Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ринатны Сабан туенда көтәбез

Милләттәшебез, Мордовия республикасының данлыклы Азюрка авылында туып үскән татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов UFC чемпионатында беренче чыгышында грек көрәшчесе Андреас Михайлидисны җиңде.

Түбәтәй киеп аренага чыккан Ринатны татар дөньясе кызыксынып та, горурланып та күзәтте. Бу җиңүе белән ул үзенең гомуми җиңүләр серисен 19 көрәшкә җиткерде. Бу зур казаныш уңаеннан Татарстанның премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев спорт дөньясында “татар гладиаторы” кушаматы алган милләттәшебезгә котлау хаты җибәрде. Тәбрикләү хатында шундый сүзләр бар:“Бу җиңү Татарстан һәм татарлар өчен бик мөһим. Син татар яшьләре өчен үрнәге булып торасың, кыюлык, батырлык, осталыкка һәм белемгә омтылу өлгесе күрсәтәсең!”

Без Лас Вегаска шалтыратып Ринатның агент-менеджеры Марат Капкаев белән элемтәгә кердек. “Бу минутларда Ринат инде Нью Йорк аша Майамига оча. Анда кабат тренировкалар, “ диде Марат. Ике атнада Ринат Фәхретдиновны туган илгә кайтачак. Мордовиядә узачак Бөтенроссия авыллар сабантуенда батыр көрәшче, татар егете Ринат Фәхретдинов белән очрашырбыз дип өметләнәбез.

 

Татар конгрессы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев