзенчәлекле балаларның әниләре көтеп алган «МастерОК» балалар үзәге ачылды
Казан Мэры Илсур Метшин үзәкнең беренче тәрбияләнүчеләре белән танышты, анда атна саен 600 бала шөгыльләнә алачак.
-
Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы төрек халкының иртәнге ашлары белән таныштырды
«Госманлы империясендә XV-XVII гасырларда иртәнге ашны төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кулланып әзерләгәннәр. Шулай ук долма, долма, бёрек, кайнатма кебек ризыклар, десертлар кертелгән булган», - диде Исмет Эрикан.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Рус теле көне һәм Пушкин туган көне белән тәбрикләде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көнен һәм Александр Пушкинның тууына 223 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
-
Татар мәдәниятен үз итүче
Наталья Петр кызы инде берничә ел рәттән татар телен өйрәнә. Татарчага башта Ижауның Халыклар дуслыгы йортындагы курста төшенгән, ә хәзер исә каладагы җәмигъ мәчетендә оештырылган татар теле дәресләренә бик теләп йөри. Татарча яхшы белә һәм татарча текстлар укый.