1 декабрь 2021 яңалыклары
-
"САЛАВАТIК"лар "Күңелле әлифба" проектының икенче сезонын башлап җибәрде
Яңа сезонда төп геройлар хәрефләрдән иҗек һәм сүзләр төзиячәк.
-
Нәзарәтнең «Оста вәгазьче» бәйгесенә гаризалар тапшыру өчен 10 көн калды
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгазьче» төбәкара дини бәйгесенә эшләр кабул итүгә 10 көн калуы турында хәбәр итә. Иҗади ярыш татар-мөселман яшьләрен һәм җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләргә, катнашучыларның татар телендә чыгыш ясау һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, ораторлык осталыгына ия талантлы татар шәхесләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
-
Казанда татар телен туган тел буларак 55 процент бала сайлаган
«Рус балаларының өчтән бер өлеше татар телен сайлаулары шатландырса, татар балаларының 17 проценты рус телен сайлаулары сораулар тудыра», — диде Ирек Ризванов.
-
Марат Әхмәтов: Президентыбыз гел татарча сөйләшсә, ярты республика татарчага күчә
ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе бу елның проектларына йомгак ясады.
-
Тел комиссиясе үткәргән ябык бәйгенең җиңүчеләре билгеле
Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс комиссиясе өч номинациядә иң яхшы әсәрләрне билгеләде.
-
Комедия остасы – татар Раднэр
«Джентльмены удачи» кинокомедиясендә үзбәк милләтле персонажны уйнаган совет актеры Раднэр Моратовның йөзендә шәрык колориты чагылса да, ул Урта Азиядән түгел. Актер – Казан татары.